[5]

Бөек барьер рифы
ингл. Great Barrier Reef
Сурәт
Дәүләт  Австралия[1][2]
Административ-территориаль берәмлек Квинсленд[2]
Саклану зонасы Зур Барьер рифы диңгез паркы[d]
Урын Таунсвил[2]
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Мәрҗән диңгезе[d]
Мирас статусы Бөтендөнья мирасы[3] һәм Австралиянең милли мирасы исемлегенә кертелгән[d][2]
Мәйдан 34 893 402,883011 һектар[2]
Рәсми веб-сайт gbrmpa.gov.au
Расследуется Австралия диңгез фәннәре институты[d]
Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелү критерие (vii)[d][4], (viii)[d][4], (ix)[d][4] һәм (x)[d][4]
Һавадан күренеш
Карта
 Бөек барьер рифы Викиҗыентыкта
ЮНЕСКО байрагы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы, 154  номерлы  объект
рус.ингл.фр.

Бөек барьер рифы (Олы барьер рифы, Зур барьер рифы, ингл. Great Barrier Reef) — дөньядагы иң зур мәрҗән рифы[6][7]. Австралиянең төньяк-көнчыгышы буйлап 2500 км сузылган һәм 344 400 км2 мәйданны биләгән Мәрҗән диңгезендәге төзмәдә барлыгы 2900 артык аерым мәрҗән рифлары[8] һәм 900 утрау исәпләнә[9][10][11].

Зур Барьер рифы тере организмнар белән барлыкка китерелгән иң зур табигый объект булып тора — аны җиһандан күрергә мөмкин[12]. Бу рифның төзелеше миллиардлаган кечкенә генә организмнардан — мәрҗән (коралл) полипларыннан барлыкка килгән[13].

Ул Кәҗәмөгез тропигыннан башланып Австралия белән Яңа Зеландияне аеручы Торрес бугазына кадәр төньяктан көньякка кадәр сузыла. Зур Барьер рифның мәйданы Бөекбритания мәйданынада артык[14]. Аның киңлеге төньяк өлешендә 2 км якын тәшкил итә, ә көньягында — 152 км[9]. Рифларның күпчелеге су астында урнашкан. Ул төньякта материктан 32 км еракта торса, көньякта — 300 км барып җитә[14]. Берничә риф мәрҗән утрауларына әйләнгәннәр.

Зур Барьер рифы бик күп төрле тере организмнарның яшәвенә булышлык итә һәм шуңа да 1981 елда ЮНЕСКО аны бөтендөнья мирасы объекты итеп сайлый[6][7]. CNN телеканалы аны җиде табигый могҗизасының берсе дип атаган.

Рифларның күпчелеге Диңгезе милли паркы («Great Barrier Reef Marine Park») яклавында тора, аның мәйданы 5 миллионов гектарга җитә. Милли паркка 1979 елда нигез салынган, ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән[9][14]. Рифлардагы туризм төбәк икътисадының зур өлеше булып тора һәм елына $ 3 млрд керем китерә[15]. 2012 елның октяберендә Милли фәннәр академиясе бастырып чыгарган тикшерүләр буенча, 1985 елдан алып Зур Барьер рифы аны барлыкка китерүче мәрҗән (коралл) полипларының яртысыннан күберәген югалткан[16].

Килеп чыгышы үзгәртү

 

Зур Барьер рифның хәзерге үсеш тарихы 8000 елга якын дәвам итә. Иске нигездә һаманда яңа пластлар барлыкка килә. Зур Барьер риф тотрыклы шельф платформасы буйлап үскән[14].

Рифны барлыкка китерүче мәрҗән тик җылы, сай, үтә күренмәле диңгезе суында үсеш ала. Суның температурасы 17,5 °C түбән булырга тиеш түгел (идеаль температура 22-27 °C)[14] һәм аның билгеле тозлылыгы булырга тиеш.

Рифларны барлыкка китерүче мәрҗән булып каты мәрҗәннәр тора, ә рифларның төзелешен эзбиз сөякләре билгели.

Үзенчәлекләре үзгәртү

Рифның күпчелеге 2900 артык аерым рифлардан тора (үлчәмнәре 0,01 км2 дан 100 км2 га кадәр җитә). Аерым рифлар 600 дән артык утрау барлыкка китерүче 540 барьер белән уратып алынган[14].

