Алсу Рөстәм кызы Нәбиева (1979 елның 12 марты, Казан, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия кооперация университеты ректоры[1], Казан кооператив институты ректоры, VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы[2]. «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы[3].

Алсу Нәбиева
Файл:Набиева, Алсу Рустэмовна.jpg
Туган 12 март 1979(1979-03-12) (45 яшь)
Казан, Татарстан АССР, ССРБ
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре ректор

Биография үзгәртү

Алсу Нәбиева 1979 елның 12 мартында Казан шәһәрендә туа. 2002 елда «Тарих укытучысы» белгечлеге буенча В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый.

2005 елда — Казан дәүләт университетында философия һәм тарих кафедрасы укытучысы, 2006 елда — Казан дәүләт университетының өстәмә белем бирү бүлегенең Төрек теле укытучысы. Россия кооперация университетының (филиалы) Казан кооператив институтының гуманитар фәннәр кафедрасының өлкән укытучысы (2006—2007 елларда), доценты (2007). 2007—2014 елларда Казан кооператив институтының тәрбия эшләре буенча проректоры, 2014—2017 елларда уку эшләре буенча проректор.

2017 елда «Икътисад» юнәлеше буенча Россия кооперация университетын тәмамлый. 2017 елдан Россия кооперация университетының Казан кооператив институты ректоры[4]. 2020 елның июлендә Алсу Нәбиева Россия кооперация университеты ректоры итеп билгеләнә[5]

2019 елда ул VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт советына сайлана[6]. Дәүләт Советында икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы.

2019 елдан Татарстан Республикасының «Әлки якташлыгы» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе[7], Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт — Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзасы[8].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Ректорат | Российский университет кооперации. 2020-11-05 тикшерелгән.
  2. Комитет по экономике, инвестициям и предпринимательству. әлеге чыганактан 2020-12-01 архивланды. 2020-11-05 тикшерелгән.
  3. Депутатская фракция. 2020-11-05 тикшерелгән.(үле сылтама)
  4. Структура и органы управления образовательной организацией. 2020-11-05 тикшерелгән.
  5. Алсу Набиева назначена ректором Российского университета кооперации
  6. Депутаты Государственного Совета Республики Татарстан шестого созыва. әлеге чыганактан 2021-05-05 архивланды. 2020-11-05 тикшерелгән.
  7. Список членов Алькеевского землячества. әлеге чыганактан 2020-08-10 архивланды. 2020-11-05 тикшерелгән.
  8. Объединение женщин-депутатов «Мәрхәмәт – Милосердие». 2020-11-05 тикшерелгән.(үле сылтама)

Сылтамалар үзгәртү