Алдынгылар хәрәкәте

Гомумроссия балалар-яшүсмерләр оешмасы
(Беренчеләр хәрәкәте битеннән юнәлтелде)

«Алдынгылар хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте[3] (рус. РДДМ «Движение первых»)[4] – Россиядә балалар-яшүсмерләр хәрәкәте, 2022 елның 18 декабрендә ил хакимияте башлангычы белән яшүсмерләрне тәрбияләү, аларның ялын оештыру һәм «традицион Россия рухи һәм әхлакый максатлары нигезендә» дөньяга карашын формалаштыру өчен оештырылган. [5] Хәрәкәтнең бүлекләре Россиянең һәр муниципалитетында ачылырга тиеш, һәр мәктәптә хәрәкәтнең беренчел ячейкалары булдырылырга мөмкин. Хәрәкәтнең күзәтчелек советын В. Путин үзе җитәкли, хәрәкәт рәисе итеп ул Григорий Гуровны билгеләгән.[6] Хәрәкәт булдыру турындагы закон проекты Дәүләт Думасына В. И. Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасының 100 еллыгы көнендә кертелгән.[7] Оешмага балаларны алты яшьтән кабул итәчәкләр, һәм аның сафында мәктәп яки көллиятне тәмамланганчы булырга мөмкин булачак.[8]

Алдынгылар хәрәкәте
Нигезләнү датасы 18 декабрь 2022[1]
Логотип
Кыскача исем РДДМ
... хөрмәтенә аталган пионерское движение[d]
Дәүләт  Россия
Әгъзалар саны 1 000 000[2]
Вакыт мизгеле 19 май 2022
Рәсми веб-сайт будьвдвижении.рф(рус.)
Хәрәкәт логотибы

Тарих үзгәртү

2022 елның 19 маенда, Бөтенсоюз пионер оешмасының 100 еллыгы көнендә, Дәүләт Думасына “Россия балалары һәм яшьләренең «Зур тәнәфес» хәрәкәте гомумроссия хәрәкәтен булдыру турында” карар проекты кертелә. [8] 2022 елның 7 июнендә Дәүләт Думасы әлеге карарны кабул итә. 14 июльдә В. Путин «Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте турында» 261-ФЗ санлы Федераль законга кул куя.

Оешма үзгәртү

Оешма В. Путинның шәхси күзәтүе астында, ул өч даими идарә итү органын: Күзәтчелек советы, Координация советы һәм идарәне турыдан-туры контрольдә тота.[8] Путин идарә рәисен һәм Күзәтчелек советы урынбасарын билгели, үзе Күзәтчелек советын җитәкли. Күзәтчелек советы Координация советын җитәкли һәм төбәкләрдәге идарә рәисләрен билгели.

Оешма әгъзаларын тәрбияләү эше белән чит ил агенты статусына ия булмаган яки педагогик эшчәнлектән читләштерелмәгән затлар шөгыльләнә ала. [9]

Татарстан бүлекчәсе үзгәртү

 
Оешманың Казандагы төбәк штабы урнашачак бина - Островский ур., 11 (элекке Клячкин шифаханәсе)

Яңа оешманың вәкиллекләре һәр районда ачылачак. Мәктәпләрдә, яшьләр үзәкләрендә, яшүсмерләр үзәкләрендә клублар булдырылачак.

Бүлекчәнең Казандагы төбәк штабы Островский урамы, 11нче санлы йортта (элекке Иван Журавлев йорты, Клячкин шифаханәсе, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы) урнаша.[10]

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://rtvi.com/news/novoe-vserossijskaya-detskaya-organizacziya-poluchila-nazvanie-dvizhenie-pervyh/
  2. https://verstka.media/kak-rabotaet-dvizhenie-pervyh-novaja-pionerija-kotoraja-skoro-pojavitsja-vo-vseh-shkolah
  3. Движение Первых. Республика Татарстан(үле сылтама) ВКонтакте
  4. Российской организации детей и молодежи с третьего раза выбрали название — «Движение первых». «Пионеры» проиграли
  5. Новое всероссийская детская организация получила название «Движение первых»
  6. Созданную властями РФ организацию детей назвали «Движение первых»
  7. Съезд движения молодежи то ли выбрал, то ли не выбрал название «Движение первых». Голосование провели два раза — и запланировали третье на следующий день
  8. 8,0 8,1 8,2 Специально для Путина в Госдуме придумали «новую пионерию». А при чём тут Путин?
  9. Новому российскому детскому движению с третьего раза выбрали название
  10. Арсений Каримов. «Никакого принуждения не будет»: куда Сулейманов поведет «новую пионерию». Татар-информ, 27.01.2023

Сылтамалар үзгәртү