Апач (Актаныш районы)

АпачТатарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл.

Апач
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Актаныш районы
Координатлар 55°36'тн, 53°38'кнч
Нигезләнгән 1731
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 182 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423737
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Апачево

Тарихы үзгәртү

1731 елдан 1930 елга кадәр Апас авылы дип йөртелә. Беренче булып Апаска нигез салучы кеше Габбас исемле була. Тора-бара авыл исеме дә Апас булып кала.

Тарихчы Әнвәр Әсфәндиярев үзенең «Минзәлә башкортлары авыллары» дигән китабында Апас вылының Бүләр волосының Бүләр түбәсе асаба башкортлары һәм кердәш башкортлар авылы булуы турасында яза. Тарихи мәгълүматкә ярашлы, 1731 елда Енәй волосы башкорто, мулла Апас Түтеевка җир бирелә[1].

Актаныштан 37 чакрым көньяк-көнбатыштарак Шәбез елгасының югары агымы буенда урнашкан. Авылга фин-угыр кабиләсе вәкилләре нигез сала. Бу урын Доскаевның юртасы була. Татарлар башта Шәбез елгасының сулъягында хәзерге Әпәкәй басуы дип йөртелгән җирдә яшәгән булырга ихтимал. Өлкәннәр аны авыл урыны, диләр.

Кырым ягыннан килгән Гәрәй кабиләсенең Морад суфый — Бүзкүз — Күгәй — Борнаш — Сака — Тутай нәселен дәвам итүче Апас мулла Ә. Доскаевның рөхсәте белән авылга өйдәш булып керә. Рөхсәт 1731 елның 22 мартында бирелә. Авылның яңа тарихы шул чордан башлана.

Әмма Апас, Теләкәй оныгы, Күчүм батыр улы Акай 1735 елда баш күтәрүне оештыргач, аңа каршы көрәшү өчен Минзәлә воеводасы А. М. Арбузовтан гаскәр бирүне сорый (8.07.1735). Баш күтәргән Коллар һәм Чалманарат яугирләре шул елның 11 июлендә тотып алалар һәм агач кәүсәсенә асып үтерәләр үзен. A. Тутаев (Тютеев) балалары үзләренең кардәшләре — авылдагы Ракай нәселен дә өнәмиләр, халык хәзер бу затның шул ук атаклы Карабәк токымыннан икәнен дә белмиләр.

Авыл Бүләр волостеның Бүләр түбәсенә, Икенче йортка, аннан Бүләр волостеның Богады түбәсенә, соңыннан Байсар волостена карый. 1930-1935 елларда — Актаныш, аннан — Калинин, 1959 елның 12 октябреннән кабат Актаныш районына кертелә.

Мәчетнең 1808 елга кадәр булуы теркәлгән, имамы — 70 яшьлек Габделсалих Мансуров, мөэзине — 66 яшьлек Мәндияр Бакыев дип язылган. 1892 елда яңа иман йорты салырга рөхсәт алалар. Мәдрәсә эшли. Мәчетнең башына 1949 елда җитәләр. Хәзер Әтәс белән ике арада яңа иман йорты балкып утыра.

Авылда 3 сутегермәне, ашлык саклау магазины, бакалея кибете була. Умартачылык, бияләй тегү белән дә шөгыльләнәләр. 1913 елда имана җирләре 1151 дисәтинә тәшкил итә. Балык тоту, урман кисү, печән чабу урыннары була.

1795 елда Апаста 18 башкорт таифәсендә 43 ир-ат, 45 хатын-кыз теркәлгән. Марилар һәм арлар исәпкә алынмаган. 1816 елда — 107, 1859 да — 337, 1896 да — 462, 1913 тә — 579, 1926 да — 403, 1938 дә — 375, 1949 да — 164, 1958 дә 291 кеше яши. Октябрь борылышына кадәр хуҗалыклар саны 119 га җитә, 1965 елда — 76, 1989 да 69 га кала. 2010 елда 65 хуҗалык булып, анда 187 кеше гомер кичерә.

1930 елда 18 гаилә күмәк хуҗалык оештырылып карый, тарала. 1931 елда Воровский исеме астында кабат күмәк хуҗалык төзиләр. Өч бригада белән эш алып баралар. 1951 елда Әтәс, Чирү авыллары белән «Алга», 1958 елда Иске Бикчәнтәйне кушкач, «Игенче» хуҗалыгы булып көн күрәләр. Үзгәртеп кору чорында «Агрохимсервис» ярдәмче хуҗалыгы, соңыннан мөстәкыйль хуҗалык булып яшиләр. Хәзер "Әнәк" агрофирмасы бүлекчәсен тәшкил итәләр. 

Е. Пугачев явында 8 апачлы яу чапкан. I Бөтендөнья сугышында 10нан артык яугир катнаша. Бөек Ватан сугышына 100 гаиләдән 108 кеше яуга алына, 59 ы аннан әйләнеп кайта алмый.

Халыксаныны — 182 тирәсендә. Почта индексы — 423737.

Тарих үзгәртү

1731 елда нигезләнгән.

Демография үзгәртү

Халык саны
1795 1816 1859 1870 1884 1896 1906 1913 1926 1938 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010
88 107 337 319 481 462 525 579 403 375 164 291 362 324 242 223 182

Халык үзгәртү

1959[2] 1970[3] 1979[4] 1989[5] 2002[6] 2010[7]
2 002 2 363 2 917 3 903 4 566 5 088

Россия империясе законына ярашлы, 1-4нче ревизия сказкаларында башкортлар исәпкә алынмый, арытабан үз теләкләренә ярашлы гына исәпкә алына (5нче ревизиядә өлешчә исәпкә алына). 1795 елдан башлап дөйөм исәпкә инәләр[8][9][10][11][12][13][14]. 1795 елда 18 йортта Енәй волосынан 88 кердәш башкорт исәпкә алына. 1816 елда 38 йортта 104 башкорт ир-ат исәпкә алынган, шуларның 20се халык санын алганнан соң Енәй волосынын Әҗибәй авылына күченгән. 1816 елда «башкортлар беләән килешү буенча» яшәүче 52 ясаклы татар исәпкә алына. 1834 елда — 177 башкорт, 1848 елда 206 башкорт була. 1859 елда хәрби дәрәжәлеләр генә, ягъни ир-атлар — 160 кеше исәпкә алына, ә авылда барлыгы 341 кеше яши. 1870 елда барлык халык да типтәрләргә кертелә, алар 319 кеше була. 1902 елда хәрби дрәжәле 237 җан исәпләнә. 1905 елда — 525 кеше . 12 елдан соң — 119 йортта 579 кердәш башкорт исәпләнә[1]. 2002 елгы җанисәп мәгълүматләре буенча милли состав: татарлар — 94,2%, руслар — 2,4%, чуашлар — 1,6%.[15].

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.5 °C -11.2 °C -6 °C 3.9 °C 13.1 °C 18.7 °C 20.4 °C 17.6 °C 11.9 °C 4 °C -5.3 °C -10.8 °C 3.7 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[16]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[17]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Ә. З. Әсфәндиәров. Аулы мензелинских башкир. — Уфа: Китап, 2009. — С. 275-279. — 600 с. — ISBN 978-5-295-04952-1.
  2. Перепись 1959 года, archived from the original on 2012-02-19, retrieved 2021-04-05 
  3. Перепись 1970 года, archived from the original on 2012-02-03, retrieved 2021-04-05 
  4. Перепись 1979 года, archived from the original on 2012-02-03, retrieved 2021-04-05 
  5. Перепись 1989 года
  6. Перепись 2002 года, archived from the original on 2018-12-25, retrieved 2021-04-05 
  7. архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2021-04-05 
  8. Полное собрание законов Российской империи Том 5. №3287
  9. Полное собрание законов Российской империи Том 10 №7798
  10. Полное собрание законов Российской империи Том 10 №7977
  11. Полное собрание законов Российской империи Том 11 №8835
  12. Полное собрание законов Российской империи Том 11 №8836
  13. Полное собрание законов Российской империи Том 21 №15278
  14. Полное собрание законов Российской империи Том 23 №17221
  15. 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2019-07-12, retrieved 2021-04-05 
  16. World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
  17. NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
  • Фәнүс Муратов, Йосыф Хуҗин. Актаныш — туган җирем. ― Казан, 2010, 77нче бит.