Айсә Хәкимҗан
Айсә Хәкимҗан (Aysä Xäkimcan, Фин: Aisja Hakimsan, 13 март 1896 — 5 ноябрь 1972) — татар сәүдәгәре, рәссам, нәшир һәм Тампере шәһәренең татар җәмгыятенә өлеш кертүче.[1][2]
Айсә Хәкимҗан | |
---|---|
![]() | |
Туган | 13 март 1896 Актук, Түбән Новгород өлкәсе, Русия империясе |
Үлгән | 5 ноябрь 1972 (76 яшь) |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() ![]() |
Һөнәре | сәүдәгәр, сәнгатькәр |
Балалар | Рәшид Хәкимҗан, Алия |
![]() |
БиографиясеҮзгәртү
Айсә Хәкимҗан Түбән Новгород өлкәсенең Актук дип аталган кечкенә авылында туа. Һәм 1917 елда туган җирен ташлап Финляндиягә китеп яши башлый.[1][3]
Ул Тампере шәһәренең Ислам җыелышына нигез салучыларның берсе, анда озак еллар директорлар советында эшләгән. Рамазан аенда Айсә үзенең моңлы тавышы белән Таравих намазларын укый. Ул шулай ук 1946-1948 елларда Тампере Төрек җәмгыяте рәисе һәм күп тапкыр аның урынбасары булып эшли. Айсәнең эшләвен яратканга, аны берничә тапкыр рәис итеп сайлыйлар.[1]
Айсә шулай ук бик иҗади шәхес буларак та билгеле була. Шигырьләр яза, җырлар җырлый, скрипка һәм мандолинада уйный, хор директоры булып та эшли. Күп еллардан соң да ул куйган хор җырлары популяр була. Музыкаль сәләтенә өстәп, ул 1940 елларда берничә пьеса куя. Аның сәхнәләштергән пьесаларның кайбер исемнәре Алия Бану һәм Асыл Яр. Ул пьесаларда, гадәттә өлкән персонажларны уйнарга ярата торган була.[1]
1938 елда Айсә Варшавадагы Гаяз Исхакый оештырган Идел-Урал дәүләтенең 20 еллык мемориаль хезмәтендә катнаша. Аның белән Гибадулла Муртазин, эшмәкәр Гомәр Сали[4][5] һәм башкалар сәяхәт итә.
1956 елда үзе җыйган җырлар һәм шигырьләрне тәшкил иткән өч буклет мөхәррирлек кыла һәм бастыра. Шул шигырьләр арасында аның үзе язган кайбер шигырләре дә була. Шигырьләренең берсендә ул үз хисләрен түбәндәгечә белдерә: "Белмәсәм ил дәртләрен, мин болай язмас идем. Милләтемне сөймәсәм, кулыма каләм алмас идем."
1966 елда Айсә татар шагыйре Габдулла Тукайның 80-еллыгы хөрмәтенә бер битле басма бастырып чыгара. Нәшер итүдә аңа Имам Хәбибур-Рахман Шакир булыша.[1] Бу вакытларда Хәкимҗан үзенең сәүдәгәр дусты Сәмигулла Вафин белән "Ислам - Чын иман" (тәрҗемә ителгән исем) дип аталган китабын бастырып чыгара. [6]
Финляндиядә көчле татар җәмгыятенең бер өлеше булуга карамастан, Хәкимҗан ата-бабаларының авылларын һәм Рәсәйдәге яраткан кешеләрен сагынган дип сөйлиләр. Аның күптәнге хыялы, ниһаять, 1969 елда, Казан һәм Тукай каберенә барганда тормышка аша. Һәм өч елдан соң ул вафат була.[1]
ГаиләсеҮзгәртү
Айсәнең татар театры сәхнәсендә актив катнашучы Алия исемле кызы, хоккейчы Рәшид Хәкимҗан исемле улы[7] һәм Ибраһим белән Сиддик исемле ике олы абыйсы була[8].
Кайбер нәшер иткән әсәрләреҮзгәртү
Моны да карагызҮзгәртү
БелешмәләрҮзгәртү
- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Baibulat, Muazzez (2004). The Tampere Islamic Congregation: the Roots and History (in finnish, tatar and english). Jyväskylä: Gummerus Kirjapaino Oy. pp. 146. .
- ↑ Halen, Harry (1996). Lahjan hedelmät (in a book called Tugan Tel: Kirjoituksia Suomen Tataareista, reporter: Kadriye Bedretdin, 2011). Suomen Itämainen Seura. pp. 346. .
- ↑ Baibulat, Muazzez (2004). The Tampere Islamic Congregation: the roots and history (in finnish,tatar, and english). Jyväskylä: Gummerus Kirjapaino Oy. pp. 14. .
- ↑ Baibulat, Muazzez (2004). The Tampere Islamic Congregation: the Roots and History (in finnish, tatar and english). Jyväskylä: Gummerus Kirjapaino Oy. pp. 114. .
- ↑ Baibulat, Muazzez (2004). The Tampere Islamic Congregation: the Roots and History (in finnish, tatar and english). Jyväskylä: Gummerus Kirjapaino Oy. pp. 38. .
- ↑ Bedretdin, Kadriye (2011). Tugan Tel - Kirjoituksia Suomen tataareista. Suomen Itämainen Seura. pp. 346. .
- ↑ Baibulat, Muazzez (2004). The Tampere Islamic Congregation: the Roots and History (in finnish, tatar and english). Jyväskylä: Gummerus Kirjapaino Oy. pp. 179 & 254. .
- ↑ Leitzinger, Antero (1996). Mishäärit - Suomen vanha islamilainen yhteisö. Helsinki: Kirja-Leitzinger. pp. 131. .
- ↑ Halen, Harry (1996). Lahjan Hedelmät (Tugan Tel - Kirjoituksia Suomen Tataareista китабында, хәбәрче: Kadriye Bedretdin, 2011). Helsinki: Suomen Itämainen Seura. pp. 341. .
- ↑ Abdulla Tukay | Kansalliskirjasto.
- ↑ Bedretdin, Kadriye (2011). Lahjan Hedelmät (Tugan Tel - Kirjoituksia Suomen Tataareista китабында, 2011). Suomen Itämainen Seura. pp. 346. .