Актаныш районының танылган шәхесләре исемлеге

Бу бит — мәгълүмати исемлек. Шулай ук төп мәкаләне карагыз Актаныш районы

Җитәкчеләре үзгәртү

  • Анамов Мирзариф Мирсалих улы (11.02.1930 - 02.07.1990) - Түбән Гәрәйдән. 1966-1973 елларда "Актаныш" терлек симертү директоры булып эшли.
  • Әхмәев Таһир Зиннур улы (25.07.1952) - Усыдан. 1981-1985 елларда Нур Баян исемендәге хуҗалыкны җитәкләде.
  • Баянов Шәйхенур Баян улы (1914. Вафат) - Бишкүмәчтән, 4 ел Иске Байсардагы "Авангард"ны җитәкли.
  • Билалов Риф Әмирзаһит улы (1932-1987) Тат. Әҗбидән, Карл Маркс исемендәге хуҗалыкның соңгы рәисе .(1961-1967)
  • Гарипов Ринат Шәрип улы (21.02.1950-15.03.2013) - Иске Солтанголдан, "Богады" берләшмәсе рәисе (1994-1995)
  • Гаязов Филүс Гаяз улы (09.01.1950) - Куян авылыннан, 1995 -1998 елларда "Әлем" рәисе.
  • Гыйльмуллин Рөстәм Гатаулла улы (10.01.1931) - Иске Семиостровтан, "Көрәш" хуҗалыгының соңгы рәисе.
  • Җамалов Альберт Мирзанур улы (15.07.1941-22.08.2010) - Иске Җияштән, 1986 елның 4 октябреннән 1987 елның 6 августына кадәр "Маяк" хуҗалыгын җитәкли.
  • Ибраһимов Исмәгыйль Ибраһим улы (08.02.1924) - Әнәктән. Яугир, кече сержант. Туган ягында хуҗалыклар җитәкләргә туры килә.
  • Исламов Мөхәммәтнур Лотфулла улы (14.07.1924-29.12.1992) - Яңа Җияштән. 1953 елдан Сталин исемендәге хуҗалык рәисе була.
  • Котлыяров Мирсәгыйть Асылгәрәй улы (14.01.1931) - Сөн аръягындагы Иштирәк авылыннан, 1971-1973 елларда "Татарстан" рәисе була.
  • Могътазиров Таҗи Могътазир улы (1903-1963) - Әҗәкүлдән. "Урал" рәисе.
  • Мосабиров Фирдәвис Биктимер улы (09.03.1942) - Яңа Байсардан, Ленин исемендәге хуҗалык рәисе (1974-1983)
  • Нәбиев Мизхәт Мирхатыйп улы (9.01.1956) - Иске Әгъбәстән, галим-агроном, 1978 елдан "Авангард"та, армиядән кайткач, Мөслим ягындагы хуҗалыкта - баш агроном, район Советы рәисе урынбасары, РАПБ рәисенең беренче урынбасары, өч хуҗалык җитәкчесе, мелиорация берләшмәсе генераль директоры, 1996-2001 елларда район хакимияте башлыгының беренче урынбасары була. 2000 елдан - Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең районара инспекция башлыгы.
  • Нуриев Роберт Миңлехан улы (03.09.1956) - Бүләктән. 2000-2007 елларда "Гигант" рәисе.
  • Садриев Гафур Садри улы (03.09.1909-03.11.1973) - Иске Кормаштан. "Үрнәк" рәисе була.
  • Сәетов Мирсәлим Мирсәет улы (23.07.1944) - 1994-1999 елларда "Актаныш Агрохимсервиз" берләшмәсен җитәкләгәндә Иске Бикчәнтәйдәге хуҗалыкны оешма канаты астына алды.
  • Фазуллин Зәкәрия Фазулла улы (1911-1998) - Бишкүмәчтән. "Ирекле" хуҗалыгын җитәкли.
  • Фәхретдинов Госсаметдин Фәхретдин улы (1908-1966) - Иске Сәфәрдән. "Октябрьнең 12 еллыгы" хуҗалыгының беренче рәисе.
  • Хәбибуллин Имамгали Хәбибулла улы (07.03.1920-2003) - Яңа Богадыдан. "Таң", "Октябрьнең 12 еллыгы" хуҗалыклары (1958-1962, 1967-1970)
  • Хәйдәров Мәсәлим Хәйдәр улы (20.09.1914-1996) - Иске Солтанголдан. 1953-1962 елларда "Киров" хуҗалыгын җитәкли.
  • Хөснимәрдәнов Мирза Хөснимәрдән улы (11.09.1927 - 2002) - Яңа Богадыдан. 1960-1962 елларда "Коммунизмга" рәисе.
  • Шакиров Әбүгали Рафоат улы (20.06.1953) - Иске Богадыдан. "Игенче"дә, "Таулар"да рәис булды.
  • Шәехов Зәкәрия Шәех улы (1925-1996) - "Октябрь", "Кызыл тау" хуҗалыкларын җитәкли.
  • Шәехов Шәйхенур Тимербай улы (26.02.1957) - Шәриптән. "Таң" рәисе (1990-1993)
  • Шәйхразыев Мирзариф Заман улы (11.09.1939-06.07.2007) - Иске Сәеттән. 1969-1980 елларда "Маяк" хуҗалыгы рәисе була.
  • Шәмтиев Мәзһәр Газетдин улы (1937) - Әмәкәйдән. 1968 елны Татарстанның атказанган агрономы булып таныла

Шулай ук карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Алтын Баганаларыбыз // Атаклы хуҗалык җитәкчеләре турында очерклар, язмалар. - Казан: "Сүз" нәшрияты, 2013. - 200б Хуҗин Йосыф, 2013.