Марсель Бакиров

(Бакиров Марсель битеннән юнәлтелде)

Марсель Хәернас улы Бакировтатар галиме, әдәбиятчы, фольклорчы, тюрколог, КДУ профессоры, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты.

Марсель Бакиров
Туган телдә исем Марсель Хәернас улы Бакиров
Туган 10 декабрь 1933(1933-12-10) (90 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Мөслим авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре галим
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган фән эшлеклесеТатарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дуслык ордены (Татарстан) - 2023

Ул 1933 елның 10 декабрендә Татарстанның Мөслим районы Мөслим авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Марсельгә 3—4 яшь булганда аның әтисе Хәернас ялган донос буенча репрессиягә дучар була.

1956 нче елны Казан дәүләт университетын тәмамлый.

1956-1966 елларда Уфада "Кызыл таң" газетасында эшли.

1966–1969 нче елларда Казан дәүләт университетында аспирантурада укый.

1972 нче елда Төрки һәм татар шигыренең эчке ритмик-интонацион хасиятләрен һәм кануннарын эксперименталь юл белән тикшерүгә багышланган кандидатлык диссертациясен яклый.

1999 нчы елны «Гомум төрки поэзиянең яралуы һәм иң борынгы формалары» дигән темага докторлык диссертациясе яклый.

1970–2015 елларда Казан Федераль университетының татар әдәбияты кафедрасында эшли.

2012 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Татарстан Фәннәр Академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтның халык иҗаты бүлегендә эшли.

Фәнни хезмәтләре исемлеге үзгәртү

  • Прототюрки. Изначальная прародина, ранние племена и язык, история и это культура. – Тат.кн. изд. 2019.
  • Древнетюркская поэзия: неразгаданные тайны устного и письменного творчества наших предков. – Казань: Татарское книжное издательство, 2014.
  • Феномен параллелизма древнейших мифологических теонимов» (2012)
  • Татарский фольклор. – Казань. "Ихлас", 2012.
  • Татарский фольклор. Казань, 2008.
  • Свадебные обряды и их поэзия татар. – Казань: Слово, 2007.
  • Путешествие в мир поэзии. Из истории перехода от фольклора к письменному стиху. – Тат.кн. изд. 2003.
  • Шигърият бишеге: Гомум төрки поэзиянең яралуы һәм иң борынгы формалары. Монография. – Казан: Мәгариф, 2001.
  • Генезис и древнейшие формы общетюркской поэзии.Монография – Казань:Магариф, 2001.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Хөрмәтләү үзгәртү

  • 2024 елның 13 февралендә Мөслим районы үзәге Мөслимдә туган нигезенә элмә тактасы куелган. Элмә тактасын шәхес яшәп яткан вакытта кую ― район хакимияте инициативасы[2].

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Татар халык иҗаты