Бәхәс:Күмәкләштерү
Соңгы шәрех: 10 ел элек элек Derslek язды
- Википедия - ул энциклопедия, димәк төшенчәләрне аңлатучы терминнар турында мәкаләләр җыентыгы, сүзлек тә, татарлаштыру проекты да түгел.
- коллективлаштыру = хәрби коммунизм чорында, большевикларның эшчәнлерәк кешеләрдән (мәс. кулаклар) малларын көч белән тартып алу һәм үз контроленә күчерү (үз тормышын оештыры алмаган, икътисади аң булмаган гади эшче яки люмпен пролетарийларга таратабыз дигән шигаре астында).
- күмәкләштерү = объединить (по общему желанию или без сопротивления).
- Русия һәм шулай ук татарлар тарихына карасак, бу чор бик фаҗигале булган - шундый шартларда "күмәкләшергә теләмәүләре аркасында" күпме байлар һәм интеллигенция үтерелгән, сөргенгә җибәрелгән яки илдән качырга мәҗбүр булганлыгын беләбез. Ягъни, бу феноменны күмәкләштерү дип атау сәяси феномен, халыкның игътибарын башкага тарту торышлыгы. Татнетта ике сүзе дә очрый әлбәттә, тик коллективлаштыру күбрәк кулланыла һәм күбрәк кеше өчен таныш термин. Димәк мәкалә исемен сайлаганда анарга өстенлек бирү урынлы булыр дип уйлыйм. - frhdkazan (бәхәс) 24 гый 2014, 06:43 (UTC)
- Әйтелгәннәргә чыганаклар бармы? --Derslek (бәхәс) 24 гый 2014, 10:31 (UTC)
- Татнеттагы кулланылыш хәлен эзләү машинасы ярдәмендә күреп була. Мәсәлән Google'да "Коллективлаштыру" һәм "Күмәкләштерү" сүзләренең очрау ешлыгын карау, эзләү юлында site:ru һәм башка синтаксис куллану була.
- Бу сүзләрнең беренчел һәм икенчел семантик мәгънәләрен исә шул ук интернетка чыгарылган сүзлекләрдән тикшерә аласыз.
- Икътисади белемемә һәм шәхси тәҗрибәмә (аерым индивидларның күмәкләшүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән эш такымнарында катнашуым сәбәпле) нигезләнеп, күмәкләштерү феноменын большевикларның коллективлаштыруы белән бергә-бер бәйли алмыйм:
- Әйтелгәннәргә чыганаклар бармы? --Derslek (бәхәс) 24 гый 2014, 10:31 (UTC)
- Коллективизация = большевиклар сценарие буенча оештырылган национализация: малларны хуҗаларыннан тартып алу, большевиклар оештырган кеше төркемнәренә тапшыру, элекке хуҗаларын исә репрессияләү.
- Күмәкләштерү - аерым хуҗаларга караган малларны берләштереп, хуҗаларының эшләрен бердәм ширкәт буларак дәвам итү. - frhdkazan (бәхәс) 24 гый 2014, 13:18 (UTC)
- Тарих дәреслекләрендә, эш планнарында «күмәкләштерү» сүзе кулланыла иде, хәзер дә шулай булса кирәк.--Ilnur efende (бәхәс) 24 гый 2014, 13:51 (UTC)
- Урыс википедиясендәге мәкаләдә кол-ция - бер, күм-рү - икенче төрле процесс булган дигәнгә нигез тапмадым. Аерым алганда терлекләрне талап большевиклар кулына тапшыру, хуҗаларын исә богаулап урман кисәргә җибәрү турында сүз дә юк. - Derslek (бәхәс) 24 гый 2014, 15:52 (UTC)