Анатолий Булатов

Булатов Анатолий Павлович (14 сентябрь 1939 ел — 23 декабрь 2017 ел) — галим-зоотехник, югары мәктәп укытучысы. 1988-2013 елларда Т. С. Мальцев исемендәге Курган дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенең кафедра мөдире, 2013 елдан — укытучы, бер үк вакытта 2007-2017 елларда «Кормление сельскохозяйственных животных и кормопроизводство» журналының баш мөхәррире. Биология фәннәре докторы (1987), профессор (1989). Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (1994).

Анатолий Булатов
Туган 14 сентябрь 1939(1939-09-14)
Лемазы[d], Дыван районы, БАССР, РСФСР, СССР[1]
Үлгән 23 декабрь 2017(2017-12-23) (78 яшь)
Курган өлкәсе, Россия
Әлма-матер Курган дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе[d]
Һөнәре биолог
Гыйльми дәрәҗә: биология фәннәре докторы[d]

Биографиясе үзгәртү

Анатолий Павлович Булатов 1939 елның 14 сентябрендә Башкорт АССР-ның[2] Дуван районы Ләмәз авыл Советының Ләмәз авылында[3] туган.

Дуван районының Ярославка мәктәбендә урта белем ала.

1963 елда Курган авыл хуҗалыгы институтының зооинженерия факультетын тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеген Курган өлкәсе Белозерский районы Менщиковский (хәзер Түбән Тобол) авыл Советының «Маяк» колхозында баш зоотехник булып башлый. 1965 елда Курган авыл хуҗалыгы институтына аспирант итеп кабул ителә. 1969 елда «К использованию сенажа и силоса из проявленной люцерны в рационе дойных коров»темасына кандидатлык диссертациясе яклый[4].

1971 елдан алып 1980 елга кадәр Төмән авыл хуҗалыгы институтының авыл хуҗалыгы малларын ашату һәм үрчетү кафедрасы мөдире булып эшли. 1972 елда «доцент» гыйльми дәрәҗәсе бирелә.

1981-1988 елларда Булатов физиология, биохимия һәм авыл хуҗалыгы маллары туклануы Бөтенсоюз гыйльми-тикшеренү институтының сыер җитештерүнең физиологик-биохимик нигезләре Курган бүлеге мөдире. 1986 елның октябрь аенда докторлык диссертациясе яклый, 1987 елның маенда аңа «биология фәннәре докторы» гыйльми дәрәҗәсе бирелә.

1988—2013 елларда Т. С. Мальцев исемендәге Курган дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенең авыл хуҗалыгы малларын туклану кафедрасы мөдире һәм физиология, биохимия һәм авыл хуҗалыгы маллары туклануы буенча проблемалы лабораториянең фәнни җитәкчесе. 1989 елда «профессор» гыйльми исеме бирелә.

Курган өлкәсенең Котовский районы Лесниково авылы Курган дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе бистәсендә яши.

Булатов Анатолий Павлович 2017 елның 23 декабрендә каты авырудан соң вафат була[5].

Фәнни эшмәкәрлеге үзгәртү

Булатов авыл хуҗалыгы малларын тукландыру һәм азык технологияләре өлкәсендә белгеч була. Ул азыкның энергетик, протеинлы, минераль һәм витаминга туклыклылыгын өйрәнә. Урал аръягындагы шартларда төрле азык культураларыннан сенаж җитештерүнең технологияләрен эшли. Урал аръягындагы азык ресурсларыннан рационнарның туклыклылык кыйммәтләре билгеләнә һәм азык рецептлары әзерләнә.

Төмән, Омск, Курган авыл хуҗалыгы институтларында берничә тапкыр дәүләт имтихан комиссиясе рәисе итеп тәгаенләнә. Себер фәнни-тикшеренү терлекчелек институты каршындагы Россия Авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең Себер бүлекчәсендә «фән докторы» гыйльми дәрәҗәсенә дәгъва итүче диссертацияләрне яклау буенча махсуслаштырылган совет әгъзасы һәм Омск аграр университетының диссертация советы әгъзасы.

Булатов җитәкчелегендә 31 аспирант кандидатлык һәм сигезе — докторлык диссертациясе яклый.

Гыйльми хезмәтләре үзгәртү

250-дән артык фәнни һәм фәнни-методик хезмәтләр бастырып чыгара, шул исәптән Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы һәм азык министрлыгының уку-методик берләшмәсе грифы белән 7 уку әсбабы, 12 китап, 16 уку-методик хезмәт, 13 тәкдим.

  • Булатов А.П. . — 1000 экз.[6]
  • Булатов А.П. . — 500 экз.[7]
  • Булатов А.П. . — 1000 экз.[8]
  • Булатов А.П. .
  • Булатов А.П., Лушников Н.А. . — 2500 экз.[9]
  • Булатов А.П., Курдоглян А.А. .
  • Булатов А.П., Ярмоц Л.П. .
  • Булатов А.П., Лушников Н.А., Усков Г.Е., Азаубаева Г.С. .
  • Булатов А.П., Лушников Н.А., Кармацких Ю.А. . — 200 экз.
  • Бабаринов И.В., Булатов А.П. .
  • Курдоглян А.А., Булатов А.П. . — 300 экз.
  • Миколайчик И.Н., Булатов А.П. .
  • Овсянников Б.П., Булатов А.П., Белетков М.П. . — 4000 экз.[10]
  • Овсянников Б.П., Булатов А.П., Ярушин А.Ф. . — 1500 экз.[11]
  • Технологические основы производства, переработки и хранения продукции животноводства / учебное пособие для студентов вузов / Ред. А.П. Булатов. — Курган: Зауралье, 1999. — 374 5-87247-151-3 с. — ISBN 5-87247-151-3.
  • . — 200 экз.
  • . — 200 экз.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе,
  • «Гасыр меценаты» медале
  • Курган өлкәсе губернаторының Фән, техника һәм инновация эшчәнлеге өлкәсендә премия, 2007 ел[12]
  • Бөтенсоюз фәнни-техник җәмгыятьләр Советы һәм Курган өлкәсе губернаторының иң яхшы гыйльми, фәнни-тикшеренү һәм проект-конструкторлык эшләре өчен дипломнары
  • Курган өлкәсе халык депутатлары Советының һәм Курган өлкәсе хакимиятенең Мактау кәгазьләре
  • Бөтенрусия «Аграр уку китабы» конкурсы җиңүчесе,
  • Лесниково авылының Мактаулы гражданины[13]

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Галина Николаевна — бухгалтер, кызлары Ольга һәм Юлия — хезмәткәрләр.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Башкорт энциклопедиясеБашкирская энциклопедия, 2005. — 4344 бит — ISBN 978-5-88185-053-1
  2. хәҙер Башҡортостан Республикаһы
  3. Лица Зауралья. БУЛАТОВ Анатолий Павлович. 2018 елның 29 гыйнвар көнендә архивланган.
  4. Российская национальная библиотека, Санкт-Петербург
  5. Ушел из жизни Анатолий Павлович Булатов.(үле сылтама)
  6. Российская национальная библиотека, Санкт-Петербург
  7. Российская национальная библиотека, Санкт-Петербург
  8. Российская национальная библиотека, Санкт-Петербург
  9. Российская национальная библиотека, Санкт-Петербург
  10. Российская национальная библиотека, Санкт-Петербург
  11. Российская национальная библиотека, Санкт-Петербург
  12. Распоряжение Губернатора Курганской области от 26.01.2007 N 32-р «О ПРИСУЖДЕНИИ ПРЕМИЙ ГУБЕРНАТОРА КУРГАНСКОЙ ОБЛАСТИ в СФЕРЕ НАУКИ, ТЕХНИКИ и ИННОВАЦИОННОЙ ДЕЯТЕЛЬНОСТИ»
  13. ПОЧЕТНЫЕ ЖИТЕЛИ с. Лесниково(үле сылтама)

Сылтамалар үзгәртү

  • Булатов Анатолий Павлович // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. (Тикшерелгән 17 ноябрь 2018)