Башлангычлар исемлеге (рус шашкасы)

Рус шашкасы — Россиядә һәм якындагы чит илләрдә киң таралган уеннарның берсе. Аның дистәләгән башлангычлары бар. Дебютларның спортчылар һәм һәвәскәрләр тарафыннан аеруча киң кулланыла торганнары беренче йөрешләре һәм шулардан соң барлыкка килә торган үзенчәлекле партияләрдән алынган позиция диаграммалары белән бирелә.

«Казык» төркеме үзгәртү

Казык үзгәртү

Бик борынгы һәм шактый авыр башлангыч булса да, бу дебютның беркайчан да уенчылар репертуарыннан төшеп калганы булмады. Җаваплылык хисе һәм төгәллек — "Казык"та оттырмас өчен иң кирәге шулар.
Классик “Казык”ның беренче йөрешләреннән соңгы позиция: 1. cd4 ba5 2.dc5 db4 3.ac5

“Казык”ның заманча позицияләренә шашка осталары башкача ирешәләр. Менә шул юлларның берсе: 1.cd4 fg5 2.bc3 gf6 3.cb4 hg7 4.bc5 d:b4 5.а:с5 gh4 6.cb2 bа5.

«Казык» дебютындагы гади генә, әмма тәҗрибәсез уенчылар еш эләгә торган тозак 1.cd4 ba5 2.dc5 db4 3.ac5 cb6 4.ed4 йөрешләреннән соң барлыкка килә. Башлангычның бу вариантын шашкачылар «Авыл казыгы» дип атыйлар. Биредә караларга партияне оттыручы 4. … dc7? йөрешен ясарга ярамый (диаграмманы кара), чөнки бу очракта аларның позициясен пыр туздыра торган комбинация котылгысыз булып китә: 5.gf4! fg5 6.dc3! ge3 7.cb4 ae5 8.fa5 X.
Караларның c5 шашкасына һөҗүмнәре дә булышмый, чөнки әлеге алым механизмы барыбер сакланып кала: 5. … cd6 6.ba3 db4 7. ac5 bc7 8.cb2! (бары тик шулай гына, 8.ab2 түгел) 8. … fg5 9.dc3 ge3 10.cb4 ae5 11.fa5 X.

Төс алмашынулы «Казык» үзгәртү

Рәшит Нәҗметдинев
"Төс алмашынулы «Казык» башлангычының борынгы классик табиясе 1.cb4 fe5 2.gh4 ef4 3.eg5 hf4 йөрешләреннән соң барлыкка килә. Димәк, c5 кырының «көзгедәге чагылышы» булган f4 шакмагына "казык"ны бу юлы каралар урнаштыра. Аклар «Казыгы» белән аерма бер генә темп булса да, уен бөтенләй башка төс ала.
Башлангычның заманча позициясенә гадәттә 1.cb4 fe5 2.bc3 gf6 3.gh4 ef4 4.ba5 hg7 5.cb4 йөрешләре белән ирешелә. Бу очракта аклар “Казыгы”на охшатып ясалган 5. … bc5 йөрешен һәм шулай ук 5. … fe5 яки 5. … gh6 йөрешләрен дә шашка теориясе һәм турнирлар практикасы, уңышсыз һәм караларны шактый авыр позициядә тигезлек өчен көрәшергә мәҗбүр итә, дип саный. Чөнки “артта калган” дип аталучы a7 шашкасын уенга кертү озак вакыт бөтенләй мөмкин булмый. Аңлашыла ки, акларның 5.cd4 йөрешеннән соң, 5. … bc5 җавабы табигый һәм урынлы.

Шуңа күрә “Төс алмашынулы “Казык”та әлеге проблемны кичекмәстән чишү каралар өчен уенның иң кулай дәвамы дип таныла: 5. cb4 dc5! 6.bd6 ce5 7.ac7 bd6. Берьюлы f4-e5-d6 колоннасы да төзелә һәм шул сәбәпле f4 шашкасына һөҗүм итү (8.fe3?) аклар өчен мәгънәсез булып кала: g3 кырындагы “тишек”не томаларга кирәк — 8.fg3 мәҗбүри. “Төс алмашынулы “Казык”ның караларга тигез уен бирә торган табиясе шулай барлыкка килә (диаграмманы кара).

Теге яки бу дебюттагы беренче йөрешләрне һәм уен схемасын икенче төстәге шашкалар белән уйнаучы кулланса, бу башлангычның исеменә «төс алмашынулы» билгеләмәсе өстәлә. Мондый башлангычларның кайсыберсе сирәк кулланылучылар рәтенә керә, ләкин тулы канлылары да байтак. Әлбәттә, бер йөрешкә аерма булу сәбәпле, алга таба йөрешләрне һәм планнарны «күчереп алу» юкка чыга, тора-бара уен бөтенләй башка калыпка күчә. "Төс алмашынулы «Казык» дебюты да — тулысынча мөстәкыйль һәм бик популяр башлангыч.
Шашка әдәбиятында бер язмадан икенчесенә күчеп йөри торган “үлемсез” партияләр арасында танылган татар шашкачысы һәм шахматчысы Рәшит Нәҗметдинев иҗат иткән бер миниатюра да бар (миниатюра дип, шашка-шахмат әдәбиятында 15 йөрештә яки иртәрәк тәмамланган партияләр атала).[1]

Серков — Нәҗметдинев 1.cb4 fe5 2.gh4 ef4 3.eg5 hf4 4.bc3 gf6 5.ba5 hg7 6.cb4 gh6 Теория хупламый торган, әмма бу очракта психологик нигезе булган йөреш. Тәвәккәл таш яра: “програмлы” dc5 алмашынуын запаста тоткан хәлдә, Рәшит Нәҗметдинев көндәшенә тозак корып куя. Һәм тегесе шуңа килеп каба да: 7.ab2? fe3!! (диаграмманы кара) 8.df4 fg5! 9.hf6 ee3 10.fd4 dc5 11.bd6 ca1 12.ac7 db6. Х

Почмактагы казык үзгәртү

«Казык» гаиләсенең бу үзенчәлекле әгъзасы гадәттә дебютның заманча уйналышыннан соң шашка уенының якты дөньясына туа: 1.cd4 fg5 2.bc3 gh4 3.cb4 gf6 4.bc5 db4 5.ac5 ba5 6.gf4 fg5 7.cb6 ac5 8.db6. Шулай итеп, дебютның төп позициясе барлыкка килә, уен гадәттә каралар өчен иң көчле планның үтәлеше дип саналган 8. … ab4! 9.ba7 ba3 йөрешләре белән дәвам иттерелә (диаграмманы кара). Әмма дамкага ирешергә бер генә адымы калган a7 «почмак казыгы» акларга өстенлек вәгъдә итми. Киресенчә, акларның беренче булып оттырышлы ялгыш ясавы ихтимал икән. Әйтик, теория белешмәләре «күңелгә ятышлы» 10.ab2? йөрешенең нәкъ шундый, төзәтеп булмаслык хата булуын тәкрарлый. Аның урынына 10.dc3! йөрешен ясарга кирәк, диелә. Белешмәләрдә 10.fe5 йөрешеннән соң барлыкка килә торган позиция дә анализлана.[2][3]

Соков «Казыгы» үзгәртү

Заманча "Казык"ның Василий Соков гамәлгә керткән варианты. Аның төп үзенчәлеге — c5 кырындагы «казык шашкасын», позициянең сул флангын «үзгәртеп кору» аша, артка таба алмаштырып алу. Бу алымны СССРның күп тапкыр чемпионы булган оста башка дебютларда да яратып кулланган. Ихтимал булган йөрешләр: 1.cd4 fg5 2.bc3 gf6 3.cb4 gh4 4.bc5 d: b4 5.a: c5 fg5 6.ab2 ef6 7.ba3 fe5 8.d: f6 g: e7 9.gf4 b: d4 10.e: c5 hg7. Уен тигез.

Төс алмашынулы почмактагы «Казык» үзгәртү

"Төс алмашынулы «Казык» башлангычының 1.cb4 fe5 2.gh4 ef4 3.e: g5 h: f4 4.ba5 gf6 5.bc3 hg7 6.cb4 вариантында каралар да үз шашкасын "почмак"ка (h2 кырына) кертеп урнаштыра ала: 6. … fg3 7.hf4 dc5 8.bd6 cg3 9.ac7 dg3. Элеккеге «казык» почмакка кереп утырганчы, мондый йөрешләр ясалырга мөмкин: 10.de3 gh6 11,ab4 gh2. Позицион уен киеренке һәм тигез бара, ике яктан да төгәллек таләп ителә.

«Шәһәрчә» башлангычлар үзгәртү

Шәһәр партиясе үзгәртү

«Шәһәр партиясе» — теориясенең нык тармакланган һәм практикасының җентекләп өйрәнелгән булуы аркасында, бу дебют мәңге популяр. Оттым дигәндә җиңелүең һәм котылдым дигәндә янә кармакка килеп кабуың мөмкин. Бердәнбер ялгыш та җитә кала. Юкка гына аны шаяртып, «шашка уенының үлеме» дип атамыйлардыр инде. Һәм "әлифба"да (дебют белешмәләрендә) барысы да бар. Кайберәүләр, шушы башлангычка багышланган талмудларны ятлап (әйтик, Түбән Новгородтан спорт остасы Юрий Кустаревның 1975 елда басылып чыккан ике томлык әсәрен), аклар белән гомер буе ничьяга уйнап йөри, диләр. Шашкачылар арасында шундый мәзәк тә бар: имештер, «Шәһәр партиясен» энәсеннән җебенә хәтле җәмәгатьчелеккә чәйнәп салган гроссмейстер Зиновий Цирикка бу башлангычны уйнау рәсми рәвештә тыелган булган…
“Шәһәр партиясе”нең беренче йөрешләреннән соңгы позиция: 1.cd4 dc5 2.bc3 (яки dc3) fg5. Бу дебют кысаларында акларның ике кулай йөреше бар: 3.cb4 һәм 3.gf4. 3.ab2? акларны җиңелүгә китерә (караларның бу очракта уен схемасы “Үзәк партия” башлангычында каралган). 3.cb2 йөрешеннән соң уен башка дебют схемаларына күчәргә яки “Шәһәр партиясе”нең аклар өчен уңышсызрак булган дәвамы булып китәргә мөмкин. 3.gh4 йөреше “Шәһәр партиясен” кире кагу булып тора һәм аерым башлангыч дип исәпләнә.
"Шәһәр партиясе"нең гадәти йөрешләреннән соң каралар еш ясый торган ялгышларның берсе алтынчы йөрештә була: 1.cd4 dc5 2.bc3 fg5 3.cb4 gh4 4.bd6 ec5 5.dc3 gf6 6.gf4 fg5? Чөнки бу очракта акларга каралар позициясен ике кисәккә бүлә торган 7.fe5! «басып керүе» мөмкин була (диаграмманы кара). Һәм акларның биш вариантлы хәлиткеч маневры котылгысыз булып китә.
I. 7. ... hg7 8.ab4! ca3 9.ed6 ce5 10.dh8 X.

II. 7. …hg7 8. ab4! ca3 9.ed6 ce5 10.dh8 X.

III. 7. …ba5 8.db6 ac5 9. ef4 ge3 10.fb6 ba7 11.cd2! ac5 12.cb4 ac3 13.db8 X.

IV. 7. …fe7 8.cb4! ed6 9.ef6 ge7 10.de5 dd2 11.bf8 X.

V. 7. …fg7 8. cb4! gf6 9.bd6 ba5 10.eg7 hf8. 11.hg3!! cc3 12.gf4! X. Каралар котылгысыз рәвештә g5 һәм c3 шашкаларын югалта, акларның армиясе бер сугышчыга ишлерәк булып кала.

Төс алмашынулы «Шәһәр партиясе» үзгәртү

"Төс алмашынулы "Шәһәр партиясе"нең беренче йөрешләре алдарак бәян ителгән "Шәһәр партиясе"некенә охшаш: 1.cb4 fe5 2.ef4 gf6 3.ba5 fg5 4.bc3 ge3 5.df4 ef6. Моннан соң уенчылар гадәттә 6.ab2 fg7 7.cb4 bc5 йөрешләрен ясый. Һәм акларның иң көчле планы 8.fe3! йөрешеннән башлана (диаграмманы кара).
Караларның f4 шашкасына яңа һөҗүмен “тозак йөреше” 8.bc3? ярдәмендә тоткарларга тырышу уңышсызлыкка очрый. 8. … fg5? 9.cd4! дәвамы каралар өчен мәҗбүри түгел бит! Ашыккан — ашка пешкән, диләр: көтеп тору йөреше 8. … ab6! бу очракта акларның сабырсыз планнарын тулысынча җимерә. Хәзер инде 9.fe3 йөреше бөтенләй мөмкин түгел, аның урынына акларга, 9.gh4 eg3 10.hf4 fg5 11.hf6 gg3 12.fh4 cd4! 13.ce5 df4 йөрешләрен ясап, үзләренең уң флангын җимерергә туры килә. Каралар исә, яңадан f4 кырына “казык” урнаштырып, зур өстенлеккә ирешә.[4]

Кире кагылган «Шәһәр партиясе» үзгәртү

Караларның «Шәһәр партиясен» уйнарга җыенганын чамалаган аклар, бу таушалып беткән башлангычны кире кагарга ниятләнсә, 1.cd4 dc5 2.dc3 fg5 3.gh4 юлын сайлый ала. Моннан соң уен болай дәвам итәргә мөмкин: 3. … gf4 4.eg5 hf4 5.fg3 ce3 6.ge5 bc5 7.ed6 ce5 8.cd4 ec3 9.bf2 gf6.
Ахыр чиктә партия теориядә яхшы өйрәнелгән, стандарт калыптагы тулы симметрияле позициягә килеп ирешә: 10.fe3 ab6 11.ab2 ba5 12.bc3 hg7 13.hg3 gh6 14.gf4 ed6. Бу позиция «Кире кагылган Каулен уены» һәм «Казык» башлангычларының дәвамы буларак та барлыкка килергә мөмкин.

«Өерле» гаилә үзгәртү

Классик Өер үзгәртү

«Өер» башлангычлар гаиләсе — шашка уенында иң ишлеләрдән: «Дебют энциклопедиясе» дигән күптомлык хезмәттә авторлар аның 450 дән артык системы һәм варианты булуын раслыйлар.[5] Бу гаиләнең анасы булган «Классик өер» дебюты l .cb4 fg5 2.gf4 gf6 3.bc3 bc5 4.ba5 gh4 йөрешләре белән башлана (диаграмманы кара). Ике як та берсе өстенә икенчесе «өере белән» ябырыла. Әлеге йөрешләрдән соң "Классик өер"нең алты үсеш системы бар: I. 5.cd4 hg7. II. 5.cd4 fg5. III. 5.cb4 fg5. IV. 5.ab2. V. 5.cb2. VI. 5.fg5.
“Өер” гаиләсе башлангычларында аклар каршы якның уң флангын cd4 һөҗүмнәре һәм башка алымнар ярдәмендә какшатуны максат итеп куя. “Классик өер”дә бу һөҗүм бишенче йөрештә яки соңрак башлана. Башка системнарда һәм вариантларда ул өченче йөрештә үк булырга мөмкин.

Каралар исә акларның уң флангы үсешен тоткарларга һәм аны h4-g5-h6 төркеме ярдәмендә “тышаулап куярга” тырыша. Болар — дебютның төп идеяләре. Әлбәттә, уен барышында планнар һәм максатлар үзгәрергә мөмкин. “Төс алмашынулы “Өер” башлангычларында барысы да нәкъ киресенчә: аклар “бәйли”, каралар “какшата”.

«Классик Өер» башлангычында караларның bc5 йөрешен мөмкин кадәр озаграк кичектереп торган чаклары да була. Бу очракта, мәсәлән, мондый йөрешләр ясалырга мөмкин: 1.cb4 fg5 2.gf4 gf6 3.bc3 hg7 4.ba5 gh4 5.cb4 fg5 6.ab2 (I диаграмманы кара).
Биредә караларның 6. … gf6? йөреше тупас ялгыш булып тора. Теория 6. … ef6 йөрешен ясарга киңәш бирә. Ләкин акларның «гадәти» комбинациясе тагын да зуррак ялгыш булыр иде: 7.fg3 hd4 8.dc3? ge3 9.cg7, чөнки гап-гади 9. … ef6 10.ge5 df4 11.ef2 ed2! 12.cg5 hf4 (диаграмма II) маневрыннан соң, каралар позициясенең зур өстенлекле булуы шик тудырмый. Уен гадәти схема буенча бара: 13.bc3 bc5 14.bd6 ce5 15.ab4 ab6 16.ac7 db6 17.fe3 fd2 18.ce1 ed4! X.
Әлеге сугулы һөҗүм механизмын башкача эшләтергә кирәк: 8.bc5! (диаграмма III) ge3 9.df4 db4 10.ag7 ef6 11.ge5. Оттырган шашканы каралар берничек тә кире кайтара алмый. Уен болай тәмамланырга мөмкин: 11. … fe7 12. cd2 bc5 13.bc3! cd4 14.ed6! (диаграмма IV) db2 15.df8 bc1 16.fg5! ce3 17.ef2 hf4 18.fd4 X.

I диаграмма
II диаграмма
III диаграмма
IV диаграмма


Саргин өере үзгәртү

Давыт Саргин исеме белән аталган күп вариантлы һәм тармаклы башлангычның классик уйналышы 1.cb4 bc5 2.bc3 fg5 3.cd4 gf6 4.d: b6 a: c5 йөрешләре белән караларның уң флангына кичекмәстән һөҗүм итүдән гыйбарәт. Дөресен әйткәткәндә, бу башлангычны рус шашкачыларының остазы булган Василий Воронцов беренче булып куллана башлаган. Дебютның теоретик нигезләрен дә аның өйрәнчекләре Сергей Воронцов һәм Фёдор Каулен булдырганнар. Алар аны гади генә итеп — «Өер» дип атаганнар. Әмма бер варианттагы яңалыкны Давыт Саргин тәкъдим иткән. Бу партия дебютны бөтенләй башкача бәяләргә этәргеч булган. Шул сәбәпле, хәзерге заман шашкачылары башлангычның исемен дә үзгәрткәннәр.
Д.Саргин-Д.Яковлев партиясе, 1891 елда уйналган:

1.gf4 fg5 2.cb4 gf6 3.bc3 bс5 4.cd4 gh4 5.d:b6 a:c5 6.ab2 hg7?(диаграмманы кара). Моңа кадәр бу йөрешне гадәти һәм каралар өчен кулай дип санаганнар. Әмма Саргин күрсәткән яңа план соңгы йөрешнең оттырышлы булуын исбат итә. Акларның җиңүгә китерә торган төп маневрлары: 7.dc3 fe5 8.cd2 eg3 9.hf4 ef6 10.fg5 hf4 1l.ee7 df6 12.de3 fe7 13.ef4 fe5 14.fe3 eg3 15.cd4 cb6 16.de5 dd2 17.bcl X.

Төс алмашынулы «Өер» үзгәртү

«Өер» калыбындагы башлангычта каралар каршы якның уң флангына һөҗүмне беренче булып башлыйлар: 1.cb4 fg5 2.gf4 gf6 3.bсЗ fe5 (диаграмманы кара). Биредә аклар карамагында ике уен системы бар: I. 4.ab2 eg3 5.hf4. II. 4.ba5 eg3 5.hf4. Икесендә дә аклар, дөрес уйнаган мәлдә, караларның һөҗүмен кире кагалар һәм кайвакыт хәтта куәтле үзәк позициягә дә ирешәләр. Бу башлангыч төрле комбинацияләргә, шашка корбан итүләргә һәм каршы як сафларын ерып үтү алымнарына бай.
Мисал өчен, 1961 елда уйналган П.Святой — Л.Рамм партиясе[6]: 1.cb4 fg5 2.gf4 gf6 3.bсЗ fe5 4.ab2 eg3 5.hf4 ba5 (биредә 5. … bc5 яки 5. … hg7 йөрешләрен дә кулланырга мөмкин) 6.bc5 db4 7.ac5 hg7 8.fg3 gh4 9.cd4 hf2 10.eg3 gf6 11.fe5 fg7 12.g h2 hg5? (диаграмманы кара). Ниһаять, каралар көндәшләре юлына гади генә бер капкын урнаштырдылар: 13.gf4? gh6 14.eg7 hf8 15.fh6 fg7 16. hd6 ca1. Ләкин шушы беркатлы ихтималлыкка өмет баглап, алар үз позициясендә тишек-тошыклы челтәр дә ясап куйдылар бит — e7-g7-g5 шашкалары! Мондый хәл шашка уенында «комбинация мотивы» дип атала. Баксаң, аның механизмы да юк түгел икән: e3 шакмагындагы ак шашка урынына a7 кырыннан кара шашканы китертү өчен, каралар өчен мәҗбүри, ә аклар өчен ирекле йөреш булдыру алымы да бар. Монысының рус телендәге атамасы — роздых. «Аз гына ял итеп алу» мәгънәсендә. Шулай булгач, алга, җәмәгать: 13.сd6!! ес5 14.db6 fh4 15.bсЗ ас5 16.сd4 сеЗ 17.df8 X.

Кире кагылган «Өер» үзгәртү

Акларның сул фланг аша һөҗүм итүгә корылган «Өер» башлангычлары гаиләсе ишле булганга күрә, аларны каралар тарафыннан кире кагу ысуллары да байтак.
Василий Соков, мәсәлән, акларның 1.cb4 fg5 2.gf4 gf6 3.bc3 йөрешләреннән соң, 3. … de5 4.f: d6 c: e5 алмашынуын еш кулланган (диаграмманы кара).
Моны бер йөрешкә алданрак та эшләп була: 1.cb4 fg5 2.gf4 de5 3.fd6 ce5.

“Саргин өере”нең бер вариантыннан, уен комплектының өчтән берен юк итү һәм уенны нык гадиләштерү хисабына, менә болай котылып була: 1.cb4 bc5 2.bc3 fg5 3.cd4 gf4 4.g:e5 d:f4 5.b:d6 c:c3 6.d:b4 f:d2 7.c:e3 gf6.
Сирәк кенә булса да каралар “Өер” схемаларыннан 1.cb4 fg5 2.gf4 gf6 3.bc3 dc5 4.bd6 ce5 йөрешләре аша читләшәләр. Югарыдагы һәм ихтимал булган башка вариантлар “Дебют энциклопедиясе”ндә җентекләп тикшерелгән.[7]

Ә менә "Классик өер"дәге симметрик үсештән тайпылу еш очрый: 1.cb4 fg5 2.gf4 bc5 3.bc3 gf6 4.cd4 de5 5.bd6 eg3 6.hf4 cg3 7.fh4 gf6 (диаграмманы кара).
Бу позициядә көндәшләргә, вакыт әрәм итмичә, ничьяга килешергә һәм, шашкаларны тартмага тутырып куеп, бергә чәй эчәргә киңәш ителә. Чөнки ике якның да, үзәктәге кырларга кереп урнаша торган “төртке”ләрне юкка чыгару өчен, алга таба да алмашыну операцияләрен дәвам итүдән башка чарасы юк. Менә шул “ярымкооператив” уенның бер дәвамы: 8.ab4 ba5 9.bc5 gf4 10.eg6 hf4 11.de3 fd2 12.ce3 gf7 13.ef4 gh6 14.fe5 ed6 15.cg5 hd6 16.gf2 hg7 17.ab2 ba7 18.fe3 gf6 19.ef4 ab6 20.ef2 de5 21.fd6 fg5 22.hf6 bc5 23.db6 ag7.
"Өер"дән баш тарту" темасына Татарстан шашкачылары уеныннан бер мисал. Спорт осталары Шамил Гаязов (Казан) һәм Дмитрий Повышев (Чаллы) партиясе. Мәгълүмат технологияләре кубогы ярышлары, 2012 ел.[8]
1.ab4 bc5 2.ba3 fg5 3.cd4 ab6?! 4.ba5 gf4!. Мәҗбүри йөреш, калганнары бөтенләй яраксыз. 5.g:e5 d:f4 6.e:g5 c:e3 7.f:d4 h:f4 (диаграмманы кара). 8.ab2 ef6. Караларның уң флангын тоткарлап торучы d4 шашкасын алмаштыру өчен, 8. … gf6 йөреше дә кулланыла. 9.gf2 fe7?. Нигезсез пассивлык, әле генә телгә алынган шашканы 9. … fe5! йөреше белән кичекмәстән юк итәргә кирәк иде. Хәзер караларның уң флангын “тышаулап кую” куркынычы яный. Ул чакта 13 яшьлек Шамил бу операцияне бик төгәл үткәрә: 10.ab4! ba7 11.ba3 fg5 12.de3 f:d2 13.c:e3 ed6 14.bc5 d:b4 15.a:c5 gh6 16.hg3 hg7 17.gf4 gf6 18.fg3 gh4 19.ed2 h:f2 20.e:g1 de7 21.fe5 ed6 22.c:g5 h:d6 23.gf2 dc5 24.fe3 X.

Перельман өере үзгәртү

Башлангычның төп идеясе: аклар да, каралар да каршы якның уң флангына һөҗүм итүне мөмкин булган кадәр кичектереп тора. Уен башта симметрик рәвештә бара: 1.cb4 fg5 2.gf4 gf6 3.bc3 bc5 4.ba5 gh4 5. cb4 fg5 (диаграмманы кара). Бу башлангычта акларның уены бик авыр дип санала. "Санаклар чоры"на кадәр теория, 6.dc3 йөрешеннән соң гына төгәл маневрлар ярдәмендә уенны тигезләп була, ә 6.ab2 бөтенләй оттыра, дип саный иде.[9] Хәзерге заман санак програмнары беренче фараз белән килешә, әмма 6.ab2 йөрешеннән соң да ничьяга ирешү мөмкин булуын исбат итә.
Беренче план буенча уенның ихтимал булган дәвамы: 6.dc3 ef6! 7.cd4 ab6! 8.cd2 fe5 9.df6 ge7 10.dc3! hg7 11.cd4 ef6! 12.fg3 hf2 13.eg3 de7 14.gh4 de5 15.fd6 cc3 16.bd2 hg5 17.ac7 bd6 18.hg3 cd4 19.ec5 db4 20.ac5 gf4 21.ge5 fb6. Позиция тигезләнде.
Заманабызның куәтле санак програмнары белән коралланган шашка осталары элек коточкыч дип саналган башка «перельманча» позицияләрдән дә курыкмыйлар. Гаврил Колесов (Саха-Якутия) — Дмитрий Цинман (Казан) партиясе, 2012 елда уйналган, беренче ике йөреш җирәбә салып билгеләнгән[8]: 1.сb4 bс5 2.gf4 ab6?! 3.hg3?! fg5 4.ba5 gh4 5.bc3 gf6? 6.cd4! Мондый позицияләрдә көрәш d4 һәм e5 кырларын контрольдә тоту өчен бара. ba7 7.ab2 fg7 8.bc3 cb4 9.ac5 db4 10.fe5 fg5. Ниһаять, аклар зур өстенлеккә ирешү комбинациясе үткәрә (диаграмманы кара).
11.ef4! gc5 12.ed6 ce5 13.ac7 db6 14.cc7 ab6 15.ca5 hg5 16.de3 gf4 17.eg5 hf6 18.ed2 gh6 19.de3 hg7? Хәлиткеч ялгыш. Каралар карамагында бердәнбер 19...ed4! йөреше генә калган иде. Хәзер инде кара шашкалар үзәккә “куып кертелә” һәм уратып алуга дучар ителә: 20.ef4 ed4 21.cb2! ed6 22.gh4 fe5 23.fg3 gf6 24.gh2 de3 25.fd2 ed4 26.dc3 de3 27.cd4 ed2 28.db6 dc1 29.bc3 X. Аклар өчен җиңүгә ирешүнең “техник өлеше” башлана.

Дьячков саклануы үзгәртү

Бер үк идеяләрне һәм планнарны берләштерүче башлангычның ике вариантын спорт остасы Сергей Дьячков узган гасырның утызынчы елларында уйнаган. Бу дебютны"Өер" гаиләсенең бер әгъзасы яки, һич югында, аның чит җирләргә китеп барган баласы дип санарга мөмкиндер. «Дьячков саклануы» вариантлары:

I. 1.cd4 fg5 2.bc3 gf6 3.cb4 bc5 4.d: b6 с: c3 5.d: b4 hg7.

II. 1.cb4 bc5 2.bc3 fg5 3.gf4 gh4 4.cd4 gf6 5.d: b6 с: c3 6.d: b4 dc7.

Бу башлангычлар караларның d8 кырындагы «алтын шашкасын» партия башында ук уенга кертү белән бәйле. Шул сәбәпле кайвакыт стандарт калыпларга  сыймый торган позицияләр дә барлыкка килә. Алар гадәттә тактик нечкәлекләргә корылган һәм уенчылардан зур осталык таләп итә торган була.
Маркачёв-Вигман партиясе, 1971 елда уйналган: 1.cb4 fg5 2.gf4 bc5 3.bc3 gh4 4.cd4 gf6 5.db6 cc3 6.db4 dc7 7.cd2 hg7 8.dc3 fg5 9.cd4 gf6 10.de5 fd4 11.ec5 ge3 12.fd4 cb6 13.ab2! Аклар караларга үзләренең үзәктәге төркемен “тышаулап куярга“ рөхсәт итәләр: 13. … ba5 14.bc3 hg5! (диаграмманы кара). Гадәттә мондый алым җиңелүгә китерә. Ләкин бу очракта түгел: 15.de5! df4 16.cd6 ec5 17.bd6 hg3! 18.ed2 gh4 19.de7 fd6 20.de3 fb4 21.ae7. Ничья, чөнки караларның a5 шашкасы, акларның мәҗбүри йөреше булу сәбәпле, дамга чыгып өлгерә: 21. … ab4 22. hf4 ba3 23.ed8 ab2. Әгәр дә каралар уенны 14. … fg7 15.ef2 hg5? йөрешләре белән дәвам иткән булса, алар җиңелүгә дучар булыр иде: 16.de5! df4 17.fe3 fd2 18.ce1 ac3 19.ed2 ce1 20.gf2 eg3 21. hd6 X. Һәм үз чиратында аклар, партиядә булган 17. … hg3! дәвамыннан соң, 18. gf2? һөҗүмен ясаган булса, ике шашка оттырып, авыр хәлдә калыр һәм җиңелмәс өчен төгәл уйнарга тиеш булыр иде: 18. … gh4 19.de7 fd6 20.de3 fb4 21.ae7 gf2 22. eg3 hf2 23.ef8 fe1++.[10].

Селезнёв өере үзгәртү

1.cb4 fg5 2.gf4 gf6 3.bc3 bc5 4.ba5 сb4 5.ac5 db4. Бу башлангычны «Аксак» өере дип тә йөртәләр. Аны XIX гасырның беренче яртысында Мәскәүнең иң көчле шашкачысы Иван Селезнёв («Аксак» — аның кушаматы) каралар белән уйнаганда еш кулланган. Әлеге йөрешләрдән соң, аклар гадәттә 6.fg3 йөреше белән караларны 6. … fe5 7.fd6 ce5 җавабына этәрәләр. Бу позицияне (диаграмманы кара) дебютның табиясе дип санарга да мөмкин, чөнки 6. … gh4? йөрешеннән соң алар b4 шашкасын югалталар: 7.cd4! hf2 8.ac3.
Акларның уены иркенрәк.

«Төрткеле» башлангычлар үзгәртү

Төртке үзгәртү

«Төртке» башлангычының тәүге операциясе — аклар 1.cd4 fg5 2.dc5 bd4 3.ec5 db4 4.ac5 йөрешләре белән уен башында ук c5 кырына «авангард» урнаштыралар (диаграмманы кара). Борынгылар каралар белән уйнаганда моны булдырмаска тырышканнар, чөнки бу «төртке» акларга зур өстенлек бирә дип санаганнар. Әлбәттә, мондый фикер дөрес түгел. Ләкин караларга чыннан да озак вакыт «партерда урнашып», гаять мәшәкатьле «окоп сугышлары», ягъни, рус шашкасы терминологиясе белән әйтсәк, ялыктыргыч позицион көрәш алып барырга туры килә. Каралар өчен ялгыш юлдан китү ихтималы зуррак. Ә акларның кайвакыт «гармонияне боза торган» әрсез алымнары да чынбарлыкта хәвеф-хәтәрсез булып чыга. Хәлбуки, партиянең мондый «халявалы» барышы теләсә кемгә дә ошап бетмәскә мөмкин. Юкка гына шашка уенының бу төренә шундый исем бирмәгәннәрдер инде…
Югарыдагы йөрешләрдән соң, каралар өчен өч уен системы бар: I. 4. … gh4. II. 4. … cb6. III. 4. … ef6. Дүртенче систем, аерым дебют буларак, “Кукуев гамбиты” дип теркәлгән — 4. … gf4 5. ge5 cb6.

Өченче системны 1930 нчы елларның иң көчле шашкачысы Василий Соков еш кулланган. Бу йөрештән соң партия болай дәвам итәргә мөмкин: 4. … ef6 5.de3 gh4 6.ba3 fg5 7.ab2 gf6 8.bc3 de7 9.cb4 ed6 10.ce7 fd8 11.bc5 cb6! 12. cd2 (яисә cb2) 13.bd4 ec5. Уен тулысынча тигез.


Төс алмашынулы «Төртке» үзгәртү

Каралар да, аклар рөхсәте белән, өстенлекле f4 шакмагына үз «төрткесен» урнаштыра ала: 1.cd4 fe5 (яки fg5) 2.bc3 ef4 (gf4) 3.ge5 df4 4.eg5 hf4. Ләкин акларның бер темпка алданрак барган үсеше бу "чакырылмаган кунак"ка каршы кичекмәстән чаралар күрүне җиңеләйтә: 5.cb2.
Әлбәттә, бу акларның бердәнбер йөреше түгел. Алар карамагында башка, нечкәрәк, катлаулырак планнар да байтак. Әйтик, теоретик кулланмаларда, “баскынчы”ны озаграк вакыт камауда тотып, җәһәт кенә юк итүнең озакка сузылган операцияләренә дә тап буласың[11]. Мәсәлән: 1.cb4 fg5 2.ba5 gf4 3.eg5 hf4 4.ge5 df4 5.ab4 ed6 6.ba3 gh6 7.ab2 hg5 8.dc3 hg7 9.ed2 de5! (каралар өчен кулай булган бердәнбер йөреш) 10.de3! fd2 11.ce1 (диаграмманы кара). 11. … gf6 12.bc3 cd6 13.ac7 db6 14.cd2 fe7 15.ba5 dc5 16.ac7 bd6. Уен тигезләнде.

Кукуев гамбиты үзгәртү

«Төртке» дебютының Николай Кукуев (1875—1951) иҗат иткән бер тармагы. Ике як та «сират күпере» аша үтәргә тиеш була…
“Кукуев гамбиты”ның беренче йөрешләреннән соңгы позиция: 1.cd4 fg5 2.dc5 bd4 3.ec5 db4 4.ac3 fe5 5.ge5 cb6 6.cd6 ec5. Икенче мөмкинлек — 5. ... ef6 6.ed6 ce5 варианты сирәк кулланыла, чөнки бу позиция каралар өчен авыррак.
"Кукуев гамбиты"ндагы уенның ике як өчен дә никадәр катлаулы һәм четерекле булуына бер мисал — Вигман-Куклеев партиясе, 1973 елда уйналган (аңлатмалары гроссмейстер Владимир Вигманныкы)[12]:
1.cb4 fg5 2.bc5 bd4 3.ec5 db4 4.ac3 fe5 5.ge5 cb6 6.cd6 ec5 7.fe3 cb4 8.gf2 fe7 9.hg3 ba5 10.bc3 bc7 11.ab2 gf6 12.eg7 hf6 13.ed4 fg5 14.fe3 ba3 15.gf4 ef6 16.ef2 (диаграмманы кара). Акларның һөҗүмчән колонналары каршы якны тар-мар итәргә әзер шикелле. Әмма... 16. … cd6! “Ә син җиңеп кара мине моңардан соң!” — дигән кебек бу Куклеев тарафыннан. 17.de5 fd4 18.cc7 db6 19.bc3 bc5 20. cd4? Хисләргә бирелеп ясалган ялгышым. 20. fg3 йөрешен ясап, уенның ничьяга бетәсенә риза булырга кирәк иде. 20. … ab6! 21.de5. Кызганычка каршы, 21. fg3 йөрешенә 21. … ab2! 22.ca3 gh4 X җавабы буласын абайламаганмын... 21. … cb4 22.fg3 gh4 23.ed4 hf2 24.dc3 bd2 25.cg1 ab4 X.

