Аксубай районы үзәк китапханәсе

Викибирелмәләрнең буш элементы

Минем Татарстаным; Аксубай районы тарихы; Китапханәләр тарихы; Аксубай үзәк китапханәсе; мәдәният тарихы; 100еллык юбилей;

Чал тарихлы китапханә. 1919 елда Татарстан Республикасы Аксубай районының Аксубай үзәк китапханәсе тарихында зур вакыйга-Аксубайда китапханә ачылуга 100ел тула.Бердәм китапханә коллективы бу датага нәтиҗәле эшләр,зур җиңүләр белән килә.

 ТАРИХЫ:Аксубай үзәк китапханәсе.

Аксубайда беренче җәмәгать китапханәсе 1919 нчы елда ачыла.

Китапханә фонды берничә дистә китаптан гына тора.Иң беренче китапханәче - Петров Сергей Егор улы була.1930нчы елда волость уку избасы район китапханәсе итеп үзгәртелә.1919-1936нчы елларда ,төрле сәбәпләр аркасында китапханә бер урыннан икенчесенә күчерелә.1935нче елда китапханәдә янгын чыгып,китап фондының бер өлеше янгын аркасында әрәм була. 1938нче елда заманча район мәдәният йорты төзелә,китапханәгә бүлмә бирелә.Китапханә фонды А.Пушкин,Л.Толстой,И.Тургенев,Н.Некрасов кебек классик язучыларның әсәрләреннән тора. 1945нче елга кадәр мәдәният учреждениеләре мәгариф бүлегенә карыйлар.1945нче елның 15нче маенда район советы башкарма комитетында мәдәниятны агарту бүлеге оештырыла.1947нче елларга кадәр күпчелек авылларда изба-читальнялар эшли(24),кечкенә авылларда кызыл почмаклар эшли(8),Яңа Ибрай,Савгач,Иске.Тимушка авылларында авыл китапханәләре эшли. Авыл китапханәләренә пыяла,лампа,шырпы,керосин кебек әйберләрн талон белән генә бүлеп бирелә. ТАССР мәдәният министрлыгы яңа ачылган китапханәләргә күп итеп китаплар җибәрә.

1941-1945 нче елгы Бөек Ватан сугышы чорында да китапханә эшен дәвам итә.1944нче елда китапханә фонды 2мең китаптан тора.Бу китаплар 4 стеллаж һәм 3 шкафка сыйдырылган була. 1946-1950нче елларда китапханә мөдире булып Евдокия Васильевна Птичкина эшли. 1950нче ел 17 ноябрендә балалар китапханәсенә бер бүлмә,748данә китап бүлеп бирелә.Балалар китапханәсе ачыла,410укучысы була.Балалар китапханәсенең беренче мөдире Галкина Анастасия Степановна була(1950-1977)

1955нче елда китапханәдә укулар оештырыла,6 кеше бер ел буена китапханә белгечлегенә укыйлар,аннан авыл китапханәләренә эшкә билгеләнәләр,шулай итеп 1964-1965 нче елларда 40 кеше укып чыга.Алар барысы да китапханә эшен үстерүдә үзләреннән өлеш кертәләр.Район китапханәсе ул елларда көндезге 11 сәгатьтән кичке 21.00 сәгатькә кадәр эшли.Кеше күп йөрү сәбәпле китапларны тәрәзә аркылы гына бирәләр. 1959-1984нче елларда үзәк китапханәне Рябова Анна Егор кызы җитәкли.Ул эшләгән чорда :1968нче елда китапханә “Авыл китапханәләре челтәре эшен җайга салудагы нәтиҗәле хезмәтләре өчен” республикада беренчеләрдән булып “Библиобус” ка ия була. 1970нче елда китапханәгә ТАССРның мәдәният министрлыгы һәм мәдәният хезмәткәрләре профсоюзларның өлкә комитеты Күчмә Кызыл байрагы тапшырыла байрагы тапшырыла. 1970нче ел-”Иң яхшы китапханә ”дипломына балалар китапханәсе лаек була.1971нче ел ”Иң яхшы китапханә ”дипломына район китапханәсе лаек була.1977нче елда бер үзәк китапханә ,бер балалар китапханәсе,28 авыл китапханәсен берләштергән үзәкләштерелгән китапханә челтәре оеша.1985нче елда Мюд поселогы китапханәчесе Арефьева Нина Николаевнага”ТАССРның Атказанган мәдәният хезмәткәре”исеме бирелә. Төрле елларда директор вазифасын башкаралар: Мостафина Тәнзилә Рәшит кызы-1984-1986;Захаркина Марина Николай кызы-1988-1989;Симакова Людмила Николай кызы-1990-1998;

                                                                2нче бүлек

1998 нче елдан китапханәне Телешева Ирина Анатолий кызы җитәкли. Китапханә төрле елларда күпсанлы Республика китапханәләре бәйгеләрендә җиңүче исемен яулый:2005нче ел-“Казанның 1000еллыгына багышланган китапханә чарасы”- конкурсында -“Үзәк китапханә номинациясе” җиңүчесе;2006нчы ел - “Иҗади эзләнү”номинациясе җиңүчесе;2006нчы елда китапханә үзгәреш кичерә: 1.юридик статуска ия була; 2.Исеме”Аксубай район төбәкара үзәк китапханәсе “итеп үзгәртелә; 2007нче ел Иске Тимушка авылы китапханәсендә “Модельле китапханә” эшли башлый;2008 нче елда Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы оештырган грантлар бәйгесендә ”Без китап укып үсәбез” проекты белән җиңүче исеменә лаек була;2008нче ел –“Балалар ел китапханәсе-2008” (“Уку бәйрәме номинациясе җиңүчесе ”;2008нче ел -“Үзәк китапханә фирменный билгесе” бәйгесе җиңүчесе;2009нчы ел - 24 китапханә ТР мәдәният министрлыгы проекты буенча интернетка тоташтырыла, китапханәнең үз сайты булдырыла; “Гаилә китапханәсе” һәм информацион сервис бүлеге эшли башлый;2011нче ел-үзәк китапханә базасында“Китапханәләрдә-өлкәннәр өчен дигән” республика иҗат лабараториясе эшли. 2011нче ел – “2011нче ел эш нәтиҗәләре буенча “ Елның әйдәп баручы китапханәсе” дигән исем бирелә;2012нче елда ТР мәдәният министрлыгы линиясе буенча китапханә ике грант ота :1.“Йөрәктән - йөрәккә“:“Өлкән яшьтәге һәм физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләрнең ял вакытларын файдалы итеп оештыру, социаль ярдәм күрсәтү буенча ирекле үзәк булдыру” проекты(РИТЭК ОАО);2.Социаль- мәдәни проектлары бәйгесендә”Төсле каникуллар”исемендә ”Җәйге экологик мәйданчык”проекты (РИТЭК ОАО);2014нче ел-Аксубай үзәк китапханәсе Фёдоровка өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр өчен төзелгән ”Возвращение в жизнь.Мобильное библиовключение “исемендәге проект ” “ПространствоБиблио ”исемендәге Бөтенроссия проектлар бәйгесендә катнашып (оештыручысы “Вольное дело ”Олег Дерипаско фонды) “Күчмә уку залы номинациясендә”грант ота;2015нче ел-“ Татарстан урман хуҗалыгы министры(1959-1984)елларда министры,якташыбыз Александр Гуляев исәлегенә багышланган “УЯНУ ”исемле 1 зона экологик фестивале уза;2016нчы ел –Экологик марафон “Бердәмлектә-көч”проекты җиңүче;2017нче ел –ТР мәдәният министрлыгы “Бердәмлек”проекты җиңүчесе;2017-Экологик билиотрансформер проекты (“РИТЭК” ПАО”ЛУКОЙОЛ”);2008нче елдан санап китапханә барысы 12 проектка грант ота: Шуларның:Дүртесе - в ОАО”РИТЭК-1 499 000сум;Берсе-Олег Дерипаско 644140сум;Җидесе –Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы (1 439 000сум). 2018нче ел -4нче зона фестивалеүткәрелә;2019нчы ел-5нче экологик фестивальүткәрелә;2019нчы елда китапханә 100еллык бәйрәмен билгеләп үтә; Бүгенгесе көндә Аксубай җирлекара үзәк район китапханә фонды 330мең китап,үзәк китапханәдә 33меңнән артык ,балалар китапханәсендә 18меңнән артык.Үзәк китапханәне 1998нче елдан бүгенгечә Телешева Ирина Анатолий кызы җитәкли.Хезмәткәрләрнең уңышлары: “СССРның Атказанган мәдәният хезмәткәре”исеменә Рябова Анна Егор кызы (1980);Арефьева Нина Николай кызы: (1985);Телешева Ирина Анатолий кызы( 2005)лаек булдылар.

”СССРның китапханә эше отличнигы”күкрәк билгесе -Рябова Анна Егоровна(1970)“Мәдәнияттәге казанышлары өчен”күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр:1.Давыдова Валентина Василий кызы;2.Абросимова Татьяна Михаил кызы;3.Гатина Фәймә Гариф кызы;4.Никонова Людмила Иван кызы;

Китапханәчеләр династияләре:Рябова Анна Егоровна; Лизунова Мария Михайловна ; 2011нче елдан “Илһам “әдәби- иҗади берләшмә (50+)оеша.Ул китап укучылар,рәссамнар ,язучыларны берләштерә.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Бу язманы язганда китапханә архивы кулланылды.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү