Бәхәс:Зур Шигир сын-ташы

Соңгы шәрех: «Исеме» темасында 1 ел элек элек Ilnur efende язды

Бу мәкалә тулысынча яки өлешчә төп нөсхәсе Башкорт Википедиясендәге «Шиғыр һынташы» мәкаләсе нигезендә ясалды.
Авторлар исемлеген төп мәкаләнең үзгәртүләр тарихы битеннән карый аласыз.

Гафу итегез, Кулланучы:Ilnur efende, мәкаләнең исеменә нишләп нечкәлек билгесе куйдыгыз? Ул бит "чик җир" сүзеннән алынуы бик тә ихтимал. Бәлки, казакъ, я башкорт теленнән яңгыраганча булырга мөмкин. Исеменнән чыгып ниндидер гипотеза да ясарга була.

Исеме үзгәртү

Абдулла әфәнде, рөхсәт итсәгез, мин дә кушылыйм әле бәхәскә.

  • Беренчедән, миңа татарча сынташ сүзе очраганы юк, бу очракта Сез мәкалә башында кулланган пот сүзе урынлырак, минемчә (әлеге «балбал»ның материалы агач, таштан түгел икәнне дә истә тотып). Татар телендә сын кулланылган сүзләр сүзлекләрдә сызыкча аша язылган: мәсәлән, сын-сыйфат.
  • Икенчедән, урынның исемен рус вариантындагы кебек Шигир дип калдырырга мөмкин, чөнки башкортча Шиғыр сүзен татарча Шигырь дип язарга мәҗбүрбез. Нәтиҗә: Зур Шигир поты (Зур Шигырь поты) , яки Зур Шигир сын-ташы (Зур Шигырь сын-ташы), дип язсак, ничек булыр. Хөрмәт белән, --Әмир (бәхәс) 11 июн 2022, 10:48 (UTC)Җавап бирергә

Исәнмесез, Әмир әфәнде. Минем фикерем шулайрак:

  • Мәсәлән, татарча "чакматаш" дип әйтеп була (https://tatpoisk.net/dict/ - биредә андый сүз китерелгән), ягъни чагу өчен таш, русча "кремень". Ә монысы сын булган таш. Таш сүзе татар телендә күп мәгънәле, шахматта фигураларны таш дип әйтәләр, бәлки Үзәк Азиядә мангала сыман уеннардан кергәндер (анысы минем гипотеза, аңлатуга түгел, ул уеннарны, кызганычка каршы уйный белмим), гәрчә алар агачтан, я пластиктан, һ.б. ясалган булса да. Татарча "Шахмат" мәкаләсендә дә күреп була.
  • Хәзер без русча "шигирский", башкортча "Шиғыр" дип язгач, Зур Шигир сын-ташы дигән юрамага ризамын, булса; иң элек "Зур Шигир сынташы" да ярар иде, бәлки.--A.Khamidullin (бәхәс) 11 июн 2022, 12:44 (UTC)Җавап бирергә
Ilnur efende, Сез дә каршы булмасагыз, Зур Шигир сын-ташы атамасына тукталыйк ? --Әмир (бәхәс) 11 июн 2022, 12:48 (UTC)Җавап бирергә
@Әмир әфәнде, мин каршы түгел. Бу Шигир белән Уфа Шигере (русчасы Уфа Шигири) дигән татар авылы атамасы бер үк мәгънәдә түгелме икән? Ilnur efende (бәхәс) 11 июн 2022, 17:44 (UTC)Җавап бирергә
«Зур Шигир сын-ташы» битенә кире кайту.