Балтач вулысы

Казан губернасының һәм ТАССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге
(Балтач волосте битеннән юнәлтелде)


Балтач вулысы (рус. Балтасинская волость) — 1796 елдан 1930 елга кадәр гамәлдә булган Казан губернасының һәм ТАССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Казаннан Көнчыгышка 90 чакрым ераклыкта, Татарстанның Төньяк өлешендә урнашкан. Административ үзәк — Балтач авылы, башка мәгълүматлар буенча – Кече Лоҗы авылы.

Балтач вулысы
Ил

Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ

Статус

Вулыс

Төбәк

Казан губернасы, ТАССР

Административ үзәк

Балтач

Нигезләү датасы

1796 ел

Юкка чыгару датасы

1930 елның 23 июле

Рәсми телләр

татар, рус

Халык саны  (1926)

19 585 кеше[1]

Милли состав

татарлар, удмуртлар

Балтач вулысы, харита

Тарих үзгәртү

 
Балтач вулысы (1914 ел)
 
Статистика, 1908 ел.
 
Статистика, 1908 ел.

Балтач вулысы территориясе 1552 елга кадәр Казан ханлыгында, 1552 елдан 1708 елга кадәр Россия патшалыгы Казан патшалыгында урнашкан, 1708 елдан 1781 елга кадәр Казан губернасының Казан өязендә, 1781 елдан 1796 елга кадәр Казан наместниклыгының Арча өязендә урнашкан.

1796 елда Казан өязе составында барлыкка килә.

1796 елдан 1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе составына керә, 1920 елның 25 июненнән декабрьгә кадәр Татарстан АССР Казан кантонының административ-территориаль берәмлеге, 1920 елның декабреннән 1930 елның 23 июленә кадәр Татарстан АССР Арча кантонының административ-территориаль берәмлеге булып тора.

Балтач вулысы көнбатышта Мәмсә һәм Яңа Кишет вулыслары белән, көньякта — Кармыш вулысы белән, көнбатышта — Мамадыш өязенең Яңа Чүриле һәм Ядыгәр вулыслары белән, төньякта — Нократ губернасының Өрҗем һәм Малмыж өязләре белән чиктәш булган.

1924 елда күрше вулыслар исәбенә зурайтыла.

1930 елның 10 августында Балтач вулысы юкка чыгарыла, аның территориясе Арча районына тапшырыла.[2]

Административ бүленеш үзгәртү

1883 елда Балтач вулысында 28 община, 28 торак пункты (Балтач, Кече Лоҗы, Норма һ.б.) һәм 1669 йорт хуҗалыгы булган. Крестъян җиренең мәйданы 198,14 км², сөрү җирләре 246,3 км² тәшкил иткән.[3]

1890 елда вулыста 29 торак пункты һәм 2638 йорт хуҗалыгы булган. Җирнең мәйданы 304,45 км² тәшкил иткән.[4]

1897 елда вулыста 28 авыл җирлеге булган.[5]

1926 елның 1 гыйнварында вулыста 15 авыл җирлеге, 17 торак пункты һәм 3639 йорт хуҗалыгы булган. Вулысның мәйданы 223 км² тәшкил иткән.[1]

Халык үзгәртү

1883 1885 1890 1897 1926
12716 12924 13679 14513 19585

1883 елда халык саны 12716 кеше тәшкил иткән, шул исәптән ир-атлар — 6465 җан, хатын-кызлар — 6251.[3]

1885 елда халык саны 12924 кеше тәшкил иткән, шул исәптән татарлар – 86,7%, удмуртлар- 8%, руслар – 4,2%.[6]

1890 елда халык саны 13679 кеше тәшкил иткән, шул исәптән ир-атлар — 6853 җан, хатын-кызлар – 6826.[4]

1897 елда халык саны 14513 кеше тәшкил иткән.[5]

1926 елда вулыста 19 585 кеше яшәгән%.[1], шул исәптән татарлар — 88%, удмуртлар- 8,15%, руслар – 3,8%. Төп милләтләр: татарлар, удмуртлар.

Инфраструктура үзгәртү

XX гасыр башында вулыс территориясендә 23 мәчет, 2 чиркәү, 17 мәктәп, 3 зимства мәктәбе, 3 Гурий исеме мәктәбе, 1 хатын-кыз белем бирү мәктәбе булган.[7][8]

1914 елда 2916 йортта 2194 ат, 7279 сарык, 167 кәҗә, 111 дуңгыз һәм 2466 баш мөгезле терлек; крестьяннар өчен 28250 дисәтинә уңайлы җир исәпләнгән.[8]

Транспорт үзгәртү

Вулыс аша Казан-Пермь почта тракты узган; Кородуван авылында әлеге трактның почта станциясе һәм почта-телеграф бүлеге урнашкан.[8]

Шәхесләр үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. — 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. — Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008-. — 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
  3. Волости и гмины 1890 года. — СПб. : Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел, 1892. — (Статистика Российской империи). Губернии : I Архангельская — XXV Нижегородская. — 1892. — 380 с. разд. паг. — (Статистика Российской империи; 15).
  4. Волости и важнейшие селения Европейской России : По данным обследования, произведенного стат. учреждениями М-ва вн. дел : Вып. 1 — 8. — СПб. : Центр. статист. комитет, 1880 — 1886. — 8 т. Вып. 4. : Губернии Нижне-Волжской области. [Казанская, Симбирская, Саратовская, Самарская, Астраханская]. — 1883. — VI, 247 с.
  5. Берстель, К.П. Список селений Казанской губернии : изд. Казан. Губерн. Зем. Управы / К.П. Берстель. — Казань : Типо-лит.И.В.Ермолаевой, 1908 .- 264с.
  6. Территориальное и административное деление Союза ССР на 1-е января 1926 г. / РСФСР. Нар. комиссариат внутренних дел. Стат. отд. — М. : Изд-во Гл. упр. коммун. хоз-ва НКВД, 1926. -284 с. : ил., табл.. — .

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 [1]
  2. БАЛТАЧ ВУЛЫСЫ (Балтасинская волость) Милләттәшләр
  3. 3,0 3,1 Волости и важнейшие селения Европейской России : По данным обследования, произведенного стат. учреждениями М-ва вн. дел : Вып. 1 — 8. — СПб. : Центр. статист. комитет, 1880 — 1886. — 8 т.
  4. 4,0 4,1 Волости и гмины 1890 года. — СПб. : Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел, 1892. — (Статистика Российской империи). Губернии : I Архангельская — XXV Нижегородская. — 1892. — 380 с. разд. паг. — (Статистика Российской империи; 15).
  5. 5,0 5,1 Список селений Казанской губернии 1908.
  6. Занятия крестьянского населения Казанского уезда во второй половине XIX века (по материалам периодической печати)(үле сылтама)
  7. Справочная книга Казанской епархии. — 1904.
  8. 8,0 8,1 8,2 Отчет Казанской Уездной Земской Управы о ее действиях с 1-го января 1914 года по 1-е января 1915 года 51 очередному Казанскому Уездному Земскому Собранию..