Алексеевскдорстрой

[1]«Алексеевскдорстрой» ААҖ – Алексеевский районында гына түгел, республикабызның күп кенә районнарында, башкалабыз Казанда, шулай ук республикабыздан читтә дә автомобиль юллары төзү, реконструкцияләү, ремонтлау һәм карап тоту буенча тулы комплекслы эшләр башкарырга сәләтле махсус техника һәм квалификацияле кадрлар белән тәэмин ителгән предприятие. Компания барлык юл-төзелеш эшләрен тиз һәм сыйфатлы башкара. Бу өлкәдә ул 70 елдан артык эшли. «Алексеевскдорстрой» ААҖ предприятиесе Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсендә (Көнбатыш Кама аръягы) урнашкан. Урта гасырларда нәкъ менә биредә Көнчыгыш һәм Көнбатыш арасында транзит сәүдәсен тикшереп торган көчле дәүләт – Идел буе Болгары урнашкан була. Алексеевск аша соңрак Оренбург тракты дип аталган борынгы Нугай юлы уза. Чакрым баганалары һәм почта станцияләре озак гасырлар буена моннан узучы юлчылар өчен бердәнбер уңайлылык булып тора. Дүрт айдан артык дәвам иткән ике сезон арасында исә мондагы юлларның барысыннан да диярлек үтеп булмый. Узган гасырның утызынчы елларында зур Алексеевск авылы район үзәгенә әверелә. Шул вакытта индустриальләштерү чорында хезмәт ияләренең Алексеевск район Советы башкарма комитеты каршында Алексеевск юл бүлеге оештырыла. Компаниянең хәзерге тарихы 1990 елда Алексеевск юл-төзелеш ремонт участогы «Татавтодор» берләшмәсенең структур бүлекчәләреннән берсе булганда башланып китә. 2003 елның июлендә Алексеевск ЮТРУ базасында «Алексеевскдорстрой» ачык акционерлык җәмгыяте оештырыла. Акционерлык җәмгыяте төзелүнең беренче көненнән үк матди-техник базаны ныгытуга, персоналның квалификациясен күтәрүгә, эш һәм хезмәт шартларын даими яхшыртуга юнәлдерелгән җитәкчелекнең грамоталы сәясәте бүген «Алексеевскдорстрой» җәмгыятенә Татарстан Республикасы юл-төзелеш хезмәтләре базарында алдынгы урыннарның берсен алырга мөмкинлек бирде. 1988-1990 елларда участок белән Ибраһим Кәримуллин идарә итә. Ә 1990 елның маенда оешманың җитәкчесе итеп Әлки районы Карга авылында туып үскән, Базарлы Матакта урта мәктәп тәмамлаган, армия сафларына хезмәткә чакырылышка кадәр «Салман» колхозында эшләгән, аннары Казан авиация институтына укырга кереп, соңрак Казан финанс-икътисад институтына күчеп, югары белем алган Фоат Вәли улы Вәлиев билгеләнә. Ул – дүртенче, бишенче, алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы, «Единая Россия» фракциясе әгъзасы, Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты әгъзасы, «Россия гражданнарына – һәркем алырлык һәм уңайлы торак» илкүләм проектын тормышка ашыруны тикшерү буенча комиссия әгъзасы, ТР һәм РФ нең атказанган төзүчесе, Россиянең мактаулы юлчысы, «Ел җитәкчесе» республика бәйгесенең «Транспорт һәм юл хуҗалыгы предприятиесенең иң яхшы җитәкчесе» номинациясендә лауреат, «Алтын йөрәкле кеше» бәйгесенең «Минем пенсионерларыма — минем кайгыртуым» номинациясендә җиңүче (2003 г.).

  1. "На камских берегах" Изд-во "По городам и весям", Казань, 2011