Алырмын коштатар балалар уены.

Алырмын кош
Уенчылар саны
5тән күбрәк
Уйнау урыны
урам, өй алны
Физик активлык
уртача

Уйнау тәртибе үзгәртү

I вариант үзгәртү

Зуррак балалардан берсе «ана» булып сайлангач, «балаларын» үз артына кош итеп тезә һәм алар бер-берсенә тотынышып, җитен карарга баралар. Арадан тагын бер бала, усал «карчык» кыяфәтенә кереп, аларның юл өстенә килеп чыга һәм таяк белән җир казып утыра. Аның турысына җиткәч, «ана» белән «карчык» арасында шушындый әйтешү була:
— Әби, нәрсә казыйсың?
— Бер тиен акча казыйм.
— Ул акча нигә кирәк?
— Энә алырга.
— Ул энә нәрсәгә?
— Капчык ямарга.
— Ул капчык нәрсәгә? Таш тутырырга.
— Ул таш нәрсәгә?
— Синең балаларыңны таш атып куарга.
— Ни өчен балаларымны таш атып куасың?
— Ак сыерымның маен шулкадәр ашаганнар, кара сыерым-ныкын шулкадәр. (Кулы белән күрсәтә.)
— Ялгыш күргәнсең, әби, без кеше базына төшмибез, үз эшебез артыннан йөрибез.
— Ә сез кая барасыз?
— Җитен карарга барабыз.

Минекен дә карап кайтыгыз, күпме үскәнен әйтерсез. Балалар, тезелешеп, арттан билләреннән тотынышкан хәлдә җитен карап әйләнеп кайталар.

Усал «карчык» башын күтәрмичә генә:
— Минем җитенем күпме үскән? — дип сорый. Балалар:
— Әби, синеке болай гына, безнеке болай үскән, — дип, куллары белән «әбинең» җитенен җирдән генә итеп, үзләренекен күктән итеп күрсәтәләр.

«Әби», аларның куллары бер-берсенең билләреннән ычкынганын күрү белән, урыныннан сикереп торып, аларны йолкып алырга ташлана. Балалар бер-берсенә тотынып өлгермәсәләр, «әби» шунда ук берсен үзенә тартып ала. «Әби» белән «кызлар анасы» бер-берсенә шулай әйтешәләр:
— Алырмын кош!
— Алма кош!
— Алырмын кош!
— Бирмәмен кош!

«Алырмын кош» уңнан да, сулдан да балалар янына үтмәкче була, аны «Бирмәмен кош» үткәрми, аның торган ягына каршы тора, «балалары» «анага» ышыкланып бер яктан икенче якка өерелеп торалар.

«Карчык» тагын хәйләгә ябыша: — Ярар, бирмәсәң бирмә, кодагый, әнә күктән бер кашык май төшә, кара әле.

Явыз «карчык» шулай дип алдап аны күккә карата да шул арада бер баланы йолкып алып китә. Тагын килә:
— Алырмын кош!
— Бирмәмен кош!
— Әнә күктән койрыклы йолдыз төшә...

Яки тагын шундый берәр хәйләле сүз әйтеп күккә каратып, тагын бер «баланы» йолкып алып китә. Балалар, бер-берсенә тотынган булсалар да, «карчык» «Алырмын кош!» дип, аларны берәмләп йолкып алып, качсалар, куып тотып бетерергә тиеш була. Аннан соң яңа «әби» сайлап, уен яңадан дәвам итә.

II вариант үзгәртү

Бер бала ана кош була, калганнары кошның балалары булып, аның артына тезелеп торалар. Бер кош моның балаларын урларга килә. Ул: «Алырмын кош», — дип сикереп койрык якка чыгарга һәм бер баланы алырга тырыша. Ана исә бирмәскә тырышып кулларын җәеп: «Бирмәмен кош», дип тора. Шулай да бу усал кош берәм-берәм ана кошның балаларын үзенә урлап, өенә ташып бетерә.

Шуннан соң:

«», — дип, урланган кошларның төймәләренә төс атап чыга. Бераздан ана кош балаларын эзләп килә:
— Балам югалган иде, күргәнең юкмы?
— Төймәсе ни төсле иде?

Ана кош бер төсне әйтә. Әгәр дә төймәсенә шундый төс аталган кош баласы булса, ул чабып китә. Анасы аны тотып алып өенә кайтарып куя һәм кабат шул вакыйга кабатлана. Уен кошлар алынып беткәнче дәвам итә.

Чыганаклар үзгәртү

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.