Зур Барьер риф һәм материкның яр буе арасында лагуна җәелгән. Лагунның тирәнлеге 100 метрдан сирәк арта.

Лагуна ягында мәрҗәннәрнең үсүе тиз бара, ә дулкыннар биеклеге һәм температурасы экстремаль билгеләргә җиткән урыннарда рифлар күпчелек төзелеш материалларын югалта. Ирекле йөзгән материалларының күбесе рифларга үрмәләсәләр һәм яңа кыялар барлыкка китерәләр, шулай итеп рифта туктаусыз җимерелү һәм тергезелү процесслары бара.

Биоценоз үзгәртү

 
Күпбоҗралы Hapalochlaena lunulata сигезаягының агуы бер тешләүдән кешене үтерә

Зур Барьер риф дөньядагы иң зур экосистема дип санала, чөнки ул мәрҗән полипларының колониясе булып тора. Бу экосистеманың үсеше, материк ярыннан ерак түгел, сай һәм кояш нурларына бай булган су шартларына бәйле. Миллион еллар барча мәрҗән полиплары калдыкларыннан барлыкка килгән мәрҗән утраулары су өстеннән калкалар.

Биредә 400-дән артык мәрҗән төрләре тереклек итә[14]. Аларның күпчелеге каты мәрҗәннәр төрләренә керә. Бу мәрҗәннәрнең төсе кызылдан сап-сарыга кадәр булуы мөмкин. Йомшак мәрҗәннәр дә очрый, аларда эзбиз сөяк урынына склерит дип аталган каты кристаллик структура тора. Склеритлар башка икенче каты һәм сыек матдәдән — горгониннан торган горгонарийларда (Gorgonacea) киң таралганнар. Горгонарийларның күпчелеге ачык төсләре белән аерыла, киң таралганнары — сары, кызылның төрле төсмерләре, кызгылт сарыданкөрәнгә кадәр, кайчакта ак, сирень-пурпур төсләре. 20 метрдан тирәнерәк урында очраган «кара мәрҗән» дип аталганнары да горгонарийларга керә, алар озак вакыт бизәүчеләр булып кулланылган. Диңгез йолдызының Acanthaster planci төре Зур Барьер рифы мәрҗәннәренең төп дошманы булып тора.

Зур Барьер рифта 1500-гә якын диңгезе балыгы төрләре тереклек итә[9]. Мондый экосистемага максималь яраклашкан күмәк очраучы чын риф балыкларының 500-гә якын төре билгеле. Зур Барьер рифта дөньядагы иң зур балык — кит акуласы, тутыйкош балыкларының күп төрләре, күбәләк-балыклар, муреналар һәм башкалар яши. Риф сулары тирәли китларның берничә төре, күп дельфиннар тереклек итәләр.

Төрле диңгезе яшәүчеләреннән башка рифта 240-тан артык кош төрләре яши[14]. Континенталь рифларда кошларның бик зур төркемнәре (буревестниклар, фаэтоннар, фрегатлар и крачкаларның төрле төрләре) оя коралар. Тагын да рифта актүшле бөркет һәм балыкчы карчыга очрый.

Шул ук вакытта утрауларда үсемлекләрнең тик 40 төре генә ачыкланган[14].

Үзләштерү тарихы үзгәртү

 
Акваланг белән су астында йөзү өчен туристларга бөтен уңайлыклар булдырылган

Зур Барьер рифның мәрҗән утрауларын кешеләр моннан инде 40 000 ел элек куллана башлаганнар, бу вакытка Австралияга төп халыкның ата-бабалары килеп урнашуы карый[17][18]. 1768 елда Луи де Бугенвиль өйрәнүләр экспедициясе вакытында Зур Барьер рифын таба, әммә аның территориясен Францияга кертү хокукын белдерми кала[19]. 1770 елның 11 июнендә Джеймс Кукның корабы рифта сайга утыра һәм зур гына зыян алган. Су күтәрелгән вакытта кораб сай урыннан чыга һәм йөзүен дәвам итә. Беренче яшәүгә килүчеләрне Джеймс Кук дип атаганнар, яки соңрак алар аның хөрмәтенә исем алганнар. Джеймс Кук төньякка юлын дәвам иткәндә Лизард утравы янында кораблар аңларлык урын табалар һәм ачык океанга чыга алалар. Ләкин соңрак бу юлны кабатлаучы күп кораблар бәләгә тарыйлар. Бигрәк тә беренче австралия колонистлары Һинд һәм Кытай сәүдә калаларына иң туры юл эзләп биредә һәләкәткә тарыйлар. Моряклар арасында нинди маршрут хәвефсезрәк дигән бәхәс туган: тышкы — Мәрҗән (Коралл) диңгезе буйлап риф аша үтеп, эчке — материкның яры белән риф арасынан. Зур Барьер рифлары тирәсендә баткан корабларның иң билгелесе 1791 елның 29 авгусында баткан HMS Pandora судносы булып тора. Бу һәләкәттә 35 кеше мәрхүм. 1983 елда HMS Pandora судносын күнегү өчен Австралиянең Квинсленд штаты музее экспедиция оештыра[20]. 1815 елда Чарлз Джеффрис беренче булып корабта материк эченнән Зур Барьер рифы буйлап үткән. Зур Барьер рифының күп өлеше ныклап тикшерелеп, аның картасын төзегәннән соң, тик 1840-елларда гына бу маршрут хәвефсезрәк була башлаган.

