Радик Бариев (1961)

хәрби очучы-сынаучы
(Бариев Радик Әбрар улы битеннән юнәлтелде)

Бу очучы турында мәкалә, Камал театры артисты турында биредән укыгыз.

Радик Бариев
Туган телдә исем Радик Әбрар улы Бариев
Туган 31 июль 1961(1961-07-31) (62 яшь)
СССР, Украина ССР, Житомир өлкәсе, Олевск районы, Белокоровичи
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре хәрби очучы, вуз укытучысы
Җефет Наталья Яковлевна
Балалар кызлары Светлана, Лилия
Ата-ана
  • Әбрар Бариев (әти)
  • Нурания Мусина (әни)
Бүләк һәм премияләре Россия Федерациясе Каһарманы – 2006
Батырлык орденыКызыл Йолдыз ордены
Хәрби дәрәҗә генерал-майор[d]
Гыйльми дәрәҗә: хәрби фәннәр нәмзәте[d]

 Радик Бариев Викиҗыентыкта

Радик Бариев, Радик Әбрар улы Бариев (1961 елның 31 июле, СССР, Украина ССР, Житомир өлкәсе, Олевск районы, Белокоровичи) ― хәрби очучы-сынаучы, РФ Саклану министрлыгының В. П. Чкалов исемендәге дәүләт очу-сынау үзәге директоры (рус. ГЛИЦ имени В. П. Чкалова, 2009 елдан), хәрби фәннәр кандидаты (2004), хәрби фәннәр академиясе профессоры, генерал-майор (2012), Россия Федерациясе Каһарманы (2006), Россия Федерациясенең атказанган очучы-сынаучысы.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1961 елның 31 июлендә Житомир өлкәсе Олевск районы Белокоровичи авылында хәрби хезмәткәр (Совет Армиясе офицеры) гаиләсендә туган. Әтисе Әбрар Бариев һәм әнисе Нурания Мусина Мари АССР Бәрәңге районы Яңавыл авылында туып-үскән. Әтисе ягыннан бабасы Бөек Ватан сугышында яраланып, 1943 елдан Яңавыл авылы колхозында рәис урынбасары булып эшләгән. Әнисе ягыннан бабасы 1942 елда Сталинград өчен сугышларда хәбәрсез югалган. Радик Әбрар улы Яңавыл авылын үзенең кече ватаны дип саный (бер елга якын мондагы башлангыч мәктәптә укыган).[1]. Офицер гаиләсенең тормышы гарнизоннан гарнизонга еш күченеп йөрүләрдә уза.[1]

Урта мәктәпне тәмамлагач, 1978 елдан Хәрби-һава көчләрендә хезмәт итә башлый. Иң беренче очышны 19 яшендә Л-29 самолетында башкарган. 1981 елда беренче булып МиГ-21дә очыш ясый.[1]

1982 елда Волгоградта Кача югары хәрби авиация училищесын тәмамлый, шуннан соң Карпат буе хәрби округында (Ивано-Франковск шәһәре) 145нче истребитель авиация полкында очучы, өлкән очучы һәм авиазвено командиры булып хезмәт итә. Аның белән бергә укыган иптәшләре Володя Логиновский(ингл.)Россия Федерациясе Каһарманы һәм Таһир Сәләхетдинов (1960 елгы) ― Россия Федерациясенең атказанган сынаучы-очучысы. [1]

1988 елда, катапульта ясау турында боерык булуга карамастан, хәрби техниканы харап итмичә, төзек булмаган самолетны җиргә төшереп утырта алганы өчен, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.[1]

1988-1991 елларда Ю. А. Гагарин исемендәге Хәрби-һава академиясендә укый. Шушы елларда (ил җитәкчелеге «Буран» корабын экипаж белән бергә галәмгә очыруны максат иткән вакытта) Космонавтлар отрядына алына.[1]

Академияне тәмамлагач, В. П. Чкалов исемендәге дәүләт очу-сынау үзәгенең (Актүбә шәһәрендә урнашкан) очучы-сынаучылар әзерләү үзәгенә җибәрелә.

Үзәкне тәмамлаганнан соң, 1993 елдан — 267нче очу-сынау үзәгенең очучы-сынаучысы. 2003 елның гыйнварыннан – 267нче очу-сынау үзәге башлыгы – В. П. Чкалов исемендәге дәүләт очу-сынау үзәгенең өлкән очучы-сынаучысы, эскадрилья командиры урынбасары.

Сынау-очу хезмәте чорында самолетларның 52 тибын үзләштерә һәм сынап карый: СУ-17, СУ-25, МИГ-21, МИГ-23, МИГ-25, МИГ-29, СУ-27, СУ-33, ТУ-134, ЯК-40, АН-26, СУ-29КС, СУ-34, СУ-35 һәм башкалар. Әйдәп баручы очучы буларак – ЯК-130, СУ-30 МКИ, СУ-30 МКК, СУ-30 МКК, СУ-34, МИГ-АТ, ТУ-160 очкычларын сынауларда катнаша. Яңа техниканы дәүләт сынауларын 13 тапкыр уздыра. Гомуми очыш вакыты 3000 сәгатьтән артык тәшкил итә, шул исәптән сынау очышлары - 2000 сәгатьтән артык.[1]

2006 елның 4 февралендә Россия Федерациясе Президентының 636нчы санлы Указы белән «яңа авиация техникасын сынаганда күрсәтелгән каһарманлык һәм батырлык өчен» полковник Радик Әбрар улы Бариевка Россия Федерациясе Герое исеме бирелә.[2]

2009 елның 17 июленнән Россия Оборона министрлыгының В. П. Чкалов исемендәге 929нчы дәүләт очу-сынау үзәген(рус.) җитәкли.[3]

2012 елның 13 декабрендә Россия Президенты Указы белән Радик Бариевка генерал-майор хәрби исеме бирелә.[4]

Әстерхан өлкәсенең Актүбә шәһәрендә яши, Хәрби-Һава көчләренең 929нчы дәүләт очу-сынау үзәгендә очу-сынау эшен дәвам итә. 1нче класслы очучы-сынаучы квалификациясенә ия, гыйльми дәрәҗәсе ― хәрби фәннәр кандидаты, гыйльми исеме ― хәрби фәннәр академиясе профессоры.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  Тышкы рәсемнәр
  Генерал-майор Р. Ә. Бариев офис формасында бүләкләр планкалары белән.

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Наталья Яковлевна белгечлеге буенча медик, 1980 елда, Р. Бариев Волгоградта Кача югары хәрби авиация училищесының икенче курсында укыганда, өйләнешкәннәр. Кызлары ― дизайнер Светлана һәм психолог Лилия ― Мәскәүдә яши. Оныклары: Денис ― офицер, Анна ― мәктәп укучысы, Артем ― Тверь суворов училищесы курсанты.[1]

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү