Алексей Янишевский

Алексей Янишевски (Алексей Эраст улы Янишевски, 12 апрель 1873(1873-04-12), Казан, Россия империясе9 октябрь 1936(1936-10-09) (63 яшь), София, Өченче Болгария патшалыгы[d]) — РИ һәм Болгария невропатологы, психиатр, София университеты профессоры.

Алексей Янишевский
Туган 12 апрель 1873(1873-04-12)
Казан, Россия империясе
Үлгән 9 октябрь 1936(1936-10-09) (63 яшь)
София, Өченче Болгария патшалыгы[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре песихиятыр
Эш бирүче София университеты[d]
Ата-ана

Биографиясе

үзгәртү
Алексей Янишевский  танылган математик, Казан университеты профессоры Э.П. Янишевский гаиләсендә туа. Күренекле геолог һәм палеонтолог, геология-минералогия фәннәре докторы, ЛГУ профессоры Михаил Эрастович Янишевскийның  энекәше (1871-1949).

Алексей Янишевский 1892 елда 3 нче Казан ир-атлар гимназиясен тәмамлый, аннары Казан университетының медицина факультетында укый. 1897 елда алтын медальгә тәмамлый.

1897-1901 елларда - Казан университетының Психиатрия клиникасы ординаторы. 1904 елда- Новороссийск университетының рухи һәм нерв авырулары кафедрасының приват-доценты (хәзер И.И. Мечников исемендәге Одесса милли университеты).

1912 елда А.Э. Янишевский Одессада нерв һәм психик авырулар өчен Россиядә беренче махсус шифаханә оештыра.

1922 елда контракт буенча Болгариягә китә, анда София университеты профессоры булып эшли. Университет каршында нерв авырулары клиникасын һәм кафедрасын роештыра, 1933 елга кадәр җитәкчелек иткән.

Янишевский совет гражданлыгын алган булса да, Россия невропатологлары белән элемтәдә тормаган.

Софиядә рус зиратында җирләнгән.

Сайланма библиография

үзгәртү

Нерв авырулары буенча дәреслек авторы. Нейроанатомия, неврология авыруларының семиотикасы, балалар психологиясе өлкәсендә бик күп фәнни хезмәтләре басылган.

  • К вопросу о нисходящих системах волокон в задних столбах спинного мозга. Nevrol. Vestnik 7 (3), стр. 29-43, 1899
  • О коммисуральных системах мозговой коры. Неврологический вестник 10 (4), с. 55-93, 1902; 11 (1), 64-98, 11 (2), с. 1-47, 1903
  • О технике перетечки мозолистого тела (corpus callosi). Обозрение психиатрии 7, ss. 241—245, 1902
  • К симптоматологии и патогенезу дрожательного паралича // Русский врач, 1909, № 32;
  • Un cas de maladie Parkinson aves sindrom pseudobuldare et pseudoophtalmoplegis // Revue Neurologique, 1909, N 13.
  • Герой рассказа Леонида Андреева «Мысль» с точки зрения врача-психиатра. Казань, 1903 (приложение к журналу «Неврологический вестник», 1903, ч. XI)
  • Le réflexe de préhension dans les affections organiques de l’encéphale. Revue Neurologique 22, ss. 678—681, 1914
  • Симптоматология заболеваний нервной системы. Одесса: Новороссийский университет, 1918
  • Симптоматология на заболяванията на нервната система. Първа и втора част. София: Печатница «Художник», 1923
  • Encephalitis lethargica. Год. СУ. Мед. фак., 4, 292—392, 1925
  • Hysteric manifestations in sclerosis disseminata. Tr. obsh. nevropat. Saratov 1, ss. 99-109, 1927
  • Психичната дейност на мозъка в светлината на новите научни идеи. Мед. сп. 1, 1928
  • Das Greifen als Symptom von Großhirnläsionen. Deutsche Zeitschrift für Nervenheilkunde 102 (1/4), ss. 177-95, 1928 DOI:10.1007/BF01668341
  • Учебник по нервни болести. Патология на органическите процеси в периферичната и централна нервна система. София: Печатница «Художник», 1929
  • Rhombencephalitis as a manifestation of particular neurotropic virus. Rev. neur. psychiat. 29, s. 129, 1932
  • Синкинезии и тяхното значение за физиологията и патологията на двигателните актове. Мед. сп., 1936

Гаиләсе

үзгәртү
  • Хатыны - Александра Ивановна.
  • Олы улы -Андрей Алексеевич (1904-1994), геолог
  • Кече улы -Михаил Алексеевич.

Хатыны һәм кече улы Михаил 1934 елда гөмбә белән агуланып үлә.

Әдәбият

үзгәртү

• Алексей Эрастович Янишевский // Неврология, психиатрия и нейрохирургия, 1968, № 6. • Работа А.Э. Янишевского в психофизиологической лаборатории Императорского Казанского Университета/И.А. Митрофанов // Неврологический вестник, 2017. т.XLIX, Вып. 4, С.99-102