Әхтәмов Азат Зиннәт улы (рус. Ахтямов Азат Зиннатович; 4 гыйнвар 1957 ел) — хуҗалык һәм дәүләт эшлеклесе, җәмәгатьче. 2015 елдан Башкортстан урман хуҗалыгы министры урынбасары. Башкорт АССР-ының 12-се чакырылыш Югары Советы депутаты. Милләте — башкорт.

Азат Әхтәмов
Туган 4 гыйнвар 1957(1957-01-04) (67 яшь)
Аскар, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Көньяк Урал дәүләт аграр университеты[d]

Биографиясе үзгәртү

Азат Зиннәт улы Әхтәмов 1957 елның 4 гыйнварында Башкорт АССР-ының Әбҗәлил районы Аскар авылында туган.

1979 елда Чиләбе авыл хужалыгын механизацияләү и электрлаштыру институтын тәмамлаган.[1][2]

Хезмәт юлын 1979 елда Әбҗәлил районының "Янгел" совхозында төзәтү остаханәсенең инженер-контролеры булып башлаган. Ары Әбҗәлил район Советының авыл хуҗалыгы идаралыгында баш инженер, "Янгел" совхозында баш инженер булып эшли.

1986—1987 елларда Әбҗәлил фирка райкомының авыл хуҗалыгы һәм азык бүлеге мөдире була.

1987—1992 елларда "Амангилде" совхозы җитәкчесе итеп тәгаенләнә.

1992 елдан Әбҗәлил районы хакимияте башлыгының урынбасары [3].

2011 елдан — «Агро» ЖЧЖ директор урынбасары булып эшли.

2013 елдан — Башкортстан Бөрҗән районы хакимиятендә төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча хакимият башлыгы урынбасары

2015 елдан — Башкортстан урман хуҗалыгы министры урынбасары вазифасын башкара[4].

Гаиләсе үзгәртү

Парлы, хатыны белән бер ул тәрбияләп үстергәннәр.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

«Башкортстан Республикасының атказанган төзүчесе» мактаулы исеме, Башкортстан Республикасы Корылтай - Дәүләт җыелышы мактау грамотасы.

Шулай ук карагыз үзгәртү

  • БАССР-ның 12-се чакырылыш Югары Советы депутатлары исемлеге

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Министерство лесного хозяйства РБ, archived from the original on 2021-07-24, retrieved 2021-07-24 
  2. Ахметов Азат Зиннатович//Парламентаризм в Башкортостане: история и современность. — Т. 2. — Уфа, 2005.удк 930 ISBN 5-8258-0204-5
  3. Народные депутаты Республики Башкортостан. Двенадцатый созыв. - Уфа, Китап, 1994. - с. 24
  4. Ахтямов Азат Зиннатович, archived from the original on 2021-07-24, retrieved 2021-07-24 

Чыганаклар үзгәртү

  • Народные депутаты республикасы Гербы. Двенадцатый созыв. - Уфа, Китап, 1994. - с. 21.

Сылтамалар үзгәртү