Азат Ислаев

вице-мэр, вице-губернатор

Азат Ислаев, Азат Фәйзелхак улы Ислаев (1985 елның 9 мае, СССР, РСФСР, Пермь өлкәсе, Пермь) – хуҗалык-фирка эшлеклесе, Хант-Манси — Югра автономияле округы губернаторы урынбасары (2022 елдан), Владивосток вице-мэры (2020-2022).

Азат Ислаев
Туган телдә исем Азат Фәйзелхак улы Ислаев
Туган 9 май 1985(1985-05-09) (38 яшь)
СССР, РСФСР, Пермь
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре ресторатор, юрист, вице-мэр, вице-губернатор
Балалар улы, кызы
Ата-ана

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1985 елның 9 маенда Пермьдә Пермь дәүләт авыл хуҗалыгы институтының КПСС тарихы кафедрасы өлкән укытучысы Фәйзелхак Ислаев гаиләсендә төпчек бала булып туган. Әнисе – Сания Фазыл кызы (Арча районыннан), башта техникум, аннары институтның химия факультетын тәмамлаган хәрби инженер-химик, Пермь дары заводында эшләгән. 1993 елда гаилә Казанга күченгән. Азат Ислаев 2002 елда урта мәктәпне, 2007 елда «юриспруденция» белгечлеге буенча дәүләтнеке булмаган белем бирү учреждениесе ТИСБИ идарә академиясенең юридик факультетын, 2010 елда ТИСБИ идарә университеты аспирантурасын тәмамлаган [1]. Югары уку йортында укыганда ЮНЕСКО халыкара кафедрасы стипендиаты була, 18 яшендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы бюросы рәисе итеп сайлана[2].

Хезмәт эшчәнлеге үзгәртү

2004 елдан – Казан халык депутатлары Советы юрист-координаторы.

2005 елдан башлап, шәхси эшмәкәрлек (алыпсатарлык, сувенирлар сату, ресторан бизнесы) белән шөгыльләнә, бу юнәлештә 11 кафе ачкан[3].

2006-2010 елларда – Казанда «Региональ җир хезмәте» (Региональная земельная служба) ҖЧҖдә юрист, соңрак башкаручы директор вазыйфаларында.

2007 елдан – Казанда «Кольцо» гипермаркетының хокук идарәсе башлыгы.

2008 елдан – «Җир кишәрлекләре хезмәте» (Служба земельных отводов) ҖЧҖ финанс директоры.

2010-2012 елларда – Татарстан Республикасында Гадел Россия сәяси партиясенең региональ бүлекчәсе аппараты җитәкчесе.

2010-2012 елларда – Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы.

2015 елдан 2019 елның июленә кадәр – Казан шәһәр Думасының КПРФ сәяси партиясеннән сайланган депутаты[4].

2019 елның сентябреннән – Диңгез буе крае губернаторы Олег Николаевич Кожемяконың Владивостокның Русский утравында үсеш концепциясен гамәлгә ашыру буенча ярдәмчесе[2].

2020 елның 9 гыйнварыннан 2022 елның мартына кадәр – Владивосток шәһәренең (Олег Гуменюк һәм Константин Шестаков мэр булган чорда) карамагында мәдәният һәм мәгълүмати-программа тәэминаты идарәләре булган вице-мэры [5][6].

2022 елның 14 мартыннан[7]Ханты-Манси – Югра автономияле округы губернаторының шәһәр тирәлеген үстерү мәсьәләләрен алып баручы урынбасары[8][9].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • РФ Үзәк сайлау комиссиясе грамотасы
  • ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәхмәте
  • 2022 – «Россия лидерлары» конкурсы җиңүчесе[10]

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны, улы, кызы.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Ислаев Азат Файзулхакович. 2022 елның 15 сентябрь көнендә архивланган. Реальное время(рус.)
  2. 2,0 2,1 Лейсан Рахматуллина. Азат Ислаев: от председателя бюро Всемирного форума татарской молодежи — до вице-мэра Владивостока. Татар-информ, 11.10.2020
  3. В МЭРИИ ВЛАДИВОСТОКА ПОЯВИЛСЯ ВОСЬМОЙ ЗАМ. ВКонтакте
  4. Екатерина Ларионова. Казгордума досрочно сложила полномочия депутата от КПРФ Ислаева. Татар-информ, 25.07.2019
  5. Егор Фалхвадзе. Бывший помощник губернатора стал еще одним вице-мэром Владивостока. KP.RU, 10.01.2020(рус.)
  6. Азат Ислаев: Я считаю себя не тёмной, а рабочей лошадкой для Приморья. ИА PrimaMedia, 13.01.2020(рус.)
  7. Азат Ислаев назначен заместителем губернатора Югры.(үле сылтама) Правительство Ханты-Мансийского автономного округа – Югры(рус.)
  8. Бывший депутат Казгордумы стал замгубернатора Югры. Бизнес-газета, 15.03.2022(рус.)
  9. Ислаев Азат Файзулхакович
  10. Вице-губернатор Югры Ислаев о победе в конкурсе «Лидеры России»: «Я доказал, что могу быть конкурентоспособным». ФедералПресс, 30.06.2022(рус.)

Сылтамалар үзгәртү