Александр Петров (1880)


Александр Михайлович Петров[1] башка мәгълүматлар буенча Александр Иванович Петров[2][3] (1880 яки 1882, Казан1905 елның 24 августы, Акъяр) — Россия диңгезчесе, 1905 елның июлендә «Прут» укыту судносында фетнә оештыра.

Александр Петров
Туган 1882
Казан, Россия империясе
Үлгән 24 август 1905(1905-08-24)
Акъяр, Таврия губернасы, Россия империясе
Һөнәре инкыйлабчы

Тормыш юлы үзгәртү

Александр Петров 1880 елда[1] яки 1882 елда Казанда туган. Александрның әтисе вак түрә була, әмма ул революционер Александр Стопани гаиләсендә үсә. Гимназиядә укый, әмма революцион карашлары сәбәпле аннан куыла. Гимназиядән куылганнан соң слесарь булып эшли[2].

1903 елда Россия император флотына чакырыла, хезмәтне броненоносец «Екатерина II»дә машинист булып башлый, анда социал-демократик түгәрәккә нигез сала. РСДРП Севастополь комитеты каршындагы Кара диңгез флотының социаль-демократик оешмасы Үзәк комитеты әгъзасы була. 1905 елның 7 июнендә революцион эшчәнлектә шикләнә һәм «Прут» укыту судносына күчерелә[2].

1905 елның 19 июлендә, «Потёмкин» броненоносецында фетнә турында белгәч, Петров җитәкчелегендәге «Прут» командасы фетнә күтәрә, тиздән ул басыла. 1905 елның 31 июлендә Петров үлем җәзасына хөкем ителә. 24 августта атып үтерелә[1].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Петров, Александр Иванович // Панипат — Печура. — М. : Советская энциклопедия, 1955. — С. 594. — (Большая советская энциклопедия : [в 51 т.] / гл. ред. Б. А. Введенский ; 1949—1958, т. 32).
  2. 2,0 2,1 2,2 Петров, Александр Михайлович // Отоми — Пластырь. — М. : Советская энциклопедия, 1975. — С. 481. — (Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров ; 1969—1978, т. 19).
  3. Петров, Александр Михайлович // Советская историческая энциклопедия : в 16 т. / под ред. Е. М. Жукова. — М. : Советская энциклопедия, 1968. — Т. 11 : Пергам — Ренувен. — Стб. 107.