Ашказаны җәрәхәте

Ашказаны җәрәхәте киң таралган авыру булып исәпләнә. Ашказанының кабатлана торган хроник авыруы ул. Статистика буенча, ашказаны җә­ рәхәте белән кешеләрнең 7-10 % ы интегә. Ир-атларда авыру 4-5 тапкыр ешрак очрый. Бу чир төрле факторлар, беренче чиратта, даими стресслар тәэсирендә ашказанының лайлалы тышчасында җәрәхәт барлыкка килү белән характерлана. Ул ашказанындагы мускуллар һәм кан тамырлары спазмы барлыкка килү нәтиҗәсендә, бу мөһим органның кан белән тәэмин ителүенә тискәре йогынты ясый.

Ашказаны җәрәхәте
Сурәт
Зыян китерә STOM[d] һәм двенадцатиперстная кишка человека[d]
Саклык белгечлеге ашказан-эчәк белеме[d]
Симптомнар epigastric pain[d], Сару кайнау, Мелена[d] һәм hematemesis[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару magaldrate[d][1], карбонат кальция[d][1], Омепразол[d][1][2], Гиосциамин[d][1], calcium gluceptate[d][1], Пантопразол[d][1], Пропантелин бромид[d][1], glycopyrrolate[d][1], глицин[d][1], clidinium[d][1], гидроксид магния[d][1], dihydroxyaluminum sodium carbonate[d][1], aluminium carbonate[d][1], carbonate ion[d][1], эзомепразол[d][2], Лансопразол[d][2], hexocyclium[d][3], glycopyrrolate[d][4], diphemanil[d][5] һәм Пропантелин бромид[d][6]
ICD-9-CM 533[7][8]
ICPC 2 идентификаторы D86
NCI Thesaurus идентификаторы C3318[7]
 Ашказаны җәрәхәте Викиҗыентыкта

Авыруның барлыкка килүендә 80 % кешенең ашказанында «яшәүче» һеликобактер пилори дип аталган бактерия җитди роль уйный. Аның эш- чәнлеге нәтиҗәсендә ашказаны согының кислоталылыгы күтәрелә. Кислота үз чиратында лайлалы тышчага зарарлы тәэсир итә. Моннан кала җәрәхәт ясалуга бик ачы ризык ярату, спиртлы эчемлекләр белән мавыгу, тәмәке тарту, кайбер медикаментларны контрольсез кабул итү китерә. Авыру барлыкка килүдә нәселдәнлек тә аерым рольне уйный.

Чир үзен ничек сиздерә соң? Иң әүвәл төрле дәрәҗәдәге авырту барлыкка килә. Кайвакыт ул йөрәккә «күчә», бу очракта, дөрес диагноз кую өчен, авыруга электрокардиограмма ясау зарур. Җәрәхәтнең урынына карап, авырту ашаганда яки ашап 10-30 минут вакыт узганнан соң булырга мөмкин. 20 % авыруларда «ач авырту» дип аталган авырту булуы характерлы. Мондый сырхауларның ашказаны авыртуы ашаганнан соң бетеп тора. Бу күбрәк ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте белән интеккән авыруларга хас. Чирнең калган симптомнарыннан сару кайнауны, кикерүне, телне кунык каплап алуны, шактый еш костыру очраклары булуын әйтергә була. Авыруны аздырырга ярамый, чөнки ул катлауланулар белән куркыныч.

Җитди катлауланулар булып перфорация (ашказанында үтәли тишек барлыкка килү) һәм онкологик авырулар тора. Шуның өчен чирнең беренче билгеләре сизелү белән табибларга күренергә кирәк. Чирнең диагнозы анамнез (тикшерү уздырганда алынган мәгълүматлар) һәм тикшерү нәтиҗәләренә таянып куела. Сүз, мәсәлән, канга анализ ясау, ашказаны согының кислоталылыгын тикшерү, контраст матдә кулланып рентгенография уздыру турында бара. Тулы диагноз гастроскопия (ашказанының лайлалы тышчасын эндоскоп белән карау) уздырганнан соң куела.

