Башкорт теле

башкортларның милли теле
(Башкортча битеннән юнәлтелде)

Башкорт теле (башҡорт теле  [bɑʂ.ˌqʊ̞rt.tɪ̞ˈlɪ̞]) — башкортларның милли теле. Төрки телләрнең кыпчак төркемендәге кыпчак-болгар төркемчәсенә карый. Морфологик яктан агглютинатив телләр исәбенә керә. Башкорт теленең диалектлары: көнчыгыш, көньяк һәм көнбатыш.

Башкорт теле
Үзисем:

Башҡорт теле

Илләр:

Россия (Башкортстан), Казакъстан.

Рәсми халәт:

Башкортстан

Күзәтүдә тора:

РФА УФҮ Тарих, тел һәм әдәбият иниституты

Сөйләшүчеләр саны:

1 379 700 кеше

Халәт:

куркыныч астында[d]

 Классификация
Төркем:
Язу:

кирилл язуы, Jaꞑalif һәм гарәп язуы[d]

Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97:

баш 086

ISO 639-1:

ba[1]

ISO 639-2:

bak[1]

ISO 639-3:

bak[1]

Википедия
Википедия

Википедиянең
башкорт телендә бүлеге бар!
ba:Баш бит

Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Башкорт теле, рус теле белән беррәттән, Башкортстан Җөмһүриятенең дәүләт теле булып тора[2]. Башкорт теле дәүләт теле дәрәҗәсендә беренче тапкыр Башкорт ҮБК 1921 елның 6 июль карары белән билгеләнә[3].

Башкорт теле 1897 елда таралышу

ЮНЕСКО тарафыннан хәвефле телләр арасына кертелгән.[4]

Башкорт әлифбасы үзгәртү

  Төп мәкалә: Башкорт әлифбасы

Ислам динен кабул иткәнгә кадәр башкортлар борыңгы төрки рун язмасын куллана.[5]

Беренче башкорт әлифбасы XX гасыр башында төзелә. 1923 елда гарәп графикасы нигезендә яңартылган башкорт алфавиты раслана, анда элекке 22 урынына 33 хәреф исәпләнә. 1924 елдан «Башкортстан» гәзите башкорт телендә чыга башлый. 1928 елда латиница нигезендә яңа башкорт алфавиты кабул ителә.

Гарәп әлифбасы үзгәртү

«Хәреф вә имлә лаихәсе» дип аталган башкорт әдәби теленең беренче әлифбасы һәм имла проектын язучы Сәгыйть Рәмиев төзи. Бу проект буенча башкорт әдәби теленең алфавиты 33 хәрефтән торган, шуларның 27 — тартыклар, 6 — сузыклар өчен, Башкорт теле өчен һич кирәге булмаган خ, ص,ض, ظ, ط, غ хәрефләре төшереп калдырыла. «Калын» сүзләрне «нечкә» сүзләрдән аеру өчен калынлык билгесе булдырылган: ٫بۇل (бул), بۇل (бүл). Рус теленнән кергән сүзләрне язу өчен кирәк булган хәрефләр (мәсәлән چ/ч, һ.б.) алынмаган, алар әйтелгәнчә язылырга тиеш булалар: نەسەلنىك, سىخ (нәсәлник, сих (чех)).

Яңалиф үзгәртү

Латин әлифбасына күчү өчен хәрәкәт 1924 елдан Башкортстанда башлана. 1924 елның 6 октябрендә Башкортстан ХКШы (Башсовнарком) башкорт язуын латин әлифбасына күчерү кирәклеге турында карар кабул итә. Башкорт әлифбасының латин графикасы нигезендә төзелгән беренче варианты Яңалиф үзәк комитеты тарафыннан 1925 елда тәкъдим ителә. Соңынан бу әлифба кабаттан карап чыгыла, камилләштырылә. 1928 елның 7 маенда Башкортстан Үзәк Башкарма комитеты һәм Башкортстан ХКШ тарафыннан Яңалиф башкорт теленең рәсми әлифбасы итеп расланыла. Башкорт теленең специфик авазлары өчен өч хәреф (ҍ, ьj, đ) алына. Башкорт теленең латынлаштырылган әлифба нигезендәге орфографиясе 1930 елда төзелә. Имладә төп принсеб итеп фонетик принсеб алына, кайсыыбер урыннарда фонематик-морфологик принсеб та кулланыла. Чит телләрдән кергән сүзләр башкортча әйтелешкә буйсындырыла: silsəvit, jəvrəj, Jəgyr, Jəkef, vagun, safxuz, vulьs, sirkəv, akasejə, kammunizem, tejatьr, pralitarejat. Әмма бу күренеш «җитешсезлек» дип табыла һәм 1934 елгы имласендә чит сүзләрнең язылышы рус телендәге язылышына якынлаштырыла: partia, Korea, metall, motor, texnika. Шул ук 1934 елда Ç хәрефе әлифбадан төшерелә. 1939 елда БАССР ЮШ тарафыннан яңа имла гамәлгә кертелә, әмма ул озын гомерле булмый, чөнки шул ук 1939 елда кирилл графикасына күчү мәсьәләсе кузгатыла.

