Брокгауз энциклопедиясе

күп томлы немец универсаль энциклопедиясе

Брокгауз энциклопе́диясе (алман. Brockhaus Enzyklopädie) — немец күп томлы универсаль энциклопедиясе, XIX гасыр башыннан алып чыгарыла. Энциклопедиягә Ф. А. Брокгауз нигез сала, «F. A. Brockhaus» нәшриәте басып чыгара.

Брокгауз энциклопедиясе
Логотип
Сурәт
Әүвәлгесе Энциклопедический словарь с замечательным вниманием к теперешним временам[d][1]
Жанр энциклопедия
Басма яки тәрҗемәләре Brockhaus Enzyklopädie (21 ed.)[d], Brockhaus Enzyklopädie, 20. edition[d], Brockhaus Enzyklopädie (19 ed.)[d], Brockhaus Enzyklopädie, 18. edition[d], Brockhaus Enzyklopädie, 17. edition[d], Brockhaus Enzyklopädie, 16. edition[d], Brockhaus Enzyklopädie, 15. edition[d], Brockhaus Enzyklopädie (14 ed.)[d], Brockhaus Enzyklopädie (13 ed.)[d], Brockhaus Enzyklopädie, 12. edition[d], Brockhaus Enzyklopädie, 11. edition[d], Brockhaus Enzyklopädie, 10. edition[d], Brockhaus Enzyklopädie, 9. edition[d], Brockhaus Enzyklopädie, 8. edition[d], Brockhaus Enzyklopädie, 7. edition[d], Brockhaus Enzyklopädie, 6. edition[d], Brockhaus Enzyklopädie, 5. edition[d], Brockhaus Enzyklopädie, 4. edition[d], Brockhaus Enzyklopädie, 3. edition[d], Brockhaus Enzyklopädie, 2. edition[d] һәм Brockhaus Enzyklopädie, 1. edition[d]
Мөхәррир Библиографический институт и Ф. А. Брокгауз АГ[d] һәм Wissen Media Verlag[d]
Әсәр яки аның атамасы теле алман теле
Рәсми веб-сайт brockhaus.de(алм.)
 Брокгауз энциклопедиясе Викиҗыентыкта

Энциклопедиянең төп үзенчәлеге булып анда, мәкалә-күзәтүләр генә түгел, ә мәкалә-белешмәләр булыуы тора, бу энциклопедияләр өчен стандарт форматҡа 200—300 меңгә чаклы мәкалә сыйдыру мөмкинлеген бирә.

1984 елда «Майерның энциклопедик лексиконы» (алман. Meyers Konversations-Lexikon), XIX гасыр азагында «Пирерның универсаль лексиконы» (алман. Universal-Lexikon der Gegenwart und Vergangenheit) һәм 1960нчы елларда «Гердерның энциклопедик лексиконы» (алман. Herders Conversations-Lexikon) чыгару туктатылганнан соң, Брокгауз дөнья кимәлендәге немецча басылган дүрт энциклопедиянең соңгысы булып кала.

14нче чыгарылышның берничә саны (1895).
14нче томның кабат чыгарылган басмасының берничәсе (1910).

1796 елда Лейпцигта «Энциклопедический словарь с замечательным вниманием к теперешним временам» (алман. Conversations-Lexikon mit vorzüglicher Rücksicht auf die gegenwärtigen Zeiten) чыга башлый, ул доктор Ренатус Готтһельф Лёбель (17671799) редакциясе астында эшләнә. «Словарь...»га география, тарих тематикасы буенча мәкаләләр, биографияләр, мифология, фәлсәфә, табигать фәннәре буенча статьялар керә. 1-4-се томнары 17961800 елларда, 5-се саны 1806 елда дөнья күрә.

1808 елда Фридрих Арнольд Брокгауз банкротланган нәшерсенән 1800 талерга Лейпциг китап ярминкәсендә «Словарь...»ны нәшер итү хокугын сатып ала һәм 1811 елга аны чыгарып бөтә. 1812 елда Брокгауз икенче чыгарылышны (10 томда) эшли башлый[2]. Бу чыгарылыш киң танылу ала.

1814 елда, икенчесе белән параллель рәвештә өченче басманы Брокгауз үзе мөхәррирли һәм 1819 елда чыгара. Дүртенче һәм бишенче басмаларны әзерләгәндә, Брокгаузга доктор Людвиг Һайн (алман. Ludwig Hain) һәм профессор Ф. Һассе (алман. F. C. Hasse) ярдәм итә. Брокгаузның вафатыннан соң, уллары — Фридрих һәм Һайнрих Брокгаузлар әтисенең эшен дәвам итә, алтынчы һәм җиденче басмасын чыгара. Сигезенче һәм тугызынчы басмаларның мөхәррире доктор Карл Август Эспе (алман. Karl August Espe). 1839 елда энциклопедиягә күрсәткеч өстәлә(алман. Universal-Register)[3].

Доктор Август Куртцель (алман. August Kurtzel) һәм Оскар Пильц (алман. Oskar Pilz) унынчы басманы әзерли (шулай ук Һайнрих-Эдуард Брокгауз (алман. Heinrich Edward Brockhaus) катнаша);унберенче басманы чыгарганда, Һайнрих-Рудольф Брокгауз (алман. Heinrich Rudolf Brockhaus катнаша). 1871 елда Куртцельнең вафатыннан соң, докторлар Густав Штокманн (алман. Gustav Stockmann) һәм Карл Випперманн (алман. Karl Wippermann) энциклопедиянең мөхәррирләре була.

«Веймар Брокгауз» (алман. Weimarer Brockhaus) исемен алгн унбишенче басманы чыгару башланганда, Беренче дөнья сугышы башланып китү сәбәпле, эш тик 1925 елда гына давам итә. Басма комплектына шулай ук атлас керергә тиеш булган (күчермәләре калмаган диерлек). Текст фрактура ягъни готик шрифт, ә чит тел сүзләре — антиква белән җыелган; җыю процессы юл җыючы машиналарда (инглиз Hot metal typesetting) башкарылган. Редакциягә нацистик идеология һөҗүме астында эшләргә тура килсә дә (бу бигрәк тә соңгы ике томда чагыла)[4]), материаллар сыйфаты нигездә югары.

Икенче дөнья сугышыннан соң «Брокгауз» нәшриәте ике өлешкә — ГДРда «Brockhaus» халык һәм ФРГда — «F. A. Brockhaus» фирмаларына бүленә. Артабан энциклопедия эшен «F. A. Brockhaus»[5], 1984 елдан — «Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus AG» дәвам иттә.

Соңгы, егерме беренчесе, иң зур немец басма энциклопедиясе: 300 меңгә якын мәкалә һәм 40 меңнән артык карта, схема һәм таблица, 24,5 мең биттән тора. Энциклопедия өстендә 2003 елдан 70 мөхәррир һәм 1 меңнән артык мәкаләләр авторы эшләде. Беренче томнары 2005 елның көзеннән чыга башлады; 2006 елның сентябренә барча 30 томы да басылып чыкты. Басманы әзерләгәндәге иң кызыклы факт: иллюстрацияләргә сарыф ителгән лицензия чыгымдары энциклопедия тексы хезмәтенә түләгәннән дә кыйммәтерәккә төшә.

2013 елның июнендә «Bertelsmann» 2014 елдан энциклопедиянең кагәзь версиясен, ә 2020 елдан — электрон версиясен таратуны туктату планнарын игълан итте. Шуның белән бергә «Брокгауз» — «шәп сәүдә марка» язмышы мәсьәләсе дә карала[6]. 2014 елның августында кәгазь басмаларны сату туктатылды, әмма энциклопедиянең электрон версиясен яңартып мөхәррирләү билгесез вакыткача дәвам ителәчәк[7].

Чыгарылышлар исемлеге үзгәртү

Басма № Исеме Басылу урыны Төп томнарның басылу еллары Төп томнар һәм алардагы битләр саны[3] Өстәмә томнарны чыгару еллары Өстәмә томнар һәм алардагы битләр саны[3] Мәкаләләр саны Иллюстрацияләр саны
1 Conversationslexicon Амстердам һәм Лайпциг 1796—1808 6 (2762 с.) 1809—1811 2
2 Conversations-Lexikon 1812—1819 10
3 Conversations-Lexicon 1814—1819 10
4 Hand-Enzyclopädie Лайпциг 1817—1819 10 1818 1[8]
5 Real-Encyclopädie Лайпциг 1819—1820 10 1819—1820 1[8]
6 Real-Encyclopädie Лайпциг 1824 10 1822—1826 1 + 2 из «Новой серии» (каждый в 2-х чч.)[8]
7 Real-Encyclopädie Лайпциг 1827 12 (10 489 б.) 1829 1[8]
7[9] Real-Encyclopädie Лайпциг 1830 12 (10 489 б.)
8 Real-Encyclopädie Лайпциг 1833—1837 12 (10 689 б.) 1839 күрсәткеч (242 б.)
9 Real-Encyclopädie Лайпциг 1843—1848 15 (11 470 б.)
10 Real-Encyclopädie Лайпциг 1851—1855 15 (12 564 б.)
11 Real-Encyclopädie Лайпциг 1864—1868 15 (13 366 б.) 1871—1873[3] 2[3] (1764 б.) + күрсәткеч (136 б.) 50 000[3]
12 Conversations-Lexikon Лайпциг 1875—1879 15
13[10] Brockhaus Conversations-Lexikon Лайпциг 1882—1887 16 1887 1
14 Brockhaus Konversations-Lexikon Лайпциг 1893—1895 16 1897 1
14[11] Brockhaus Konversations-Lexikon Лайпциг 1898 17
14[12] Brockhaus Konversations-Lexikon Лайпциг 1901—1903[3] 16[3] 1904[3] 1[3]
14[13] Brockhaus Konversations-Lexikon Лайпциг 1908—1910 17
14[14] Brockhaus Konversations-Lexikon Лайпциг 1920 17
15 Der Große Brockhaus[15] Лайпциг 1928—1934 20 (15 800 б.) 1935 + 1937 1 (768 б.) + атлас 200 000[4]
15[16] Der Große Brockhaus Лайпциг 1939 1[17] (778 с.)
16 Der Große Brockhaus Висбаден[5] 1952—1957 12 1958 + 1960 + 1963 + 1967 1-й + атлас + 2-й + 2-й (яңадан эшләнгән)
17 Brockhaus Enzyklopädie Висбаден[5] 1966—1974 20 1975—1981 5
18 Der Große Brockhaus Висбаден 1977—1981 12 1981—? 8
19 Brockhaus Enzyklopädie Мангейм 1986—1994 24 1995—1999 9 + атлас + атлас (яңадан эшләнгән)
20 Brockhaus Die Enzyklopädie Мангейм 1996—1999 24 (17 000 б.) 1999 6 260 000 35 000
21 Brockhaus Enzyklopädie Мангейм 2005—2006 30 (24 500 б.) 300 000 40 000

