Вачаев Анатолий Василий улы (19362000) — совет һәм Россия инженеры, галим-металлург, техник фәннәр кандидаты (1972), профессор (1997).

Анатолий Вачаев
Туган 14 сентябрь 1936(1936-09-14)
Башкортстан, РСФСР, СССР
Үлгән 2000
Магнитогорск, Чиләбе өлкәсе, Россия
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Магнитогорск дәүләт техника универститеты
Һөнәре язучы
Эш бирүче Магнитогорск дәүләт техника универститеты
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр нәмзәте[d]

250дән артык фәнни эш авторы, киң даирәле фәнни проблемалар буенча: файдалы казылмалар яткылыкларын иләү, металлургиядән алып квант техникасына кадәр эзләнүче һәм язучы.

Биография үзгәртү

1936 елның 14 сентябрендә Башкорт АССР Бакалы районының Логова авылында туган.

1964 елда Магнитогорск тау-металлургия институтын (хәзер Магнитогорск дәүләт техник университеты) «файдалы казылмалар яткылыкларын җир асты эшкәртүе» һөнәре буенча тәмамлый. 1972 елда аспирантурада укырга кала һәм шушы ук югары бинасында «Рациональные параметры разработки тонких жил» темасына кандидатлык диссертациясе яклый. Анатолий Вачаевның галим буларак формалашуында техник фәннәр докторлары-профессорлар П. Э. Зурок һәм Н. И. Иванов мөһим роль уйный.

А. В. Вачаев Магнитогорск шәһәренең сәнәгать предприятиеләренең үсешенә зур өлеш керткән. Ул материалларны һәм метечләрне ультра тавышлы генераторлар белән диагностикалау, җылылыкны интенсификациялау һәм массаны ультра тавыш белән күчерү, кокссыз киптерү-конденсацияләү ысулы белән чуен һәм корыч җитештерү авторларының берсе була. Берничә авторлык таныклыгы һәм патентлар алган.

Күп еллар дәвамында тау инженеры булып эшләгәннән соң, Анатолий Василий улы Магнитогорск тау-металлургия институтына эшкә килә, анда 1978-1981 елларда җылылык белән тәэмин итү һәм җилләтү кафедрасы мөдире вазифасын били. 1981 елда җылылык техникасы һәм энергетика системалары кафедрасында профессор булып эшли, анда берничә фән кандидатын тәрбияли. 1997 елда аңа профессор дәрәҗәсе бирелә.

2000 елда Вачаев вафат була.

А. В. Вачаев «Югары мәктәп отличнигы» билгесе белән бүләкләнә.

Чыганаклар үзгәртү