Бәхтияр Канкай углы

(Бәхтияр Канкаев битеннән юнәлтелде)

Бәхтияр Канкай углы (Канкаев)Емельян Пугачев җитәкчелегендәге хәрәкәт юлбашчыларының берсе. Полк атаманы.

Бәхтияр Канкай углы (Канкаев)
Туган XVIII гасыр
Златоуст өязе, Олы Ака авылы
Милләт татар
Һөнәре гаскәрбашы

Тумышы үзгәртү

Уфа провинциясенең Кущин волостендагы (хәзерге Мәчетле районы) Олы Ака авылы мишәре. Туган елы, шөгыле билгеле түгел.

Е. Пугачев сугышында үзгәртү

Фетнәчеләр җыю үзгәртү

Фетнәгә 1773 елның ноябрендә кушыла. 3 декабрьдә аңа Бирдә бистәсендә Пугачевның Идеркәй Мәхмүтов кулы белән язылган манифесты бирелә. Бәхтияр үзе походный старшина, аның иптәше Габделкәрим Күзкәев йөзбашы дәрәҗәсенә лаек була. Пугачев фәрманы буенча алар Себер юлына hәм Кызылъяр төбәгенә крестьяннарны фетнәгә күтәрү өчен озатылалар.

Бәхтияр үз отрядын Мәчетле районындагы Абдулла, Олы hәм Урта Ака авылларында оештыра башлый. Аннан соң Урта Богалыш, Шарами авылларыннан да фетнәчеләр җыя. 800-1000 фетнәче туплагач, Бәхтияр Санар (Саранинск) заводына юнәлә. Эшчеләр Бәхтиярне заводтан 7 чакрым алга чыгып, ипи-тоз белән каршылыйлар, шунда ук аңа 2 ат та бүләк итәләр. Бәхтияр Кызылъяр каласына да үгетчеләр җибәрә hәм нәтиҗәдә шәhәр воеводасы Н. Бахматов та аны кырга чыгып каршы ала.

9 январь көнне Бәхтияр Кызылъярга керә. Шуннан 110 чакрым ераклыкта торган полковник Салават Юлаевны чакыру өчен Котыш авылына (Мәчетле районында) җибәрә. Салават Кызылъярга 12 январьда килеп җитә, аларның Бәхтияр белән аралары бозылыша. 15 январьда Көнгергә чыгып киткәндә Салават Бәхтиярне түгел, бәлки аның якташы, Кызылбай авылы вәкиле Ишмән Иткуловны Кызылъярдагы фетнәчеләр башлыгы итеп калдыра.

Бәхтияр 19 февральгә кадәр Кызылъяр каласында тора. Аңа кадәр үк инде шәhәргә Көнгер янында җиңелгән фетнәчеләр кайтып төшә. Аларның эзенә басып А. Папава hәм Д. Гагрин карательләре килеп җитә. 19 февральдә кала читендә булган яуда Ишмән Иткулов, Бәхтияр Канкаев hәм башка җитәкчеләр кул астындагы отрядлар да тар-мар ителә.

Бәхтияр Себер юлына чигенә. Ул отрядын йөзбашлары Габделкәрим Күзкәев, Йосыф Юнысов карамагына калдыра да, үзе Бирдә бистәсенә, Пугачев янына китеп бара. Шунда Салават өстеннән шикаять яза. Әмма "падишаh"ның шәхсән үзе белән очрашуга ирешми, күрәсең. Шикаятен бирми hәм Бирдәне калдырып, 23 мартка кадәр туган төбәгенә кайтып китә.

Бәхтияр Үрге Кыйгы авылына кайта hәм 9 апрельдә шунда атаман Иван Белобородов белән очраша. Белобородов Пугачевтан ашыгыч рәвештә яңа отрядлар туплау турында фәрман алган була. Шул фәрманны ул походный старшина дәрәҗәсен йөртүче Бәхтияргә дә җиткерә. Бәхтияр Мәчетле, Караидел районнарына, Себер юлына кергән авыллардан яңа (икенче) отряд туплый. 28 апрель тирәсендә Бәхтияргә полковник дәрәҗәсе бирелә.

4 май тирәсендә атаман Иван Белобородов Магнитная крепосте янына, Пугачев белән кушылырга китеп бара. 6-31 майларда Салават отряды Михельсон карательләре эзәрлекләвеннән качып йөри. Бәхтияр май ае дәвамында Уфа-Көнгер арасындагы фетнә отрядларының башлыгы булып кала.

