Бавырса́к (монг. Борц) — татар милли ризыгы. Камыр кисәкләрен кайнаган майда кыздырып әзерләнә.

Бавырсак

Әзерләү ысулы үзгәртү

Савытка йомырка сыталар, сөт салалар, май, шикәр комы, тоз, азрак чүпрә өстиләр (күп вакытта чүпрә салмыйлар да). Шул катнашманы шикәре, тозы һәм чүпрәсе эреп беткәнче яхшылап болгаталар. Аннары он кушып, токмач камырыннан йомшаграк итеп камыр басалар. Камырны 100—150 г лы кисәкләргә бүләләр дә бармак калынлыгында баусыман тәгәрәтәләр һәм урман чикләвеге кадәр итеп турыйлар. Кайнап торган майга салалар, болгата-болгата, кызарганчы пешерәләр.

Әзер бавырсакны тишекле зур чүмечтә сөзәләр, мае агып беткәч, өстенә шикәр оны сибергә була. Бавырсакны чәй янына чыгаралар. Аны катык һәм сөт белән дә ашарга була. Ул юлга алу өчен дә әйбәт.

1 кг югары сортлы онга: 10 йомырка, 130—140 г сөт, 30—35 г шикәр комы, 30 г сары май, 5 г чүпрә, тол, пешерү өчен 180—200 г май.

Бавырлы бавырсак үзгәртү

Әче камыр куялар. Баскан вакытта пешереп ит тарткычтан чыгарган бавыр өстиләр. Камырны 1 —1,5 сәгать кабарталар. Камыр өлгергәч, кисәкләргә бүлеп, баусыман итеп тәгәрәтәләр һәм кузы чикләвегеннән кечерәк итеп турыйлар.

Әзер бавырсакны кайнап торган майда пешерәләр һәм табынга катык белән чыгаралар.

600—6S0 г югары сортлы онга: 6—8 йомырка, 150 г сөт, 30 г шикәр, 30 г сары май, 5 г чүпрә, тоз, 400 г пешкән бавыр, пешерү өчен 200—250 г май.

Чыганаклар үзгәртү

Викикитапта? бу тема буенча мәкалә бар:


Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү