Ахун тораташлары

Ахун тораташлары яки менгирлары - Башкортстанның Учалы районында Ахун авылы янында урнашкан борынгы мегалитик һәйкәл. Аны мегалитик комплекс дип тә, "Ахун Стоухеджы" дип тә атыйлар[1].

Ахун тораташлары
Карта
 Ахун тораташлары Викиҗыентыкта

Ахун тораташлары

Этимологиясе үзгәртү

Халык телендә "тораташ", "сынташ" дип йөртелсә дә, фәнни, рәсми телдә "менгир" дип кулланыла.

Менгир - ( брет. men — таш һәм hir — озын)[2] - тупас эшкәртелгән кыргый таш яки таш кыя рәвешендә иң гади мегалит, аның вертикаль зурлыгы горизонталь зурлыктан шактый югары була.

"Тораташ" сүзе төрки телләрдә таш сыннарга карата кулланыла, алар табыну объекты да, шулай ук ниндидер башка максатларда да кулланылган булуы мөмкин.Татар һәм башкорт телләрендә "тораташ булып катты" дигән фразеологизм да яшәп килә [3].

Тасвирламасы үзгәртү

Ахунда табылган тораташларның биеклеге 70 тән 200 см га кадәр. Әлегә 13 менгир билгеле.

Фәнни дөнья өчен Ахун мегалитик комплексы 1996 елда, Чиләбедән дәүләт университетында укыган студентлар һәм гыйльми хезмәткәрләр экспедициясе килгәч ачыла. 6 елдан соң Аркаимны өйрәнүче галимнәр килә. Казынулар үтәкәрәләр, ниндидер әйберләр табалар һәм аларны бронза бронза дәверенә кайтарып калдыралар. Җирле тикшеренүчеләр бу менгирлар 25 километр озынлыктагы гаять зур комплексның бер өлеше генә дип саный[4].

Бу 13 таштан торган мегалитик һәйкәл, аларның 10сы комплекс барлыкка китерә, ә 3се ерак түгел урнашкан. Комплекс Кидыш елгасының уң ярында Ахун авылыннан 1 чакрым ераклыкта урнашкан. Менгирлар ансамблен 25 кв.м мәйданның уртасында урнашкан 1,5 метрдан биегрәк ике зур таш һәм ярты метр чамасы биеклектәге 8 кечкенә таш тәшкил итә, алар зур ташлардан бертөрле ераклыкта урнашкан. Ике зур менгирның арасы якынча 15 метр, аларның берсе башлык дип кабул ителгән һәм 1 нче номер белән билгеләнгән. Аның тирәсендә 8 чокыр, диаметры һәм тирәнлеге якынча 20-25 см. Бу чокырлар тирә-юньдәге 8 кече менгир проекциясе булып тора. Аларда агач баганалар торган дип уйланыла. 170 метрда төньяк-көнчыгышка зур булмаган 13 нче менгир урнашкан, ә 80 метр ераклыкта тагын ике зур булмаган таш - № 11 һәм № 12 менгирлар урнашкан [5]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Ахуновские менгиры – древняя навигационная система(үле сылтама)
  2. В бретонском языке имеется ещё одно название — peulvan или пейльва́н, не получившее широкого распространения.
  3. Тораташ
  4. Ахуновские менгиры – древняя навигационная система(үле сылтама)
  5. Ахуновские менгиры

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү