Башкортстандагы алманнар

Башкортстанда алманнар — Башкортстан халыкларының берсе. Күпчелеген Стәрлетамак һәм Туймазы районнарында, Уфа, Ишембай, Октябрьский, Стәрлетамак, Туймазы шәһәрләрендә оешып яшиләр.

Башкортстандагы алманнар

Диннәре: лютераннар, католиклар.

Россияда алманнар яшәгән ареаллар. 2010 елгы Бөтенрусия җанисәп мәгълүматләре

Исәбе үзгәртү

Җанисәп мәгълүмәтләре буенча, алманнар саны:

1897 елда Уфа губернасында— 1,1 мең кеше, Ырынбур губернасында — 5,5 мең кеше.

БАССРда 1926 елда — 6,5 мең, 1939 елда — 6,3 мең, 1959 елда — 12,8 мең, 1970. — 12,1 мең, 1979 елда — 11,3 мең, 1989 елда — 11 мең кеше яшәгән,

Башкортстан Республикасында 2002 елда — 8,2 мең, 2010 елда — 5,9 мең кеше.

Тарихы үзгәртү

Немец халкының тәүге авыллары 17нче гасырда, алар Уфа гарнизонында хезмәт иткән вакытта, барлыкка килгән.

 
Алман колонистлары (Густав-Теодор Паули. «Этнографическое описание народов России», СПб. 1862)

1894 нче елларда Башкортостанга хәзерге Дәүләкән районында авыллар оештырган немец-меннонитлар күчеп килә. Дәүләкәнгә алар Аурупадан тирмәннәр өчен иң яхшы корылмалар кайтарта. Алманнар революцияга кадәр Балтика буена, чит илгә (Германиягә) ашлык та сата. Сәүдәгәр Фризенның шәхси фотоательесы һәм китап кибете була. Фризен открыткалар эшләп чыгара башлый. Алар Россия, хәтта Аурупа илләре буйлап тарала: бу якларга, Дим буенча кымыз белән туберкулездан дәвалану өчен җәен кеше күпләп килә. Фризен ял итүчеләр өчен фотоателье оештыра, ял итүчеләр туганнарына санаторий күренешләре белән открыткаларны туганнарына җибәрә. Шулай итеп, үзләре дә сизмәстән, Дим буе санаторийларына реклама эшлиләр. Дәүләкәндәге алманнар революциядан соң, 1930 нчы елларда чит илгә китә. Меннонитлар Канадага күпләп күченә.

Маяковскийның Америкадагы сәяхәте вакытындагы тәрҗемәчесе һәм аның кызының (Хелен Патрисия Томпсон — Елена Маяковская) әнисе Элизабет Петровна Зиберт (Элли Джонс) Дәүләкәндә туган [1].

Столыпинның аграр реформасы елларында хәзерге Благовар районындагы җирләргә Малороссия (хәзерге Украинадан) алманнар күчеп килгән.

Бөек Ватан сугышы елларында БАССР га, Волга буе алманнары АССР ы бетерелгәч, алманнар күчерелгән. Алар башлыча Ишембай һәм Уфа шәһәрләрендә трудармиядә хезмәт иткән.

1984 елда алманнарның ФРГ га китүе башланган.[2]

1993 елдан соң алманнарның күп өлеше Алманияга эмиграциягә китә. Берничә еллап Башкортстан Республикасы Уфа районының Алексеевский авл советыннан немец халкының өчтән бер өлеше күчеп китә. Бу алманнарның Волга буе автономиясе торгызылуына өмет өзелү һәм аларның Россияның киләчәк язмышы билгесез булуы белән бәйле.

Башкортстан Республикасында (2010 ел мәгълүматлары) алманнарның иң оешып яшәгән җирләре: Уфа (1638), Октябрьский (754), Стәрлетамак (527), Салават (291), Ишембай (245), Бәләбәй (149), Нефтекама (136) каласы, Дәүләкән һәм Дәүләкән районында (349), Туймазы шәһәрендә һәм Туймазы районында (344), Бәләбәй шәһәрендә һәм Бәләбәй районында (149), Благовар (347), Әлшәй (97), Уфа (96) районнарында.

Хуҗалыклары үзгәртү

алманнарның традицион усадьбасының аерым сызаты булып торак һәм хуҗалык каралтыларын дүртпочмак рәвешендә берләштергән бина тора. Традицион хатын-кыз киеме кофтадан, бөрмәле итәктән, алъяпкычтан, баш яулыгыннан тора; ир-атлар киеме — күлмәктән, чалбардан, жилеттан, эшләпәдән тора. Аяк киемнәреннән күн башмак иң киң кулланылган. Традицион аш-суда йорт токмачы салынган тавык шулпасы, умачлы аш, борщ, җимеш ашы, дуңгыз ите белән кәбестәле каз, бөккән, рулет, төрле колбасалар. Традицион христиан бәйрәмнәре билгеләнә [3].

