Амангилде Иманов

Калып:Однофамильцы Амангилде Үдәрбайулы́ Има́нов (каз. Аманкелді Үдербайұлы Иманов; 1873 елның 3 апреле — 1919 елның 18 майы) — империя хакимиятләренә каршы 1916 елгы урта азия күтәрелеше җитәкчеләренең берсе, Совет властен урнаштыруда катнашучы, граждан сугышында катнашучы, РКП(б) әгъзасы.

каз. Аманкелді Үдербайұлы Иманов
Сурәт
Җенес ир-ат
Туу датасы 3 апрель 1873(1873-04-03)
Туу урыны Алматы, Төркистан генерал-губернаторлыгы[d], Россия империясе
Үлем датасы 18 май 1919(1919-05-18) (46 яшь)
Үлем урыны Казакъстан
Үлем төре үтерелү[d] һәм үлем җәзасы
Балалар Амангельдиев Рамазан[d]
Һөнәр төре инкыйлабчы
 Амангилде Иманов Викиҗыентыкта

Биография үзгәртү

Амангилде Иманов 1873 елда Тургай өязе Кайдаул волосте (хәзер Костанай өлкәсенең Амангелдин районындагы 3нче авылда туган.

Аның атасы озын кыпчак нәселеннән Үдәрбай Иманов, һәм анасы Калампыр, куып йөртү өчен җитерлек малы булмагач, Байконурга күчкән. Монда Үдәрбай игенчелек, өлешчә ау һәм балыкчылык белән шөгыльләнә. Бабасы Иман Дулатулы батыр һәм Кенесары полководецы булган [1]

Амангилдегә 8 яшь булганда, әтисе мәрхүм була. Амангилденең яшьлеге күренекле педагог, демократ-мәгърифәтче Ибрай Алтынсаринның актив эшчәнлеге чорында уза.

12 яшькә кадәр авыл мәктәбендә, аннары дулыгал мәдрәсәсендә, ә Габдрахман имамда укый.

Биредә ул дүрт ел укыган, 3 чит ил Көнчыгыш телен (төрек, фарсы, гарәп телләрен) үзләштергән.

1910 елда Амангилде нәселе яшәгән Терисбутакта аның башлангычы белән мәктәп төзелә.

Совет тарихы, гадәттәгечә, кече яшьтән үк совет лидерларын һәм башка күренекле союздашларын «халык азатлыгы өчен көрәшчеләр» дип сүрәтли. Совет биографик материаллары Амангилденне дә балачактан буржуазиягә каршы көрәшкә кушылган дип яза.

1950 нче елларның басмалары да, соңрак та, аның яшьлегендә «байларга каршы кораллы көрәш»тә катнашуын сүрәтли. 1905-1907 елларда аңа 32-34 яшь була. Шуңа карамастан, рус һәм казакъ чыганакларында (совет тарихыннан тыш) архив материалларына яки документларына сылтамалар юк.

«Аңа берничә тапкыр төрмәләрдә булырга, тоткыннар эшләре буенча Петербургка барырга туры килде», — дип билгеләп үтә Совет энциклопедиясе. Аның «төрмәләрдә» булуы турында да мәгълүматлар табылмады. Санкт-Петербургка сәфәрләр турында да документаль раслау юк.

Күтәрелеш үзгәртү

Күтәрелеш Николай ІІнең 1916 елның 25 июнендәге «реквизиция» дип аталган 19-43 яшьлек башка ыру халкын фронт яны окоп эшләренә чакыру турындагы Указы басылганнан соң башлана. Рус һәм немец гаскәрләре арасында окоп казу өчен бөтен ир-атларны чакырачаклар дигән имеш-мимешләр күтәрелешнең төп сәбәбе була. Тургай далаларында баш күтәрүчеләр хәрәкәте шулкадәр көчле була ки, аны чикләү хакимият өчен бик авыр бурыч булып тора, чөнки хәрбиләрнең барысы да диярлек европа фронтларына чакырылган һәм көрәшкән. Баш күтәрүчеләрнең җитәкчеләре — Амангилде Иманов һәм Әлиби Җангилдин. Амангилде хәрбиләрчә оешкан атлы отряд төзи. Баш командующий да хәрби советка таянган Иманов була. Күтәрелеш кызган чагында Амангилде байраклары астында 50 000 тирәсе сугышчы була.

1916 елның октябрендә Амангилде гаскәрләре Тургай шәһәрен камап алган. Аңа генерал-лейтенант Лаврентьев җитәкчелегендәге корпус җибәрелгән. Баш күтәрүчеләр отрядлары аларга каршы чыга. Амангилде кешеләре партизан методларына күчә. 1917 елның февраль уртасына кадәр, Тургайдан 150 чакрымда урнашкан Батпаккара бистәсендә, гаскәрләр турыдан-туры бәрелешә. Февраль ахырында гаскәрләр кире чакырыла, Дугал-Үрпәк баш күтәрүчеләр кулында кала.

1917 елда Февраль революциясе җиңгәннән соң далада басмачлар отрядлары саны кискен арта, ә Амангилде Тургайны яулый.

Гражданнар сугышы үзгәртү

1917 елның октябре — 1918 елның гыйнварында Амангилде Тургайда һәм Тургай өлкәсендә Совет властен урнаштыруда актив катнаша, Тургай өязенең хәрби комиссары була. Әлиби Җангилдин йогынтысы астында РКП(б) сафына керә һәм Советларның өлкә съезды эшендә катнаша (Ырынбур, 1918).

