Валентина Мишанина

Валенти́на Ива́новна Миша́нина (мукш. Валентина Мишанина) (25 ноябрь, 1950, Адашево, Кадошкин районы, Мордва АССР - мукшы язучы (прозаик, драматург).

Валентина Мишанина
Тугач бирелгән исеме: Валенти́на Ива́новна Миша́нина
Туу датасы: 25 ноябрь 1950(1950-11-25) (73 яшь)
Туу урыны: Адашево, Кадошкин районы, Мордва АССР
Милләт: мукшы
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Русия Русия
Эшчәнлек төре: драматург, язучы
Иҗат итү теле: мукшы теле


Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1950 елның 20 ноябрендә Мордовиянең Кадошкин районы Адашево авылында туа. Адаш урта мәктәбен тәмамлый, аннары 1968 елда А. М. Горький исемендәге Әдәбият институтына укырга керә. 1972 елда, А.М. Горький исемендәге Әдәбият институты студенты буларак, «Юл башы» балалар өчен үзенең беренче китабын чыгара.[1]

1973 елдан - Мордва китап нәшрияты мөхәррире, 1974 елдан - әдәби хезмәткәр, проза бүлеге мөхәррире, "Мокша" журналының җаваплы сәркатибе. 2000 елдан - Мордовия Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары.

ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы 1977 елдан бирлегән.[2]

Мәктәп елларында ук шигырьләр, хикәяләр яза башлаган, «Мокша» журналында, «Мокшень правда» газетасында басылып чыккан. «Кить ушетксоц» («Юл башы») балалар хикәяләренең беренче прозаик җыентыгы 1972 елда, Әдәбият институтында укыганда чыга.

Китаплар авторы: «Сиянь ракакудня» («Серебряная ракакудня», балалар өчен китап, 1974), «Качаму шобдава» («Дымное утро», 1976), «Ки лангса ломатть» («Кешеләр юлда», 1985), «Вальмафтома куд» («Дом без окон», 2002) һәм башкалар.

Шулай ук драма әсәрләре жанрында да эшли. «Тройцянь карша» («Троица алдыннан»), «Озкс тумоть тарадонза» («Изге имән ботаклары»), «Эх, ломатть, ломатть» («Эй, кешеләр, кешеләр»), «Куйгорож», «Тят, шава, тят сала»(«үтермә, урлама»)», һәм башкалар. Күп кенә әсәрләр буенча Мордва милли театры сәхнәсендә спектакльләр куела, кайберләре рус теленә һәм Россия һәм якын чит ил халыкларының башка телләренә тәрҗемә ителә.[3]

Мордовиядән язучы Татьяна Мокшанова, Евдокия Терёшкина, Тамара Баргова, Татьяна Разгуляева, Ольга Сусорева белән беррәттән Валентина Мишанина «Мордовиянең хатын-кызлар прозасы» авторлары исемлегенә керә.[4]

Сылматлар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Об авторе//ФИННО-УГОРСКИЙ КУЛЬТУРНЫЙ ЦЕНТР РОССИЙСКОЙ ФЕДЕРАЦИИ(рус.)
  2. Мишанина Валентина Ивановна 2016 елның 6 март көнендә архивланган.(рус.)
  3. Всё о Мордовии: Энциклопедический справочник / сост. Н. С. Крутов, Е. М. Голубчик, С. С. Маркова. — Саранск: Мордов. кн. изд-во, 2005. — С. 703. — 840 с. — ISBN 5-7595-1662-0. (рус.)
  4. Национальные литературы республик Поволжья (1980—2010 гг.): учебное пособие / науч. ред. В. Р. Аминева. — Казань: Казан. ун-н, 2016. — 368 с.(рус.)