Бөек депрессия (ингл. Great Depression) — 1930 елларда булып узган икътисади депрессия. Бөек депрессия төрле илдә төрле вакытка туры килә; шулай да күпчелек илләрдә ул 1929 елда башлана һәм 1930 еллар азагына кадәр дәвам итә[1]. XX гасырдагы иң озын, дөнья буйлап иң киң таралган, иң тирән икътисади депрессия[2].

Эшсез кеше
Доротея Ланжның Мигрант ана фотографиясе Калифорниядәге фәкыйрь мигрант эшчеләрне сүрәтли (үзәктә 7 бала анасы 32 яшьлек Флоренс Оуэнс Томпсон. Нипомо, Калифорния, 1936 елның март ае).

1929-1932 еллар арасында дөньякүләм тулаем эчке продукт (ТЭП) 15%-ка кими[3]. 21 гасырда Бөек депрессия гадәттә икътисадның никадәр түбән тәгәри алуына мисал буларак кулланыла[4].

Депрессия Америка Кушма штатларында 1929 елның 24 октябрендә фонд биржасында акция хакларының кискен төшүеннән соң башлана (бу көн Кара сишәмбе исеме астында билгеле), һәм тиз арада дөньяның һәр иленә диярлек тарала. Ул башлыча Көнбатыш Аурупаның алга киткән илләренә кагыла, сәнәгать, авыл хуҗалыгы товарларына хаклар кискен төшә, эшсезлек дәрәҗәсе арта (АКШ-та 25%, башка илләрдә 33%-ка җитә[5]).

Кайсыбер илләр 1930 еллар урталарына аякка баса башлый, әмма күпчелек илләрдә Бөек Депрессиянең тискәре йогынтысы Икенче бөтендөнья сугышына хәтле дәвам итә.

Бөек депрессиянең башлануы үзгәртү

 
1929 елның 29 октябреннән соң Уолл-Стрит урамы

1929 елның 29 октябрендә Америка Кушма Штатларының Уолл-Стрит фонд биржасында акциялар хакы кискен төшә, соңыннан бу көнне Кара сишәмбе дип атый башлыйлар. Тарихчылар еш кына Бөек депрессиянең башлануын шушы вакыйга белән бәйли. Әмма күпләр моны кире кагып, фонд биржасындагы хәлне Бөек депрессиянең сәбәбе итеп түгел, ә нәтиҗәсе итеп билгели.

Хәтта 1929 елдагы Уолл-Стрит вакыйгасыннан соң да күпмедер вакыт икътисади хәлнең җайлануына ышаныч саклана. Фонд биржаларының эшмәкәрлеге 1930 елларның башында тергезелә һәм 1929 елның апреле дәрәҗәсенә әйләнеп кайта, бу 1929 елның сентябре дәрәҗәсеннән 30 процентка диярлек кимрәк була. Керемнәрен акцияләрдә тоткан кешеләр байтак акча югалта. Алар артыннан банклар юкка чыга башлый — алардан акча алып торып акция сатып алучылар бурычларын кайтара алмый. Моннан тыш, банкларның ябылуыннан курыккан халык депозитларда саклаган акчаларын кире ала башлый, бу банкларның юкка чыгуына китерә. Банкларның ярдәменнән язган оешмалар ябыла, кешеләр күпләп эшсез кала башлый. Халыкның сатып алу мөмкинлеге кискен кими, авыл хуҗалыгы, сәнәгать товарлары һәм башка төр товарларга бәяләр төшә. 1930 ел ахырыннан икътисади хәл туктаусыз начарая, бу 1933 елның мартына хәтле дәвам итә.

