Андрей Петрович Гаврилов ( 1942 ел, 17 октябрь, Казан, СССР1991 ел 28 сентябрь, шунда ук) — совет журналисты, «Вечерняя Казань» газетасының баш мөхәррире (1979—1991). СССР халык депутаты (1989—1991).

Җенес ир-ат
Ватандашлык  РСФСР
 СССР
Туу датасы 19 октябрь 1942(1942-10-19)
Туу урыны Казан, РСФСР, СССР
Үлем датасы 28 сентябрь 1991(1991-09-28) (48 яшь)
Үлем урыны Казан, РСФСР, СССР
Арча зираты, Казан, РСФСР, СССР
Һөнәр төре журналист, мөхәррир
Башкарган вазыйфа баш мөхәррир[d]

Биографиясе үзгәртү

Андрей Петрович Гаврилов 1942 елның 17 октябрендә Казанда туа. 1960—1962 елларда ул Казан вертолет заводында, 1962 — 1963 елларда — Комсомолның Киров район комитетында, 1963 — 1970 елларда — тагын Казан вертолет заводында эшли[1].

1970 елда Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый һәм зур тиражлы «Знамя труда» газетасының хәбәрче булып урнаша. 1973 — 1978 елларда КПССның Киров район комитеты инструкторы, гомуми бүлек начальнигы, КПССның Казан шәһәр комитетының пропаганда һәм агитация бүлеге начальнигы булып эшли[1] .

Гаврилов инициативасы белән «Вечерняя Казань» газетасы оеша, аның беренче саны 1979 елның 1 гыйнварында дөнья күрә. Партиядә булуына карамастан, журналист үзгәртеп кору башланганчы ук бәйсез басма формалаштыра башлый[2]. Гаврилов гомеренең ахырына кадәр басманың баш мөхәррире булып кала. 1980нче елларда газета Казан тормышы һәм Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы тормышы, СССРдагы үзгәртеп кору вакыйгалары белән бәйле кискен темаларны яктыртуы аркасында киң популярлык казана. Басманың элеккеге хезмәткәрләре әйтүенчә, перестройка елларында, һәр Казан гаиләсе диярлек «Вечерная Казань» газетасын укыган, һәм ул еллада максималь тираж 230 мең данәгә җиткән[1][3][4].

1989 елдан — СССР Халык депутаты[1]. Ул оппозициядәге төбәкара депутатлар төркеме әгъзасы була[4].

Гаврилов заманча сәнгать белән кызыксына һәм соңрак халыкара фестивальләр статусын алган шәһәр вакыйгаларына — Шаляпин опера фестиваленә, Классик балет фестиваленә ярдәм итә[5]. Музыканы ярата (аеруча П. И. Чайковский иҗатын)[4].

1991 елның 28 сентябрендә ул кинәт йөрәк өянәгеннән үлә. Казандагы Арча зиратында күмелгән[1].

Хәтер үзгәртү

2002нче елда «Вечерняя Казань» редакциясендә совет елларында эшләгән хезмәткәрләр Гавриловка багышланган "Он был редактором от Бога" ("Ула Алланан мөхәррир иде") истәлекләр китабы бастырып чыгара[1].

«Вечерняя Казань» газетасының чыгу мәгълүматлары һәрвакыт: «Беренче редакторы — А. П. Гаврилов» диелә[6].

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Андрей Гаврилов. Он был редактором от Бога / Ред. Ян Арт. — Казань: Агентство «Информ-клуб ЭС», 2002.