Бәрәңге пәрәмәче

Бәрәңге пәрәмәче — әче камырдан бәрәңге өстәп пешерелгән пәрәмәч. Тик бу пәрә­мәч итнекенә караганда ике тапкыр зуррак була.

Бәрәңге пәрәмәче

пәрәмәч

авторлык
Үз исеме

Бәрәңге пәрәмәче

Автор

халык ашы

Компонентлары
Төп
  • камыр
  • бәрәңге боткасы
  • май
  • сөт
  • йомырка
  • тоз
Өстәмә
  • борыч
Азык кыйммәте
Калориялеге:

югары

Бәрәңге боламыгы әзерләү үзгәртү

Пәрәмәч өчен бәрәңгене әрчиләр, юалар, күзәнәкләрен чокып алып, тозлы суда пешерәләр. Пешеп җиткәч, суын агызып, агач төйгеч белән бик яхшылап төяләр. Төйгән бәрәңгегә сөт, сары май салына, йомырка сытыла, кирәк кадәр тоз сибелә. Теләгән кешегә майда кыздырылган суган да салырга мөмкин.

Камыр әзерләү үзгәртү

Камырны 70—80 грамм зурлыгындагы кисәкләргә бүлеп тү­гәрәкләп җәяләр һәм бәрәңгене салганчы, тирәсен күтәреп, түгә­рәк савыт кебек итеп чеметеп чыгалар. Аның эченә алдан хәзер­ләп куелган шактый сыек бәрәңге боткасы салына һәм өсте чи* йомырка белән майлана, аннары майлаган табага тезеп шунда ук мичкә пешерергә куела.

Башка вариант үзгәртү

Бәрәңге пәрәмәчен ит пәрәмәче кебек бөреп, өстендә кечкенә тишек калдырып кына да ясарга була. Бу вакыт изгән бәрәңге­гә сөт һәм йомырка салынмый, бәлки майда кыздырылган суган гына өстәлә. Пешергәндә дә ит пәрәмәче кебек, ягъни башта та­бага ачык ягы белән салып кыздыралар, аннан аскы ягына әй­ләндереп пешерүне дәвам иттерәләр.

Рецепт үзгәртү

Бер пәрәмәчкә: 70—80 грамм камыр, 50—60 грамм бәрәңге боткасы, боткага салу өчен 10 грамм, пәрәмәчне кыздыру өчен 7—8 грамм май, 10—15 грамм сөт, йомырка, кирәк кадәр тоз һәм борыч алына,

Чыганаклар үзгәртү