Аргаяш кантоны
(Аргаяш кантуны битеннән юнәлтелде)
Аргаяш кантоны (баш. Арғаяш кантоны, рус. Аргаяшский кантон) — Башкорт Совет Республикасы составына кергән кантоны.
Кече Башкортстан 1919 | |
Республика | Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы |
---|---|
Дәүләт | РСФСР→ССРБ |
Нигезләнгән | 1917 ел 1930 елда юкка чыккан |
Башкала | Аргаяш |
Халык саны | 100 851 кеше (1926) |
Мәйдан | 5776 км² (1926) |
Үзәге — Аргаяш авылы.
География үзгәртү
Кантон Урал, ә аннан соң Чиләбе өлкәсе эчендә Башкорт АССР-ның анклавы булып торган. Ул хәзерге Чиләбе өлкәсенең Аргаяш, Коншак һәм Сосновка (өлешчә) районнары территориясендә урнашкан.
Тарих үзгәртү
Кантон 1917 елның 15 ноябрендә оеша. Кантон составына түбәндәге территорияләр керәләр:
- Ырынбур губернасының Троицк өязеннән — 1 вулыс;
- Ырынбур губернасының Чиләбе өязеннән — 5 вулыс;
- Пермь губернасының Шадрин өязеннән — 8 вулыс;
- Пермь губернасының Екатеринбург өязеннән — 4 вулыс.
1930 елда Башкорт АССР-да районнарга бүленешкә индерелә, Аргаяш кантоны урынында Аргаяш һәм Коншак районнары оештырылалар.
Халык үзгәртү
Милли состав үзгәртү
1926 елның җанисәбе буенча:[1]
Милләт | Кешеләр саны | % |
---|---|---|
башкортлар | 40 984 | 40,64 |
руслар | 31 897 | 31,63 |
мишәрләр | 17 352 | 17,39 |
башкалар | 10 438 | 10,35 |
Барлык | 100 851 | 100,00 |