Бәхтияр май ахырында Уса юлына юнәлә hәм Балтач районындагы Уразай исемле татар авылында лагир корып урнаша. Биредә аңа атаман Гадел Бигашев отряды да кушыла.

Бөрене штурм белән алу үзгәртү

2 июнь көнне Бәхтияр Бөре янына килә hәм гомуми саны белән 5000 кешегә җиткән фетнәчеләр гаскәренең баш командирына әверелә. 4 июнь таңында крестьяннар Бөрене штурмларга ташлана. Янгын куба. Шәhәр эчендәге майор Дуве Агыйделнең сулъягына кача. Ул Бөре янына 3 июньдә килгән Якубович, А. Исмәгыйлов, И. Баязитов карательләре белән кушыла алмый. Бөре фетнәчеләр кулына төшә.

Бәхтияр фетнәне бөтен Уса юлына тарату өчен көрәшә башлый. Карательләрнең отрядларын эзәрлекләп ул үзе Сухояз авылына юнәлә. Атаман Гадел Бигашев - Ангасяк заводында, полковник Габделҗәлил Рыскулов - Иске Тимкә, походный старшина Балтач Сәетов - Туктар, Әбил Байдашев - Сатана (Емаш), Зөлкәрнәй Йосыпов - Суслово, Сәетягъфәр Зәйсәнов - Биш-мәче авылларына урнаша, Бүләк Якупов белән Арыслан Рангулов Әтәр hәм Барда юлларын саклый.

15 июнь көнне Бәхтияр отряды Сатана авылы янында каратель Якубович командасына hөҗүм итә. Якубович Дуванеи авылына чигенә. Бәхтияр алдагы якшәмбегә (17 июнь булырга тиеш) яңа hөҗүм хәзерли, шуның өчен полковник Г. Рыскуловны да үз янына дәшә.

Пугачев отрядын карательләрдән саклау үзгәртү

Әмма 16 июнь тирәсендә Бәхтияр Канкаевка Пугачевның 13 июнь көнне язган фәрманы килеп төшә. Бәхтияр Кызылъярдан Усага баручы Пугачев армиясен Уфа ягындагы карательләр hөҗүменнән сакларга, шулай ук зур отряд туплау белән шөгыльләнергә тиеш була. Бәхтияр Сухоязда Ярмөхәммәт Кадермәтов, Габдулла Туктаров отрядларын калдыра, ә үзе Борай районындагы Чалкак аша үтеп, Курча авылына (Иске Көрҗә - Борай районында) күченә. Әмма 21 июньдә Ярмөхәммәт отрядын Борны авылы янында И. Михельсон тар-мар итә. 22-сендә Ярмөхәммәт янә Бәхтияргә килеп кушыла.

Бәхтияр, Пугачев отрядының тылын саклап, Борай, Краснокама районнары аша үтә, Калтай авылына барып урнаша. Бу вакытта Сарапул төбәгендәге карательләрнең активлашуын белеп, Бәхтияр 22 июньдә Байки Туйкиев, Федоська Янбактин, Әит Сәгыйтов, Биккенә Уразов кебек старшиналарга фәрман юллый, аларның карательләргә каршы юнәлүен таләп итә. 24 июнь көнне әлеге старшиналар Чурумак (Енактай) авылы янындагы 600 карательне куып тараталар. Карательләргә каршы көрәшү, яңа отряд туплау өчен Бәхтияр Ярмөхәммәт Кадермәтовны да Ангасяк заводына озата.

Казан өязенә керү үзгәртү

Тиздән Бәхтияргә Пугачевның Казан өязенә керүе турындагы хәбәр килеп җитә. Ул Бөре төбәгендә карательләргә каршы көрәшүче фетнәчеләр башлыгы итеп полковник Ярмөхәммәтне калдыра да, үзе 1 июль тирәсендә төп гаскәрнең тылын саклау өчен Пугачев артыннан китеп бара. 4 июльдә Пугачев Мамадышка керә. 4-7 июльләрнең берсендә үз отряды белән аның янына Канкаев та килә. Бәхтияргә баш полковник яки бригадир дәрәҗәсе hәм яңа фәрман бирелә. Ул Мамадыш өязенең Чулман елгасы буендагы авылларыннан яңа отряд тупларга hәм, элеккечә үк, Пугачев армиясенең тылын карательләр hөҗүменнән сакларга тиеш була. Канкаев Сарапул төбәгендә йорт саен берәр кешене гаскәргә чакыра.[1]