XIX гасырда галимнәр рифны җентекләп өйрәнә башлыйлар. Шушы ук вакытта биредә җитеш тормыш эзләп булдыклы кешеләр килеп урнашалар. XIX гасырда Лондон, Сингапур и Гонконг калаларына Зур Барьер рифта табылган энҗеләр һәм трепанглар озатыла.

Туризм үзгәртү

Хәзерге вакытта Зур Барьер рифының су асты дөньясын үз күзе белән күрергә мөмкинлек тууы биредә бөтен дөньядан кешеләрне җәлеп итә. Рифлар яныннан су асты дөньясын күзәтер өчен кулайлаштырылган махсус таләпләре булган күп ял итү суднолары йөриләр. Зур Барьер рифының экосистемасы нечкә булганлыктан, аның бөтен урынында да тау эшләре, нефть һәм газ чыгару, сәүдәгәрлек су асты сунарчылыгы тыелган.

Утрауларга килгәч турислар каты шарт үтәргә тиешләр. Су астында аларга рифларга тиергә рөхсәт ителми.

Куркыныч факторлар үзгәртү

Коралл рифларына тропик давыллар зур зыян китерә. Башка табигый факторлар да, шул исәптән коралл полиплары белән тукланучы диңгез йолдызы популяциясенең вакыт-вакыт күтәрелүе дә, аз зыян китерми. 1980 еллар башында бу ерткычлар зур барьерлы рифта көчле җимерүләр китереп чыгара.

Хәзерге вакытта Коралл рифлары кеше эшчәнлегеннән күбрәк зыян күрә. Массакүләм туризм да билгеле куркыныч тудыра. Туристлык инфраструктурасы үсеше белән яр буе диңгез сулары пычрануына китерә.

Глобаль җылыну рифларның яшәешенә тагын бер куркыныч тудыра — төссезләнү. Бу процесс рифларының иң киң таралган һәм аз өйрәнелгән проблемаларының берсе булып тора. Су температурасы гадәттәгедән бер градуска югарырак күтәрелсә, полипларда яшәүче суүсемнәр үлә. Нәтиҗәдә колонияләрдә аксыл участоклар барлыкка килә. Әмма бу урыннарда суүсемнәр бөтенләй юк түгел. Кайбер очракларда зооксантеллларның өлешчә торгызылуы яки яңа төрләре барлыкка килүе мөмкин. Әмма төсе беткән колонияләрнең үсмәве һәм дулкын эшчәнлеге белән җиңелрәк таркалуы ачыкланган. 1997-1998 еллардагы Эль-Ниньо аркасында масшталы күләмдә төсе бетә, бу океанның өстән катламнарының 1,5 °C кадәр озак вакыт җылынуына китерә.[21]

2013 елның 21 июлендә австро-америкалы бердәм кънегълщр вакытында АКШ-ның 7-нче хәрби-диңгез көчләре флотының McDonnell Douglas AV-8B Harrier II истребительләре ялгыш Зур Барьер рифка дүрт бомба ташлыйлар. Бомбаларның берсе дә шартламый, чөнки алар зарядсыз булганнар[22][23].

