Бәхәс:Михеил Саакашвили

(Бәхәс:Михаил Саакашвили битеннән юнәлтелде)
Соңгы шәрех: «Нейтраль караш» темасында 8 ел элек элек Kitap язды

Нейтраль караш үзгәртү

Kitap башка кеше (Әмир) язган мәкаләгә кереп, андагы мәглүматларны шик астына куя: [1], аннары бөтен бүлекне нейтральсез дип бракка чыгара [2]. Моны ничек аңларга? Саакашвили заманында Грузиядә җинаятчелекнең, ришвәтчелекнең юкка чыгуын аның дошманнары да таный бит. Ярар, читтән караганда яхшырак күренәдәр, ләкин Kitap үзенең күзаллавын аңлатырга никтер читенсенде. Ул читтән күзәтүче булып калмыйча, үзеннән чын мәгнәдә нейтральсез, сәясәтченең шәхесен хурлый торган информацияне өсти. Нәтиҗәдә мәкалә тоташ нейтральсез рәвешкә кергән. - Derslek (бәхәс) 2 июн 2015, 12:21 (UTC)Җавап бирергә

  • "Саакашвили заманында Грузиядә җинаятчелекнең, ришвәтчелекнең юкка чыгуын аның дошманнары да таный бит" - шушы мәгълүматка тик дәлилләү чыганакларын сорыйм.
  • Аңлавымча бу текст "нейтральсез, сәясәтченең шәхесен хурлый торган информация": 2014 елда Гөрҗистан мәхкәмәсе Саакашвилигә каршы берничә җинаять эшен кузгата (шул исәптән акча өскә чыгару, вәкаләттән читкә чыгуга гаепләнә), һәм халыкара эзләүгә игълан ителә. Евромәйдан нәтиҗәсендә килгән Украина яңа хакимияте Саакашвилине мәхкәмәгә тапшырырга баш тарта[1]. Ләкин бу мәгълүмат сылтама белән дәлилләнә, бу һичшиксез факт.
  • "Нәтиҗәдә мәкалә тоташ нейтральсез рәвешкә кергән" - шуның белән килешәм. Башка Викидә дә шулай. Каршылыклы шәхес.--Kitap (бәхәс) 2 июн 2015, 12:46 (UTC)Җавап бирергә
  • Хөрмәтле Kitap, хакимияттән киткән шәхес турында негатив информация тутырып, мәкаләне ыгыр-быгыр китергәнсез.

Президент чагында да, аннан соң да ни татар халкы, ни Татарстан белән бернинди бәйләнеше булмаган кеше турында тулы мәкалә язарга алынмаган идем. Интервикиләр куелган, кызыксынган кеше башка телдәге биткә керә дә укый. Чыганагын да, сылтамасын да шуннан таба. Сезнең әлеге шәхес турындагы биткә Грузия тарихын тутыруыгызның да логикасын күрмим. --Әмир (бәхәс) 2 июн 2015, 15:48 (UTC)Җавап бирергә

Хөрмәтле Әмир, сез "живой журнал"дагы prosto_vova кулланучысы тексты нигезендә мәкаләне яздыгыз. prosto_vova берьяклы мәгълүматны туплап, мактау стилендә язды. Кем ул prosto_vova? белгечме? юк, ул Украинадагы блогчы-фотограф, үзе турында яза: "Абсолютно неполиткорректен". Ник Гөрҗистан-Осетия сугышына тик ниндидер фотографның бәяләре, карашларын тәрҗемә итеп мәкаләгә куерга? Гөрҗи-осетин низагы - борынгы низаг, шуңа күрә мин аның тарихын кыскача китердем. Сез язасыз: "Көньяк Осетиядәге сепаратлык хәрәкәте", ә мин кайдан ул шул хәрәкәт килеп чыкканын тасвирладым, шуңа күрә Звияд Гамсахурдия җитәкчелегендәге милләтчеләр турында, 1000 үтерелгән осетин хакында, җәзалау яулары, мародерлык та турында язарга урынлы.
  • "хакимияттән киткән шәхес турында негатив информация тутырып" - аңламыйм мин Сезне. Нинди негатив мәгълүмат? Саакашвилигә каршы берничә җинаять эше кузгатылган - бу негатив түгел, бу чынбарлык, билгеле факт, сылтамалар китерелгән, ник язмаска? Әгәр берьяклы мактау мәгълүматы гына китерелә икән, бу энциклопедик мәкалә булмас, бу ода яки панегирик була (бәлки шагыйрь, әдип, актер хакында була, сәясәтчеләр турында мөмкин түгел).
  • Бәхәссез факт турында чыганаклар таләп ителми (2+2=4), ләкин шикле, бәхәсле мәгълүмат хакында һәрбер кулланучы дәлилләү чыганагын китерүне сорый ала. --Kitap (бәхәс) 2 июн 2015, 21:15 (UTC)Җавап бирергә
  • Хөрмәтле Kitap, мәкаләне ыгыр-быгыр китергәнсез дигән сүз ул - шәхес башта туа, аннан белем ала, аннан эшли башлый. Ә Сез бозганнан соң (ике төркемне артка атып бәргәч) мәкаләдә шәхес туган, шунда ук хакимияткә килгән булып чыккан.

просто вова турында аерым мәкалә язарлык мәгълүмат туплагансыз. Сез сылтама итеп китергән рбк ны да мин ышанычлы сылтама түгел, ангажированный источник информации дип атый алам.--Әмир (бәхәс) 3 июн 2015, 13:09 (UTC)Җавап бирергә

Хөрмәтле Әмир, мин Сезнең белән Гөрҗистан сәясәтчесе аркасында талашырга теләмим. ТатВикигә кертемегез зур, бу шактый әһәмиятлерәк. Теләсәгез, ике бүлек ясарга мөмкин: Саакашвили эшчәнлегенә уңай караш һәм Эшчәнлегенә тискәре караш, һәм анда төрле сылтамалар, чыганаклар китереп була, кемгә нәрсә ошый. Каршылыклы шәхес, төрле бәяләр һәм чыганаклар.--Kitap (бәхәс) 3 июн 2015, 18:50 (UTC)Җавап бирергә
  • Исем тәртибен алмаштырдым. Иң тәүдә аның туган телдәге - гөрҗи телендәге - исем барсын.
  • Гөрҗи кешеләрендә "атасының исеме" дигән төшенчә бармы ул, юкмы? Бу соравым урыс варианттагы "Николозович (Николаевич)" кагылышлы.
  1. http://www.rbc.ru/rbcfreenews/54e33c179a79472e3e1bc81e
«Михеил Саакашвили» битенә кире кайту.