Сәбәпләре үзгәртү

Рецессия — базарга чыгарылган товарлар һәм аларны сатып алу күләме арасында булган тигезсезлек аркасында гадәттә була торган хәл. Башлыча тыныч һәм тиз узучан рецессиянең ни сәбәптән тирән һәм сузынкы депрессиягә әйләнүе кызыксыну һәм бәхәсләр нигезе булып тора. Бу депрессиянең башлану сәбәпләрен эзләү булачак депрессияләрне ничек булдырмаска дигән сорау белән тыгыз бәйләнгән. Төп сорауларның берсе — депрессия башлануына ныграк ирекле базар сәясәтеме, әллә банклар һәм акча әйләнешен дәүләт карамагына алу өчен үткәрелгән чаралар йогынты ясаганмы? Дәүләтнең икътисад үсешендә роле зур булуына ышанучылар ирекле базарны, ә ирекле базарга ышанучылар хакимиятне гаепле итеп күрә.

Яшәп килгән теорияләр өч төп төргә бүленә ала. Беренчесе — монетаристлар теориясе, алар Бөек депрессия гадәти рецессия буларак башлана, әмма ялгыш монетар сәясәт аркасында куллануда булган акча күләме кими һәм бу рецессиянең тирәнәюенә китерә, дип исәпли. Бу караш буенча, әгәр Американың Федераль резерв системасы вакытында банкларга ярдәм күрсәтсә, алар күпләп банкротка әйләнүдән туктар иде.

Икенче төркемдә Кейнсиан теориясы аеруча мөһим. Бу теория буенча, сәнәгать үскән саен, базарда яңа товарлар арта бара, әмма халыкның сатып алу мөмкинлеге үзгәрми, бу дефляциягә — хакларның төшүенә китерә. Нәтиҗәдә, банклар һәм сәнәгать оешмалары юкка чыга, икътисад үсеше туктый. Бу төркемгә шулай ук дөнья базары таркалуын, инвестицияләрнең кирәк дәрәҗәдән артуын, банкирларның спекулятив сәясәт алып баруын, хакимият башлыкларының белдексезлеген төп сәбәп итеп күрүчеләр керә.

Соңыннан, бу ике теориянең аңлатмасын өлешчә генә кабул иткән яисә бөтенләй кире каккан төрле теорияләр яшәп килә. Мәсәлән, яңа классик макроэкономистлар дәүләтнең икътисадны үз карамагы астына алуы базарның ирекле үсешенә комачаулый, бу депрессиянең озакка сузылуына китерә, ә профсоюзлар барлыкка килүе эшсезлек үсешенә булышлык итә, дип исәпли. Марксистлар кризис башлануда капиталистик корылышның үзен гаепли.

Алтын стандарт үзгәртү

Ул вакытта әйләнештәге акча күләме алтын запасларына бәйле була, бу монетар система Алтын стандарт дип атала. Акча күләмен арттыру өчен, депрессиягә каршы чара итеп Алтын стандарттан баш тарталар. Төрле ил төрле вакытта бу монетар системаны кулланудан туктый, һәм төрле илгә бу төрлечә йогынты ясый.

1931 елда Бөек Британия иң тәүге булып Алтын стандарттан баш тарта. Шул ук елны Япония, Скандинавия, башка илләр — алар арасында Италия, АКШ — 1932, 1933 елларда — баш тарта. Ә Франция башлыгында Польша, Бельгия һәм Швейцария 19351936 елларга хәтле стандартны саклап килә, бу илләрне «алтын блок» дип атыйлар.

Соңгы тикшерүләр күрсәтүенчә, никадәр теге яки бу ил иртәрәк Алтын стандартны кулланудан туктаган, шулкадәр ул депрессиядән иртәрәк чыккан. Мәсәлән, Бөек Британия һәм Скандинавия, 1931 елда стандарттан баш тартып, Бельгия һәм Франциядан күпкә иртәрәк депрессиядән чыга башлаган. Кытай сыман көмеш стандарт тоткан илләргә депрессия бөтенләй кагылмый диярлек.

Депрессиянең төрле илләргә йогынтысы үзгәртү

АКШ үзгәртү

 
1910-1960 елларда АКШ-та эшсезлек дәрәҗәсе (соры сызык — "АКШ-та эшсезлек дәрәҗәсе (бәяләү)"; зәңгәр сызык — "АКШ-та эшсезлек дәрәҗәсе")

АКШ-та рецессия 1929 елның августында ук башлана. Сәнәгать товарларына бәяләр 1930 елдан 80 процентка, авыл хуҗалыгы товарларына — 53 процентка төшә. Президент Герберт Гувер депрессиягә каршы төрле программаларны гамәлгә кертә башлый, әмма аларның барысы да диярлек уңышсызлыкка китерә. 1930 елның июнендә Конгресс Смут-Хоули тариф актын раслый, бу акт буенча читтән кертелгән товарларга тариф күтәрелә. Бу актның төп максаты — чит ил товарларының хакын күтәреп, Америкада җитештерелгән товарлар сату күләмен арттыру була. Моңа җавап итеп, бүтән илләр Америка товарларына тарифны күтәрә, бу дөнья базарын какшатып, депрессиянең көчәюенә китерә.

1933 елның башына эшсезлек 25 процентка җитә, өч ел эчендә 13 миллионнан артык кеше эшсез кала. Сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы товарларына бәяләр түбән тәгәри, 5000-нән артык банк таркала, ә депозитта акча саклаучылар 2 миллиард доллар акча югалта. Бу кешеләрнең банкларга ышанычын югалта, алар тиз арада акчаларын кире ала башлый. Исән калган банклар исә бурычка бирүне туктатып, акчаларын саклап калырга тырыша. Шулай итеп, банк системасы бөтенләй эшләүдән туктый.

Президент Гувер һәм Конгресс тимер юллары, финанс институтларына, шулай ук авыл хуҗалыгына, җәмәгать эшләренә ярдәм күрсәтү өчен Финанс тергезү корпорациясе булдыра, яңа өйләр төзүгә булышлык итү өчен Федераль торак банкы актын кабул итә. Әмма икътисад күрсәткечләре кимегәннән-кими бара, бәяләр төшүен дәвам итә, эш белән тәэмин итү начарая, бу сәяси үзгәрешкә китерә, — 1932 елда президентлык Франклин Рузвельт кулына күчә.

Рузвельт Яңа курс дип аталган реформалар тезмәсен башлый. 1933 елда кабул ителгән Кыйммәтле кәгазьләр акты кыйммәтле кәгазьләр әйләнешен төрле яклап контроль астына ала. Гласс-Стигалл законы һәм Федераль депозитлар страховкалау корпорациясы банк депозитларын страховкалауны үз өстенә ала.

Шул вакытта барлыкка килгән Милли тергезү админстрациясенең законлы булыуы әлегәчә бәхәсле булып килә. Ул Америка икътисадына күп катгый үзгәрешләр кертә, дәүләт ролен күп өлкәдә көчәйтә. Милли тергезү администрациясе аша «гадел конкуренция» программасы үткәрелә. Бу программа буенча бер категориядагы эшчеләргә бер үк эш хакы, шулай ук минималь эш хакының күләме билгеләнә. Әмма 1935 елда АКШ-ның Югары суды карары белән, Конституцияга ярашсыз дип исәпләнеп, Милли тергезү администрациясе таркатыла. 1933 елда Авыл хуҗалыгы товарларына бәяләрне җайга салу акты кабул ителә. Бу акт буенча бәяләрне күтәрү өчен чәчү мәйданнары, мал исәбе киметелә.

Бу реформалар, ярдәм һәм тергезү чаралары белән бергә Беренче яңа юнәлешне тәшкил итә. 1935 елда Икенче яңа юнәлеш эш белән тәэмин итү, Милли эшлекле мөнәсәбәтләр буенча идарәлек аша профсоюзлар үсешенә булышлык итү программаларын да үз эченә ала.

Үткәрелгән программалар бюджеттан күп акча сарыфлауны таләп итә. 1936 елга төп икътисади күрсәткечләр, эшсезлекне исәпкә алмаганда, 1920 ел азаклары дәрәҗәсенә кайта. Эшсезлек исә 11% тәшкил итә, әммә бу сан да 1933 елгы 25% дәрәҗәсе белән чагыштырганда яхшырак нәтиҗә була.

