Альберт Нурминский


Альберт Нурминский (Альберт Шарафутдинов, 1 март 1994 (25 яшь), Норма авылы, Балтач районы) — Русиядә Альберт Нурминский буларак танылу алган җырчы. Әтисе милләте буенча татар, ә әнисе рус. Татар һәм рус телләрендә җырлар башкаручы.

Альберт Шарафутдинов
Туган телдә исем Альберт Шарафутдинов
Туган 1 март 1994(1994-03-01) (30 яшь)
Русия, Балтач районы, Норма
Ватандашлыгы Русия
Һөнәре җырчы

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Альберт Шарафутдинов 1994 елның 1 мартында Балтач районы Норма авылында туа. Әтисе-татар, әнисе-рус. Олы абыйсының исеме Тимур. Әтисенең машина сервисы була, ә әнисе район хастаханәсендә лор булып эшләде.

Күрше Балтач бистәсендә рус телле гимназияне тәмамлый. Мәктәпне тәмамлагач, Казан автотранспорт техникумына укырга керә. Уку вакытында бер ел РФ Хәрби-һава көчләренең авиация өлешендә хезмәт итә. Техникумны тәмамлагач, төзелеш институтына укырга керергә омтыла, әмма ике омтылыштан да уңыш казанмаган.

Балачактан 50 Cent, Эйкон һәм Эминем җырларын тыңлый[1]. Унөч яшендә беренче җырын яза.

2017 елда «Мент на мине газует» җыры чыкканнан соң киң танылу ала. Җыр башта башкаручы "Вконтакте" челтәренә кертә. Соңрак, билгесез кеше үзенең авторлыгы астында башка цифрлы мәйданчыкларга кертеп, ул YouTube та 8 миллион карау җыя. Нәтиҗәдә, Нурминский җырга авторлык хокукларын кире кайтарып, Black Star студиясендә җырның яңа версиясен яза[1].

2019 елның 18 сентябрендә "Пацаны с улиц выбиваются в люди" дигән дебют студия альбомы чыга. Альбомны яклап, Россия буенча гастрольләр турына китә.

Бизнес үзгәртү

Туган бистәсендә автосервис бар, Альберт әтисе юл-транспорт һәлакәтендә үлгәннән соң 2005 елда варис була.

Дискография үзгәртү

Исеме Тулырак
«Пацаны с улиц выбиваются в люди»
  • Релиз: 18 сентябрь 2019
  • Лейбл: Media Land
«Дорога в Сити»
  • Релиз: 25 сентябрь 2020
  • Лейбл: Sony Music Entertainment

Искәрмәләр үзгәртү