Александр Козловский

Александр Александрович Козловский (1944 елның 1 сентябре, Ленинград, ССРБ) — Россия дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе. IV һәм V чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты. «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы. Россия Федерациясе Олимпия комитеты вице-президенты (1992—2003). Педагогика фәннәре кандидаты (1999).

Александр Козловский
Туган 1 сентябрь 1944(1944-09-01) (79 яшь)
Санкт-Петербург, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Питырбур дәүләт телебагланышлар университеты[d]
Һөнәре сәясәтче, РФ Дәүләт думасы депутаты
Сәяси фирка Бердәм Русия
Гыйльми дәрәҗә: педагогия фәннәре нәмзәте[d]

 Александр Козловский Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Александр Козловский 1944 елның 1 сентябрендә Ленинградта туа. 1961 елда профессор М. А. Бонч-Бруевич исемендәге Ленинград элемтә электротехника институтына(рус.) (ЛЭИС) укырга керә. 1966 елда «радиоинженер» белгечлеге буенча институтны тәмамлый. Укуын тәмамлаганнан соң, 1967 елдан 1970 елга кадәр, ЛЭИСның кече фәнни хезмәткәре, теоретик радиотехника кафедрасы ассистенты булып эшли.

1970 елдан социалистик илләрнең яшьләр оешмалары белән элемтәләр буенча Комсомолның Үзәк бүлеге инструкторы.

1976—1981 елларда — Милли олимпия комитеты белән элемтәләр бүлеге башлыгы, Олимпия уеннарын оештыру комитетының Халыкара идарәсе башлыгы, ССРБ Министрлар Советы рәисе урынбасары, 1980 елгы Олимпия уеннарын оештыру комитеты рәисе ярдәмчесе.

1981 елдан ССРБ Министрлар Советы Президиумының әйләнә-тирә мохитне саклау һәм ресурслардан рациональ файдалану буенча өлкән референты, соңрак җаваплы секретаре. 1986 елдан 1991 елга кадәр Халыкара спорт элемтәләре идарәсе башлыгы, ССРБ Дәүләт спорт комитеты рәисе урынбасары вазыйфаларын башкара.

1991 елда ССРБ Олимпия комитеты рәисе урынбасары итеп билгеләнә. 1992 елның мартыннан Россия Олимпия Комитеты вице-президенты.

2003 елның декабрендә «Бердәм Россия» партиясеннән Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат итеп сайлана, сайлаулар нәтиҗәләре буенча IV чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана[1].

2005 елның декабрендә Козловский Россия Олимпия комитетының мактаулы вице-президенты итеп сайлана[2].

2007 елның 11 декабрендә V чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда «Бердәм Россия» сәяси партиясе тарафыннан тәкъдим ителгән кандидатларның федераль исемлеге составында сайлана[3]. Думада Бәйсез Дәүләтләр Берлеге эшләре һәм ватандашлар белән элемтәләр комитеты әгъзасы була.

2013 елның 23 ноябрендә Европа Олимпия комитетлары башкарма комитеты составына керә[4].

Закон чыгару эшчәнлеге үзгәртү

2003 елдан 2011 елга кадәр, IV һәм V чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты вәкаләтләрен үтәү дәвамында, «Иҗтимагый берләшмәләр турында» федераль закон проектына төзәтмәләрнең автордашы була[5].

Бүләкләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Об установлении общих результатов выборов депутатов Государственной Думы Федерального Собрания Российской Федерации четвертого созыва.
  2. Определились все 15 членов исполкома Олимпийского комитета России. Коммерсантъ
  3. Постановление Центральной избирательной комиссии Российской Федерации от 8 декабря 2007 г. N 72/591-5 г. Москва "О результатах выборов депутатов Государственной Думы Федерального Собрания Российской Федерации пятого созыва". Российская газета
  4. Козловский вошел в исполком Европейских олимпийских комитетов.
  5. Официальный сайт Государственной Думы Федерального Собрания Российской Федерации.

Сылтамалар үзгәртү