Үзәктәге «Төртке» үзгәртү

Тарихи күзлектән караганда, «Төртке» калыбындагы башлангычларның бу төре караларның "классик «Төртке» дебютын уйнамаска, ә акларның үз шашкасын c5 кырына барыбер, ничек кенә булса да, теләсә нинди алымнар һәм югалтулар ярдәмендә дә кертеп утыртырга тырышуы аркасында барлыкка килгән: 1.cd4 hg5 2.gf4 gh6 3.hg3?! gh4 4.dc5 bd4 5.ec5 db4 6.ac5 (диаграмманы кара). Соңрак бу позициягә башка йөрешләр аша да ирешә башлаганнар.
Нәтиҗәдә аклар позициясендә классик кануннар буенча “җитди” дип саналырлык җитешсезлек барлыкка килә: караларның уң флангны “бәйләп кую“ мөмкинлеге бар. Ләкин... узган елларның шашка осталары кебек үк, хәзерге заманның санак програмнары да караларга хәлиткеч өстенлеккә ирешү юлларын күрсәтә алмый. Диаграммадагы торышта “көтеп тору йөреше” 6. … hg7! каралар өчен иң көчлесе дип санала. Янәсе, аклар, үҗәтләнә-үҗәтләнә үз позициясен тагында ныграк бозып куймаслармы...

I диаграммадагы классик позиция гадәттә "Үзәктәге «Төртке» башлангычының 1.gf4 fg5 2.cd4 gf6 3.hg3 gh4 4.dc5 db4 5.ac5 bd4 6.ec5 hg7 7.bc3 cd6 8.cb4 dc7 9.de3 fg5 10. ab2 ef6 11.ce7 fd8 12.bc3 йөрешләреннән соң барлыкка килә. Ул ике якның да алга таба нечкә алымнар кулланып, төгәл позицион уен алып баруын таләп итә.
Моның Арустамов-Вигман партиясендәге үрнәген (СССРның 1971 елдагы беренчелегендә уйналган) гроссмейстер Владимир Вигман болай анализлый[13]: «Нормаль» уен кануннары биредә 12. … gf6, 12. …de7, 12. … ab6 йөрешләренең берсен кулланырга тәкъдим итә. Ләкин мин «үтә мәгънәсез» дип саналган 12. … cb6!! дәвамын сайладым. Чыннан да, биредә уенның бөтен позицион кануннары бозыла: c7 терәк шашкасы такта кырыена юнәлтелә, ә a7 шашкасы һаман да артта калган рәвешендә һәм уенда катнашмый. Ләкин акларның уң флангы «тышауда» булган мәлдә, каршы яктагы a5 пункты өчен көрәш хәлиткеч төс ала. Алдагы йөрештә каралар, шул шакмакка үтеп кереп, акларны c5 кырына басарга мәҗбүр итсә, de7 һәм ed6 йөрешләре белән "яңа төртке"не юк итәләр һәм акларның уң флангын «мәңгегә» тышауда калдыралар. Димәк, хәзер аклар үзләре 13.ba5 йөрешен ясарга мәҗбүр булалар".
Партия нәкъ шулай дәвам итә дә: 13.ba5 fe7 14.ac7 bd6 (II диаграмма). Ә нигә 14. … db6 түгел? Вигман моны болай аңлата: «Сабырсызлык — бернигә дә яраксыз киңәшче. Акларның 15.cb4! җавабыннан соң, каралар a5 кырына баса алмыйлар инде: 15. … ba5? 16.fe6! ac3 17.ef6 ge5 18.ef4 ge3 19.fd8 X».
A5 «биеклеге» өчен көрәш партиядә болай дәвам итә һәм каралар файдасына тәмамлана: 15.cb4! ab6 16.ba5 dc5! 17.ac7 db6 (III диаграмма). Ләкин акларның үз партиясен оттырмау мөмкинлеге бар: 18.ed2 cb4 19.cb2 ba3 20. fe5! ac1 21.ef6 (IV диаграмма) ge3 22.fa5 ch2 23.ac3. Ничья. Еш очрый торган финал: ике якның да үрнәк булырлык позицион уены уртак нәтиҗәгә китерүче комбинация белән тәмамлана.

I диаграмма
II диаграмма
III диаграмма
IV диаграмма


Кире кагылган үзәктәге «Төртке» үзгәртү

"Үзәктәге төртке"не дә кире кагып була икән: 1. cd4 hg5 2. gf4 gh6 3.hg3 ba5 (диаграмманы кара). Бу очракта караларның сул флангын «бәйләп кую» акларга бернинди өстенлек бирми: 4.gh4 de5 5.f: d6 c: c3 6.b: d4 gf4 7.e: g5 h: f4.
Алайса, мондый төссез партияләр уйнамас өчен, аклар караларга 4.dc5 db4 5.ac5 gh4 йөрешләре белән үзләренең уң флангын “тышаулап куярга” рөхсәт итәргә тиешме? Каш буйыйм дип, күз чыгару булмасмы соң бу? Уенны барыбер гадиләштерергә туры килә бит.

«Чигенүле-чигенүсез» уеннар үзгәртү

Артка алмашыну уены үзгәртү

Бу башлангычны «Артка кайтару уены» zrb «Каралар кайтаруы» дип тә атыйлар. Аның беренче йөрешләре — 1.cd4 dc5 2.bc3 cd6 3.cb4 ba5 4.db6 ac7 (диаграмманы кара).
“Артка алмашыну”ның үзенчәлекләрен шашка уены тренерлары балаларга баштан ук ныгытып өйрәтергә тырыша. Көрәшнең күптармаклы салмак позицион калыпта баруы, уен планнарын сайлап алу мөмкинлекләренә бай булуы төрледән-төрле нечкә уен алымнарын үзләштерергә ярдәм итә.
РСФСРның VIII беренчелегендә (Тула, 1950 ел) «Артка алмашыну» башлангычында уйналган Нәҗметдинев — Кондратьев партиясе:[14]:
1.cd4 dc5 2.bc3 cd6 3.cb4 ba5 4.db6 ac7 5.dc3 de5 6.cd2 ab6 7.ba5 ed6 8.cb4 fe7 9.bc5 bd4 10.ec5 db4 11.ac3 hg5?! Каралар һөҗүмчән планнар кора, әмма аклар моңа әзер! 12.gh4 ed4 13.ce5 fd4 14.hf6 ge5 15.ab2 ef6 16.hg3 hg7 17.gh4 gh6 18.dc3! Бу адым белән аклар биш йөрештән соң үткәреләчәк искиткеч матур комбинацияне әзерли башлый. 18. ... de7 19.ab4 hg5 20.ed2! ba7 21.ba5 ab6 22.de3! bc5 (диаграмманы кара) 23.ef4!! ge3 24.hg5! fh4 25.ba3 db2 26.f2:d4:b6:d8:f6:d4:a1 X.

Алга алмашынулы уен үзгәртү

Югарыдагы «артка алмашынулы» уенның бу вариантында каралар дүртенче-бишенче йөрешләрдә артка түгел, алга таба сугалар: 1.cd4 dc5 2.bc3 cd6 3.cb4 ba5 4.db6 ac3 5. db4 ac5. Бу алымда, әлбәттә, ул теоретик яктан оттырышсыз булса да, караларга уенны бик сак позицион калыпта алып барырга туры килә. Ләкин аның төрле вариантларында берничә масштаблы комбинацион тозак булуы мәгълүм. Хәтта «Наполеон сугуы» кебек киң колачлы комбинациянең дә, аклар ваемсыз уйнаса, «өлгереп җитүе» ихтимал икән. Шул сәбәпле тәҗрибәле уенчылар бу башлангычны һәвәскәрләргә каршы еш кулланалар.


Мазурок гамбиты үзгәртү

1.cd4 dc5 2.gf4 cd6 3.de5?! fd4. Бу башлангычны популяр дип әйтеп булмый, чөнки өченче йөрештәге «корбан» акларга шактый кыен позиция генә бүләк итә ала. «Корбан шашкасын» 4.hg3 һәм 5.gh2 йөрешләреннән соң кире кайтару авыр түгел, ләкин бу очракта аклар позициясендә җитди җитешсезлек барлыкка килә — g1 дамка кыры бушап кала һәм уң флангны саклау нык авырая.
“Мазурок гамбиты”ның бердәнбер максаты — 3.bc3 ba5 4.db6 ac7 йөрешләреннән соң (бу популяр башлангыч “Артка кайтару уены” дип атала) барлыкка килә торган ялыктыргыч позицион көрәштән читләшү һәм кискен комбинацион уенга күчү.
Каралар белән хәвеф-хәтәрсез уйнарга ярата торган кеше гадәттә “Мазурок корбанын” акларга үз теләге белән кире кайтара һәм уенны нык гадиләштерүче маневр үткәрә: 4.hg3 ba5 5.gh2 cb4! (беренче диаграмманы кара) 6.ec5 ab6 7.ca7 bc3 8. db4 ac3 9. bd4 de5 10. fd6 eg1 11. ab4 gf2! 12.gh4 fc5! 13.bd6 hg5 14.hf6 gc7. Бу позиция (астагы диаграммада), уен кырының бушап калуына карамастан, аклардан уяулык һәм дөрес юнәлеш сайлауны таләп итә.

Төс алмашынулы артка кайтару уены үзгәртү

Бу башлангыч тагын «Аклар кире кайтаруы» дип тә атала. Аның гадәттәге беренче йөрешләре: 1.gf4 fe5 2.fg3 gf6 3.gh4 eg3 4.hf2. Бу башлангыч каралар каршында бернинди җитди проблем куймый һәм теориядә акларның "төс инициативасы"ннан баш тартуы дип бәяләнә. Сирәк кулланыла торган дебют. "Кире кагылган "Петров уены"ның бер варианты буларак та исәпләнә.
Кереш йөрешләре башкача булырга да мөмкин. Бу башлангычка "Каралар алмашынуы"ндагы 1.cd4 dc5 2.bc3 cd6 3.ab2 йөрешләреннән соң күчеп була: 3. … de5 4.gh4! ed6 5.fg3 (диаграмманы кара). Алга таба аклар үзәкне бәйдә тотучы e5 шашкасын алмаштыралар.


Кире кагылган артка кайтару үзгәртү

Каралар уң флангта бер шашканы артка кайтару ниятеннән баш тартсын өчен, аклар 1.cd4 dc5 2.dc3 cd6 3.ab2 вариантын куллана ала. Биредә каралар «эленеп торучы» b2 шашкасын тагын күпмедер вакыт тоткарларга тырышып (ул бит, гомуми фикерләү буенча, ихтимал булган комбинацияләрнең «төп сәбәпчесе» дип санала!), уенны 3. … bc7 яисә 3. … fg5 йөрешләре белән дәвам итәләр. Икенче йөрештән соң, уен акрынлап фланг симметриясе калыбына күчәргә мөмкин:  3. … fg5 4.gh4 ef6 5.fg3 bc7 6.gf4 fe5 7.df6 ge7 8.cd4 cd4 9.ac5 db4 (диаграмманы кара).


Уен тигез. Акларның каршы як позициясен 10.ba3 йөреше белән какшатырга тырышуы тактик алым белән кире кагыла: 10. … ef6! 11.ac5 fg5 12.hf6 gc3 13.db4 bf2 14.ge3 hg7 etc.

Юллар, юллар… үзгәртү

Юллар чаты үзгәртү

Энәсеннән җебенә кадәр өйрәнелгән булу сәбәпле, спорт осталары дәрәҗәсендә үз әһәмиятен югалткан башлангыч бу. Ә һәвәскәр шашка сөючеләр өчен әле бүген дә дебют репертуарының менә дигән бер өлеше. Беренче гадәти йөрешләрдән соң (1.cd4 de5 2.bc3 (яисә dc3) ed6 3.ef4) шашкалар a1-h8 һәм h2-b8 диагональләре буйлап кисешә һәм кыр уртасында «юллар чаты» барлыкка килә.
Уен гадәттә 3. …ba5 4.fe3 cb6 5.cb2 (cd2) bc5 6.db6 ac7 7.ed4 йөрешләре белән дәвам иттерелә (диаграмманы кара). Ахыр чиктә “юллар чаты” җимерелә һәм гадәти калыптагы уен азагы (эндшпиль) башлана.
Шашка әдәбиятында “Юллар чатын” кулланып уйналган партияләр арасында танылган татар шашкачысы һәм шахматчысы Рәшит Нәҗметдинев (1912-1974) иҗатыннан да бер үрнәк бар. Ул бу партияне СССР чемпионы Василий Медков белән 16 яшьлек чакта, 1928 елда уйнаган.[1]

Нәҗметдинев — Медков 1.cd4 de5 2.bc3 ed6 3.ef4 ba5 4.fe3 cb6 5.gf2 bc5 6.db6 ac7 7.ed4 cb6 8.fe3 ba5? 9.dc5! (диаграмманы кара) db4 10.fd6 dc711.ac5 ce5 12.ef4 hg5 13.fd6 gf414.ge5 fb6 15.de3 gf6 16.hg3 fg5 17.ab2 gh4 18.ef4 hf2 19.eg3 hg7 20.fe5? ab4! 21.cc7 fe7 22.dh6 bh2. Ничья.


Төс алмашынулы «Юллар чаты» үзгәртү

Бу башлангычның беренче йөрешләре: 1.cd4 de5 2.bc3 ed6 3.gh4 dc5. Аклар, "Юллар чаты"ның 3.ef4 йөрешеннән баш тартып, караларга үз үзәген, борынгылар әйтмешли, «аркылы-торкылы бәйләп куярга» рөхсәт бирәләр. Турнирларда 3.ab2 йөреше дә кулланыла, ләкин моңардан соң инде 4.gh4 йөреше тупас ялгыш булыр иде (диаграмманы кара):
4. … cb4! 5.ac5 ef4 6.ee7 fb4 7.ca5 hg5 8.hf6 ga1 X. Бары тик 4.gf4 eg3 5.hf4 алмашынуы гына кала. Ләкин моңардан соң аклар позициясендә “кирәгеннән артык өлгергәнлек” төсмерләре пәйда була. Димәк, “Төс алмашынулы “Юллар чаты”, тәмам оттырышлы булмаса да, акларга, үзенең “игезәге” белән чагыштырганда, ниндидер яңа мөмкинлекләр бирми. Киресенчә, өстәмә мәшәкать кенә тудыра.

Чәнечке (Сәнәкчек) үзгәртү

«Юллар чатын» уйнарга теләмисең икән, 1.cd4 de5 йөрешләреннән соң акларга 2.gf4 ec3 3.bd4 дип җавап кайтарырга туры килә. Һөҗүмгә ташланган e5 шашкасын «чәнечке» («сәнәкчек») белән эләктереп аласың (диаграмманы кара). Борынгылар телендә дебютның исеме шулай барлыкка килгән.
Ләкин спорт осталары бу башлангычның бер җитешсезлеген өнәп бетермиләр: икенче йөрештә үк алга таба алмашыну аркасында, аклар позициясе “кирәгеннән артык өлгергән” булып китә. Һәм каралар белән уйнаучы тәҗрибәле көндәш “урап алу” стратегиясен тормышка ашыра ала. Каралар позициясендә тырнак очы кадәр дә җитешсезлек юк ич. Ә акларга чолганышта калу куркынычы яный башлый. Әлбәттә, “шашка фәне” бу дебютны хаклы рәвештә аклар өчен оттырышсыз дип саный. Темплар теориясен һәм нечкә позицион көрәш алымнарын тиешенчә үзләштермәгән һәвәскәрләр өчен бу башлангыч кулай. Каралар икенче йөрештә 2. ... eg3 hf4 юлыннан китсә, аклар хәтта беркадәр өстенлек тә ала.
Узган гасырның беренче яртысында уенны үрнәк буларак болай дәвам иттергәннәр: 1.cd4 de5 2.gf4 e: c3 3.b: d4 ba5 4.hg3 fg5 5.ab2 cb6 6.bc3 gh4 7.fe5 bc7 8.gh2! ed6! Соңгы йөреш — каралар өчен бердәнбер кулай, калганнары партияне оттыруга илтә.
1970 нче елларда гроссмейстер Виктор Литвинович 1.cd4 de5 2.gf4 e: c3 3.b: d4 ba5 4.cb2 fg5 5.bc3 gf6 6.ab2 gh4 7.fg5! hf4 8.eg5 вариантын гамәлгә кертте.

Искесе дә, яңасы да… үзгәртү

Бу төркемдәге тулысынча мөстәкыйль башлангычларны дөньяга килү вакыты буенча «иске-яңа» чагыштыруы гына берләштерә. Һәркайсы үзенә генә хас булган мавыктыргыч уен тәкъдим итә.

Иске партия үзгәртү

«Казык» һәм «Петров уены» кебек үк, бик борынгы башлангыч дип санала. Аның беренче йөрешләре — 1.cd4 dc5 2.bc3 ed6. Моннан соң аклар 3.cb4, 3.gf4 һәм 3.gh4 системнарын сайлый ала.
“Иске партия”дәге төп “башлангыч тозагы”:

1.cd4 dc5 2.bc3 ed6 3.gf4 fg5 4.fg3 gh4 5.gf2 fe7 6. ab2! йөрешләреннән соң караларга “табигый” 6. … gf6? йөрешен ясарга ярамый (диаграмманы кара), чөнки бу очракта алар тар-мар итүче комбинациягә юлыгалар: 7.ab4! ca3 8.fe5 df4 9.eg5! hf4 10.gg7 hf6 11.dc5 bd4 12.cg7 X. Бу комбинацияне беренче булып XIX-XX гасырлар арасында иң көчле шашкачыларның берсе Александр Шошин (1878-1906) 1900 елда үткәргән [15][16].


1.cd4 dc5 2.bc3 ed6 3.gf4 ba5 4.db6 ac5 5.fg3 fe5 6.gf2 йөрешләреннән соң, 6. … gf6! каралар өчен иң кулай җавап дип санала. Ә менә 6. … de7? йөреше ("алтын шашка"ны уен башында ук урыныннан кузгату!) тупас ялгыш булып тора һәм акларга «әйләнәле сугу» дип аталган комбинация алымын кулланырга мөмкинлек бирә.
7.ab4! ca3 8.cb2! ac1 9.cd4 ec3 10.db4 ac3 11.ed2! ce1 12.ed4 cg5 13.dc5 db4 14.gh4 eg3 15.h4:d8:a5:e1:h4 X.

Яңа башлангыч (Куперман саклануы) үзгәртү

Гроссмейстер Исер Куперман (1922—2006), әлбәттә, бу дебютны беренче булып куллана башлаган кеше түгел. Ләкин соңрак халыкара шашка буенча күп тапкыр дөнья чемпионы булган шәхеснең 1.cd4 bc5?! 2.db6 ac5 башлангычын тәүге кат фәнни нигезгә куеп өйрәнгәнлеге тәгаен билгеле. Беренче-икенче йөрешләрдә үк алга таба алмашынуның уңышлы булмавы — сер түгел. Ләкин әлеге алым кулланылган бер генә башлангычның да һәлакәткә китермәве исбат ителгән инде. Спорт осталары мондый дебютларны гадәттә уенга гадәти булмаган юнәлеш кертү өчен файдаланалар.
Караларның икенче йөрештә a5 кырына сугуы бөтенләй яраксыз дип санала. Караларның уң флангы аларның үз тырышлыгы белән тар-мар ителгән, һәм үзәк тулысынча төзек һәм нык позияцияле аклар кулына күчә. Осталар бу вариантны кулланмый, ә һәвәскәрләр арасында партия еш кына болай дәвам итә: 3.bc3 ab6 4.gh4! ba7 5.hg3 dc5 6.cb2! ed6 7.ef4 de7 (диаграмманы кара). 7. … fe7 йөрешеннән соң аклар дам кырына үтеп керә: 8.hg5 fh6 9.fe5 dh2 10.cb4 ac3 11.df8 X. Ләкин керән тормадан татлырак түгел: 8.cb4 ac3 9.db4 ba5 10.gh2 ac3 11.bb6 ac5 12.ab2! Бу позициядә караларга ике җиңелүнең берсен сайларга гына кала. Беренчесе — 12. … cb4 13.ac5 db4 14.fe5 fd4 15.hg5 hf4 16.ga5 X. Икенчесе — 12. …fe5 13.ab4! cg5 14.hd8 ed4 15.ed2 dc5 16.gf4 cb4 17.fe5 df6 18.dh4 X.

Төс алмашынулы «Иске партия» үзгәртү

Аклар караларның борынгы "Иске партия"дәге беренче йөрешләрен кабатлыйлар: 1.cb4 fe5 2.ef4 gf6 3.de3. Классик теория биредә караларга берничә систем тәкъдим итә. Һәркайсының «бабасы» белән охшашлыгы шушы йөрешләр белән тәмам була (диаграмманы кара).
Вариантларның ешрак кулланыла торганнары:

I. 3. … ba5 4.bc5 db4 5.ac5 ed4 6.cd6 ec5 7.fe5 cd6 8.ec3. II. 3. … bc5 4.bc3 fg7 5.ba5 5.fg5. III. 3. … bc5 4.bc3 cb6 5.ba5 cb4 6.ac7 bd2 7.ec3 db6 8.ed4 ba5 6.fe3 ab6. IV. 3. … fg5.

Бу башлангычта каршы якларның күмәк тырышлыгы белән кискен тактик уен барлыкка китерү үрнәкләре дә бар. Менә шуларның берсе: 1.cb4 fe5 2.ef4 gf6 3.de3 bc5 4.bc3 cb6 5.ba5 bc7?! 6.cd4! ac3 7.cd2 cd4! 8.db4 fg5 9.ec5 bd4 10.ab2 ge3 11.bc3 db2 12.ac1 ed2! 13.ec3 hg5 (диаграмманы кара).
Дебют давыллары тәмам булды, уен уртасына килеп җиттек. Ләкин киеренкелек юкка чыкмады. Уен тактасының сул ягы «туңдырылган», анда бер генә шашканы да кузгатырга ярамый: 14.fe3 gh4 15. ef4 hf2 16.ge3 hg7 17.hg3 gf6 18.gh4. Аклар караларны кысрыклый, сулыш алырга да ирек бирми. Ләкин аларның позициясе «челтәрсыман», һәм каралар карамагында бу тишек-тошыклардан файдалану әмәле бар: 18. …fg5!! (диаграмманы кара) 19.hf6 eg5 20.fh6 fg7 21.hc5 cb6 22.ac7 df2. Акларда хәзер җанны тәндә саклап калу кайгысы гына: 23.bc5 fe1 24.cb4 ea5 25.cd6 fd8 26.cd2 df6 27.dc3 fa1 27.de7 =.

Павел Бодянский мирасы үзгәртү

Павел Бодянский

Бодянский уены үзгәртү

Бу дебют — Киевта гимназия укытучысы, Русиядә шашка уенын популярлаштыручы һәм империядә беренче шашка журналын нәшер итүче Павел Бодянский (1857—1922) мирасы.
Тәҗрибәле спортчылар һәм шашка уенын тирәнтен өйрәнергә теләгән һәвәскәрләр өчен.
“Бодянский уены”ның күпсанлы системнары һәм вариантлары 1.ab4 ba5 йөрешләреннән соң барлыкка килә.

Ләкин оттырмый торганнарын сайлап алу бер дә җиңел эш түгел.

“Бодянский уены”ның киң кулланыла торган бер вариантында шундый уен уртасы (миттельшпиль) позициясе барлыкка килә (2.ba3 ab6 3.ab2 bc5 4.ed4 ce3 5.fd4 fe5 6.df6 ge5 7.bc5 db4 8.ac5 hg5! 9.cd6! ec5 10.gf4 eg3 11.hh6 йөрешләреннән соң)
Соков-Азимов партиясе, 1932 елда уйналган:[17]1.ab4 ba5 2.ba3 cb6 3.ab2 bc5 4.ed4 ce3 5.fd4 dc5 6.db6 ac7 7.cd4 hg5 8.bc3 gh4 9.gf2 fg5 10.de3 gh6 11.cd2 hg7 12.dc5 ef6 13.cd4 de7. Рольләр алмашынган: Азимов «соковча» уйный, ә аның танылган көндәше «гадәти» үзәк һөҗүме алып бара. Әмма моның асыл мәгънәсен ул үзе генә белә. 14.gf4 ed6 15.ce7 fd8 16.dc3 gf6 17.ba5 fe7 18.cb4 ed6 19.dc5! de7? 20.hg3! fe5. Һәм утызынчы елларның иң көчле уенчысы Василий Соков һич көтелмәгән комбинация үткәрә: 21.ab6!! (диаграмманы кара) 21. … cc3 22.ed4!! gg1 23.dd8 hf2 24.eg3 db4 25.ac5 gb6 26.dd2 X.

Төс алмашынулы «Бодянский уены» үзгәртү

1.cd4 hg5 2.gh4. Беренче йөрешләре "Бодянский уены"ның көзгедәге чагылышы булса да, «төс алмашынулы» башлангыч бөтенләй башкача дәвам иттерелә һәм тегесендә мөмкин булмаган яңа позицияләргә китерә. Каралар өчен нигездә өч уен системы тәкъдим ителә:
I. 2. … gh6; Иң көчле һәм төрледән-төрле мөмкинлекләре булган систем дип санала. Биредә ике төп уен схемасы бар: 3.fg3 de5 4.gf2 ec3 5.db4 (диаграмманы кара) һәм 3.dc5 bd4 4.ec5 db4 5.ac5.
II. 2. … ba5; Бу очракта уен гадәттә болай дәвам итә: 3.dc5 db4 4.ac5 cb6 5.cd6 ec5 6.ed4 ce3 7.dh6. Бик кискен, ләкин караларга шактый авыр позицион уен бирә торган систем. Шулай да, бу систем теориясе тәкъдим иткән алымнарны яхшы үзләштергән уенчы кайбер тактик мөмкинлекләр ярдәмендә инициативаны үз кулына төшерә ала. Шул рәвешчә, позицион өстенлеккә ия булган акларның йөрешләрне бер-артлы эзлекле ясамавыннан файдаланып, уенның барышын кискен үзгәртеп була.
III. 2. … dc5; Бу систем сул флангтагы “тышау”дан кичекмәстән арынырга мөмкинлек бирә (әйтик, 3.hg3 ed6 4.gf4 fe5 5.df6 ge7 йөрешләреннән соң). Ләкин ул теориядә пассив дәвам, инициатива өчен көрәштән баш тарту дип бәяләнгән. Моның мантыйк ягы да аксый бит әле: “богауланасың” килми икән, нигә соң беренче йөрешең 1. … hg5 булды? Гөмбә дип аталгансың икән, әрҗәгә кереп утыр!
«Төс алмашынулы Бодянский уеыны» ның 1.cb4 hg5 2.gh4 йөрешләре белән башлана торган аерым бер үрнәге дә бар. Аны кайбер чыганаклар мөстәкыйль дебют буларак та тәкъдим итәләр.
Беренче системның дәвамы буларак уйналган партиядә (1.cd4 hg5 2.gh4 gh6 3.fg3 de5 4.gf2 ec3 5.db4 йөрешләреннән соң) Владимир Вигман (аклар) һәм Виктор Литвиненко (каралар) уенны болай дәвам иттеләр: 5. … ed6 6.gf4 bc5 7.fg3 de5! 8.bd6 cb6 9.dc7 bd6 10.ab4 bc5 11.ba5. Шул рәвешчә ике танылган гроссмейстер тактик мөмкинлекләргә бай булган яңа позициягә ирештеләр.[18]
"Төс алмашынулы "Бодянский уены"ның «төрткеле» системында (1.cd4 hg5 2.gh4 gh6 3.dc5 bd4 4.ec5 cb4 5.ac5 йөрешләреннән соң) 5. … fg7 дәвамы каралар өчен иң көчле вариант дип санала. Уен гадәттә болай дәвам иттерелә: 6.bc3 cd6 7.cd4 bc7 8.de5! bd4 9.ec3. Соңгы алмашыну мәҗбүри дисәң дә була (моннан тыш, 8.hg3 йөреше акларга тигез уен бирә), чөнки «табигый» 8.ab2? (диаграмманы кара) йөрешен каралар җиңүле комбинация белән кире кага: 8. … ed6! 9.ce7 gf4! («артык» шашкалардан арыну йөрешләре!) 10. ee3 fg5 11.hf6 ga1 X.[3]
8.cb2 йөрешен тупас хата дип атап булмый, әмма караларның 8. … gf4! җавабыннан соң, акларга 9.hg5! fh6 10.fg3 hf2 11.ee5 юлы белән алмашынырга кирәк, чөнки 9.fg3? йөрешеннән соң алар тар-мар итүче комбинациягә юлыга: 9. … hg5! 10.ge5 ed6! 11.ce7 gh6 12.eg7 hd6 13.hf6 de7 14.fd8 ba5 15.db6 aa3 X.

Икеләтә «Бодянский уены» үзгәртү

Бу башлангычны тагын «Кире кагылган Бодянский уены» дип тә атыйлар. Аның беренче йөреше генә «мәҗбүри» — 1.ab4 hg5. Шуннан соң шашка океанында «ирекле йөзү» башлана. Биредә башлангычның ике төп вариантына — икенче-өченче йөрешләрдә шашка сугулы (1.ab4 hg5 2.gf4 bc5 3.f: h6 c: a3) һәм мондый алмашынусыз (1.ab4 hg5 2.ba5 gh4) дәвамнарына мисаллар китерелә.

«Икеләтә» яки «кире кагылган» дигән билгеләмәләр шашка дебюты исемнәрендә еш кына каралар акларның тәүге йөрешләрен симметрик рәвештә кабатлаган очракта кулланыла. Ләкин, аңлашыла ки, мондый тәңгәллек озакка бармый: үз башыңны эшләтергә дә вакыт җитә. Мондый башлангычларда иҗади рухлы уенчылар өчен яңа офыклар ачыла. Түбәндәге партияләр моңа куәтле дәлил булып тора.
I.
“Икеләтә” уеннарда кайвакыт һич көтелмәгән җирдә тактика алымнары тантана итә башлый. Рәшит Нәҗметдинев аклар белән уйнап тудырган бер миниатюра — шашка романтикасының күркәм үрнәге.[2]

Нәҗметдинев — Ивлиев 1.ab4 hg5 2.ba5 gh4 3.gf4 fe5 4.cd4! (“маймыллану”га чик куелды!)  eg3 5.hf4 gf6 6.fg5 de5 7.bc3 bc5 8.db6 ac5 9.gh6 cb4 10.ed4 ba3? 11.hg7!! (менә сиңа мә! — I диаграмманы кара) fh6 12.cb4 ec3 13.fe3 ac5 14.df8 X

"Икеләтә "Бодянский уены"ның берәр шашка алмашынулы вариантыннан бер кызыклы мисал: гроссмейстер Зиновий Цирикның (Харьков, аклар) 1952 елда спорт остасы Борис Герцензон (Ленинград, каралар) белән сеанста уйнаган партиясе.[19]1.ab4 hg5 2.gf4 bc5 3.fh6 ca3 4.cd4 ab6 5.bc3 ba5 6.hg3 cb6 7.gh4 bc5 8.db6 ac7 9.cd4 ba7 10.ab2 cb6 11.bc3 ba5 12.fg3 ab6 13.gh2 bc5 14.db6 ac7 15.ed4 cb6 16.de3 ba5 17.ed2 dc5 18.db6 ac7 19.cd4 cb6 20.dc3 ed6 21.gf4 fg5? (21… fe5 =) 22.hf6 gg3 23.hf4 hg7 24.de5! dc7 25.cd4 ba5 (II диаграмманы кара).
II.
Соңгы йөрештән соң, хисләргә бирелүчән Герцензон, урыныннан торып, бөтен залга сөрән сала: “Иптәшләр, мин СССР чемпионын җиңеп барам!” Сеансны оештыручылар Цириктан сорыйлар: “Чынлапмы?” Һәм санаулы уенда тиңдәшсез булган гроссмейстер җавап бирә: “Әйе, 39 нчы йөрештә “бергә-бер” оппозициясе булачак”. Һәм партия болай тәмамлана: 26.dc5 db4 27.fg5 cb6 28.ed6! gf6 29.ge7 bc3 30.ed4! cc7 31.ed8 ab4 32.df6 fe7 33.fd8 ba5 34.db6 ac7 35.hg7 bc3 36.gh8 ab2 37.ca3 cd2 38.hc3 db4 39.ac5 X. Тактада, чыннан да, берәр шашка гына калды, ләкин оппозиция аклар файдасына!
Югарыда күрсәтелгән алмашынулы вариантта аклар сул фланг шашкаларын уенга чыгаручы 4.cd4 йөрешен кичектереп тә тора алалар. Мәсәлән, 4.hg3 ab6 5.gh4 йөрешләре аша. Аңлашыла ки, сул флангны иртәме-соңмы барыбер үстерергә туры киләчәк. Ләкин бу очракта теория караларның, позиция симметриясен уйлап-нитеп тормыйча, сукырларча саклап, 5…. ba5 6.gh2 ba7 7.cd4 cb6 8.bc3 bc5 9.db6 ac7 йөрешләре белән «көтеп утырып маймыллануын» кире кага, мондый тактиканың, темплар саны тигез булуына карамастан, караларны бик авыр позициягә китерүен раслый.[20] Караларга, уен мөмкинлекләрен тигезләү өчен, симметрияне боза торган 5. … fe5! йөреше белән башланучы актив уен стратегиясен кулланырга тәкъдим ителә. (III диаграмманы кара)
III.

Алга таба уен менә шундый ярыммәҗбүри-тизләтелгән рәвештә дәвам итәргә мөмкин: 6.ed4 ba7! 7.d: f6 g: e5 8.fe3 bc5 9.cb4 cd4! 10.e: c5 cb6 11.ba5 b: d4 12.ef2 hg7 13.bc3 d: b2 14.a: c3 gf6 15.fe3 ab6 16.a: c7 d: b8 17.gf2 ed6 18.fg3 bc7 19.ef4! cb6 20.de3 de7 21.fg5 bc5. (IV диаграмманы кара)

Каралар такта уртасын яулап алды. Гади «йөреп бетерү» уены акларны һәлакәткә илтер иде, ләкин аларны җиңел канатлы бәләкәй комбинация коткара: 22.ed4! c: e3 23.cb4 a: c5 24.gf4 e: g3 25.h: b6 f: h4 = Аклар бер шашканы корбан итте, аның каравы, аларның авангарды дам кырына беренче булып җитешә.
IV.

Мөстәкыйль башлангычлар үзгәртү

Шошин-Харьянов гамбиты үзгәртү

Александр Шошин
Бу башлангычны, акларның икенче йөрешенә бәя биреп, "Кире кагылган төс алмашынулы "Казык"ның бер варианты дип тә йөртәләр. Ләкин биредәге үзенчәлекле шашка корбаны XIX—XX гасырлар арасында яшәгән ике мәшһүр останың исемнәрен саклап килә. Алар аны беренче булып турнирларга керткәннәр. Дебютның тәүге йөрешләре: 1.gh4 fe5 2.ed4 ef6 3.de3! hg5! 4.ed2! ba5 5.fg3! cb6 6.gf4 eg3 7.h: h6 dc5. (диаграмманы кара)
Корбан ителгән шашка урынына каралар акларның сул флангын ныгытып “бәйләп куялар”. Уен тулысы белән тактика юлына күчә. Һәм бу богаудан артык шашканы үз теләгең белән кире кайтарып кына котылып була. ”Мал хирыслыгы” бу очракта партияне оттыруга китерә. Мәсәлән, 1901 елның 6 июнендә ике атаклы уенчы, Оводов белән Каулен, дебютның авторларына каршы күмәкләшеп уйнаганда, моны a3 шашкасын кайтару юлы белән эшләгәннәр: 8. gf2 bc7 9. fg3 cd6 10. ab4 c:a3. Әйтергә кирәк, гаделлекне башкача урнаштыру юлларының кайсыберсе акларны һәлакәткә илтә. Мәсәлән: 9.de5? fd4 10.ce5 cd6! 11.ec7 fe7 12.hb4 ab8 X.

Соков саклануы үзгәртү

Бу башлангыч XX гасырның беренче яртысында иң көчле шашкачы булган Василий Соковның исемен йөртә. Ул аны каралар белән уйнаганда даими һәм бик уңышлы кулланган. Тиңдәшсез талант иясе 1944 елда, Ленинград блокадасының соңгы көннәрендә, фронтта һәлак булган. Башлангычның беренче ике йөреше — 1.cd4 fg5 2.bc3 ef6.
Шул заманнардагы “шашка мантыйгы” кануннары буенча, караларның икенче йөреше бөтенләй яраксыз дип санала. Чөнки бу йөреш караларның сул флангы үсешен бермә-бер тоткарлый һәм акларның 3.gh4 яисә 3.gf4 җавапларыннан соң d8 яки f8 шашкаларының берсен уен башында ук мәҗбүри рәвештә урыныннан күчерүне аңлата — 3. ... fe7 яки 3. … de7 йөрешләрен ясап (диаграмманы кара). Әмма Соков бу уенның тулы канлы булуын һәм үзе өчен иң мөһиме — кискен тактик калыпка күчәргә мөмкинлек бирүен яңадан-яңа җиңүләре аша һәрдаим исбат итеп торган.

Кыю һәм тәвәккәл Василий Соковны тәнкыйть утына ташларлык “санаклар чоры” ярты гасырдан артык вакыт үткәч кенә башлана...