Эшcеpлек аеруча автомобиль сәнәгате алга киткән Детройтта авыр кичерелә. 1932 елда монда Генри Фордның шәхси саклау хезмәте һәм полиция эшсез калган завод хезмәткәрләре үткәргән ачлык маршына каршы ут ача. Биш кеше һәлак була, дистәләп кеше җәрәхәтләнә, маршта катнашучылар репрессияләргә дучар була.[6].

1929 еллдан алып 1933 елга хәтле АКШ-ның икътисады 31 %-ка төшә[7]. 1925 еллдан алып 1933 елга кадәр АКШ банкларының яртысы уңышсызлыкка очрый[7].

1937 елның июнендә Рузвельт хакимияте федераль бюджетны янәдән тулыландыру өчен сарыф итене киметә һәм салымнарны арттыра. Нәтиҗәдә, 1938 елның ахырынача диярлек Америка икътисады кире түбән төшә башлый. Сәнәгать товарлары җитештерү күләме биш ай эчендә 30 процентка диярлек, киң куллану товарлары җитештерү күләме аннан да ныграк кими. Эшсезлек дәрәҗәсе 1938 елга 19 % тәшкил итә, 5 миллионнан 12 миллионга хәтле күтәрелә. 1938 елның маена бәяләр күтәрелә, эш белән тәэмин итү яхшыра, 1938 елның июненән сәнәгать товарлары җитештерү үсә башлый.

Бөекбритания үзгәртү

1930 елның азагына Бөекбританияда эшсезлек 1 миллионнан 2,5 миллионга кадәр арта, экспорт 50 процентка кими. Кайсы бер төньяк калаларда эшсезлек 70 процентка җитә. Эшсез калган халык 1920—1930 еллар дәвамында ачлык маршлары оештыра, бу маршларның иң зурысы 1932 елның сентябре-октябрендә Милли ачлык маршы исеме астында үтә.

Беренче шәпкә хакимияттә кризистан  чыгу юлларына кагылышлы бердәм юнәлеш булмый. Сайлау вакытындагы вәгъдәләрне үтәр өчен, эшсезләр һәм аз мөлкәтле халык мөлкәтлеләргә салым арттыру ярдәмендә тәэмин ителә. Бу соңгыларының каршылыгына китерә. Нәтиҗәдә төрле салымнар арттырыла, социаль өлкәдә эшләүчеләргә, дәүләт эшмәкәрләренә эш хакы түләү, эшсезлек буенча пособиелар түләүләр кискен киметелә.

Депрессиядан чыгу өчен иң мөһим адым 1931 елда ясала — Британия Алтын стандарттан баш тарта. Бу фунтның девальвациясенә китерә. Бөекбритания артыннан Скандинавия, Голландия, Португалия, Аргентина, Бразилия һәм башка илләр, Британиянең колонияләре Алтын стандарттан баш тартырга мәҗбүр була. Шулай итеп, Англия товарлары дөнья базарында бәяләре түбәнәюе аркасында үтемлерәк була башлый.

Шушы һәм бүтән чаралар ярдәмендә 1933 елның азагына Англия депрессиядән чыга. 1934 елда ук бюджет сәясәте җайлана, эш хаклары арта, эшсезлек буенча пособиелар түләнә башлый, салымнар киметелә.

Франция үзгәртү

Франциягә икътисади кризис соңрак кагыла, әмма озаграк һәм тирәнрәк бара. Төрле сәяси көчләр арасында барган ныклы көрәш депрессиягә каршы көрәш үзенчәлекләренә һәм кризисның озак дәвам итүенә йогынты ясый.

1934 елның февралендә фашистлар хәрәкәте социалистар һәм коммунистар тарафыннан бастырыла. Бу Милли фронтка берләшкән социалистлар һәм коммунистларның йогынтысы көчәюенә, хакимиятнең абруе төшүенә китерә. 1936 елның 4 июлендә Милли фронтның беренче хакимияте булдырыла, 7 июлдә эшкуарлар белән эш хакын күтәрү, профсоюзларны законлы дип тану турында килешү төзелә. Бу килешү буенча шулай ук атнасына 40 эш сәгате булдырыла, түләүле ял бирелергә тиеш була. Бу Милли фронтны яклап эшче хәрәкәтенең көчәюенә китерә.

