Бенгаль әдәбияты

Бенгаль әдәбияты (Бенгаль телендә:বাংলা সাহিত্য, Bangla Sahityô) Бенгаль телендә язмалар тупланмасын билгели. Бенгаль әдәбиятының иң иртә сакланып калган эш булып Чарьяпада тора, 10-ынчы һәм 11-енче гасырга карый торган Буддачылык мистик җырлар тупланмасы. Шуннан соң Бенгаль әдәбиятыны ике чорга бүленгән – урта гасыр (1360-1800) һәм хәзерге заман (1800 елдан соң). Урта гасыр Бенгаль әдәбияты берничә шигъри жанрдан тора, аларга Һинд дине язмалары (мәсьәлән, Мангалкавья), Ислам эпослары (мәсьәлән, Сәед Солтан һәм Абдул Хәкимнең Санскрит, Гарәп теле һәм Фарсы телендә текстларның тәрҗемәләре, Вайшнав текстлары (мәсьәлән, Чайтанья Махапрабху биографияләре) һәм мөселман шагыйрьләренең секуляр текстлары (мәсьәлән, Алаолның эшләре). Романнар Бенгаль әдәбиятына 19-ынчы гасыр уртасында була башлаган. Дөньяда Бенгали әдәбиятының иң мәшһүр фигураларның берсе булып шагыйрь, сценарист, рәссам, язучы, эссеист, музыкант һәм иҗтимагый реформатор булып Рабиндранат Тагор тора. Ул 1913 елда Әдәбият өчен Нобель Бүләген откан. Пост-бүлү чорында Бенгали әдәбияты Бангладеш һәм Көнбатыш Бенгалия әдәбиятларыннан тора.

Рабиндранат Тагор һәм Назрул

Искәрмәләр

үзгәртү