Бәхәс:Гыйз-әл Габид

"Жәйге җилләр"

үзгәртү

Җәйге җилләр, иреклесез,

Көньякларга очыгыз;

Иркәмә сәлам илтегез,

Зифа билен кочыгыз.

Пышылдагыз колагына,

Шомыр чәчләрен сыйпап:

"Дускаең сине сагына,

Мөхәббәтеңә сусап.

Таң атканда өмет өзмә,

Чыгармы кояш диеп,-

Үзе кайтыр, бәлки, көзгә,

Дошман яуларын җиңеп".

1944

«Гыйз-әл Габид» битенә кире кайту.