Әмма социалларның бу сәясәте аркасында капитал илдән читкә чыга башлый, нәтиҗәдә җитештерү дәрәҗәсе аннары ныграк кими. Социалистлар Милли фронт программасының таләпләрен йомшартырга мәҗбүр була. Кризиска каршы чараларның эзлексез булуы Милли фронт эчендә таркаулыкка китерә, программа үзе дә үзгәреш кичерә. 1938 елның апрелендә оештырылган Эдуард Даадье хакимияте Милли фронт программасыннан тулысынча баш тарта.

Кризистан чыгу буенча гомуми программа юклыгы аркасында Франциянең икътисади хәле 30-нчы елларның ахырына тотрыксыз кала бирә. Шуның аркасында Франция дөнья базарында тоткан урынын югалта. Икенче дөнья сугышы алдыннан гына, хәрби төзелеш башлангач, Франция икътисады җайга салына башлый.

Германия үзгәртү

Германиянең Беренче дөнья сугышында җиңелүе, аның сугыштан соң икътисади җәһәттән көчсез булуы, депрессиянең бу илдә тирәнрәк һәм озаграк баруына китерә. Икътисади кризис монда 1929 елның башында ук башлана. Сугыш вакытындагы чыгымнарны каплау өчен Германия Версаль килешүе буенча зур күләмдә акча түләргә тиеш була. Бу мәсьәләне хәл итү өчен хөкүмәт зур күләмдә акча басып чыгара башлый, бу гиперинфляциягә китерә. Германияне сугыштан соң тергезү өчен бирелгән бурычларны чит илләр 1929 елның ноябрендә кире кайтарырга мәҗбүр итә. Дөнья базарының какшауы бу авыр хәлдән чыгу юлын бөтенләй кисә. Оешмалар күпләп юкка чыга, кешеләр эшсез кала башлый. 1932 елда кризис  иң түбән ноктага җитә, 68 мең оешма таркала, банк сферасы көчсезләнә, эшсезлек 8 миллион кешегә җитә. Веймар республикасының кризиска каршы тора алмавы, социаль каршылыкларның кискенләшүе, бүтән ил башлыкларының Германиянең эчке хәленә гамьсезлеге 1933 елда хакимияткә национал-социалистлар килүенә булышлык итә. Аннары бу режим фашизм исемен ала.

Национал-социалистарның илне кризистан чыгару чаралары кискен алып барыла, икътисадны үсеш юлына бастырудан тыш, югалткан җирләрне, дөнья базарында үз урынын кайтаруны, илнең чикләрен тагын да киңәйтү, бөтен дөньяны буйсындыруны максат итеп куя. Бу юнәлеш илне кризистан чыгару ысулларын билгели, алар арасында иң мөһиме — милли хуҗалыкны хәрбиләштерү булып тор. Кабул ителгән законнар тезмәсе сәнәгать хуҗалыкларының күбесен дәүләт идарәсе астында тотарга мөмкинлек бирә. Җитештерелә торган товарларның төре, күләме, хакы сыман төп икътисади сораулар хәзер дәүләт тарафыннан билгеләнә. 1936 елда бөтен Германия икътисадын хәрби юлга бастыру планын тормышка ашыру буенча идарә булдырыла.

Гитлер хакимияткә килгәндә эшсезлек 30 процент тәшкил итә. Эшсезлекне киметү өчен халык хәрби җитештерү өлкәсенә җәлеп ителә, эшсезләрнең күп өлеше хәрби сафка чакырыла. Милли хезмәтне оештыру турында закон мәҗбүри хезмәт булдыруга булышлык итә. Профсоюзлар юкка чыга, эшчеләрнең хокукы тулысынча юк ителә, эшчеләр күпме сәгать эшләргә кушалар, шуның кадәр эшләргә тиеш булалар.

