Аннализа Эриксон

Аннализа Эриксон (швед. Annalisa Ericson, 14 сентябрь 1913 ел21 апрель 2011 ел[4]) — швед актрисасы.

Сурәт
Җенес хатын-кыз[1]
Ватандашлык  Швеция
Туу датасы 14 сентябрь 1913(1913-09-14)
Туу урыны Юргорден[d], Östermalm city district[d], Эстүгүлем[d], Стокһолм ләне[d], Швеция
Үлем датасы 21 апрель 2011(2011-04-21)[2] (97 яшь)
Үлем урыны Стокһолм, Швеция
Үлем сәбәбе авыру
Ире яки хатыны Jurgen Schildt[d]
Һөнәр төре актёр
Активлык чорнының башы 1930
Бүләкләр
Нинди вики-проектка керә Project Svenskt kvinnobiografiskt lexikon[d]
 Аннализа Эриксон Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Аннализа Эриксон Стокгольмда Юргорден утравында 1913 елның 14 сентябрендә туа. Үз карьерасын 1919 елда, Стокгольмда Король опера сәхнәсендә беренче рольләрен башкарып, балетта башлый. 1930 елда балеттан киткәч, Стокгольмның театр сәхнәләрендә төрле пьесаларда һәм ревюда актриса сыйфатында беренче тапкыр чыгыш ясый. Шул ук елда аның зур экранда тавышсыз швед фильмында дебюты була. 1932 елда Эриксон кинода «Värmlänningarna» фильмы чыккач беренче уңышка ирешә.

1940 елларда актёр Нильс Поппе белән бергә күп кенә мюзиклларда күренә, аның белән төрле акробатик биюләр башкара. 1950 елларда актриса мюзиклларда төшүен дәвам итә һәм ревюларда чыгыш ясый, шул исәптән — Коул Портерның «Үп мине, Кэт» мюзиклында катнаша (1951) һәм шул елда ук Ингмар Бергманның «Җәй интерлюдиясе» фильмында күренеп кала. 1960 елның башыннан Эриксон кинода күпкә сирәгрәк төшә башлый, 1993 елда швед телевидениесендә «Шымчы» сериалының бер эпизодында үзенең соңгы ролен башкара.

Аннализа өч тапкыр кияүдә булган, икенче никахында бердәнбер бала — улы Клас фон Сигибаден туа (1943)[5].

Аннализа Эриксон Стокгольмда 97 яшендә 2011 елның 21 апрелендә вафат була.

Бүләкләре үзгәртү

  • 2001 ел — «Алтын коңгыз» мактаулы премиясе (2001)

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • Анализа Эриксон (инг.) на сайте Internet Movie Database