Ашказаны җәрәхәте белән авыручыларга төп дәва — диета. Көненә 6-8 тапкыр аз-азлап ашарга кирәк, туклану яхшы сыйфатлы, ризыклар бер-берсенә туры килерлек булырга тиеш. Ачы, кыздырылган, консервланган, бик майлы, ысланган ризыклар рационнан чыгарыла. Үсемлек майларына, парда пешкән, томалап пешерелгән ашамлыкларга өстенлек бирелә. Ашык­ мыйча, бик җентекләп чәйнәп ашарга кирәк, ризык кайнар булырга тиеш түгел. Аштәмләткеч үләннәрдән петрушка, укроп, әнеч (тмин), кардамон кулланырга була. Тәмәкене ташлау, эш һәм ял режимын көйләү мөһим.

Даруларга килгәндә, аларны чирнең фазасына, авыруның халәтенә һәм организмының үзенчәлекләренә карап билгелиләр. Комплекслы дәвада антибиотиклар, ашказаны согы секрециясен түбәнәйтүче, томалаучы препаратлар кулланыла.

Өзлегүдән сакланыгыз! Яз көннәрендә арыганлык, йончыганлык, витаминнар җитмәү, иммунитет көчсезләнү фонында күп авыруларда мондый хәл күзәтелә. Шуның өчен юк-барга борчылудан сакланыгыз, ашау, диета режимын бозмагыз. Өзлегүләрне булдырмас өчен, халык медицинасы солы төнәтмәсе кулланырга киңәш итә. Аны болай әзерлиләр: 1 с гакан юылган солыны бүлмә температурасындагы 1 литр суга салып, ябык савытта 12 сәгать тоталар. Аннан соң сүрән утта 30 минут кайнаталар.

Суынгач, сөзәләр һәм көненә 3 тапкыр, ашаганчы 1 стакан эчәләр. Тагын бер рецепт. Мондый дару үләннәреннән ясалган төнәтмә яхшы нәтиҗә бирә. Йөрәксыман яфраклы юкә чәчәкләре — 2 өлеш, фенхель җимешләре — 1 өлеш, дару ромашкасы — 1 өлеш алына. 1 аш кашыгы коры чималга 1 стакан кайнар су салып, 15-20 минут тотарга кирәк. Сөзгәч, 1 ста­ кан төнәтмәне, җылы килеш, ач карынга эчәләр. Ялкынсынуга һәм спазмга каршы яхшы чара ул.

Ашказанының тонусы булмау (атония). үзгәртү

Рефлектор яки турыдан-туры иннервация ясый торган ашказаны нерв­ ларының зарарлануы нәтиҗәсендә ашказаны тышчасы мускулларының ; парезы барлыкка килә. Ашказанының тонусы булмау миокард инфаркты, перитонит, үпкә ялкынсыну, ашказаны тамырларының тромбозы булганда, ашкайнату тракты бик көчле йогышлы авырулар кичергәннән соң; ә хирургик операцияләрдән соң — ашказаны җәрәхәте булганда, арка мие зарарланганда, наркоз биреп зур операция уздырганнан соң күзәтелергә мөмкин. Санап киткән авырулар күп булса да, аларның ашказаны тонусы булмавына китерү очраклары сирәк күзәтелә.

Бу чиргә ашказаны тирәсендә авырлык сизү, корсакның өске өлешендә артык тулып тору тойгысы, бик күп яшел сыекча белән косу, очкылык тоту, күкрәк тирәсендә каты чәнчеп авыртулар характерлы. Тышкы яктан игътибар белән караганда, корсак өслегенең аз гына вакыт аралыгында зураеп бүлтәюе күренә.

Дәвалаганда ашказанына зонд җиңел керә һәм аннан сыекчаны чыгаргач, авыруның хәле җиңеләеп китә. Алга таба борын аша үңәчкә, ашказанында даими тора торган (зонд яки катетер ярдәмендә) дренаж куялар. Бер үк вакытта төп авыруны интенсив рәвештә дәвалыйлар.

