Бурундида ислам

Бурундида азчылык дине

Бурундида ислам (фр. Islam au Burundi, ингл. Islam in Burundi, гарәп. الإسلام في بوروندي‎ ) ― азчылык дине, ил халкының (11,8 млн кеше, 2020 елга) 2 – 5 % ы (305 мең кеше) [1]ислам тарафдарлары [2].

Бурунди дәүләт флагы
Илнең иң зур шәһәре Бужумбура(ингл.) мәчете (уң якта, артта)

Ил халкының 90 % ын христианнар (католиклар – 62,1 %, протестантлар – 23,9 %) тәшкил итә.

Тарих үзгәртү

Ислам беренче тапкыр Бурундига XIX гасырда Көнчыгыш Африка ярларыннан, Танганьика күле тирәсендә эш итүче гарәп сәүдәгәрләре һәм кол сатучылар белән үтеп керә башлый. Нтаре I җитәкчелегендәге Бурунди корольлеге төбәктә ислам дине йогынтысы таралуга каршы чыга. Бурунди мөселманнарның көчле йогынтысыннан котылып калса да, ислам тарафдарлары чик буендагы Уҗиҗи(ингл.) (хәзерге Танзания) һәм Увира(ингл.) (хәзерге Конго Демократик Республикасы) шәһәрләрендә ныгый алган, алар үз йогынтысын шуннан торып дәвам иткән.

1890-елларда Бурунди Алмания колониясенә әверелә. Алман администрациясе исламның Алмания Көнчыгыш Африкасында(ингл.) таралуына ярдәм иткән.

Беренче бөтендөнья сугышы башлану алдыннан Бужумбура шәһәре төбәктә ислам таралуның төп үзәгенә әверелә.

Бурундины Бельгия яулап алгач, илдә христиан миссионерлары барлыкка килә һәм җирле халыкны массакүләм рәвештә католик диненә тарту башлана [3].

Саны һәм таралышы үзгәртү

АКШ Дәүләт департаменты мәгълүматлары буенча, 2010 елда Бурунди халкының 2 – 5 % ы үзләрен мөселман дип санаган. Мөселманнарның күпчелеге илнең элекке башкаласы Бужумбура (бигрәк тә Буензи һәм Виза районнарында), илнең 2019 елдан башкаласы Гитега(ингл.), Румонге, Ньянза, Муйинга һәм Макамба шәһәрләрендә яши.

Бурунди мөселманнарының күпчелеге сөнниләр, шулай ук шигыйлар һәм гыйбадиләрнең(ингл.) зур булмаган җәмгыятьләре бар [2].

Исламны Бурундиның хуту һәм тутси этник төркемнәре вәкилләре дә тота, шуңа күрә илдә гражданнар сугышы вакытында конфликт дини төсмер алмаган [3].

Мөселманнар арасында Көнбатыш Африка, Конго Демократик Республикасы, Якын Көнчыгыш һәм Пакистаннан килгән мөһаҗирләр бар.

Бурундида ислам азчылык дине булуга карамастан, Ураза бәйрәме белән Корбан бәйрәме дәүләт күләмендә бәйрәм буларак билгеләнә [2].

Илнең мөселман җәмгыяте вәкилләре хакимият органнарында эшли, һәм алар, бигрәк тә Гражданнар сугышы(ингл.) тәмамланганнан соң, илнең иҗтимагый тормышында актив катнаша [4].

Әдәбият үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. . — ISBN 978-0-19-533770-9.
  2. 2,0 2,1 2,2 Burundi, U.S. Department of State. 24 май 2017 тикшерелде.
  3. 3,0 3,1 Luffin, Xavier (1999). "Muslims in Burundi: Discretion and Neutrality".
  4. Despite small numbers, Burundi Muslims still influential - World Bulletin, World Bulletin. 24 май 2017 тикшерелде.