Ванесса Фернандеш

Ванесса де Соуза Фернандеш (порт. Vanessa de Sousa Fernandes; 14 сентябрь 1985 ) — португаль триатлончысы, дөнья чемпионы һәм Олимпия уеннарының көмеш призёры.

Ванесса Фернандеш
Туган телдә исем порт. Vanessa de Sousa Fernandes
Туган 14 сентябрь 1985(1985-09-14)[1] (38 яшь)
Перозинью, Вила-Нова-де-Гая, Порту[d], Португалия
Ватандашлыгы  Португалия
Һөнәре териятлит, җиңел атлет, легкоатлет-стайер

 Ванесса Фернандеш Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Ванесса Фернандеш 1985 елның 14 сентябрендә Перозинью шәһәрендә туган[2]. Ул 1984 елда Португалия Туры җиңүчесе велосипедчы Вечеслав Фернандешның кызы була[3]. Спорт белән шөгелләнергә һәм уңышлар казанырга аны 10000 метрга йөгерү буенча 1996 елгы Олимпия чемпионы Фернанда Рибейру илһамландыра. Ванесса үз туган клубы өчен чыгыш ясый башлый, шуннан соң «Белененсеш» клубына күчә, соңрак юниорлар дөнья чемпионатында җиңү яулый[4].

2004 елда ул үзе өчен беренче булган Афина Олимпиадасында чыгыш ясый, биредә сигезенче урынны били[5].

2007 елдан ул триатлон буенча дөнья чемпионы һәм бишенче тапкыр Европа чемпионы була. 2004 елдан 2008 елга кадәр ул Дөнья кубогының егерме этабында җиңүче була (2003 елда Мадрид, 2004 елда Мадрид, Рио-де-Жанейрода, 2005 елда Масатлан, Мадрид, пекин, Нью-Плимут, 2006 елда Акаба, Масатлан, Мадрид, Пекин, Корне-Брук, Гамбург, 2007 елда Исигаки, Лиссабон, Пекин, Салфорд, Мадрид Родос һәм Мадридта, 2008 шулай ук Мадридта)[6], ул бу күрсәткеч буенча австрияле Эмма Карниды узып китә, беренче урынга чыга.

2008 елда Пекиндагы Олимпия уеннарында финишка икенче килә, Португалиянең беренче спортчысы булып, триатлонда медаль яулый[7].

Ванесса Лондонга 2012 елгы Олимпия уеннарына эләгә алмый[8].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. World Athletics database
  2. Athlete Profile: Vanessa Fernandes (англ.). Triathlon.org. Дата обращения: 15 марта 2021.
  3. Venceslau hospitalizado com falta de equilíbrio. әлеге чыганактан 2015-09-24 архивланды. 2021-05-07 тикшерелгән..
  4. Athlete Profile: Vanessa Fernandes (англ.). Triathlon.org. Дата обращения: 15 марта 2021.
  5. Olympic Triathlete Models.
  6. ITU : Vanessa Fernandes..
  7. JO 2008 Results women..
  8. Vanessa Fernandes to miss the London Olympic Games (2012-02-28).