Алехин Алексей Петрович (1930, 17 май, Троицкое авылы, Ливенский районы, Орел өлкәсе2018, 18 май) — юрист, совет һәм русия административ хокукы белгече; Мәскәү юридик институтын тәмамлаган (1954); юридик фәннәр докторы (1981), профессор (1985) һәм МДУ юридик факультетының административ һәм финанс хокукы кафедрасы мөдире (1987-2018); Мәскәү университетының атказанган профессоры (2015) һәм РФның атказанган юристы (2000).

Алексей Алёхин
Туган 17 май 1930(1930-05-17)[1]
Беломестненское сельское поселение[d], Ливенский район[d], Орёл округы[d], Үзәк-Кара туфрак өлкәсе[d], РСФСР, СССР
Үлгән 18 май 2018(2018-05-18) (88 яшь)
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре профессор

Биографиясе үзгәртү

Алексей Алехин 1930 елның 17 маенда Орел өлкәсенең Ливенский районы Троицкое авылында туган. 1954 елда ул Мәскәү юридик институтының көндезге бүлеген тәмамлый, аннары шул ук елда М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының юридик факультетындагы аспирантурага укырга керә. 1962 елда ул «СССР тимер юл транспорты белән идарә итү» темасына кандидатлык диссертациясе яклый. Мәскәү дәүләт университетында эшли: кече гыйльми хезмәткәр, өлкән гыйльми хезмәткәр (1969), аннары — өлкән укытучы, доцент (1973), профессор (1985) була. 1966 елдан 1978 елга кадәр чорда юридик факультетның чит ил укучылары белән эшләү буенча декан урынбасары вазифасын били.

1981 елда Алексей Петрович Алехин «Җитештерү предприятиесенең тармакка идарә итү системасы звеносы буларак административ-хокук статусы» темасына докторлык диссертациясен уңышлы яклый. 1986 елдан алып вафатына кадәр Алехин Алексей Петрович М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының юридик факультетында административ хокук кафедрасы мөдире булып эшли. Бу кафедра 2006 елның сентябренә кадәр «административ һәм финанс хокукы кафедрасы» дип атала.

А. П. Алехин 2018 елның 18 маенда Мәскәүдә вафат була һәм Хованский үзәк зиратында җирләнә.

Хезмәтләре үзгәртү

  • «Ответственность за нарушения налогового законодательства» (соавт., 1992)
  • «Разделение властей: история и современность» (соавт., 1996)
  • «Административное право. Общая и Особенная части» (соавт., 1968)
  • «Советское административное право» (соавт., 1973)
  • «Административное право РФ» (соавт., 1994)
  • «Административное право России. Основные понятия и институты» (соавт., 2004)
  • «Административное право России» (соавт., 2012)
  • «Управление железнодорожным транспортом в СССР» (1963)
  • «Сборник задач по советскому административном праву» (соавт., 1965)
  • «История юридического факультета Московского государственного университета им. М. В. Ломоносова в 3-х т. Т. 2. История развития юридических наук и их преподавания в Московском университете: 1755-2005» (соавт., 2005).

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • Алёхин Алексей Петрович. Летопись Московского университета, Аналитическая служба МГУ имени М. В. Ломоносова. 2019-11-13 тикшерелгән.