Галерея үзгәртү

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Искәрмәләр үзгәртү

  1. http://www.greatbarrierreef.org/about-the-reef/
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 http://data.gov.au/dataset/2016-soe-her-aus-national-heritage — 2017.
  3. https://www2.gbrmpa.gov.au/learn/world-heritage-area
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 Бөтендөнья мирасы
  5. http://www.environment.gov.au/heritage/places/national-heritage-list
  6. 6,0 6,1 UNEP World Conservation Monitoring Centre (1980). Protected Areas and World Heritage – Great Barrier Reef World Heritage Area. Department of the Environment and Heritage. әлеге чыганактан 2008-05-11 архивланды. 14 March 2009 тикшерелгән.
  7. 7,0 7,1 The Great Barrier Reef World Heritage Values. әлеге чыганактан 2013-10-21 архивланды. 3 September 2008 тикшерелгән.
  8. The Great Barrier Reef World Heritage Area, which is 348,000 km squared, has 2900 reefs. However, this does not include the reefs found in the Torres Strait, which has an estimated area of 37,000 km squared and with a possible 750 reefs and shoals. (Hopley, p. 1)
  9. 9,0 9,1 9,2 9,3 Океаны. Энциклопедический путеводитель. — М.: Махаон, 2007. ISBN 5-18-001089-6
  10. Fodor's. Great Barrier Reef Travel Guide. әлеге чыганактан 2007-10-12 архивланды. 8 August 2006 тикшерелгән.
  11. Department of the Environment and Heritage. Review of the Great Barrier Reef Marine Park Act 1975. әлеге чыганактан 2006-10-18 архивланды. 2 November 2006 тикшерелгән. архив күчермәсе, archived from the original on 2006-10-18, retrieved 2023-05-07 
  12. Sarah Belfield (8 February 2002). Great Barrier Reef: no buried treasure. Geoscience Australia (Australian Government). әлеге чыганактан 2007-10-01 архивланды. 2015-01-22 тикшерелгән. архив күчермәсе, Archived from the original on 2007-10-01, retrieved 2023-05-07 
  13. Sharon Guynup (4 September 2000). Australia's Great Barrier Reef. Science World. әлеге чыганактан 2012-07-08 архивланды. 11 June 2007 тикшерелгән.
  14. 14,0 14,1 14,2 14,3 14,4 14,5 14,6 14,7 14,8 Планета Земля. Большой барьерный риф // Древо познания: коллекционный журнал. — Marshall Cavendish, 2002. — С. 689—694.
  15. Access Economics Pty Ltd (2005). Measuring the economic and financial value of the Great Barrier Reef Marine Park. әлеге чыганактан 2022-05-25 архивланды. 2 March 2013 тикшерелгән. (PDF)
  16. Eilperin, Juliet. Great Barrier Reef has lost half its corals since 1985, new study says. The Washington Post. әлеге чыганактан 2022-05-28 архивланды. 1 October 2012 тикшерелгән.
  17. Great Barrier Reef Marine Park Authority (2006 date). Fact Sheet No. 4 – Aboriginal and Torres Strait Islander People and the Great Barrier Reef. Region. әлеге чыганактан 2011-06-01 архивланды. 2015-01-22 тикшерелгән. архив күчермәсе (PDF), Archived from the original on 2007-06-14, retrieved 2023-05-07 
  18. Great Barrier Reef Marine Park Authority. reefED – GBR Traditional Owners. әлеге чыганактан 2014-02-11 архивланды. 2015-01-22 тикшерелгән. архив күчермәсе, archived from the original on 2013-04-10, retrieved 2023-05-07 
  19. Bell, Peter. A history of exploration and research on the Great Barrier Reef. Australian Institute of Marine Science. әлеге чыганактан 2005-07-19 архивланды. 11 January 2010 тикшерелгән. архив күчермәсе, archived from the original on 2009-10-16, retrieved 2023-05-07 
  20. Queensland Museum. HMS Pandora. әлеге чыганактан 2006-08-29 архивланды. 12 October 2006 тикшерелгән. архив күчермәсе, Archived from the original on 2006-08-29, retrieved 2023-05-07 
  21. Океаны. Энциклопедический путеводитель; 2007; М.; Махаон; ISBN 5-18-001089-6
  22. Истребители США по ошибке разбомбили Большой Барьерный риф
  23. Штурмовики ВМС США сбросили бомбы на Большой барьерный риф 2013 елның 23 июль көнендә архивланган.

