Анатолий Рябов (15 апрель 1894(1894-04-15), Лобаски[d], Лукоянов өязе, Түбән Новгород губернасы, Россия империясе23 май 1938(1938-05-23) (44 яшь), Саран, РСФСР, СССР) — телләр белгече, педагог, җәмәгать эшлеклесе. Нежин педагогика инсититутын тәмамлагачтын (1916) Омск шәһәренең мәгариф оешмаларында эшли. 1922-1924 елларда – Түбән Новгород губерна халык мәгарифе бүлеге хезмәткәре, 1924-1930 елларда РСФСР Халык мәгарифе комиссариаты каршындагы милли азчылыклар шурасында мордва асбүлеге мөдире; шуннан соң яңа әлифба Бөтенсоюзүзәк комитетында эшли. 1934-1937 елларда – Саранск аграр-педагогика институтының мордва телләре кафедрасы мөдире. Репрессияләнә (атып үтерелә), 1956 елда аклана.[1] Әлифба китаплары, эрзә мәктәпләре өчен дәреслекләр һәм уку әсбаплары, мордва телләренең морфологиясенә һәм фонетикасына караган фәнни хезмәтләр, латин хәрефләренә нигезләнгән эрзә әлифбасы проекты (1932) авторы.

Анатолий Рябов
Туган телдә исем эрз. Рябовонь Анатолий
Туган 15 апрель 1894(1894-04-15)
Лобаски[d], Лукоянов өязе, Түбән Новгород губернасы, Россия империясе
Үлгән 23 май 1938(1938-05-23) (44 яшь)
Саран, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Нижын дәүләт үнивирситите[d]
Һөнәре телбелгеч, укытучы
Эш бирүче Мордовия дәүләт университеты

Искәрмәләр үзгәртү