A a B ʙ C c D d   đ E e Ə ə F f G g Ƣ ƣ H h I i
J j K k L ʟ M m N n Ꞑ ꞑ O o Ɵ ɵ P p Q q R r S s
Ş ş T t     U u V v X x Y y Z z Ƶ ƶ Ь ь '

Кирилл әлифбасы үзгәртү

 
Кулаев әлифбасы

Башкорт язуын рус графикасы нигезендәге әлифбага күчерү эше рус һәм башкорт галимнәре тарафыннан Октябрь инкыйлабына кадәр үк башланган. Мәсәлән, В.Катаринский 1908 елда башкортлар өчен әлифба төзеп, бастырып чыгара. Үл үзенең әлифбасына 39 хәреф ала. Башкорт теленең специфик авазлары өчен түбәндәге хәрефләр алына: ӧ – ө, ӱ – ү, ҥ – ң, ѓ – һ, ләкин ҙ, ҡ, ғ, ҫ авзлары өчен аерым хәреф алынмый. А. Бессонов үзенең 1907 елда бастырып чыгарган әлифбасында 41 хәрефле башкорт әлифбасын төзи, ҙ өчен аерым хәреф алына һәм ѳ (фита) кертелә.

Башкорт әлифбасын будыруда башкорт галиме Мстислав (Мөхәммәт) Кулаев күп эш эшли. Ул 1912 елда рус-юнан графикасы нигезендә 33 хәрефтә башкорт әлифбасын төзи. ә, ү авазлары өчен α, υ хәрефләрен, о, ө өчен ω (омега) хәрефен төрле формаларда эшләп алган. Кулаев үзенең әлфбасын ике тапкыр 1912 һәм 1919 елларда бастырып чыгара.

Рус графикалы әлифбага күчү мәсьәләсе ВКП(б)-ның Башкортстан өлкә комитетында 1938 һәм 1939 елларда ике мәртәбә тикшерелә һәм башкорт теленең яңа әлибасын һәм орфографиясен төзү буенча комиссия оештырыла.

Башкорт телен кирилл графикасы нигезендәге әлифбасын һәм орфографиясен төзегәндә, иң бәхәсле мәсьәләләрнең берсе сузык аваз хәрефләренең шәкеле һәм язылышы мәсьәләсе булды. Кайберәүләр кушма сузык хәрефләр язуга каршы чыгалар. Алар йы, йе урынына е; йа, йә урынына я; йо, йө урынына ё хәрефен язарга һәм авазларның нечкәлеген язуда йомшаклык билгесе белән бирүне тәкъдим иттеләр: ел, ель, быел, тееш, ял, яль, ёмғаҡ, ёҙөк, боёҡ, көё, ёнь (йыл, ел, быйыл, тейеш, ял, йәл, йомғаҡ, йөҙөк, бойоҡ, көйө, йөн).

Икенче бәхәсле мәсьәлә – башкорт теленең специфик авзларның шәкеле мәсьәләсе булды. Башкорт теленең специфик авазларын катлаулы хәрефләре белән күрсәтү тарафдлары да булган: къакъылдак, буьл, оьлоьшоь, хъотськъо, уьдьебедь (ҡаҡылдаҡ, бүл, өлөшө, һоҫҡо, үҙебеҙ)

1939 елда кириллица нигезендә төзелгән алфавит бүгенге көнгә кадәр файдаланыла.

1950 елда алфавитка Ё хәрефе өстәлә һәм нәкъ шундый вариант әлеге вакытта кулланыла. Шулай итеп, гамәлдәге башкорт алфавитында 42 хәреф, шуларның тугыз телнең үзенчәлекле авазларын билгели – Ә ә, Ө ө, Ү ү, Ғ ғ, Ҡ ҡ, Ң ң, Ҙ ҙ, Ҫ ҫ, Һ һ хәрефләре. Шунысы тагы да игътибарга лаек – Ҡҡ, Ҙҙ хәрефләре башка бер төрки телдә дә очрамый.[6][7]

А а Б б В в Г г Ғ ғ Д д Ҙ ҙ Е е
Ё ё Ж ж З з И и Й й К к Ҡ к Л л
М м Н н Ң ң О о Ө ө П п Р р С с
Ҫ ҫ Т т У у Ү ү Ф ф Х х Һ һ Ц ц
Ч ч Ш ш Щ щ Ъ ъ Ы ы Ь ь Э э Ә ә
Ю ю Я я

Алфавиттагы хәрефләрнең бүленеше үзгәртү

сузыклар: а, е, ё, и, о, ө, у, ү, ы, э, ә, ю, я.

Тартыклар: а) яңгырау: б, в, г, г, д, ҙ, ж, з, й, л, м, н, ң, р; б) саңгырау: к, к, п, с, ҫ, т, ф, х, һ, ц, ч, ш, щ.

Махсус билгеләр: ъ, ь.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Ҡ. Әхмәров. Башҡорт яҙыуы тарихенән.

Искәрмәләр үзгәртү