Боспор патшалыгы

Боспор патшалыгы - БЭК 480 - VI гасырда Кара диңгез төньяк буйларындагы Киммерия Боспоры (Керич бугазы) төбәгендә булган антик дәүләт. Башкаласы - Пантикапей.

Боспор патшалыгы
БЭК 480 — VI гасыр



 
Файл:Ashina.png


Башкала Пантикапей
Патникапей хәрәбәләре (бүгенге Керич)
Танаис шәһәренең хәрәбәләре

Тарих үзгәртү

БЭК 480 елда Керич һәм Тамань ярымутрауларындагы юнан шәһәрләре берләшүе һәм Синдика кушылуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән.

Соңрак Меотида (Азак диңгезе) көнчыгыш буена һәм Танаис (Дон) елгасы тамагына кадәр киңәя.

БЭК II гасырдан бирле Понт патшалыгына керә.

БЭК I гасырдан алып Рим империясенә буйсынган эллиник дәүләт.

VI гасырда Византиягә керә. Грек-Рим тарихчылары китаплары буенча билгеле.

Митридат VI Евпатор идарә иткән чорында Боспор Понт патшалыгына керә. БЭК IV—III гасырда Селевкид дәүләте белән якын мөнәсәбәтләре бар.

III гасырдан готлар һәм бораннар кабиләләре Боспор патшалыгына һөҗүм итә башлыйлар.

IV гасырда һуннар кабиләләре Аурупага яу белән килә. Һуннар белән дә болгар кабиләләре күчеп килә.

V гасырда Боспор утигурлар дигән болгар кабиләсенә буйсына. Пантикапей (Боспор), Тиритака, Китей, Киммерик, Фанагория, Кепы, Гермонасса шәһәрләре сакланып калганнар.

520-530 елларда Византия Боспор патшалыгын буйсындыра.

576 елда Төрки каһанлыгы Византиягә каршы сугыш нәтиҗәсендә Боспор һәм Гөрҗистаннан Кырымга кадәр биләмәләрен куша. Бөтен Кырым Төрки каһанлыгына керә.

Әдәбият үзгәртү

  • Археология СССР. Античные государства Северного Причерноморья. М., 1984
  • Гайдукевич В. Ф. Боспорское царство, М. — Л., 1949
  • Ростовцев М. И. Скифия и Боспор. Л., 1925
  • Сапрыкин С. Ю. Боспорское царство на рубеже двух эпох. М.: Наука, 2002 (ISBN 5-02-008806-4).
  • Зубарь В. М., Русяева А. С. Боспор Киммерийский. Киев, 2004
  • Киммерийский Босфор // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона : в 86 т. (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907.
  • Молев Е. А. Эллины и варвары на северной окраине античного мира. М., 2003
  • Болгов Н. Н. Закат античного Боспора. Белгород, 1996
  • Боспорские исследования. Симферополь-Керчь, 2004-… (тт. I—XXI)
  • Фролова Н. А. Монетное дело Боспора. Тт. 1-2. — М., 1997