Агhрират (фарсы телендә:اَغْریرَتْ) яки Агһирас[1][2] (фарсы телендә:اَغْریرَثْ, ахыргы хәрефе сакау с, башкорт телендә ҫ кебек) Шаһнамәдә һәм фарсы мифологиясендә мәшһүр Туран персонажы. Ул һәм Пиран Вейсе Иран мифологиясендә тасвирланган бердәнбер Туранлылар. Агһрират Пашангның улы һәм Афрасиаб һәм Гарсивазның иртуганы. Агһрират юмарт һәм йомшак булып тора.[3] Гәрчә күбесенчә уңышка юлыкмаса да, ул Иран һәм Туран арасында дошманлыкларга ахыр куярга һәм ике илгә дә тынычлык китереп карый.

Искәрмәләр үзгәртү