Бу юнәлеш Германия өчен файдалы булып чыга һәм ул 1934 ел эчендә кризистан чыга, тиз арада үсеш юлына баса. 1935 елдан икътисадны хәрби юнәлешкә баҫтыру бигрәк тә зур көч белән алып барыла. Химия, авиация, металлургия өлкәләренә тулысынча сугышка әзерлек мәсьәләләре йөкләтелә.

Чит илләр белән сәүдә итү өчен Гитлер сугыш белән янау ысулын куллана. Көньяк һәм Көньяк-көнчыгыш Европа илләренә янап, ул үзенә кирәк товарларны немец товарларына алмаштыруга ирешә.

Гитлер биш ел тынычлык саклый ала, аннары ул туктаусыз сугыш юлына баса.

Италия үзгәртү

Италиядә кризис фашизм режимы булдырылуына китерә. Кризиска каршы көрәшү сылтавы белән, фашист хакимияте төп икътисади тармакларны үз карамагына ала. Илнең икътисадында монополия көчәя, бу урта һәм вак эшкуарларга тискәре йогынты ясый, күп оешмалар эре конкурентлар басымы астында юкка чыга, керемсез калган эшкуарлар эре оешмаларга яки дәүләткә эшкә барырга мәҗбүр була. Икътисадны үзәкләштерү бюрократиянең һәм коррупциянең үсешенә китерә.

Монополия һәм сәнәгать үсеше аркасында Италиянең премьер-министры Муссолини тышкы сәясәтне үзгәртә, ул басып алу сәясәтен башлый. Бүтән Көнбатыш илләре бу сәясәткә каршылык күрсәтәчәкләрен аңлап, Муссолини үзенә союздашлар эзли башлый. 1935 елда ул беренчегә Германия белән бердәмләшү теләген белдерә. Шул ук вакытта ул Төньяк Африкада сугыш башлауга әзерләнә. 1939 елның маенда Италия һәм Германия арасында рәсми килешү төзелә.

Советлар Союзы үзгәртү

Капилистик илләр белән бәйләнеш тотмаганга күрә, Бөек депрессия Советлар Союзына аз кагыла. Уңышлы үсүче илгә хатта эшче куллар җитешми. Советларның Нью-Йорктагы сәүдә оешмасы 6000 эш урыны турысында игълан бирә һәм җавап итеп 100 000-дән артык гариза ала. Шулай итеп, Бөек депрессиянең Советларга кагылмавы Марксизм теориясен хуплаучы бер мисалга әйләнә, кризистан зарар күргән илләрдә социализм һәм коммунизм агитациясенең көчәюенә китерә. Көнбатыш интеллигенция Советлар Союзына карашын уңай якка үзгәртә. Америка президенты Рузвельт Советлар союзы белән икътисади бәйләнешләр булдыруга адым ясый. Шулай итеп, кризис нәтиҗәсендә СССР дөнья сәясәтендә ныклы урын яулый.

Сәяси нәтиҗәсе үзгәртү

Депрессия күп сәяси үзгәрешләргә китерә. Рузвельт АКШ-да Кейнсиан кагыйдәләрен гамәлгә кертә, бу милли икътисадта дәүләтнең ролен көчәйтә. Бөек депрессия Икенче бөтен дөнья сугышыннан соң Европа илләрендә социал-демократия һәм планлы икътисад урнашуның төп сәбәбе булып тор. Ахырда, депрессия Германия башлыгында төрле илләрдә фашизм режимы урнашып, Икенче дөнья сугышы башланыуына китерә.

