Атама́н күле́ (Атман күле) - Көнбатыш Кама аръягындагы күл. Спас районының Өчкүл авылы янында урнашкан.

Су өслегенең мәйданы 14 га. Су күләме 113 мең м³. Озынлыгы 500 м, иң зур киңлеге 380 м. Уртача тирәнлеге 0,8 м, иң зур тирәнлеге 1,8 м. Җир асты сулары белән туена. Суы сары төстә, иссез, бик болганчык, аз минеральләшкән, йомшак (1,9 мг-экв/л).

ТРның табигать истәлеге (1978).

Чыганаклар үзгәртү