Василий Соковның шашка сәнгатенә керткән яңалыклары үз заманасы өчен чын ачыш булган позицион һәм комбинацион уен идеяләренә бай. Әйтик, "Соков саклануы"ның 1.cd4 fg5 2.bc3 ef6 3.gf4 de7 вариантында киң үлчәмле комбинация булганы билгеле.
Уен болай дәвам итәргә мөмкин: 4.cb2 ba5 5.hg3 gh4 6.gh2 fg5 7.fe5 df4 8.ge5. Һөҗүмчән һәм экспансиягә һәвәс аклар каралар сафларын ике фланг төркеменә аерырга һәм уртадан ерып үтәргә ниятләнә. 8. … ed6 9.ab4 df4 10.bc5 cb6 11.cd6. Ниһаять, бер шашканы корбан итү хакына аклар үз теләгенә иреште: караларның бер генә “нормаль” йөреше дә калмады (диаграмманы кара). Ләкин комбинация үткәргәндә андый йөрешләр булырга тиеш тә түгел: 11. … bc5! 12.db4 hg3!! 13.ff6 ge5 14.df6 fe7 15.fd8 bc7 16.db6 ac1 17.eg5 hf4 X.

Филиппов уены үзгәртү

"Филиппов уены"ның беренче һәм борынгы «классик» йөрешләре — 1.ed4 de5. Хәзерге заманда кара төстәге шашкалар белән уйнаучылар акларның сул фланг үсешен ирекле рәвештә тоткарлавын үзләре өчен мәҗбүри дип санамый һәм киресенчә — аны 1. … hg5 йөреше белән максатка ярашлы итеп уенга кертүне кулай күрә.
Ләкин “Филиппов уены”ның тарихтагы урыны мәңгелек: бу дебютта, каралар аклар йөрешләрен симметрик рәвештә гел кабатлап торса һәм каралар, моңа битараф булып, бернинди тактик чаралар күрмәсә, уен акларның 12 шашкасы да “бәдрәфкә кереп урнашуы” белән каралар файдасына тәмамлана. Шашка белән кичә генә танышкан уенчылар бу “үрнәк маймыллану партиясен” болай үткәрергә мөмкин: 1.ed4 de5 2.ab4 hg5 3. ba3 gh6 4. bc5 gf4 5.gh4 ba5 6.ab4 hg5 7.fe3 cd6 8.gf2 bc7 9.fg3 cb6 10.ab2 hg7 11.ba3 gh6 12.cb2 fg7 13.ef2 dc7 X. Тәҗрибәлерәкләре диаграммада күрсәтелгән позициягә башкача да ирешә ала: 1.gh4 hg5 2.fg3 gh6 3. ed4 de5 4. ab4 ba5 5.ba3 cb6 6.bc5 gf4 7.ab4 hg5 8.gf2 bc7 9.fe3? cd6 10.ab2 hg7 11.ba3 gh6 12.cb2 fg7 13.ef2 dc7 X.
"Филиппов уены"ның беренче «классик симметрик» йөрешләрендә үк төрле тозакларга юлыгырга һәм капкыннарга эләгергә мөмкин. Түбәндәге диаграммада — шуларның берсе (акларның дүртенче йөрешеннән соң).
С.Воронцов-Б.Миротин партиясе, 1930 елда уйналган: 1.ed4 de5 2.ab4 hg5 3.bc5 gf4 4.ba3? Бу тупас ялгыштан соң караларга акларның йөрешләрен кабатлап “маймыллану”ның кирәге калмый, чөнки алар карамагында бәләкәй генә, ләкин күркәм комбинация бар: 4. … fg5!! 5.dh4 bb2 6.ac3 ef6 7.ge5 fb2 X.[21]

Кире кагылган «Филиппов уены» үзгәртү

Акларның 1.ed4 адымыннан соң, "Филипповча уен"ннан (1. … de5 яки 1. … hg5 йөрешләреннән) төрлечә баш тартып була. Менә кире кагуның берничә системы:
I. 1.ed4 dc5 2.fe3;
II. 1.ed4 fe5 2.d: f6 g: e5;
III. 1.ed4 fg5 2.cb4;
IV. l.ed4 fg5 2.de3;
V. 1.ed4 fg5 2.fe3;
VI. 1.ed4 fg5 2.gh4.
Бу системнарда «Филипповча» симметрик уенның эзе дә калмый. Болар — тулысынча мөстәкыйль дебютлар.
Бу очракта партия башка дебют калыпларына күчәргә дә, һәм ике якның күмәк тырышлыгы белән, мөстәкыйль юнәлеш алырга да мөмкин. Әйтик, беренче систем уйналганда, 1.ed4 dc5 2.fe3 йөрешләреннән соң, ике як өчен дә кулай дип саналган “эксклюзив позиция”гә менә шундый үзенчәлекле юл белән ирешелә: 2. … fg5 3.gh4 gf4 4.ab4!ca3! 5.dc5 bd4 6.cg3 (диаграмманы кара).
Яшь җилкенчәк тә бер заман картаер, диләр бит…
Шашка уенына багышланган чыганаклар, 1930 елларның танылган чемпионы Василий Соковның тиңдәшсез осталыгына сокланып, аның күпсанлы гүзәл комбинацияләренә һәрдаим урын биреп торалар. Әмма шашка каһарманын да берзаман пыр туздырып тар-мар иткәннәр…
В.Соков-М.Смоляк партиясе, 1934 елда уйналган: 1.ed4 fg5 2.gh4 dc5 3. hf6 ce3 4.fd4 eg5 5.ab4 gf6 6.ef2 gh4 7.de3 fe7 8.cd2? hg3!! Һич көтелмәгән йөреш. Берсе икенчесенә охшаш булмаган ике вариантлы комбинациягә “кереш сүз” (диаграмманы кара):

I. 9.fh4 fe5! 10,df6 eg5 11.hf6 de7 12.fd8 ba5 13.db6 ac1 X.
II. 9. hf4 hg5! 10.fh6 fe5 11.df6 eg5 12.hf4 bc5 13.bd6 ce1 X.[22]

Каулен уены үзгәртү

«Каулен уены» — ике як өчен дә, һәм бигрәк тә аклар өчен, җитди сынау ул. Аның табиясе (башлангыч позициясе) 1.gf4 fe5 2. hg3?! йөрешләреннән соң барлыкка килә.
Каралар, 2. … ed4! 3.ce5 hg5 4.fh6 dh2 (диаграмманы кара) алмашынуын үткәргәч, иркенрәк позициягә ирешә һәм уенны тулысынча тигезли ала. Ләкин барыбер, гадәттә ике якның да беренче позицион ялгышы соңгысы да булырга мөмкин. Күпмедер вакыт уен теория тәкъдим иткән тар кысаларда гына барырга тиеш.
Югарыда күрсәтелгән төп дәвамнан тыш, теориядә бу башлангычның башка дүрт системы уйнарга яраклы дип табылган: II. 2. … ed4 3.ec5 bd4 4.ce5 hg5 5.fh6 dh2. III. 2. … ba5. IV. 2. … bc5. V. 2. … gf6.
Ихтимал булган тагын бер икенче йөреш каралар партиясен оттыру чигенә китереп бастыра: 2. … ef6? 3.cd4 bc5 4.bc3 fg5 5.ed4! ge3 6. db6 ac5 7.fb6 ca5 8.bc5 db4 9.ac5 ++ (диаграмманы кара).

Заманча санак програмнары биредә караларны ничьяга илтә торган бердәнбер план тәкъдим итә. Ул шулай ук бердәнбер булган 9. ... hg5! йөреше белән башлана. Башка йөрешләр караларны һәлакәткә юлыктыра.

Медков уены үзгәртү

«Медков уены» шашка сөючеләргә тирән эчтәлекле һәм шактый катлаулы позицияләр бүләк итә. Аны спорт осталары да, һәвәскәрләр дә бик яратып куллана (диаграмманы кара). Василий Медков (1890—1933) — өч тапкыр СССР чемпионы булган спортчы, һөнәре буенча журналист.
“Медков уены”ның беренче “мәҗбүри” йөрешләре: 1.cd4 fg5 2. bc3 gf6 3. ab2?! dc5 4.gh4! Әйтергә кирәк, акларның дүртенче йөреше — партиянең аклар өчен бердәнбер кулай дәвамы. Башка йөрешләр ахыр чиктә уенны оттыруга китерә.


Петров уены үзгәртү

Александр Петров
«Петров уены» рус шашкасының җентекләп өйрәнелгән иң борынгы башлангычы дип санала. Ул XIX гасырда бик популяр булган. Аны рус теллеләр «игра по уголкам» дип атаганнар. Почмакта посып утырган шашкаларны сугып алып булмый, янәсе. Коллык психологиясе халыкта шулай тәрбияләнгән: иелгән башны кылыч кисми икән. Хәзер дә шулай түгелме соң?
"Петров уены"ның беренче «мәҗбүри» йөрешләре — 1.gh4 ba5. Шуннан соң гадәттә аклар fg3 яки hg3, каралар cb6 яисә ab6 йөрешләрен ясыйлар. Башка йөрешләр "Петров уены"ның «кире кагылган» версияләренә китерә.
Петров уены” башлангычының төп тозагы диаграммада күрсәтелгән. Ул 1.gh4 sa5 2.fg3 cb6 3.ef4 fe5?? йөрешләреннән соң барлыкка килә. Бу позициядә аклар ике шашка отуга ирешә ала: 4.fg5! hf4 5.cd4 ec3 6.db4 ac3 7.ga5. Бер шашка яулап алынды, алдагы сигезенче йөрештә с3 шашкасы да юкка чыга.

Чыганакларда мондый комбинацияне, мәсәлән, В.Шошин 1893 елда В.Долматов белән уйнаганда үткәргән, дип күрсәтелә.[23]


Шул ук комбинацияне үткәрү мөмкинлеге уен уртасында (миттельшпилдә) барлыкка килергә мөмкин.
Бер шашканы корбан итеп, аклар “Петров сугуы”ның башлангыч позициясен төзиләр: 1.ed4 ce3 2.fd2 hf4. Һәм шул ук алымны үткәрәләр: 3.cd4 ec3 4.db4 ac3 5.ga5 ... 6.bd4 X


Рамм-Цукерник уены үзгәртү

Катлаулы позицион уен тәкъдим итә торган башлангычның беренче йөрешләре — 1.cd4 fg5 2.gf4 gf6 3.bс3 gh4 4.fg5 h: f4 5. e: g5.
“Рамм-Цукерник уены”ның совет заманында спортчылар яратып кулланган һәм ике як өчен дә кулай дип саналган төп вариантын (диаграммада, 5… hg7 6.gh6 dc5 7.de3 cd6 8.cb4 ba5 9.d:b6 a:c7 йөрешләреннән соң) Ленинградта яшәгән ике спорт остасы җентекләп өйрәнгән булган. Дебют шулар исеме белән атала.
Бу башлангычта кайвакыт чын шашка җәүһәрләре дә пәйда була. Мәсәлән, 1969 елда уйналган Рокитницкий-Вигман партиясе, акларның саксызлык күрсәтүе аркасында, тар-мар итүче комбинация белән тәмамланды. Табия йөрешләреннән соң, уен болай дәвам итте[24]: 5. … dc5 6.de3 cd6 7.cb4 ba5 8.db6 ac7 9.ed4?! dc5 10.db6 cc3 11.cb2 cd2 12.ec3 ab6 13.cd4 ba7 14.ab4? fe5!! (диаграмманы кара) 15.df6 dc7 16.fd8 hf6 17.dh4 fe7 18.hd8 ca5 19.db6 ac1 X.  
"Рамм-Цукерник уены"ның h8 шашкасы уенга кертелмәгән һәм акларның сул флангында «челтәр» булган вариантында шактый остарган уенчылар да абайламый калырлык бер «башлангыч тозагы» бар. Чөнки ул күзгә ташланмый торганнар җөмләсеннән.
Гадәти йөрешләрдән соң нәкъ шул шартларга җавап бирә торган позиция барлыкка килә: 1.cd4 fg5 2.gf4 gf6 3.bc3 gh4 4.fg5 hf4 5.eg5 bc5 6.db6 ac5 7.cb4 ba7 8.ab2? (диаграмманы кара). Караларга, b6-b4-b2 “челтәре” аша a1 дам кырына үтеп керер өчен, b6 кырына кара төстәге шашка китертергә кирәк. Ләкин каян алып? Әйтик, f8 кырыннан! Ничек? Менә шулай: 8. … fe5! 9.gh6 fg7!! 10. hf8 hg7 11.fh6 ef4 12.hb6 ca1 X.[25]

Романычев уены (Һәлакәтле башлангыч) үзгәртү

Дебют 1.cd4 fe5 2.df6 йөрешләре белән башлана. Шуннан соң каралар каршына «язмыш юлын сайлау» бурычы килеп баса. Теория «мантыйкка ярашлы булып тоелган һәм үзәкне ныгытучы» 2. … ge5? йөрешенең «почмакка таба» 2. … eg5 сугуыннан күпкә кайтыш булуын раслый. Зур өстенлеккә ирешү өчен, аклар 3.ab4! йөрешен ясарга тиеш. Теләсә нинди терәксез үзәкне уратып алу өчен, акларга да, караларга да уенның башында яки уртасында a5 һәм h4 кырларына үтеп керергә кирәк.[26] Шуннан соң караларның үзәктәге позициясе"нең «кирәгеннән артык өлгергән» булуы һәм чолганышка дучар булу ихтималы ачыклана. Шуңа беренче йөрештән соңгы уенны борынгылар «Һәлакәтле башлангыч» дип атаганнар да инде. Ләкин заманча тикшеренүчеләр бу очракта да уенны оттырмау мөмкинлекләрен тапканнар. I.
“Һәлакәтле башлангыч”. Караларның котылып калуына нибары ике генә “мантыйксыз” план илтә, дип тәкрарлый заманча санак програмнары.

Беренчесе — 1. cd4 fe5 2. df6 ge5? 3.ab4! hg7 4. ef4 gf6 5.ba5 bc5 6.fe3! cb6! 7.ac7 db6 варианты (диаграмманы кара). Икенчесе 3. ab4! ef6! йөрешләре белән башлана, һәм бу системның хәлиткеч позициясенә ирешү өчен, караларга егермеләп (!) бердәнбер һәм төгәл йөреш ясарга кирәк.[27] Диаграммадагы позициядә аклар 8.gh4 eg3 9.hf2 алмашынуын үткәргән очракта, уен акларның өстенлеге белән дәвам итә. Караларның озак вакыт пассив позициядә “окоп сугышлары” алып барудан башка чарасы юк.

II.

Уен башында ук алга таба алмашынуларның күбесе, «темплар саны» дигән күрсәткечнең кискен артуы сәбәпле, запастагы гади йөрешләр санын киметә. Әлбәттә, иркенрәк позициядә «территорияне басып алу» өстенлек кенә бирер иде, ә менә төрле башлангычларның бәйләнешле позицияләрендә бу җитди кимчелек булырга мөмкин. Кыскасы, һәвакыт артка таба алмашынып позицияне ныгыту һәм, димәк, «темплар санын» бераз киметү мөмкинлеге булырга тиеш.
“Һәлакәтле башлангыч”ның бер вариантында каралар позициясенең “кирәгеннән артык өлгергән” булуыннан аклар болай файдалана: 1.cd4 fe5 2.df6 ge5? 3.ab4! hg7 4. ef4 gf6 5.ba5 bc5 6.fe3! fg5? (уенны оттыручы хата, югарыда әйтелгәнчә, бу позициядә караларның бер генә кулай йөреше бар — 6. … cb6!) 7. gh4 eg3 8. hf4! Һәм каралар, запас йөреш (ирекле темп) булмау сәбәпле, 8. … ef6 яки 8. … ab6 йөрешләренең берсен ясап, йә сул, йә уң флангны “тышаулап куярга” мәҗбүр булалар. Икесе дә һәлакәткә илтә. Әйтик, икенче очракта, 8. … ab6 йөрешеннән соң (диаграмманы кара), аклар җиңүгә болай ирешә: 9.hf6 eg5 10.ba3! fe7 11.dc3! ef6 12.cd4! de7 13.ab2 ba7 14.bc3! cb4 15.ac5 dd2 16.ec3. Караларның уң флангы “бәйләп куелган”,  сул флангта да бернинди перспектива юк. Караларның башкача омтылышлары да шул ук “кысрыклау-тышаулап кую механизмы” ярдәмендә өметсезлеккә дучар ителә.

III. «Романычев уены» башлангычының 1. cd4 fe5 2. d: f6 e: g5 вариантында караларның позициясе күпкә яхшырак. Бу очракта акларның 3. ab4 җавабы киресенчә — караларга, 3. … gf4! йөреше аша төртке куйганнан соң, күпмедер өстенлек тә бирә. Шуңа күрә хәзерге вакытта аклар беренче карашка «тыйнаграк» булып күренгән 3. bc3 дәвамын сайлыйлар. Биредә караларга «чолганыш» тактикасын кулланып уйнарга туры килә. Ике як та бик сак булырга тиеш. Әйтик, акларның ваемсыз уйнавы түбәндәге партиядә аларны караларның «Наполеон сугуы» дип аталган җимергеч комбинациясенә юлыктыра:

1. cd4 fe5 2. d: f6 e: g5 3. bc3 fe7 4. cd4 ba5 5. ab2 ab4 6. a: c5 d: b4 7. ba3? (7. bc3! чолганышка эләкмәс өчен дөрес йөреш) cd6 8. a: c5 d: b4 9. gf4 ab6 10. dc3 b: d2 11. e: c3 ed6 12. cb2 gh4 13. cb4? (соңгы ялгыш):

13. … hg3!! 14. f: h4 bc5 15. d: b6 de5 16. f: d6 hg5 17. h: f6 g: e5:c7:a5:c3:a1 X

Шмульян уены үзгәртү

«Шмульян уены» — шашка башлангычлары парадоксларының иң күренеклеседер. Аның беренче адымы — 1.ef4 — хаклы рәвештә мөмкин булган җиде башлангыч йөрешнең иң начары дип санала. Каралар 1. … fg5! һөҗүме белән аклар үзләре зәгыйфьләндергән позицияне кичекмәстән җимерергә тотыналар. Аннары, 2.cb4 ge3 3.df4 йөрешләреннән соң, шул ук эшне караларның тагын бер шашкасы дәвам итәргә җыена — 3. … gf6.
Ләкин аклар 4.fe3 ba5 5.cd2 ac3 6.bd4 ac6 7.fe5 df4 8.gg7 hf6 (диаграмманы кара) маневры ярдәмендә азмы-күпме дәрәҗәдә канәгатьләнерлек уенга ирешә. Башка һөҗүмнәрнең дә нәтиҗәсе шул ук. Һәрхәлдә, ике аяклы теоретиклар да, заманча санак програмнары да бу позициядә каралар өчен хәлиткеч өстенлеккә ирешү юлларын тәкъдим итә алмыйлар.

Киевча саклану үзгәртү

« Киевча саклану» дебютының табиясе (башлангыч позициясе) 1.cd4 fg5 2.bc3 gh4 3.cb4 hg5 4.dc5 bd4 5.ec5 йөрешләреннән соң барлыкка килә.
Югарыдагы позициядә ике як та төрле уен планнарын тормышка ашыра ала. Әйтик, уен азагына (эндшпильгә) менә шундый тизләтелгән һәм кызыклы маневрлардан соң күчәргә мөмкин: 5. … cb6 6. de3 bd4 7.ec5 gf6 8.cd2 hg7 9.de3 gh6 10.gf4 dc7 11.ab2 cb6 12.fe5! fd4 13.ba5 db4 14.ec5! bd6 15.ae5 fg7.
Ләкин каралар өчен башлангыч позициядә 5. … gf4! 6.ge5 df4 алмашынуы көрәшнең иң принципиаль дәвамы дип санала. Шашка уены тарихчылары раславынча, аны беренче тапкыр Николай Кукуев (1875—1951) кулланган.

Киевча казык үзгәртү

« Киевча саклану» дебютында аклар c5 «төртке шашкасын» икенче ысул белән урнаштырса (1.cd4 fg5 2.bc3 gh4 3.cb4 hg5 4.bc5 db4 5.ac5), «Киевча казык» дигән башлангыч барлыкка килә. Һәм уен, 5. … cd6 6.gf4 db4 7.fh6 ba5 йөрешләреннән соң, бөтенләй башка калыпка күчә. Бу дебют әдәбиятта «Яңа киевча саклану» дип тә атала.
Шуннан соң, бернинди һөҗүмнәрдән, “бәйләп кую” яки “уратып алу”дан курыкмыйча, иртәме-соңмы e5 кырына үзәк төрткесе урнаштыру бурычы акларның намус фәрманы буларак башкарыла. Менә бу планның “ашыгыч рәвештә” үтәлеше: 8.hg3 bc7 9.de5 (диаграмманы кара). Тактик алымнарга һәм тозакларга бай булган башлангычта дистәләрчә мавыктыргыч партия уйналган.
«Киевча казык» тозакларының берсен Владимир Вигман 1976 елда, илнең 38 нче беренчелегендә Борис Хамелиска каршы уйнаганда корып куйды. Һәм ике тапкыр СССР чемпионы булган гроссмейстер (ул бу партиядә каралар белән уйнады) e5 кырына үтеп керүнең аклар өчен бик җаваплы адым икәнен күрсәтте: 8. … ba3 9.ab2 ed6 10.gf4 ab6 11.de5? fe7!! (диаграмманы кара)[28]. 12.ec7 bd6 13.hf8 dc5 14.fb4 aa1. Дамкага үтеп кергәч ясаган төгәл йөрешләрдән соң, танылган гроссмейстер җиңүгә иреште.

Ленинградча саклану үзгәртү

«Ленинградча саклану», «Киевча саклану» кебек шашка уенында бөтенләй яңача фикерләү чорын башлаган дебютлар XX гасырның утызынчы елларында пәйда булды. Моңа кадәр шашка уены практикасында, үзәкне яулап алу стратегиясе барыннан да өстенлекле, дигән какшамас караш хөкем сөрә иде.
“Ленинградча саклану”ның беренче йөрешләре: 1.cd4 fg5 2.bсЗ gf6 3.cb4 bа5 4.dc5 а : сЗ 5. d : b4 gh4.

Моннан соң аклар гадәттә, үзләренең үзәктәге позициясен ныгыту өчен, сул флангтагы a3-b4-c5 колоннасын җимерәләр: 6.ba5 d : b4 7. а : сЗ аb6. Һәм бу алым, әлбәттә, аклар өчен ышанычлырак уенга китерә. Теория, 6. ab2 hg7 7. bсЗ fg5 8. cd2 варианты кискенрәк һәм тирән эчтәлекле уен вәгъдә итә, дип саный (диаграмманы кара).[29] Әмма бу очракта инде караларның 8. ... gf4 9.eg5 hf6 “чигенүе” алар өчен ышанычлырак булып чыга.

Яңа ленинградча саклану үзгәртү

«Яңа ленинградча саклану» башлангычының төп позициясе 1.cd4 fg5 2.bc3 gh4 3.сb4 gf6 4.dc5 bd4 5.ес5 hg7 йөрешләреннән соң барлыкка килә. Ул башка дебютлардан да килеп чыгарга мөмкин. Шулай ук аның үзен дә «Казык» яки «Өер» схемаларына күчерергә мөмкин. Гадәттә аклар a3-b4-c5 колоннасын озак тотмыйлар, «казык шашкасын» 6.ba5 db4 7.ac3 алмашынуы ярдәмендә артка күчерәләр. Диаграммада "Яңа ленинградча саклану"ның менә шушы табиясе күрсәтелгән.
Моннан соң каралар ике юлның берсен сайлап алалар: I.7...fe5 яки II.7...аb6. Аклар позициясен уратып алу стратегиясе тормышка ашырылган “иске ленинградча“ һәм “киевча” сакланулардан аермалы буларак, “яңа питерча” уенда каралар башта бары тик сул фланг шашкаларын гына алга күчерәләр. Бу исә аларга турыдан-туры үзәк өчен көрәш башлау мөмкинлеген бирә.

Дебютны Ленинград шәһәре осталары Василий Соков, Лев Рамм һәм Дмитрий Коршунов 1938 елда кулланышка керткән.

Үзәк партия үзгәртү

Бу башлангыч, җитди турнирларда сирәк кулланылса да, шашка уенының ике капма-каршы фәлсәфәсен классик рәвештә алга сөрә. Акларның дәгъвасы: мин уен тактасының үзәген баштан ук яулап алам, чөнки «хаклык гел урталыкта». Караларныкы исә: мин синең куәтле үзәгеңне сабырлык күрсәтеп урап алам да, соңрак «бәйләп куям». Бу дөньяви капма-каршылык дебютның беренче йөрешләрендә үк күзгә ташлана: 1.cd4 fg5 2.gf4 gf6 3.bc3 hg7. (диаграмманы кара)
"Үзәк партия"нең бер вариантын тарихчылар бертуган Александр, Владимир һәм Дмитрий Ульяновлар исеме белән бәйлиләр. Халык  «пролетариат юлбашчысы» һәм аның туганнары яшь чакта шахмат белән генә мавыккан дип саный. Әмма өчесенең дә ­"беренче мәхәббәте" нәкъ менә шашка уены булган икән.
Ул вакытта, югарыдагы табия хәрәкәтләреннән соң, “Үзәк партия”нең гамбит варианты бик көчле дип саналган: 4.fg3? gh4 5.ab2 hf2 6.eg3 fg5! 7.gh4 gf6 8.fe5 df4. 9.gf2 (­диаграмманы кара). Бу позициядә, “корбан шашкасын” кире кайтаргач, аклар җиңә торган булган XIX-XX гасырлар арасында. Ләкин Ульяновлар моның дөрес чишелеш булмавын беренче булып исбат иткәннәр. Тарихка булачак Ленин үткәргән бер комбинация кереп калган: 9... bc5 10.db6 ac5. 11.cd4 cd6! 12.db6 fe5! 13.hd4 ba7! 14.eg5 ag1 X.[30]

Хәзерге заманның куәтле санаклары һәм алардагы шашка програмнары да бу гамбитның аклар өчен бөтенләй яраксыз булуын һәм, каралар дөрес уйнаган мәлдә, бик начар позициягә китерүен ачыкладылар.

Күп кенә башлангычларда почмактагы a1 һәм h8 шашкаларын уенга саклык белән генә кертергә кирәк. Әйтик, "Үзәк партия"дә, 1.cd4 fg5 2.gf4 gf6 3.bc3 hg7 йөрешләреннән соң, 4.ab2? партияне котылгысыз рәвештә оттыруга китерә. Каралар шунда ук акларның сул флангы үсешен 4. … dc5 йөреше ярдәмендә мәңгегә тоткарлап куялар (диаграмманы кара).
Караларның уены алга таба аклар тарафыннан c3-b4 йөрешен ясарга ярамауга корыла — 5.cb4? ba5 6.db6 aa1 X. Димәк, акларга үзенең уң флангын җимерүдән башка чара калмый. Ләкин анда да алар өчен бер генә кулай йөреш тә юк. Теләсә кайсы хәрәкәт тә ким дигәндә бер шашканы югалтуга яки бөтенләй — караларның дамга үтеп керүенә китерә:

I. 5.hg3 gh4 6.gh2 fg5 X.

II. 5.fe5 ed6 6.fg3 df4 7.ge5 ab6 8.db6 ff2 9.ge3 ac5 X.

III. 5.hg3 gh4 6.fe5 ed6 7.gf4 fg5 8.hg3 fe7 9.cb4 ba5 10.db6 aa1 X.

IV. 5.hg3 gh4 6.fe5 ed6 7.gh2 df4 8.ge5 ba5 9.db6 ac5 10.cd4 ab4! 11.db6 ca5 12.ac5 fb6 X.

G5 шашкасына һөҗүм үзгәртү

Башлангычның беренче йөрешләре — 1.cd4 fg5 2.gh4?! Акларның иң популяр беренче йөреш тәкъдим итә торган күпсанлы дебютлардан читләшергә тырышуы бу. Әмма икенче йөрештәге һөҗүм стратегик яктан уңышлы дип саналмый. Беренчедән, ул акларның җитешсезлекләре булмаган үзәк позиция кору дәгъвасыннан баш тартуы булып тора. Икенчедән, 2. … ba5 3.hf6 gc3 4.bd4 ab4! 5.ac5 db4 йөрешләреннән соң, каралар аклар позициясен «чолгап алу» алымнарын куллана ала. Ләкин теория бу башлангычны, аклар өчен шактый авыр булса да, хаклы рәвештә оттырышсыз дип бәяли.

Бу башлангычны шулай ук «Сидлин-Семёнов уены» (яки саклануы) дип тә атыйлар.

Сукыр партия үзгәртү

Бу исем астында бер үк типтагы позициягә китерүче ике башлангыч берләштерелгән. Беренчесе 1.cb4 de5 2.ba5 bc5 3.ef4 ed6 4.bс3 fg5 5.fe3 gh4 6.gf2 (диаграмманы кара), икенчесе 1.cb4 fe5 2.ef4 ef6 3.ba5 fg5 4.fe3 gh4 5.gf2 йөрешләреннән соң барлыкка килә. Икесе дә акларга авыр уен бирә. Шашка әдәбиятында: «Сирәк кулланыла торган булсалар да, бу дебютларны белү файдалы», — дигән нәтиҗә ясала.[31]

«Сукыр партия» табиясе
"Сукыр партия"не аклар белән уйнаучыларның төп дәгъвасы бу башлангычның менә шушы үзенчәлегенә нигезләнгән: каралар иң көчле йөрешләр белән һәм бигрәк тә төгәл уйнамаган мәлдә, кайбер вариантларда аклар өстенлеккә ирешә ала. Әйтик, 1.cb4 de5 2.ba5 bc5 3.ef4 ed6 4.bс3 fg5 5.fe3 gh4 6.gf2 йөрешләреннән соң 6. … cd6 7.ac7 db6 алмашынуы үткәрелсә. Бу очракта уен болай дәвам итә: 8.cb2 ba5 9.cd4 ec3 10.bb6! ac5 11.fe5! df4 12.ge5 (диаграмманы кара). Ләкин караларның позициясе оттырышлы түгел.

Түбәндәге үрнәк партиядә — акларга тигезлеккә ирешү ихтималын бирә торган юлларның берсе.

1.cb4 fe5 2.ef4 ef6 3.ba5 fg5 4.fe3 gh4 5.gf2. Моннан соң уен иң көчле дип саналган йөрешләр белән болай дәвам итәргә мөмкин: 5. … bc5 6.bc3 ab6! 7.cb4! gf6 8.fg5 hf4 9.ee7 df6 10.de3 hg7 11.ab2 gh6 12.bc3 fg5 13.gf4! eg3 14.hf4 (диаграмманы кара).

Биредә 14. … de5? йөрешеннән соң аклар хәтта җиңүгә дә ирешә ала: 15.bd6! eg3 16.de7 fd6 17.ed2 ge1 18.ef4 ge3 19.df4 eb4 20.ae7 X. Аклар каршында яңа проблемнарны шашка корбаны куя: 14. …cd4! 15.ce5 fg7. Акларның хәле саранланып торырлык түгел инде: 16.cb2 bc5 17. fg3! hf6 18.bc3! ge3 19.cd4!. Караларның «матди өстенлеге» — дүрт шашка! Әмма аларның бериш шашкалары икенчеләренә җиңү өчен кирәкле йөрешләр ясау мөмкинлеген бирми. Мондый торыш шашка әдәбиятында «үзеңне үзең тышаулау» дип атала. Ахыр чиктә ничьяга китерә торган берничә мөмкинлектән караларга «комбинациялесен» сайлап алырга була: 19. … ef2 20. dg5! hf4 21.ec7 bd6 =. Яисә «күңелсезрәген»: 19. … hg5 20.dd8 ed2 21.ec3 gh4 22.dg5 hf6. Барыбер ничья.

Блиндер уены үзгәртү

«Блиндер уенын» гадәттә тәҗрибәле шашкачылар уен осталыгы кайтышрак булган көндәшләренә каршы аклар белән уйнаганда беренче 1.cb4 fg5 йөрешләреннән соң кулланалар. Бу очракта ясала торган 2.dc3?! йөрешенең төп максатлары: беренчедән, караларга f4 кырына «төртке» куйдыртмау (2. … gf4 йөрешеннән соң); икенчедән, шул ук ният белән ясалган 2.gf4 йөрешеннән соң барлыкка килә торган һәм теориядә тирәнтен өйрәнелгән классик «Өер» вариантларыннан читләшү; өченчедән, көндәшне, ул ятлаган теориядән гомумән аерып, мөстәкыйль уйлау таләп итә торган позицияләргә алып кереп китү.
Әмма 2.dc3?! йөреше сул флангның табигый үсешен нык тоткарлый һәм шул сәбәпле, каралар иң көчле җавап йөрешләре кулланган очракта, аклар өчен шактый авыр позицияләргә китерергә мөмкин. “Блиндер уены”ның 1.cb4 fg5 2.dc3?! керешеннән соң, гадәттә 2. … ba5 3.cd2 табигый йөрешләре дә ясала (диаграмманы кара).
Югарыдагы диаграммада 3. … de5 йөреше каралар өчен иң көчле һәм принципиаль дип санала: d6 шашкасы ихтимал булган 4.bc5 d: b4 5.a: c5 алмаштыруыннан коткарыла, һәм акларның сул флангын уенга кертү әлегә проблем булып кала.
Уң флангта 4.gf4 e:g3 5.f:f6 g:e5 6.gf2! операциясен үткәреп, аклар позицияне беркадәр “җиңеләйтергә” мәҗбүр булалар (диаграмманы кара). [32] Алга таба, табигый булып күренгән 6. ... hg5 җавабыннан соң, уен менә шулай дәвам итәргә мөмкин: 7.bc5! ab4 8. c:a5 ed4 9.cd6 e:c5 10.bc3 d:b2 11.a:c1. Ике якның да позициясе тигез.

Бобров уены үзгәртү

Унтугызынчы гасырда Мәскәүдә яшәгән шахмат-шашка журналисты һәм эшлеклесе Павел Бобров истәлегенә «Бобров уены» дип аталган башлангычның беренче йөрешләре — 1.ef4 fg5 2.de3 (астагы диаграмма). Аны хәзерге вакытта оста уенчылар үзара ярышларда бөтенләй диярлек кулланмый. Уенны шул заманда ук һәм хаклы рәвештә, акларны авыр позициягә китерә, дип санаганнар. Уң флангның кирәгеннән артык «нык» һәм ишле булуы җитди уен проблемалары тудыра. Кыскасы, «Бобров уены» — башлап уйнаучылар өчен генә.

Диаграммадагы позициядә каралар гадәттә табигый һәм иң көчле булган 2. … gh4 йөрешен ясыйлар. Элегрәк, биредә 3.cd4 җавабы гына кулай, ә 3.cd2 һәм 3.cb4 йөрешләре акларны бөтенләй җиңелүгә китерә, дип санаганнар. Хәзерге вакытта бу йөрешләрнең дә, төгәл саклану уены алып барганнан соң, оттырмавы исбат ителгән.
1.ef4 fg5 2.de3 gh4 3.cd2? йөрешләреннән соң каралар өчен иң көчле җавап — 3. … bc5! Калганнары акларга судан коры килеш чыгу мөмкинлеген калдыра, ә кайвакыт хәтта өстенлек тә бирә. Уен болай дәвам итәргә мөмкин: I. 4.cb4 ab6 5.ba5 ba7 6.fe5 df4 7.ge5 hg5! — һәм акларның бер шашка оттыруы котылгысыз. Әмма II. 4.fe5 df4 5.ge5 hg5! 6.cb4? cb6 7.bd6 ec5 йөрешләреннән соң да бер шашка барыбер югала.[33]

Сирәк кулланыла торган башлангычлар үзгәртү

Бу төркемгә кертелгән һәм кертелми калган дистәләрчә башлангычларның күбесе бай һәм тулы канлы көрәш мөмкинлеген бирә алмый. Гадәттә йә аклар, йә каралар оттырмас өчен күп көч куярга мәҗбүр була. Шулай да, бу дебютлар шашка уенының мөмкинлекләре чиксез булуын күрсәтү өчен бер дәлил булып тора. Калсын алар белешмәләргә кереп, ашарга сорамый ич берсе дә!
Бакы саклануы. Бу башлангычның асылы — караларның гадәти 1.cd4 fg5 2.bc3 gf6 3.cb4 йөрешләреннән соң 3. … fg7?! җавабы. Аклар, 4.cb4 db4 5.ac5 gh4 6.ab2 fg5 7.bc3 ef6 8.cb4 ba5 9.dc3 fe5 10.df6 ge7 11.ef4 юлы белән өстенлекле позициягә ирешә.
Кире кагылган «Казык»: 1.cd4 ba5 йөрешеннән соң каралар тәкъдим иткән өстенлектән, ягъни c5 кырына «казык шашкасы» урнаштырудан баш тарту — үзе бер гөнаһ. 2.bc3?! cb6 3.gf4 dc5!. Аклар позициясендә "Үзәк партия"дәге тупас ялгышның (1.cd4 fg5 2.gf4 gf6 3.bc3 hg7 4.ab2? dc5!) «яралгысы» барлыкка килә: a1 шашкасын уенга кертү хәзер инде озак вакыт мөмкин булмаячак. Тәмам оттырышлы түгел, ләкин мазохизм чиренә тиң…

Харьков башлангычы: 1.cb4 bc5 2.gh4 fe5 3.hg5 h: f4 4.e: g5 gh6 5.fe3 h: f4 6.e: g5 hg7 7.gh6. Бу башлангыч турында, ул акларга ниндидер кызыктыргыч мөмкинлекләр бирә, дип әйтеп булмый. Шулай да, аның оттырышсыз булуы исбат ителгән. Уенның төп максаты һәм нәтиҗәсе: шашкаларны эзлекле рәвештә алмаштырып, яңадан тартмага тутырып кую.