Бәхтияр 6 иптәше белән юлга чыга, үз походын Мамадыш янындагы авыллардан башлый, аннан соң Балык Бистәсе, Саба, Теләче, Питрәч районнарына юнәлә. 13 июльдә аның отрядындагы сугышчылар саны - 600-гә, 22 июльдә 3000-гә җитә. Бәхтияр кул астында Габдулла Мостаев, Гаврила Лихачев, Рахманкул Дуслиев, Халит Әминев кебек полковниклар пәйда була, Собханкул Ичкаев, Субай Азиков кебек подполковниклар үсеп чыга. Аның булдыклы гамәлләре ярдәмендә июнь-июльләрдә Пугачев гаскәре патша гаскәрләрен тар-мар итеп Кызылъярдан Казангача барып җитә һәм Казан татарларын баш күтәрергә этәрә.

Бәхтияр Нократ, Кама аша кичүләрне саклауга аеруча зур игътибар бирә. Аңа буйсынучы Федот Никитин 12 июльдә Соколка кичүе янында секунд-майор М. Мельгунов карательләрен тоткарлый. 14 июльдә Габдулла Мостаев белән Гаврила Лихачев отрядлары Шуран кичүе янында граф В. Меллин командасы белән кат-кат бәрелешәләр. Бәхтияр фетнәчеләреннән куркып, Нократ тамагында полковник Обернибесов отряды хәрәкәтсез тора. Нәтиҗәдә, әлеге карательләрнең берсе дә Казан янына барып, подполковник И. Михельсонга ярдәм итәргә җитешми.

Казанда тар-мар ителү үзгәртү

Пугачевчылар Казанда тар мар ителеп тә, Бәхтияр Канкаев кул астына тупланган 3000 кешелек отряд Теләче, Мамадыш, Питрәч, Балык Бистәсе районнарында караган июль ахырына кадәр хәрәкәт итә. Пугачев Татарстан җирен ташлап киткәч, Казан администрациясе Бәхтияргә каршы карательләрнең берничә командасын юллый. Алар 25 июльдә Байтирәк авылы янында әүвәл Гаврила Лихачев отрядын тар-мар итәләр. 27 июльдә алар Җөри авылында тупланган Бәхтияр Канкаев отряды янына килеп җитә. Карательләрнең подполковник С. Неклюдов командалыгында берләшкән отряды канкоюлы, дәвамлы яудан соң фетнәчеләрне куып тарата. Бәхтияр үз янында калган 400 крестьян белән Келәүш авылына чигенә. Август башында бирегә карательләрнең яңа отряды килеп җитә. Фетнәчеләр тулысынча тар-мар ителә. Бәхтияр үзе бер туп hәм берничә иптәше (алар арасында, мөгаен, Габдулла Мостаев, Халит Әминов, Балтач Сәетов та булгандыр) белән качып котыла.

Сугыштан соң үзгәртү

Гәрчә 1775 елның мартында Екатерина фетнәчеләрне тулысынча гафу итү турында указ чыгарса да, баш җәллад П. Панин татар каhарманы Бәхтияр Канкаевны ел ахырына кадәр эзләтә. Һәм, әлбәттә, аның "гөнаhларын" кичерергә җыенмый. Кызганыч, бригадир Бәхтиярнең язмышы әлегә hичкемгә билгеле түгел.[2]

Сәнгатьтә чагылышы үзгәртү

Туфан Миңнуллин 1974 елда «Канкай угылы Бәхтияр» исемле тарихи әсәрен яза[3]. Марсель Сәлимҗанов әсәрне Казанда Г.Камал театрында куя, Татарстан радиосында әсәрнең 1978 елгы аудиоязмасы саклана[4].

Шулай ук карагыз үзгәртү

Мөхәммәтзыя Бәхтияри

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 13 июня 1774 г.— Именной указ полковнику Бахтиару Канкаеву и походному старшине Ермухаммету Кадырметеву
  2. "Документы ставки..."; "Воззвания..."; "Крест. война..."; С. Алишев. ЦГАДА, 6 фонд, 416 эш, I кисәк.
  3. Туфан Миңнуллин
  4. архив күчермәсе, archived from the original on 2019-10-24, retrieved 2019-10-24 

Чыганак үзгәртү

Вахит Имамов. Сәет Батыр. (Тарихи повесть). Татарлар Пугачев явында. (әдәби эпизодлар белән баетылган тарихи очерк). Яр Чаллы, “КАМАЗ” газета-китап нәшрияты, 1994