Албаниянең әйләнә-тирә мохите

Албаниянең әйләнә-тирә мохите уникаль флора һәм фауна һәм зур булмаган утрауда урнашкан елгаларның төрле формалары белән характерлана. Әйләнә-тирә мохит шулай ук табигый географик экосистеманы, су белән тәэмин итү системасын, яңартыла торган ресурслар һәм аларга йогынты ясый торган төрле экологик регионнардан тора.[1]. Тау рельефы Албаниянең күпчелек өлешендә өстенлек итә, калган өлеше уңдырышлы туфраклары белән билгеле булган тирән үзәнлекләр белән тауларда урнашкан. Гомумән алганда, Албания территориясенең 70% диңгез өсте тигезлегеннән 2751 м биеклектә таулар һәм калкулыклар били. Гомумән алганда, Албания территориясенең 70 % диңгез өстеннн 2751 м биеклектәге таулар һәм калкулыклар били. Албан тау ландшафтлары Швейцария яки Австриянекеннән ким түгел, ә адриатик яр буенда пляжлар италиянекеннән дә калышмый.

Долина Валбоны милли паркы, Албания

Сербия һәм Черногория, Македония һәм Греция белән чикләр янында берничә зур күл бар: Шкодер, Охрид, Преспа.

Климат үзгәртү

Албаниядә субтропик Урта диңгез климаты, ягъни эссе, коры җәй һәм салкын, дымлы кыш. Июль аенда уртача температура +24 дән +28гә кадәр. Гыйнварда, гадәттә, +4-тән түбәнгә төшми. Явым-төшем нигездә көз һәм язда була. Биеклеккә карап, илнең төрле почмакларында климат үзгәрә. Таулы җирләрдә температура күрсәткечләре уртачадан аерылып тора. Бу зонада салкыннар −20 С-гә җитә, һәм еллык явым-төшем кимәле 2600 мм яки аннан да күбрәк.[2].

Экология үзгәртү

Су һәм һаваның пычрануы, туфракның уңдырышлыг кимүе һәм эрозиясе, биологик төрләрнең югалуы, калдыкларны эшкәртмәү — Албаниянең төп экологик проблемалары булып тора. Урбанизациянең тиз темплары һәм табигый ресурсларга ихтыяҗ арту деградация дәрәҗәсенең күтәрелүенә китерде. Табигать афәтләр, климат үзгәреше Албания һәм башка илләр өчен куркыныч тудыра. Хәзерге вакытта Албания парник газлары аз эмитенты, ләкин фаразлар буенча, бу киләсе елларда артачак (күбесенчә транспорт, шулай ук ​​авыл хуҗалыгы үсеше һәм калдыклар саны арту аркасында)[3]. Албания чиста һәм яңартыла торган энергия һәм транспорт үсеше өчен зур потенциалга ия. Албания әйләнә-тирә мохит, яңартыла торган энергия һәм энергия нәтиҗәлелеге өчен хокукый һәм институциональ базаны үстерү өстендә эшли.

Биотөрлелек үзгәртү

Албанияның үсемлекләр экосистемасы зур төрлелекле, нигездә, Урта диңгезнең күп төрлелеге белән характерлана, алар илнең Тыюлык территорияләре челтәрендә тәкъдим ителгән[4].Албаниядә алты Милли парк, 24 тыюлык һәм табигать һәйкәле бар[5][6].

Албания хайваннар төрлелеге зур булган илләрнең берсе булып санала. Ил эчендәге зур күлләр һәм яр буе лагуннары күчмә кошларны кышлату өчен мөһим районнар бар. 180 000 төр су кошларының 70кә якын төре Албаниядә кышны үткәрәләр. Албания кошларның, яраларның һәм бөҗәкләрнең күченү юлллары кисешү урыны булып тора.

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Albania country profile.
  2. Коллектив авторов. Полный энциклопедически справочник. Страны мира. — ОЛМА Медиа Групп, 2012-07-20. — 98 с. — ISBN 9785373048361.
  3. Neil Olsen. Albania. — Oxfam, 2000. — 92 с. — ISBN 9780855984328.
  4. Biodiversity in Albania. 2018-05-07 тикшерелгән.
  5. Охраняемые территории Албании.
  6. Protected Planet. Protected Planet. 2018-05-14 тикшерелгән.