Мәдәни һәм иҗтимагый тормышлары үзгәртү

1989 елдан Башкортстан алманнарының «Видергебурт» дип аталган мәдәни-агарту берлеге, 1998 елда — Пришиб авылында «Алексеевский» тарихи-мәдәни үзәге, 2003 елдан — Башкортстан алманнарның Милли-мәдәни автономиясе эшли [4]

Башкортстанның билгеле алманнары үзгәртү

  • Классен Генрих Николаевич- Башкорт дәүләт университетының чит телләр факультетының немец теле кафедрасы укытучысы, Башкорт дәүләт педагогия университетының чит телләр факультетының чит телләр укыту методикасы профессоры, ССРБ алманнары өчен башлангыч әлифба — Fibel авторы, Башкортстан алманнары сөйләше — түбән немец диалектын өйрәнүче.Башкорт АССР-ның атказанган фән эшмәкәре[5].
  • Моор Пётр Семёнович [25.12.1934, Башкорт АССР ы Топорнин районы, Алексеевка авылы (хәзерге БР Благовар районы) — 25.9.2014, Кассель шәһәре, Алмания; Берлин шәһәрендә җирләнгән], хуҗалык эшмәкәре. БАССР-ның атказанган агрономы (1980), РСФСР-ның мәгариф отличнигы (1977). Башкорт дәүләт авыл хуҗалыгы институтын (хәзерге Башкортстан аграр университетын) тәмамлаган (1962). 1955-1994 елларда Благовар районы "Россия" колхозында эшли: баш агроном, 1964 елдан -рәис. 1995— 1998 елларда Өфедәге Саксония РФ белән экономик хезмәттәшлек контакт бюросында эшли. Моор җитәкчелегендә колхоз игенчелек һәм терлекчелек буенча югары нәтиҗәләргә өлгәшә. РСФСР-ның Югары Советының 10 нчы чакырылышы депутаты. Хезмәт Кызыл Байрак (1964, 1976), "Хөрмәт Билгесе" (1971) орденнары кавалеры[6]
  • Гегелен Гарри Рангулов- Башкорт дәүләт педагогия университетының чит телләр факультеты немец теле кафедрасы преподавателе, абыйсы ФРГ га китү сәбәпле ССРБ-да аңа мөмкинлекләр чикләнгән була. ГФР да яши.
  • Пауль Тиман — Россия киномагнаты. Беренче дөнья сугышы вакытында алманнарны Петроград һәм Мәскәүдән төпкелгә куалар. Тиман Өфегә җибәрелә.Биредә ул Башкортстанда тәүге фильмын төшерә. Фильм «Мөфти Солтановны җирләү» дип атала (1915).
  • Сухова (Айснер) Ида Арнольдовна -Башкорт дәүләт педагогия университетының чит телләр факультеты чит телләр укыту методика кафедрасы доценты, берничә китап авторы.
  • Иван (Иоһанн) Каспер — Башкортстан алманнары оешмасы "Видергебурт" рәисе, Башкортстан алманнарның Милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе, Немец мәдәнияте халык берлеге президиумы әгъзасы, Россия алманнарның милли-мәдәни автономияләр Советы әгъзасы .
  • Герман Давыдович Арнгольд — "Видергебурт"Башкортстан алманнары оешмасы рәисе (хәзер хөрмәтле рәис), 8 .03. 1923, Цюрих авылы,волга алманнары АССР ы. 1941 елда хәзерге Саратов өлкәсе Энгельс немец педагогия институның ике курсын белем ала, сугыш вакытында тәмамлый.

ССРБ-ның Аурупа өлешендә яшәгән алманнар кебек үк депортация, хезмәт армиясе, Алтайда, хәзерге Пермь краенда, Башкортстанда спецпоселениедә булалар. Сугыштан соң Саратов нефть техникумын, шуннан институт тәмамлап, экономист һөнәре алып чыга. «Башнефтегеофизика» җитештерү берләшмәсенең нормировщик вазифасыннан генераль директорның икътисад буенча урынбасары дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә.

"Россия алманнары" энциклопедиясе үзгәртү

  • «Немцы России» — энциклопедия, том 1: А — И. Председатель редакционной коллегии — В. Карев. Москва, Издательство «Общественная Академия наук российских немцев», 1999 г. 832 страницы. ISBN 5-93227-002-0
  • «Немцы России» — энциклопедия, том 2: К — О. Председатель редакционной коллегии — В. Карев. Москва, Издательство «Общественная Академия наук российских немцев», 2004 г. 747 страницы. ISBN 5-93227-002-0
  • «Немцы России» энциклопедия, том 3: П — Я. О. Председатель редакционной коллегии — О. Кубицкая. Москва, Издательство «Общественная Академия наук российских немцев», 2006 г. 893 страницы. ISBN 5-93227-002-0
  • «Немцы России. Населенные пункты и места поселения» энциклопедический словарь. Составитель В. Дизендорф. — Москва, Издательство «Общественная Академия наук российских немцев», 2006 г. 470 страниц. ISBN 5-93227-002-0

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Маяковский без глянца
  2. Гималтдинова И. И. «Немцы» Республики Башкортостан. История расселения. Язык и национальная культура // Молодой ученый. — 2016. — № 16. — С. 274—276. — URL https://moluch.ru/archive/120/33192/ (дата обращения: 19.12.2017).
  3. Как живут немцы в Башкирии
  4. 30-летие со дня образования отмечает Культурно-просветительский Союз немцев Республики Башкортостан «Видергебурт»(үле сылтама)
  5. http://www.bashinform.ru/.../1005047-ufimskiy-avtor-nemetskogo-bukvarya-k-100-letiyu-l.
  6. башкирская-энциклопедия.рф/index.php/2-statya/16111-moor-pjotr-semjonovich

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • Народы Башкортстана // Башкирская энциклопедия — Уфа: ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.
  • НЕМЦЫ // Башкирская энциклопедия — Уфа: ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.