Даруларны, ашамлыкларны, холинолитик чараларны (холинорецепторлар белән медиаторларның үзара тәэсир итүләренә комачаулаучы һәм шуның белән холинергик синапсларда импульс тапшыруны туктатучы, ләкин медиаторлар ясалу процессын, аның нерв очларында бүленүен бозмый торган холинергик чаралар) организмга авыз аша кертү тыела. Даруларны, туклану матдәләрен парентераль юл белән организмга кертәләр.

Гастроптоз үзгәртү

Ашказанының дәвамлы гипотониясе һәм гастроптоз — ашказанының патологик төшүе ул. Гадәттә, бу авырулар бергә очрый. Ашказаны төшүен 3 дәрәҗәгә аералар. Гастроптоз хатын-кызларда ешрак күзәтелә.

Тумыштан булган гастроптоз конституциональ астениягә (организмның хәлсезлеге, көчсезлеге) бәйле. Юан эчәк җыерчыгы кирәгеннән артык озын булып, шунлыктан ул түбәнгә төшкәндә, үзе артыннан ашказанын да аска тарта.

Ашказанының уникеилле эчәккә чыккан урыны кирәгеннән артык бөгелгән булса, монда ризыкны эвакуацияләү тоткарланып, авырту барлыкка килә. Тормыш барышында барлыкка килгән гастроптоз корсак мускуллары көчсезлеге нәтиҗәсендә, бик көчле ябыкканда, хатын-кыз бала тапканнан соң, корсак куышлыгына җыелган асцит сыекчасын чыгарткач, һәм корсак куышлыгында булган зур шешләрне алдырткач күзәтелә. Ул ашказанын бәйләп тота торган аппаратның сузылуыннан килә.

I-II дәрәҗәдәге гастроптоз симптомсыз да барырга мөмкин. Кайбер авырулар ашаганнан соң күкрәк читлеге турысындагы авырлыкка, тулып тору тойгысына зарлана. Ятып торганда аларның хәле җиңеләя. Кайбер авырулар йөгергәндә, сикергәндә кыска вакытлы авырту тоя. Андый авырту бераздан басылырга да мөмкин. Авыруларның кайберсе косасы килүгә, аппетит булмавына, нерв-психик бозылуларга зарлана. Авыруны караганда, аның салынкы корсагы күзгә ташлана. Югарырак күтәргәндә, ул салынганлык кечерәя яки бөтенләй югала.

I-II дәрәҗәдәге гастроптоз булган кешеләргә физкультура белән шөгыльләнү мөһим. III дәрәҗәдәге гастроптозны дәвалаганда дәва гимнастикасы, массажны, су белән дәвалауны тәҗрибәле белгеч алып баруы таләп ителә. Калорияле, җиңел эшкәртелә торган ашамлыкларны бүлеп- бүлеп, көненә берничә тапкыр ашау тәкъдим ителә. Авыруның халәтенә карап, даруларны табиб билгели.

Профилактика — балаларны, яшүсмерләрне кечкенәдән үк физик тәр­ биягә өйрәтеп чыныктыру. Йөкле вакытта һәм бала тапканнан соң, хатын- кызлар алдында корсак тышчасын ныгыту бурычы тора, алар дәвалау гимнастикасы белән шөгыльләнергә тиеш.

Ашказанында артык газ җыелу. Ул органик авырулар нәтиҗәсендә, үңәчнең диафрагма тишеге бүсере, диафрагма нервы зарарлану, еш кына алкоголь психозы вакытында нервлы аэрофагиядән (артык һава йотканнан соң кикерү) соң барлыкка килә. Ашказаны өстендә авырлык, басым сизү, ашказаны тулып торган кебек булу, кикергәннән соң җиңеләеп китә торган кардиалгия — бу авыру өчен характерлы билгеләр. Рентген белән тикшергәндә, ашказанында бик зур газлы куык булганлыгы күренә.

Бу очракта организмны гомуми ныгыта торган дәва уздырыла. Дәвалау барышында тынычландыргыч препаратлар, транквилизаторлар, дәва гим­ настикасы кулланыла. Кайбер очракта гипноз ярдәм итә. Авыруга аз-аз гына еш ашарга киңәш ителә. Газлы сулар эчәргә ярамый.

Искәрмәләр үзгәртү