1918 елның июлендә бер төркем совет хезмәткәрләре белән авыл һәм волость советларының сайлауларын үткәрә.

Гражданнар сугышы вакытында Җангилдин белән берлектә Казакъстанда беренче казакъ милли кызыл армия частьләрен төзи, Колчак гаскәрләрнең тылында кызыл партизаннарга ярдәм итә. 1918 елның ноябрендә Амангилде Иманов һәм Җангилдин отряды Тургай шәһәрен яулый.

Колчак армиясе Көнчыгыш фронтта (1919 елның язында) һөҗүмгә күчкәч, алаш-ордынчылар большевикларга каршы Тургай боласын башлый. Амангилде Иманов «Алаш-Орда» вәкилләре тарафыннан кулга алына һәм 1919 елның 18 майында атып үтерелә [2].

Әдәбиятта үзгәртү

  • Габит Мусрепов — пьеса «Амангельды»
  • Макан Джумагулов. Роман — дилогия «Орлы гибнут в вышине»
  • Жамбыл Жабаев — поэма «Амангельды»
  • Икрамов Камил Акмалевич — «Все возможное счастье» (Повесть об Амангельды Иманове)
  • Олекса Десняк — «Тургайский сокол» (повесть об Амангельды Иманове).
  • Кузнецов Павел Николаевич — поэма «Амангельды Иманов»

Сынлы сәнгатьтә үзгәртү

  • Кастеев Абильхан — картины «Амангельды», «Наступление Амангельды», «Торгайский поход»
  • Тельжанов, Мухамедханафия Тимирболатович — картина «Амангельды»

Публицистикада үзгәртү

  • Восстание 1916 года в Средней Азии и Казахстане (Сборник документов). М.: Наука, 1960.
  • Нурканов А., Народный батыр, Москва, 1962.
  • Турсунов X. Восстание 1916 года в Средней Азии и Казахстане. — М.: Наука, 1966.
  • Сапаргалиев Г. С. Карательная политика царизма в Казахстане (1905—1917 гг.). — Алма-Ата: Казахстан, 1966.
  • Амангельды Иманов: Статьи, документы, материалы. (Под ред С. Б. Бейсембаева), Алма-Ата, 1973.

Кинода үзгәртү

  • Советский кинофильм «Амангельды» (1938), режиссёр Моисей Левин, сценаристы Вс. Иванов, Б. Майлин, Г. Мусрепов, в гл. роли Елеубай Умурзаков.

Хәтер үзгәртү

  • 1944 — «Штаб Амангельды» рәссам Урманче Баки.
  • 1947 — Алматыда Амангилде Иманов һәйкәле — атлы статуя.
  • Алматы (Казакъстан) Казахкъстан-Британия техник университеты скверында Күренекле эшмәкәрләр Аллеясында Иманов бюсты.
  • Или Аръяғы Алатауда Амангилде Иманов пигы.
  • Амангилде Иманов урамы Алматыла, Нуролтанда, Шымкентта, Таразда, Талдыкорганда, Уральскиҙа, Костанайда, Петропавловскида, Павлодарда, Темиртауда, Семейдә, Хромтауҙа, Арыстә, Балхашта, Шахтинскида, Кентауда Жезказганда һ. б. бар.
  • Алматы өлкәсендә заманча биш төр ярыш буенча халкара Амангилде Иманов турниры узгарыла.
  • 1969 елда Амангилде аулда Амангилде Музейы ачыла.
  • Аркалыкта һәйкәл.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 2020 елның 29 июнь көнендә [https://web.archive.org/web/20200629220538/https://lenta.inform.kz/ru/iman-batyr-dulatuly_a2288772 архивланган. Иман Батыр Дулатұлы
  2. Гражданская война и военная интервенция в СССР: Энциклопедия /Гл. ред. С. С. Хромов. — М.: Сов. Энциклопедия, 1987. — 720 стр. , статья на стр. 32

Әдәбият үзгәртү

  • Герой двух эпох. Газета "Костанайские новости"
  • Иманов Амангельды Удкрбайулы// «Календарь дат и событий Костанайской области», Костанайская областная универсальная научная библиотека им. Л. Н. Толстого, Информационно-библиографический отдел, 2010, стр. 41 — 43
  • Восстание 1916 года в Средней Азии и Казахстане (Сборник документов). М.: Наука, 1960.
  • Нурканов А., Народный батыр, Москва, 1962.
  • Турсунов X. Восстание 1916 года в Средней Азии и Казахстане. — М.: Наука, 1966.
  • Сапаргалиев Г. С. Карательная политика царизма в Казахстане (1905—1917 гг.). — Алма-Ата: Казахстан, 1966.
  • Амангельды Иманов: Статьи, документы, материалы. (Под ред С. Б. Бейсембаева), Алма-Ата, 1973.
  • Саяси түсіндірме сөздік. — Алматы, 2007. ISBN 9965-32-491-3(казакъча)
  • Тарихи тұлғалар. Танымдық — көпшілік басылым. Мектеп жасындағы оқушылар мен көпшілікке арналған. Құрастырушы: Тоғысбаев Б. Сужикова А. — Алматы. «Алматыкітап баспасы», 2009 ISBN 978-601-01-0268-2(казакъча)