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Conversationslexikon mit vorzüglicher Rücksicht auf die gegenwärtigen ZeitenЛейпциг: Leupold, 1796.
  2. Брокгауз, Фридрих Арнольд // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  3. 3,00 3,01 3,02 3,03 3,04 3,05 3,06 3,07 3,08 3,09 Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок briteleven не указан текст
  4. 4,0 4,1 [ Большой Брокгауз] — ЗСЭ
  5. 5,0 5,1 5,2 Калып:БСЭ3
  6. Bertelsmann stellt Brockhaus-Lexikon ein. Zeit Online. әлеге чыганактан 2013-08-17 архивланды. 2013-08-13 тикшерелгән.
  7. Печатный "Брокгауз" стал историей. Deutsche Welle. 2014-08-18 тикшерелгән.
  8. 8,0 8,1 8,2 8,3 Для владельцев предыдущих изданий.
  9. Исправленное переиздание.
  10. Первое издание энциклопедии, в названии которого появилось имя Ф. А. Брокгауза.
  11. Юбилейное исправленное переиздание.
  12. Новое юбилейное исправленное переиздание.
  13. Стереотипное четвёртое переиздание.
  14. Стереотипное воспроизведение четвёртого переиздания. На титуле всех томов стоит: «1908, стереотипное издание 1920».
  15. «Большой Брокгауз»(алм.).
  16. Новое, переработанное согласно идеологическим требованиям, издание.
  17. Планировалось выпустить 20 томов и атлас, однако издание было прекращено после начала Второй мировой войны.

Әдәбият үзгәртү

  • И.&nbsp;В.&nbsp;Гудовщикова. Общие зарубежные энциклопедии. Учебное пособие. — Л.: Изд-во ЛГБИ, 1963. — 87 с.
  • R. L. Collison. Encyclopaedias: their history throughout the ages. 2nd ed. — New York: «Hafner», 1966. — 334 p.
  • J. M. Wells. The Circle of Knowledge: Encyclopaedias Past and Present. — Chicago: «The Newberry Library», 1968. — 56 p.
  • S. P. Walsh. Anglo-American General Encyclopedias. A Historical Bibliography, 1703—1967. — New York: «Bowker», 1968. — 270 p.
  • H. Sarkowski. Das Bibliographische Institut. Verlagsgeschichte und Bibliographie, 1826—1976. — Mannheim: «Bibliographisches Institut», 1976. — 314 S. — ISBN 3-411-01368-0.
  • K. F. Kister. Kister’s Best Encyclopedias. A Comparative Guide to General and Specialized Encyclopedias. 2nd ed. — Phoenix: «The Oryx Press», 1994. — 506 p. — ISBN 0-89774-744-5.
  • A. zum Hingst. Die Geschichte des Grossen Brockhaus: vom Conversationslexikon zur Enzyklopädie. — Wiesbaden: «Harrassowitz», 1995. — 212 S. — ISBN 3-447-03740-7.
  • S. C. Awe. ARBA guide to subject encyclopedias and dictionaries. 2nd ed. — Englewood: «Libraries Unlimited», 1997. — 482 p. — ISBN 0-585-07048-2.
  • Peche M., Seemann O., Wetscherek H. Bibliotheca lexicorum: kommentiertes Verzeichnis der Sammlung Otmar Seemann. — Wien: «Antiquariat Inlibris», 2001. — 708 S. — ISBN 978-3-9500-8135-0.
  • T. Keiderling. F. A. Brockhaus: 1905—2005. — Leipzig: «Brockhaus», 2005. — 448 S. — ISBN 3-7653-0284-8.

Шулай ук карагыз үзгәртү

  • Британника
  • Большая энциклопедия Ларусса
  • Брокгауз һәм Ефронның энциклопедик сүзлеге
  • Зур совет энциклопедиясе
  • Зур Русия энциклопедиясе

Сылтамалар үзгәртү