Бөек депрессия әдәбиятта үзгәртү

Финанс һәм эмоциональ җәрәхәт алган кешеләрнең кризистан соң үзләре яшәгән дөньяга карашы үзгәрә, бу Бөек депрессиягә кагылышлы әдәби әсәрләрдә чагыла. Иң билгеле һәм бәяләүгә лаек әсәрләрнең берсе — Джон Стейнбекның «Ачу тәлгәшләре» ("The Grapes of Wrath") романы — Нобель премиясе һәм Пулитцер премиясенә лаек була. Стейнбекның «Тычканнар һәм кешеләр» ("Of Mice and Men") романында да Бөек депрессия чоры cүрәтләнә. Режиссер Рон Ховардның «Нокдаун» исемле фильмы — Бөек депрессия вакытында яшәгән боксер турында.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. John A. Garraty, The Great Depression (1986)
  2. Charles Duhigg, "Depression, You Say? Check Those Safety Nets", The New York Times, March 23, 2008.
  3. Чагыштыру өчен, 2008-2009 елларда — Бөек Рецессия вакытында — ТЭП-ның кимүе 1%-тан да әзрәк. Roger Lowenstein, "History Repeating," Wall Street Journal Jan 14, 2015
  4. Barry Eichengreen, Hall of Mirrors: The Great Depression, The Great Recession, and the Uses-and Misuses-of History (2014)
  5. Frank, Robert H.; Bernanke, Ben S. (2007). Principles of Macroeconomics (3rd ed.). Boston: McGraw-Hill/Irwin. p. 98. ISBN 0-07-319397-6. 
  6. The Ford Hunger March of 1932
  7. 7,0 7,1 Юбилей ФРС: от Великой до Величайшей депрессии за сто лет — Главные новости — Финмаркет.

Әдәбият үзгәртү

  • Ambrosius, G., W. Hibbard. A Social and Economic History of Twentieth-Century Europe (1989)
  • Beaudreau, Bernard C. Mass Production, The Stock Market Crash and the Great Depression: The Macroeconomics of Electrification. Westport, CT: Greenwood Press, 1996. Republished 2004 iUniverse, New York, NY. ISBN 0-595-32334-0
  • Bernanke, Ben S. The Macroeconomics of the Great Depression: A Comparative Approach // Journal of Money, Credit & Banking, Vol. 27, 1995
  • Brown, Ian. The Economies of Africa and Asia in the inter-war depression (1989)
  • Davis, Joseph S. The World Between the Wars, 1919-39: An Economist’s View (1974)
  • Feinstein. Charles H. The European economy between the wars (1997)
  • Filene, Edward A. The Way Out: A Forecast of the Coming Changes in American Business and Industry. New York, NY: Doubleday, 1924.
  • Ford, Henry. Today and Tomorrow. New York, NY: Doubleday, 1926.
  • Garraty, John A. The Great Depression: An Inquiry into the causes, course, and Consquences of the Worldwide Depression of the Nineteen-Thirties, as Seen by Contemporaries and in Light of History (1986)
  • Garraty John A. Unemployment in History (1978)
  • Garside, William R. Capitalism in crisis: international responses to the Great Depression (1993)
  • Haberler, Gottfried. The world economy, money, and the great depression 1919—1939 (1976)
  • Hall Thomas E. and J. David Ferguson. The Great Depression: An International Disaster of Perverse Economic Policies (1998)
  • Kaiser, David E. Economic diplomacy and the origins of the Second World War: Germany, Britain, France and Eastern Europe, 1930—1939 (1980)
  • Kindleberger, Charles P. The World in Depression, 1929—1939 (1983)
  • League of Nations. World Economic Survey 1932-33 (1934)
  • Madsen, Jakob B. Trade Barriers and the Collapse of World Trade during the Great Depression // Southern Economic Journal, Vol. 67, 200
  • Mundell, R. A. A Reconsideration of the Twentieth Century // The American Economic Review. Vol. 90, No. 3 (Jun., 2000). P. 327—340
  • Rothbard, Murray. America’s Great Depression (2000)
  • Rothermund, Dietmar. The Global Impact of the Great Depression (1996)
  • Tipton, F., R. Aldrich. An Economic and Social History of Europe, 1890—1939 (1987)
  • В. Кизилов, Гр. Сапов. Инфляция и её последствия / Под ред. Е. Михайловской. — М.: РОО «Центр „Панорама“», 2006. — 146 с. ISBN 5-94420-025-1

Сылтамалар үзгәртү