Без һәм безнең таулар (һәйкәл)

Без һәм безнең таулар, шулай да Без вә безнең таулар (әрм. Մե՛նք ենք մեր սարերը, менк энк мер сарери; әзери. Biz və bizim dağlar) — Ханкәнде[1] (Степанакерт)[2] шәһәренә керү урынындагы калкулыкта урнашкан һәйкәл. Җирле халыкта "Карт белән карчык" (әрм. Տատիկ-պապիկ, татик-папик) атамасы кулланыла[3].

Без һәм безнең таулар
әрм. Մենք ենք, մեր սարերը
Сурәт
Нигезләнү датасы 1967
Дәүләт Flag of Artsakh.svg Таулы Карабаг Республикасы
Административ-территориаль берәмлек Ханкәнде
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 720 метр
Жанр паблик-арт[d]
Булдыручы Саркис Багдасарян[d]
Commons-logo.svg Без һәм безнең таулар Викиҗыентыкта

ТарихҮзгәртү

Һәйкәл Әрмән ССР халык рәссамы, скульпторы Саргис Багдасарян һәм архитектор Юрий Акопян тарафыннан 1967 елда кызыл октембрян (армавир) туфыннан ясала[4]. Азәрбайҗан ССР хакимияте каршы булуына карамастан, Таулы Карабаг өлкә башкарма комитет рәисе Мушег Оганҗанян ярдәме белән, һәйкәл Ханкәнде шәһәре янында урнаштырыла.[5][6][7]

Һәйкәлдә карт белән карчык сурәтләнгән. Авторның теләге буенча, һәйкәл постаментка түгел, ә җиргә урнаштырылган. Бу алынма ярдәмендә һәйкәл җирдән үсеп чыккан сыман, ягъни калкулыкның дәвамы буларак күзалланырга тиеш.[8]

"Правда" газетасы хәбәр итүе буенча, "Без вә безнең таулар" озын гомерле кешеләргә багышланган дөньядагы иң беренче һәйкәл булган.[9] Шаген Мкртчян, 1983 елгы чыганакларга нигезләнеп, һәйкәл урнашкан Таулы Карабаг регионы СССР заманында "планетаның озын гомерле кешеләр эпицентры" булуын ассызыклый. СССРның иң күп йөз яшьтән узган олы кешеләр саны бу җирләрдә яшәгән.[8][10][11]

Һәйкәл танылмаган Таулы Карабаг Республикасы байрагында, 5 Таулы Карабаг драмы (әрм. Արցախյան դրամ ) һәм Әрмәнстан истәлекле тәңкәсендә сурәтләнгән.

ГалереяҮзгәртү

Шулай да карагызҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Азәрбайҗан Җөмһүрияте административ-территориаль бүленеше буенча шәһәр атамасы.
  2. Таулы Карабаг Республикасы административ-территориаль бүленеше буенча шәһәр атамасы.
  3. Бегларян Ашот. Путешествие по Арцаху
  4. ÖZ DƏYƏRLƏRİMİZİ QORUYAQ. azertag.az. әлеге чыганактан 3 oktyabr 2016 архивланды. 3 oktyabr 2016 тикшерелде.
  5. «Մենք ենք, մեր լեռները». նորոգումից հետո բացվեց Արցախի գլխավոր խորհրդանիշը
  6. Արցախ, Հայոց աշխարհ
  7. Շահեն Մկրտչյան, «Լեռնային Ղարաբաղի պատմաճարտարապետական հուշարձանները», «Հայաստան» հրատարակչություն, Երևան, 1985. 
  8. 8,0 8,1 Мкртчян Ш. М. Историко-архитектурные памятники Нагорного Карабаха (перевод с армянского) = Լեռնային Ղարաբաղի պատմա-ճարտարապետական հուշարձանները / Арутюнян В. М., Улубабян Б. А. Перевод с армянского: Багдасарян Л. Р., Петросян Г. Л., Аракелян Н. А.. — Ереван: «Айастан», 1988. — С. 153. — 360 с. — 25 000 экз. — ISBN 5-540-00402-7.
  9. Правда, 1976, 31 декабря (№ 365)
  10. Нагорный Карабах, Баку, 1983, с.5
  11. Бакинский рабочий, 1983, 10 февраля (№ 34)