Бәхәс:Рөстәм Галиев (1960)
Соңгы шәрех: 4 ел элек элек Ilnurefende язды
Хөрмәтле Ilnur efende, Сез үтә җиңеллек белән мәкалә исемнәрен алмаштыра башладыгыз. Аның өчен бернинди карар, кулланучылар белән килештерү дә кирәк түгелмени? Автор яки соңгы мөхәррир каршы булып, исем сугышы килеп чыкмас микән (Русия мәкаләсендәге кебек)? Мин Википедиягә килгәндә Сез идарәчелектән киткән идегез инде. Алай булса, мине дә өйрәтегез әле шулай җиңел генә исем алыштырырга. Мәсәлән, Рөстәм Галиевне Рөстәм Галиев (1960) итеп үзгәртү өчен, нинди адымнар ясарга кирәк. Монда языгыз әле, вакытыгыз булса.--Әмир (бәхәс) 3 гый 2020, 17:27 (UTC)
- Әмир әфәнде, саумысыз. Бу сорауны Марат әфәндегә, һәм бу үзгәртүләргә, исемнәрне бәхәссез алыштыруга, әдәби телне "ботарлауга" күз йомган идарәчеләргә бирсәгез дөресерәк булыр кебек. Алай да, мәкаләләр күпчелек татар телле укучыларга аңлаешлы телдә язылырга тиешлеген онытмаска кирәк. Ilnurefende (бәхәс) 3 гый 2020, 18:19 (UTC)
- Ilnur efende, мәкалә «күпчелек татар телле укучыларга аңлаешлы телдә язылырга тиеш» булуда мин Сезнең яклы. Википедия телен «Гаилә учагы» журналы теленә әйләндерүгә мин каршы → шулай булгач, Сезнең гамәлләрне хуплыйм булып чыга. Мин язган икенче үтенечкә дә колак салыгыз инде.--Әмир (бәхәс) 3 гый 2020, 18:49 (UTC)
- Әмир әфәнде, "Вики-текстны үзгәртү","тарихын карау" дигән рәттә "күчерү" төймәсе бар, шуңа басып, яңа исем биреп була. Иске атамада хата бар икән, аны үзгәртеп бетерү калыбын өстәргә мөмкин.Ilnurefende (бәхәс) 3 гый 2020, 20:15 (UTC)