Чиләбе өере: 1.cb4 fg5 2.bc3 gh4 3.ab2 bc5 4.ef4?!. Акларның классик шашка кануннарын боза торган адымы караларга 4. … ef6 җавабыннан соң зур өстенлек бирә. Шуңа күрә бу йөреш гадәттә 4.ab2 bc5 дәвамы булганда гына кулланыла. Бу очракта аклар 5.fe5 йөреше белән уенны гадиләштерә ала.

Икеләтә «Казык»: 1.cd4 ba5 2.dc5 d: b4 3.a: c5 fg5 4.bс3 gf6 5.gh4 gf4 6.e: g5 h: f4.

Коган уены (Святой-Коршунов саклануы): 1.cd4 fg5 2.bc3 gh4 3.cb4 de5 4.df6 gе5 (Марат Коган йөреше, 4. … eg5 сугуы Пётр Святой һәм Дмитрий Коршунов исемнәре белән билгеле).

Чайковский саклануы: 1.cb4 de5 2.ba5 fg5.

Филиппов-Блиндер уены: 1.cb4 fg5 2.ed4 dc5 3.b: d6 e: e3 4.f: d4.

G5 кырына алмашынулы «Өер»: 1.cb4 fg5 2.gf4 gf6 3.bc3 gh4 4.fg5 hf4 5.eg5. "Селезнёв өере"нең төс алмашынулы «игезәге».

Ивашко башлангычы: 1.cd4 fg5 2.dc3 яки 1.ed4 fg5 2.de3. Шуннан соң партияне гадәттә 2…gh4 3.cd2 de5 4.d: f6 e: g5 5.cb4 йөрешләре белән дәвам итәләр.

Төс алмашынулы «Чәнечке» бер үк типтагы ике башлангычны берләштерә: 1.gh4 bc5 2.cd4 fe5 һәм 1.gh4 fe5 2.ed4 bc5.

Вертман уены: 1.cb4 fe5 2.еf4 еf6 3.ba5 fg5 4.bс3 g: e3 5.f: f6 g: e5 6.gh4. "Дьячков саклануы"ның төс алмашынулы «игезәге». Аклар үзләрен үзе шактый авыр уенга юлыктыра.

Матасов-Петров уены: 1.ef4 fg5 2.fe5 df4 ge5.

Төс алмашынулы «Бобров уены»: 1.gf4 dc5 2.cb4 ed6.

Дьячковча төс алмашынулы саклану: 1.cb4 fg5 2.gf4 gf6 3.bc3. fe5 4. ab2 (яки ba5) e: g3 5.f: f6 e: g5.

"Кире кагылган «Петров уены». Уен практикасында «Петров уенын» икенче йөрештә үк кире кагуның өч төп юлы билгеле:
I. 1.gh4 fe5 2.ab4
II. 1.gh4 fg5 2.hf6 ge5
III. 1.gh4 bc5 2.cb4


Яңа офыклар үзгәртү

Алтмыш дүрт шакмаклы тактадагы «классик» шашка уены, теоретик эзләнүләрнең киң колачлы булуы аркасында, узган гасырның икенче яртысында ук тирән кризис кичерә башлаган иде. Халык уенына үлем куркынычы яный, диючеләр дә булды. Чыннан да, спорт осталары арасындагы биш партиянең дүртесе уртак нәтиҗәгә тәмамлана башлады. Бүген инде гади разрядлыларның да күбесе, бик теләсә, үз тиңдәшләре белән уенны ничья аланына китерә ала. «Санаклар чоры» әлеге фаразның югары спорт дәрәҗәсендә тормышка ашуын тизләтте генә. Шуңа күрә Халыкара шашка федерациясе элек кулланылмаган махсус дебютлар системын эшләргә мәҗбүр булды. Берьюлы «очучы шашкалар» дип аталган систем да булдырылды: башлангыч позициядә ике якның да (аерым очракларда — бер якның гына) берәр шашкасы башка кырга күчерелә, уен шул яңа позициядән башлана. Боларның 2017 елда рәсми рәвештә расланган соңгы җәдвәлендә ир-ат өчен 745 башлангыч позиция, хатын-кыз өчен 150 позиция тәкъдим ителә. Шашкаларны 377 ысул белән «очыртырга» мөмкин.[34] Әлбәттә, кайбер дебютларның яки башлангыч позицияләрнең беришесе шактый кимчелекле, ләкин практик уенда коткарып калып булмаслык түгел. Шуңа күрә ярышлар микроматч системы буенча уздырыла: көндәшләр, төсләрне алмашынып, ике яки дүрт партия үткәрәләр.
Халыкара шашка федерациясе җәдвәлләренең «ир-ат өлеше». Так санлы киңрәк баганаларда — мәҗбүри башлангыч йөрешләре, җөп санлы таррак баганаларда — кайсы шашкаларның нинди кырга күчерелүе.

I II III IV V VI VII VIII
1 ab4 a1-a5 ab4 bc5 a1-e5 d6-g5 ab4 fe5 gh4 gf6 fg3 a3-c5 d6-a3 cb4 bc5 dc3 ab6 a3-g5 d6-c5
2 ab4 ba5 a1-a5 a7-h4 ab4 bc5 ba5 cb4 a1-e5 g7-h4 ab4 fg5 a3-c5 f6-a3 cb4 bc5 dc3 fe5 a3-g5 f6-a3
3 ab4 ba5 ba3 ab6 a1-a5 b6-g5 ab4 bc5 ba5 cb4 ed4 fe5 a1-f4 a7-c5 ab4 fg5 ba5 gf6 ed4 a3-c5 g7-a3 cb4 bc5 dc3 fe5 ef4 ef6 a3-g5 g7-a3
4 ab4 ba5 ba3 ab6 ab2 dc5 a1-a5 b6-h4 ab4 bc5 ba5 cb4 ed4 fg5 a1-f4 b6-c5 ab4 fg5 ba3 ef6 ed4 a3-c5 h8-a3 cb4 bc5 dc3 fe5 gh4 ab6 a3-g5 h8-a3
5 ab4 ba5 ba3 ab6 ab2 de5 a1-a5 f6-h4 ab4 bc5 ba5 cb4 ed4 hg5 a1-f4 c7-a5 ab4 fg5 bc5 db4 a3-d4 b6-a3 cb4 bc5 dc3 fe5 gh4 gf6 a3-h4 a7-a3
6 ab4 ba5 ba3 cb6 ab2 bc5 a1-a5 g7-e5 ab4 bc5 ba5 cb4 gf4 fe5 a1-f4 d6-c5 ab4 hg5 a3-d4 c7-a5 cb4 bc5 ed4 ce3 fd4 cb6 a3-h4 a7-a5
7 ab4 ba5 ba3 cb6 cb2 de5 a1-a5 g7-g5 ab4 bc5 ba5 cb4 gh4 a1-f4 e7-e5 ab4 hg5 ba3 gf4 a3-d4 e7-c5 cb4 bc5 ed4 ce3 fd4 de5 a3-h4 b6-c5
8 ab4 ba5 ba3 cb6 gf4 a1-a5 g7-h4 ab4 bc5 ba5 fg5 a1-f4 f6-e5 ab4 hg5 gf4 bc5 a3-d4 f6-a3 cb4 bc5 gf4 ab6 hg3 fg5 a3-h4 c7-a3
9 ab4 ba5 ba3 cb6 gh4 fe5 a1-a5 h6-b4 ab4 dc5 a1-g5 d6-e5 ab4 hg5 gf4 gh6 a3-d4 g7-a3 cb4 dc5 a3-h4 d6-a3
10 ab4 ba5 ba3 de5 a1-b4 a7-a5 ab4 dc5 bd6 ec5 gh4 a3-a5 a7-a3 ab4 hg5 gh4 ba5 a3-d4 g7-a5 cb4 dc5 bd6 ec5 gf4 ba5 a3-h4 d6-c5
11 ab4 ba5 ba3 fe5 gh4 a1-b4 a7-g5 ab4 dc5 bd6 ce5 ef4 a3-a5 b6-a3 ab4 hg5 gh4 gf4 a3-d4 h8-a3 cb4 dc5 bd6 ce5 gh4 ba5 a3-h4 e7-a3
12 ab4 ba5 ed4 ab6 fe3 ba7 a1-b4 b6-a5 ab4 de5 a3-a5 d6-b4 cb4 a3-d4 h8-h4 cb4 de5 a3-h4 e7-a5
13 ab4 ba5 ed4 ab6 fe3 dc5 a1-b4 d6-g5 ab4 de5 ba5 fg5 ef4 a3-a5 f6-a3 cb4 ba5 bc5 db4 ac5 cb6 a3-e5 a7-c5 cb4 de5 ba5 bc5 a3-h4 f6-a3
14 ab4 ba5 ed4 ab6 fe3 fe5 a1-b4 h8-e5 ab4 de5 ba5 fg5 gh4 a3-a5 h6-a3 cb4 ba5 bc5 db4 ac5 fe5 a3-e5 b6-a3 cb4 de5 dc3 fg5 a3-h4 f6-c5
15 ab4 ba5 ed4 ab6 fe3 hg5 a1-b4 h6-g5 ab4 de5 ba3 fg5 a3-a5 h6-b4 cb4 ba5 dc3 fe5 gh4 cb6 a3-e5 g7-a3 cb4 de5 ef4 ba5 a3-h4 f6-e5
16 ab4 ba5 ed4 dc5 a1-d4 a7-c5 ab4 de5 ba3 fg5 gf4 a3-a5 h6-e5 cb4 ba5 dc3 hg5 a3-e5 h8-a3 cb4 de5 gf4 a3-h4 g7-a3
17 ab4 ba5 ed4 dc5 bd6 ce5 a1-d4 a7-f4 ab4 de5 ed4 hg5 ba5 a3-b4 b6-a3 cb4 ba5 ef4 a3-f4 --- cb4 de5 gf4 eg3 hf4 fe5 a3-h4 g7-a5
18 ab4 ba5 ed4 fe5 df6 ge5 a1-d4 b6-a5 ab4 de5 gh4 a3-b4 d6-a3 cb4 ba5 gf4 a3-f4 a7-c5 cb4 de5 gh4 cd6 a3-h4 g7-c5
19 ab4 ba5 ed4 fe5 df6 eg5 a1-d4 b6-c5 ab4 fe5 a3-b4 e7-a5 cb4 ba5 gh4 ac3 bd4 de5 a3-f4 c7-c5 cb4 fe5 ba5 bc5 a3-h4 g7-e5
20 ab4 ba5 ed4 fg5 a1-d4 f6-e5 ab4 fe5 ba5 ef4 a3-b4 h6-a3 cb4 bc5 a3-g5 a7-a3 cb4 fe5 bc3 gf6 ab2 a3-h4 h6-a3
21 ab4 ba5 ed4 hg5 a1-d4 h8-e5 ab4 fe5 ba5 gf6 a3-b4 h6-e5 cb4 bc5 bc3 fe5 ed4 a3-g5 b6-a3 cb4 fe5 bc3 gf6 cb2 fg5 a3-h4 h6-a5
22 ab4 ba5 gh4 fe5 hg3 a1-d4 h6-g5 ab4 fe5 ef4 a3-b4 h8-a3 cb4 bc5 bc3 fg5 cd4 ab6 a3-g5 c7-a3 cb4 fe5 bc3 gf6 ed4 a3-h6 h6-c5
23 ab4 ba5 gh4 fg5 a1-c5 g7-g5 ab4 fe5 gh4 gf6 a3-c5 b6-a3 cb4 bc5 bc3 fg5 ed4 a3-g5 d6-a3 cb4 fe5 bc3 gf6 gh4 hg7 --- a7-a5
IX X XI XII XIII XIV XV XVI
1 cb4 fe5 dc3 gf6 --- a7-c5 cd4 ba5 bc3 ab6 gf4 b2-g5 a7-a5 cd4 bc5 db6 ca5 ed4 c3-b4 a7-e5 cd4 fg5 bc3 ef6 c3-g5 a7-a5
2 cb4 fe5 ef4 ba5 --- a7-g5 cd4 ba5 bc3 de5 b2-g5 c7-a5 cd4 dc5 bc3 cd6 c3-b4 a7-h4 cd4 fg5 bc3 ef6 ab2 c3-g5 a7-e5
3 cb4 fe5 ef4 ba5 bc5 --- a7-h4 cd4 ba5 bc3 de5 ef4 b2-g5 d6-e5 cd4 dc5 bc3 cd6 ab2 de5 c3-b4 h8-g5 cd4 fg5 bc3 gf6 ab2 de5 c3-g5 b6-c5
4 cb4 fe5 ef4 gf6 bc3 b2-a5 --- cd4 ba5 bc3 de5 gf4 b2-g5 g7-a5 cd4 dc5 bc3 ed6 gh4 c3-b4 h6-e5 cd4 fg5 bc3 gf6 ab2 gh4 c3-g5 c7-c5
5 cb4 fe5 ef4 gf6 de3 bc5 b2-a5 a7-e5 cd4 ba5 bc3 fe5 b2-g5 h6-e5 cd4 dc5 bc3 fg5 cb4 ba5 c3-c5 f6-g5 cd4 fg5 bc3 gf4 c3-g5 c7-e5
6 cb4 fe5 gh4 ba5 hg5 b2-a5 a7-h4 cd4 ba5 bc3 hg5 ab2 b2-g5 h8-a5 cd4 dc5 dc3 ed6 cb4 fg5 c3-c5 g7-e5 cd4 fg5 bc3 gh4 cb4 de5 c3-g5 g7-c5
7 cb4 fe5 gh4 bc5 hg5 b2-a5 b6-b4 cd4 ba5 bc3 hg5 cb2 gf4 b2-h4 a7-a5 cd4 dc5 dc3 fe5 c3-c5 g7-h4 cd4 fg5 bc3 gh4 cb4 hg5 c3-g5 g7-e5
8 cb4 fg5 ed4 ba5 b2-a5 f6-e5 cd4 ba5 dc3 de5 gf4 b2-h4 b6-a5 cd4 dc5 dc3 hg5 c3-d4 a7-e5 cd4 fg5 dc5 c3-g5 h8-a5
9 cb4 fg5 ed4 dc5 b2-b4 d6-e5 cd4 ba5 dc3 de5 gh4 b2-h4 g7-e5 cd4 dc5 gf4 cd6 de5 c3-d4 d6-a5 cd4 fg5 dc3 ef6 ed2 bc5 c3-h4 ---
10 cb4 fg5 ed4 ef6 b2-b4 d6-g5 cd4 ba5 dc3 fg5 gh4 ab6 b2-h6 h6-a5 cd4 dc5 gh4 fe5 c3-d4 e7-e5 cd4 fg5 dc3 gf6 gf4 de5 c3-h4 a7-g5
11 cb4 fg5 ed4 gf4 b2-b4 h8-a5 cd4 ba5 de5 df4 b2-h6 h6-e5 cd4 de5 c3-d4 f6-c5 cd4 fg5 dc3 gh4 cb4 c3-h4 f6-a5
12 cb4 hg5 b2-b4 h6-e5 cd4 ba5 ef4 dc5 b2-h6 h6-f4 cd4 de5 bc3 ed6 cb2 fe7 c3-d4 h8-g5 cd4 fg5 gf4 gf6 bc3 hg7 c3-h4 f6-e5
13 cb4 hg5 ba5 gh4 ed4 b2-c5 --- cd4 ba5 ef4 de5 --- b6-h4 cd4 de5 bc3 ed6 ef4 fe7 c3-d4 h6-e5 cd4 fg5 gf4 gf6 bc3 gh4 c3-h4 g7-c5
14 cb4 hg5 gf4 gh4 fg5 ba5 b2-c5 g7-g5 cd4 ba5 ef4 cb6 de3 dc5 c1-a5 a7-c5 cd4 de5 bc3 ed6 gf4 c3-e5 b6-a5 cd4 fg5  gh4 ba5 c3-h4 h6-c5
15 cb4 hg5 gh4 ba5 b2-d4 --- cd4 ba5 ef4 cb6 fe3 ab4 c1-a5 f8-h4 cd4 de5 bc3 ef4 eg5 fh4 c3-e5 g7-a5 cd4 fg5 gh4 dc5 c3-h6 h6-a5
16 cb4 hg5 gh4 de5 b2-d4 a7-g5 cd4 ba5 ef4 fg5 fe3 ab4 c1-h4 f6-g5 cd4 de5 dc3 c3-e5 g7-g5 cd4 fg5 gh4 dc5 hf6 eg5 --- c7-a5
17 cb4 hg5 gh4 gh6 bc5 b2-d4 b6-c5 cd4 ba5 gf4 de5 c3-a5 a7-g5 cd4 de5 gf4 ec3 c3-e5 g7-h4 cd4 fg5 gh4 ef6 --- c7-g5
18 cb4 hg5 gh4 gh6 hg3 b2-d4 f6-c5 cd4 ba5 gf4 fe5 df6 eg5 c3-a5 d6-g5 cd4 de5 gf4 eg3 c3-f4 --- cd4 fg5 gh4 gf4 d2-a5 ---
19 cd4 b2-d4 f6-e5 cd4 ba5 gh4 ab6 dc5 c3-a5 d6-h4 cd4 de5 gh4 ec3 bd4 fe5 c3-f4 a7-e5 cd4 hg5 d2-a5 b6-h4
20 cd4 ba5 bc3 b2-d4 h8-h4 cd4 bc5 c3-a5 f6-e5 cd4 fe5 c3-f4 f6-b4 cd4 hg5 bc3 gf4 d2-a5 e7-g5
21 cd4 ba5 bc3 ab6 b2-e5 g7-a5 cd4 bc5 db6 ac5 bc3 de5 c3-a5 h8-g5 cd4 fe5 df6 ge5 bc3 c3-f4 f6-e5 cd4 hg5 bc3 gh4 d2-a5 g7-d2
22 cd4 ba5 bc3 ab6 ab2 dc5 b2-e5 g7-h4 cd4 bc5 db6 ac5 bc3 fe5 c3-a5 h6-e5 cd4 fe5 df6 ge5 gh4 c3-f4 h8-h4 cd4 hg5 bc3 gh4 cb4 de5 d2-a5 g7-e5
23 cd4 ba5 bc3 ab6 ef4 b2-f4 d6-c5 cd4 bc5 db6 ca5 c3-b4 a7-a5 cd4 fe5 df6 eg5 gf4 de7 c3-f4 h6-c5 cd4 hg5 gf4 gh4 fe5 d2-b4 ---
XVII XVIII XIX XX XXI XXII XXIII XXIV
1 cd4 hg5 gf4 gh4 fg5 dc5 d2-b4 a7-g5 ed4 dc5 cb4 ce3 df4 cd6 d2-f4 b6-c5 ed4 fg5 fe3 gf6 e3-b4 a7-c5 ef4 dc5 de3 e3-h4 f6-a5
2 cd4 hg5 gf4 gh4 fg5 de5 d2-b4 a7-h4 ed4 dc5 fe3 cd6 d2-f4 d6-a5 ed4 fg5 gh4 ba5 e3-b4 a7-e5 ef4 dc5 fe3 e3-h4 g7-g5
3 cd4 hg5 gf4 gh4 fg5 fe5 d2-b4 d6-e5 ed4 dc5 fe3 ed6 d2-f4 e7-a5 ed4 fg5 gh4 dc5 e3-b4 a7-h4 ef4 dc5 gh4 ed6 hg3 fe5 e3-h4 h6-a5
4 ed4 d2-b4 h8-a5 ed4 dc5 fe3 fg5 gh4 cd6 d2-g5 h6-h4 ed4 fg5 gh4 ef6 e3-b4 b6-f4 ef4 de5 e3-h4 h6-g5
5 ed4 ba5 d2-b4 h8-g5 ed4 dc5 fe3 fg5 gh4 gf6 d2-h4 b6-c5 ed4 fg5 gh4 gf6 e3-b4 b6-g5 ef4 de5 fd6 ec5 de3 e3-h6 h6-a5
6 ed4 ba5 dc5 db4 ac5 fg5 d2-b4 h8-h4 ed4 dc5 fe3 fg5 gh4 gf4 d2-h4 e7-c5 ed4 hg5 e3-b4 f6-e5 ef4 de5 fd6 ce5 de3 fg5 e3-h6 h6-e5
7 ed4 ba5 fe3 ab6 d2-c5 --- ed4 dc5 gh4 ce3 fd4 ba5 d2-h4 f6-g5 ed4 hg5 cb4 de5 e3-b4 h8-e5 ef4 fe5 cd4 ec3 bd4 --- e7-h4
8 ed4 ba5 fe3 ab6 ab4 dc5 d2-c5 a7-d2 ed4 de5 d2-h4 g7-e5 ed4 hg5 cb4 gf4 e3-b4 h8-h4 ef4 fe5 de3 f2-a5 d8-f4
9 ed4 ba5 fe3 cb6 d2-c5 b6-g5 ed4 de5 ab4 cd6 d2-h4 h6-e5 ed4 hg5 cb4 gh4 e3-b6 b6-b4 ef4 fe5 de3 ba5 ab4 cb6 f2-a5 d6-e5
10 ed4 ba5 fe3 de5 gh4 ab6 d2-c5 d6-h4 ed4 de5 ab4 ed6 --- d6-a5 ed4 hg5 fe3 gf4 e3-c5 d6-g5 ef4 fg5 f2-a5 e7-e5
11 ed4 ba5 fe3 de5 gh4 cb6 d2-d4 --- ed4 de5 de3 ed6 --- d6-g5 ed4 hg5 gh4 gh6 e3-c5 g7-h4 ef4 fg5 cb4 ge3 fd4 f2-a5 f6-e5
12 ed4 ba5 fe3 fe5 d2-d4 a7-g5 ed4 de5 fe3 --- d6-h4 ef4 e3-d4 --- ef4 fg5 cb4 ge3 df4 ef6 f2-a5 g7-e5
13 ed4 ba5 fe3 fg5 gf2 gh4 d2-d4 a7-h4 ed4 de5 gf4 eg3 fh4 hg5 e3-a5 --- ef4 ba5 de3 ab6 cd4 dc5 e3-d4 a7-e5 ef4 fg5 fe3 gh4 gf2 ba5 f2-b4 d6-a5
14 ed4 ba5 fe3 hg5 gf2 d2-d4 b6-a5 ed4 de5 gh4 hg5 fe3 e3-a5 a7-e5 ef4 ba5 de3 cb6 cd2 fe5 e3-d4 a7-g5 ef4 fg5 fe3 gh4 gf2 de5 f2-b4 d8-h4
15 ed4 ba5 gf4 fg5 d2-d4 b6-g5 ed4 fe5 e3-a5 a7-g5 ef4 ba5 fe3 ab6 gf2 fg5 e3-d4 d6-a5 gf4 f2-b4 e7-e5
16 ed4 bc5 d2-d4 c7-h4 ed4 fe5 df6 ge5 ab4 hg7 e3-a5 b6-c5 ef4 ba5 fe3 fe5 cd4 e3-d4 d6-h4 gf4 ba5 f2-b4 g7-e5
17 ed4 bc5 db6 ac5 de3 hg5 d2-d4 d6-h4 ed4 fe5 df6 ge5 ab4 hg5 e3-a5 d6-e5 ef4 ba5 gh4 e3-f4 --- gf4 ba5 cb4 ac3 bd4 fg5 f2-b4 h8-c5
18 ed4 bc5 db6 ac5 gf4 fe5 d2-d4 f6-e5 ed4 fe5 df6 ge5 gh4 hg7 e3-a5 e7-g5 ef4 bc5 cb4 fg5 de3 e3-f4 a7-e5 gf4 ba5 cb4 ac3 db4 de5 f2-b4 h8-g5
19 ed4 bc5 db6 ac5 gh4 de5 d2-d4 f6-g5 ed4 fe5 df6 eg5 fe3 e3-a5 f6-b4 ef4 bc5 de3 ab6 cd4 fg5 e3-f4 d6-a5 gf4 ba5 cb4 ac3 db4 fg5 f2-c5 a7-f2
20 ed4 bc5 db6 ca5 d2-d4 h8-h4 ed4 fg5 e3-a5 g7-b4 ef4 bc5 fe3 cb6 cd4 fe5 e3-f4 f6-c5 gf4 ba5 cd4 fe5 df6 eg5 f2-c5 h8-e5
21 ed4 bc5 db6 ca5 ab4 ab6 d2-d4 h6-g5 ed4 fg5 fe3 bc5 e3-a5 h8-e5 ef4 bc5 gh4 ab6 hg3 fe5 e3-f4 g7-a5 gf4 ba5 hg3 ab6 gh4 de5 f2-d4 b6-c5
22 ed4 bc5 db6 ca5 ab4 hg5 d2-e5 g7-h4 ed4 fg5 fe3 ef6 e3-a5 h8-h4 ef4 dc5 cb4 ed6 e3-f6 f6-b4 gf4 ba5 hg3 fg5 f2-d4 c7-g5
23 ed4 dc5 cb4 ce3 fd4 fg5 d2-f4 --- ed4 fg5 fe3 ef6 gf2 bc5 e3-b4 --- ef4 dc5 cb4 ed6 gh4 de5 e3-g5 h6-e5 gf4 bc5 hg3 ab6 gh4 ba5 f2-d4 d6-a5
XXV XXVI XXVII XXVIII XXIX XXX XXXI XXXII XXXIII
1 gf4 bc5 hg3 fe5 cd4 f2-d4 h6-g5 gf4 fg5 cb4 gf6 bc3 de5 g3-a5 --- gh4 de5 g3-f4 h8-g5 gh4 hg5 ef4 ge3 df4 ba5 h2-c5 f6-h2 h2-h4 h6-h2
2 gf4 dc5 f2-f4 d6-e5 gh4 g3-a5 a7-e5 gh4 de5 ab4 cd6 g3-g5 a7-h4 gh4 hg5 ef4 ge3 df4 bc5 h2-c5 h8-h2 h2-h4 a7-e5
3 gf4 dc5 cb4 ba5 f2-f4 f6-e5 gh4 ba5 g3-a5 b6-e5 gh4 de5 fg3 g3-g5 h8-b4 gh4 hg5 hg3 de5 h2-d4 a7-h2 h2-h4 a7-h2
4 gf4 dc5 cb4 fg5 f2-f4 h6-a5 gh4 ba5 fg3 ab6 gf2 fg5 g3-a5 h6-g5 gh4 de5 hg3 bc5 g3-g5 h6-a5 gh4 hg5 hg3 gh6 h2-d4 b6-c5 h2-h4 d6-e5
5 gf4 dc5 cd4 ed6 f2-f4 h8-e5 gh4 ba5 fg3 de5 ed4 g3-b4 a7-e5 gh4 de5 hg3 cd6 g3-h4 --- h2-a5 f6-h4 h2-d4 b6-h2 h2-h4 d6-h2
6 gf4 dc5 hg3 ed6 gh4 fe5 f2-g5 g7-a5 gh4 ba5 fg3 fe5 ed4 g3-b4 b6-e5 gh4 fe5 g3-h4 a7-g5 h2-a5 g7-b4 h2-d4 c7-h2 h2-h6 h6-f4
7 gf4 de5 f2-g5 h6-a5 gh4 ba5 fg3 hg5 gf2 g3-b4 f8-f4 gh4 fe5 ab4 ed4 g3-h4 c7-f4 h2-a5 g7-h2 h2-d4 d6-h2 h2-h6 h6-h4
8 gf4 de5 fd6 ce5 fg3 bc7 f2-g5 h6-c5 gh4 ba5 hg3 fe5 ed4 g3-b4 g7-g5 gh4 fe5 cb4 ef4 g3-h4 g7-a5 h2-a5 h8-h2 h2-d4 g7-h2 --- h6-h4
9 gf4 de5 fd6 ce5 ab4 f2-h4 --- gh4 ba5 hg3 ab6 ef4 dc5 g3-b4 h8-h4 gh4 fe5 cd4 ec3 bd4 ba5 g3-h4 g7-c5 h2-a5 h8-h4 h2-e5 a7-b4 --- h8-h4
10 gf4 de5 fd6 ec5 hg3 f2-h4 f6-c5 gh4 ba5 hg3 ab6 gh2 ba7 g3-b4 h6-g5 gh4 fe5  ed4 bc5 g3-h4 h8-e5 h2-a7 a7-d4 h2-e5 a7-d4
11 gf4 fe5 --- f6-a5 gh4 bc5 g3-c5 b6-g5 gh4 fe5  ed4 dc5 g3-h6 h6-a5 h2-b4 a7-e5 h2-e5 e7-h2
12 gf4 fe5 ab4 eg3 fh4 gf6 --- f6-h4 gh4 bc5 cd4 ab6 g3-d4 a7-a5 gh4 fe5 ed4 ef6 g3-h6 h6-e5 h2-b4 a7-g5 h2-e5 h8-h2
13 gf4 fe5 cd4 ec3 g1-a5 f6-b4 gh4 bc5 cd4 fe5 g3-d4 a7-e5 gh4 fe5 ed4 gf6 g3-h6 h6-h4 h2-b4 a7-h2 h2-f4 ---
14 gf4 fe5 cd4 eg3 g1-a5 g7-c5 gh4 bc5 ed4 ce3 df4 cb6 g3-d4 a7-f4 gh4 fe5 ed4 gf6 fg3 dc5 --- g7-a5 h2-b4 b6-c5 h2-f4 a7-h2
15 gf4 fe5 ed4 g1-b4 e7-c5 gh4 bc5 ed4 ce3 fd4 de5 g3-d4 b6-c5 gh4 fe5 ef4 eg3 hf4 ba5 --- g7-e5 h2-b4 b6-h2 h2-f4 c7-h4
16 gf4 fe5 ed4 eg3 hf4 ba5 g1-b4 h8-c5 gh4 bc5 fg3 ab6 cd4 fg5 g3-d4 d6-a5 gh4 fe5 fg3 --- g7-g5 h2-b4 d6-g5 h2-f4 c7-h2
17 gf4 fe5 fg3 g1-d4 d6-g5 gh4 dc5 g3-d4 d6-e5 gh4 fe5 fg3 gf6 --- g7-h4 h2-b4 d6-h2 h2-f4 e7-h2
18 gf4 fe5 fg3 ef6 ab4 g1-d4 h6-a5 gh4 dc5 cb4 cd4 g3-d4 g7-a5 gh4 fg5 h2-a5 --- h2-b4 g7-h2 h2-f4 f6-e5
19 gf4 fe5 hg3 bc5 cb4 ab6 g1-g5 g7-a5 gh4 dc5 cb4 fg5 g3-e5 g7-h4 gh4 fg5 hf6 ge5  ab4 fg7 h2-a5 a7-g5 h2-b4 h8-h2 h2-f4 h6-c5
20 gf4 fe5 hg3 ed4 ec5 g1-g5 g7-e5 gh4 dc5 ef4 cd6 g3-e5 h8-a5 gh4 fg5 hf6 ge5 ed4 fg7 h2-a5 a7-h2 h2-c5 a7-f4 h2-g5 c7-a5
21 gf4 fe5 hg3 gf6 cb4 g1-g5 h8-a5 gh4 dc5 fg3 fe5 cd4 g3-f4 --- gh4 fg5 hf6 eg5 ed4 h2-a5 b6-h2 h2-c5 a7-h2 h2-g5 c7-e5
22 gf4 fe5 hg3 gf6 ed4 g1-h4 d6-c5 gh4 dc5 fg3 fe5 ed4 g3-f4 d6-g5 gh4 hg5 cd4 dc5 h2-a5 d6-h2 h2-c5 b6-h2 h2-g5 d6-h2
23 gf4 fg5  cb4 de5 g1-h4 e7-g5 gh4 dc5 hg3 fe5 g3-f4 g7-a5 gh4 hg5  cd4 gh6 fg3 h2-a5 e7-g5 h2-c5 d6-h2 h2-h4 ---

Санак програмнары ярдәмендә беренче өч йөрештән торган һәм ихтимал булган бөтен вариантларны үз эченә алган яңа җәдвәл дә эшләнгән һәм фикер алышу өчен шашка осталарына тәкъдим ителгән. Аңарда өч меңнән артык позиция бар.[35]

Сылтамалар үзгәртү

  1. http://stas39.narod.ru/blog/russo_nezhmetdinov_3_obratnaja_gorodskaja_partija/2014-08-18-18
  2. http://booksee.org/book/629702
  3. 3,0 3,1 Литвинович В. С., Негра Н. Н. Курс шашечных дебютов. — Минск: Полымя, 1985.
  4. Берлинков Б.Л., Рокитницкий А.В. Шашечные партии белорусских мастеров. — Мн.: Полымя, 1983. — 161-162 нче битләр.
  5. Высоцкий В. М., Горин А. П. Дебютная энциклопедия по русским шашкам. М.: ВОСТОК-ИЗДАТ, 2004
  6. архив күчермәсе, archived from the original on 2018-09-20, retrieved 2018-09-10 
  7. Высоцкий В.М., Горин А.П. Дебютная энциклопедия по русским шашкам. М.: ВОСТОК-ИЗДАТ, 2004
  8. 8,0 8,1 http://www.tatshashki.ru/KIT/2012/2_turpar.pdf
  9. Высоцкий В. М., Горин А. П. Дебютная энциклопедия по русским шашкам. М.: ВОСТОК-ИЗДАТ, 2004
  10. В.Я.Вигман, Радость творчества. — М:Физкультура и спорт, 1986, 59-60 битләр|http://mexalib.com/view/39348
  11. http://stas39.narod.ru/publ/obratnyj_tychok/44
  12. В. Я. Вигман, Радость творчества. — М:Физкультура и спорт, 1986, 64 нче бит.|http://mexalib.com/view/39348 2018 елның 14 сентябрь көнендә архивланган.
  13. В. Я. Вигман, Радость творчества. — М:Физкультура и спорт, 1986, 81-82 нче битләр
  14. http://stas39.narod.ru/publ/v_pomoshh_ljubitelju_shashek/r_nezhmetdinov_p_kondratev_viii_pervenstvo_rsfsr_tula_1950_otygrysh/59-1-0-1281
  15. http://plus.gambler.ru/tavlei/theory/komp_a5.htm
  16. Берлинков Б.Л., Рокитницкий А.В. Шашечные партии белорусских мастеров. — Мн.: Полымя, 1983. — 64 нче бит.
  17. В. Я. Вигман, Радость творчества. — М:Физкультура и спорт, 1986, 150 нче бит.|http://mexalib.com/view/39348 2018 елның 14 сентябрь көнендә архивланган.
  18. В.Я.Вигман, Радость творчества. — М:Физкультура и спорт, 1986, 70-71 нче битләр.|http://mexalib.com/view/39348
  19. http://bf2001.narod.ru/chetverg/chetv058.htm
  20. Берлинков Б. Л., Рокитницкий А. В. Шашечные партии белорусских мастеров. — Мн.: Полымя, 1983. — 224—225 нче битләр.
  21. Головня I.О. Дебютні пастки і комбінації в російських шашках. — К: Здоров’я, 1983. — 45 нче бит.
  22. Головня I.О. Дебютні пастки і комбінації в російських шашках. — К: Здоров’я, 1983. — 47 нче бит.
  23. Головня І.О. Дебютні пастки і комбінації в російських шашках. — К: Здоров’я, 1983. — 18 нче бит.
  24. В. Я. Вигман, Радость творчества. — М:Физкультура и спорт, 1986, 22 нче бит|http://mexalib.com/view/39348 2018 елның 14 сентябрь көнендә архивланган.
  25. Высоцкий В.М., Горин А.П. Дебютная энциклопедия по русским шашкам. М.: ВОСТОК-ИЗДАТ, 2004
  26. архив күчермәсе, archived from the original on 2018-09-08, retrieved 2018-09-02 
  27. http://www.shashkivsem.ru/oshibki-v-knigax/oshibki-v-shashechnoj-literature-chast-5.html
  28. В. Я. Вигман, Радость творчества. — М:Физкультура и спорт, 1986, 130 нчы бит.|http://mexalib.com/view/39348 2018 елның 14 сентябрь көнендә архивланган.
  29. http://www.kombinashki.ru/debyuty10.php
  30. http://plus.gambler.ru/tavlei/theory/theory_5.htm
  31. Берлинков Б. Л., Рокитницкий А. В. Шашечные партии белорусских мастеров — Мн: Полымя, 1983. — 178—180 битләр.
  32. Берлинков Б.Л., Рокитницкий А.В. Шашечные партии белорусских мастеров — Мн.: Полымя, 1983. — 206 нчы бит.
  33. Берлинков Б.Л., Рокитницкий А.В. Шашечные партии белорусских мастеров. — Мн.: Полымя, 1983. — 251 нче бит.
  34. https://idf64.org/ru/tables-of-draw/
  35. http://www.edeon.ru/articles/gerebevka.htm