Әдәбият үзгәртү

  • Барьерный риф // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона: В 86 томах (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907.
  • Bell P. AIMS: The First Twenty-five Years. Townsville: Australian Institute of Marine Science. 1998. ISBN 978-0-642-32212-8.(ингл.)
  • Bowen J, Bowen M. The Great Barrier Reef : history, science, heritage. Cambridge : Cambridge University Press. 2002. ISBN 0-521-82430-3.(ингл.)
  • Coleman N. Tauchen und Reisen: Great Barrier Reef, Australien. Delius Klasing, Bielefeld 1997, ISBN 3-7688-1062-3(алм.)
  • Done T. J. Patterns in the distribution of coral communities across the central Great Barrier Reef. 1982. Coral Reefs 1 (2): 95-107. (ингл.)doi:10.1007/BF00301691. (ингл.)
  • Doubilet D. Great Barrier Reef. National Geographic, Hamburg 2002, 207 S., ISBN 3-934385-83-4.(алм.)
  • Hutchings P. The Great Barrier Reef: Biology, Environment and Management. Kingsford, Mike; Hoegh-Guldberg, Ove, 2008. CSIRO Publishing. ISBN 978-0-643-09557-1.(ингл.)
  • Hopley David. The geomorphology of the Great Barrier Reef: development, diversity, and change. — Cambridge University Press, 2007. — ISBN 0-521-85302-8.(ингл.)
  • Lucas P. H. C. et al. The outstanding universal value of the Great Barrier Reef World Heritage Area. Great Barrier Reef Marine Park Authority. 1997 ISBN 0-642-23028-5.(ингл.)
  • Mather P., Bennett, I. A Coral Reef Handbook: A Guide to the Geology, Flora and Fauna of the Great Barrier Reef (3rd ed.). Chipping North: Surrey Beatty & Sons Pty Ltd. 1993. ISBN 0-949324-47-7.(ингл.)
  • McCook L. J., Ayling T., Cappo M., Choat J. H., Evans R. D., De Freitas D. M., Heupel M., Hughes T. P., Jones G. P., Mapstone B., et al. Marine Reserves Special Feature: From the Cover: Adaptive management of the Great Barrier Reef: A globally significant demonstration of the benefits of networks of marine reserves.; 2010. PNAS 107, 18278-18285 (ингл.)
  • Rinaldi R. Australien. Enzyklopädie der Unterwasserwelt. Jahr Verlag, Hamburg 1997, ISBN 978-3861322221.(алм.)
  • Zell L. Diving & Snorkeling. Australia’s Great Barrier Reef. Lonely Planet Publications, ISBN 978-1740591232.(алм.)

Документаль фильмнар үзгәртү

  • Australiens Great Barrier Reef. Dokumentarfilm, Deutschland, 2003, 43 Min., Buch und Regie: Dirk Steffens, Produktion: ds.tv, ZDF, Film-Informationen(недоступная ссылка) von Phoenix.(алм.)
  • Australien: Great Barrier Reef in Gefahr. Dokumentation (Weltspiegel-Beitrag), Deutschland, 2014, 11:17 Min., Autor: Norbert Lübbers, Produktion: Bayerisches Fernsehen, Film-Informationen von ARD.(алм.)
  • Great Barrier Reef. (OT: Great Barrier Reef.) Folge 1: Naturwunder der Superlative. Dokumentarfilm, Großbritannien, Australien, 2011, 43 Min., Buch: James Brickell, Richard Fitzpatrick, Regie: James Brickell, Produktion: BBC Earth, Digital Dimensions, Discovery Channel, Nine Network Australia, Polyband, deutsche Erstsendung: 4. Juni 2012 bei ARD, Film-Informationen von ARD, Vorschau.(алм.)
  • Great Barrier Reef. Folge 2: Vom Riff zum Regenwald. Dokumentarfilm, Großbritannien, Australien, 2011, 43 Min., Buch: James Brickell, Richard Fitzpatrick, Regie: James Brickell, Produktion: BBC Earth, Digital Dimensions, Discovery Channel, Nine Network Australia, deutsche Erstsendung: 11. Juni 2012 bei ARD, Film-Informationen 2013 елның 10 февраль көнендә архивланган. von АRD.(алм.)
  • Great Barrier Reef. Folge 3: Tierische Besucher aus aller Welt. Dokumentarfilm, Großbritannien, Australien, 2011, 43 Min., Buch: James Brickell, Richard Fitzpatrick, Regie: James Brickell, Produktion: BBC Earth, Digital Dimensions, Discovery Channel, Nine Network Australia, Film-Informationen von BBC Germany.(алм.)